Хуш киләсең, Кыш бабай!
материал (подготовительная группа) на тему

Фардиева Лилия Мирсаяфовна

Мәктәпкә әзерлек төркемендә бәйрәм сценарие

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_el.docx27.58 КБ

Предварительный просмотр:

Хуш киләсең, Кыш бабай.

(Мәктәпкә әзерлек төркемендә бәйрәм иртәсе сценарие)

Алып баручы(АБ):-Исәнмесез, дуслар! Шундый күңелле, матур бәйрәмдә сезне күрүемә мин бик шат.

        Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына

        Җитәкләгән күркәм бәйрәмне,

        Нинди бәйрәм? – диеп сорасагыз,

Балалар (бергә). -Бездә бүген чыршы бәйрәме!

АБ: -Вакыт дигәнең ага да ага,

Яңа ел тора бусагада.

Ничек торыйк без бәйрәмсез,

Җырлагыз, биегез-булмасын күңелсез.

Ә нинди бәйрәм инде ул Кыш бабайсыз? Әйдәгез, бергәләп Кыш бабайны чакырабыз.

Бергә:

-Кыш бабай! Кыш бабай!

Музыка ишетелә.

АБ:-Беләбез, беләбез, Кыш бабай килә безгә. Кыш бабай күчтәнәчләр алып килә.

Борчылган Кар кызы(КК) йөгереп керә.

КК:-Исәнмесез, балалар!

Исәнмесез, кунаклар!

Яңа ел белән сезне,

Яңа бәхетләр белән!

АБ:-Кар кызы, без дә сине күрүебезгә шатбыз. Ә нәрсә булды? Йөзләрең борчулы. Ә Кыш бабай кая? Ул безнең балаларга күчтәнәчләр алып килергә вәгъдә  итте.

КК:-Әй , балалар! Кыш бабайны урладылар бит. Ул безгә менә шундый хат җибәргән.

АБ:-Укып карыйк әле, Кыш бабай нәрсәләр язды икән. (Хатны укый)

-Исәнмесез,балалар! Исәнмесез , оныкларым минем. Шундый ямьле кышкы бәйрәм көнендә сезнең белән очрашудан да күңелле нәрсә юктыр ул. Ләкин, мин сезгә Килә алмыйм. Мине чит планета вәкилләре тотып алды. Кыш бабайдан да яхшы күңеллесе юк диләр. Алар белән бәйрәм үткәреп, бүләкләр өләшүемне телиләр. Ләкин минем сезнең янда буласым килә һәм сезнең ярдәмгә өметләнәм.Сезгә бер серне ачам. Мин өч йозак астында биктә. Ә ачкычлар җирдәге иң ялкау, иң усал һәм иң саран кешеләрдә.

АБ: -Балалар, нишләргә инде? Бәлки сезнең арада иң ялкау кеше бардыр?

КК:- Хәзер без тикшереп карыйбыз. Сез зарядка ясыйсызмы?

Әкрен көй астында Ялкаубикә(ЯБ) чыга.

КК:-Син кем?

Я Б:-Мин сезгә таныш түгел. Минем исемем Ялкаубикә була. Көне буе аркамны мичкә җылытып яттым, көчкә килеп җиттем өйдән.Эшләрне ялт итеп башкарган кешеләрне бөтенләй җенем сөйми. Көне буе диванга ятып, телевизор караган кешеләр-минем дуслар. Ләкин хәзер ялкаулар бетеп бара. Ятим калырмын инде. (Елый).

АБ:-Балалар, таныдыгызмы? Кем бу? Минемчә, беренче ачкыч анда. Тик ачкычны ничек алырга?

КК:-Ялкаубикә, бүген бездә бәйрәм. Әйдә, безнең белән күңел ач.

ЯБ:-Юк. Мин теләмим.

АБ:-Беренче тапкыр ишетәм, күңел ачарга иренгәнне. Син зарядка да ясый белмисеңдер әле.

ЯБ:-Әй, әйтмәгез дә, бөтенләй теләмим.

КК:-Син белмисең генә, зарядка ясау ничек күңелле икәнен. Күрсәтәбезме, балалар?

Уен “Күңелле зарядка”

Музыка астында. Балалар тезелеп басалар. Сүзләргә туры китереп хәрәкәтләр ясыйлар.

        Бигрәк шаян инде без,

        Тик тормыйбыз бер дә без:

        Кулларны күтәрәбез,

        Аннары төшерәбез.

        Чүгәлибез, торабыз,

        Башны уңга борабыз.

        Аннан сулга карыйбыз

        Һәм сикерә башлыйбыз.(Ялкаубикә дә кушылып китә)

        Шул арада иелеп,

        Басарга өлгерәбез.

        Тирән итеп сулыйбыз,

        Ял итәргә туктыйбыз.

КК:-Ялкаубикә, күңелле булдымы? Тагын күңел ачасың киләме? Кыш бабай белән танышырга телисеңме?

ЯБ:-Килә. Ой, нинди күңелле сезнең белән. Сезгә ничек рәхмәтемне белдерим икән. Минем кесәмдә менә шушы гына бар инде. (Ачкычны чыгарып бирә).

КК:-Ура! Рәхмәт.

АБ:-Кар кызы, иртә сөенәсең. Безгә тагын ике ачкычны табарга кирәк бит.

КК:-Без беләбез бит, икенче ачкыч иң усалда, ул , мөгаен балаларның берәрсендәдер. Сезнең арада усаллар юкмы әллә?

КК:-Бу мөмкин түгел. (Балаларның артларына, урындык асларына карый).

-Ә хәзер тикшереп карыйк әле

АБ:-мин хәзер икеюллыклар әйтәм.Мәгънәләре сезгә туры килсә, бергәләп “Мин дә” дип әйтергә кирәк. Игътибар белән тыңлагыз.

Уен:

-Мин бакчага килергә яратам.

-Мин дә.

-Мин уенчыкларны иптәшләремә дә бирәм.

-мин дә.

-Мин чанада, чаңгыда шуарга яратам.

-Мин дә.

-Мин уйнарга яратам.

-мин дә.

-Мин җырларга, биергә яратам.

-Мин дә.

-Мин пычрак суда уйнарга яратам.

-...

-Мин суыктан курыкмыйм.

-Мин дә.

-Мин дусларым белән һәрчак сугышам.

-...

-Кызлар да, малайлар да чыршы тирәли баса.

-Мин дә.

-Яңа ел бәйрәмен мин яратам.

-Мин дә.

КК:-Болай булгач, без ачкычны таба алмабыз, ахрысы. Мескен , Кыш бабай.

АБ:-Безнең балаларыбыз күчтәнәчсез нишләрләр инде.

Музыка яңгырый.

Усалбикә (УБ) керә:-Балалар бер-берсе белән дус булса, миңа аннан да начар нәрсә юк. Әгәр алар үпкәләшсәләр, ачуланышсалар-миңа рәхәт. Кемдер еласа-миңа сөенеч. Әй, малайлар, сезнең янда күңелсез бит. Бер-берегезне котыртыгыз, сугышыгыз. Тыныч яшәүне җенем сөйми.

КК:-Ур-ра! Безнең кадерле, яраткан Усалбикәбез табылды. (Кар кызы кочаклый, Усалбикә аптырап тора).

КК:-Без сине озак көттек. Безнең бәйрәмгә кил.

-АБ:-Балалар, кем бу һәм Кар кызы ни өчен аны шатланып каршы ала. Әгәр дә шул иң усал кеше булса да, без аннан ачкычны алаалырбызмы икән? Карагыз, нинди усал ул.Мин дә аннан куркам.

КК:-Бу очракта хәйлә белән эш йөртергә кирәк. Әйдәгез, балалар, без аны мактыйк.

Уен “Макта” (Балалар чиратлап килеп мактау сүзләре әйтәләр).

УБ:-Мә, алыгыз  ачкычны, ул миңа кирәкми. Сез шундый әйбәтләр. Сезнең бәйрәмегездә калырга мөмкинме?Миңа берәүнең дә әле мондый матур сүзләр әйткәне булмады.

АБ:-Әлбәттә.

КК:-Тагын бер ачкычны табасы калды. Ләкин ул иң саран кешедә бит. Сезнең арада сараннар юктыр. Кесәләрегезне карагыз әле. Бәлки бардыр...

АБ:-Әйдәле, тикшереп карыйк.

Уен “Дустым өчен бернәрсә дә жәл түгел”

(Балалар түгәрәккә басалар, музыка астында кулдан кулга шар бирәләр. Музыка туктагач, шар кем кулында кала, шул кеше “Дустым өчен бернәрсә дә жәл түгел” дип әйтә һәм шарны янәшәсендәге кешегә бирә).

Саранбай(СБ) керә, шарны тартып ала, кесәсенә салмакчы була, шар шартлый.

СБ:-Кем минем уенчыкларымны алды.(Чыршыдан берничә уенчыкны алып, кесәсенә тыга). Барысы да минеке: уенчыклар да, чыршы да. Бәйрәм дә минеке.

КК:-Исәнме, җирдәге иң саран кеше. Син безгә бик кирәк. Ачкыч синдәме?

СБ:-Минем ачкыч! Берәүгә дә бирмим!

АБ:-Аңла син, Кыш бабай...

СБ:-Минем Кыш бабай! Барысы да минеке! Барыгыз да китегез!

КК:-Монда тагын хәйлә кирәк. Ә без синдә ачкыч барлыгына ышанмыйбыз. Булса да, син аны таба алмыйсың. Чөнки синең кесәңдә кирәкмәгзән әйберләр күп.

СБ кесәсен актара.

СБ:-Менә ул.

Усалбикә ачкычны эләктерә, алып баручыга  бирә.

АБ:-Кар кызы, мә ал өченче ачкычны да. Йөгер тизрәк, кыш бабайны коткар.

Кар кызы чыгып китә, Саранбай елый.

АБ:-Елама, Саранбай, безнең белән кал. Юкка син безгә үпкәлисең. Хәзер Кыш бабай килер. Барыбызга да күчтәнәчләр өләшер. Безгә бик күңелле булыр.

СБ:-Миңа да күчтәнәч бирәмени?

АБ:-Әйе, Кыш бабай барлык кешеләргә дә күчтәнәч бирә.

СБ:-Менә миндә нәрсә бар. Минем дә үз гомеремдә беренче тапкыр бүләк бирәсем килә. Миндә тылсымлы куыклар бар. Кемдер эченнән теләк теләп, бер генә куыкны тота алса да, аның теләге чынга ашачак.

Уен “Сабын куыклары тоту”.

Музыка “Бубенцы”астында Кыш бабай белән Кар кызы керә.

Кыш бабай (КБ):-Исәнмесез, балалар, әти-әниләр, килгән кунаклар!Рәхмәт, барыгызга да. Сезне күрә алуыма ышанмый башлаган идем инде. Сез үзегез өчен генә түгел, ә барлык балалар өчен дә тырыштыгыз. Барыгызга да әкияти илдән сәлам алып килдем. Яшел күзле кешеләр бармы бүген залда? Яшел төс ул-чыршы төсе. Ул бүген үзенең янында кунакларны көтә, чөнки бүген Яңа ел. Әйдәле аңа яраткан җырларны бүләк итик.Барыгызны да чыршы янына чакырам.

КК:-Кыш бабай, чыршыбыз нишләптер күңелсез.Нидер җитми бит чыршыга,

Белдем, белдем: утлар янмый икән бит.Чыршы балкып торыр иде,ничек кабызыйк аны?

КБ:-Хәзер төзәтәбез без аны.Балалар, әйдәгез кабызыйк чыршының утларын. Тылсымлы сүзләрне , әйдәгез, бергәләп әйтик:

“Чыршы, чыршы, кабын син,

Утларыңны балкыт син!»

Чыршы утлары кабына.

КБ:-Балалар, сез исәнләшә беләсезме? Хәзер мин сезне исәнләшергә өйрәтәм.

Уен “Чәнтиләр белән исәнләшү”

(Балалар түгәрәктә, музыка астында бер-берсенә борылалар, чәнти бармаклары белән исәнләшәләр).

АБ:-Кыш бабай, безнең дә сиңа бүләгебез бар.

Җыр “Кар бөртеге”

КБ:- Ах, нишләптер эри башладым мин. Кая соң минем суыткыч таблеткаларым? (кесәсеннән кар бөртекләре ала һәм идәнгә коя). Картайдым , ахрысы, тоталмый башладым.

АБ:-Кыш бабай, борчылма, хәзер балалар булышырлар.

Уен “Кар бөртекләрен җый”(күзне бәйләп, дүрт бала кар бөртекләре җыя. Кем күбрәк җыя, шул җиңүче була).

КБ:-Сөендердегез, балалар, бик җитез икәнсез.

Хәзер үземнең поездымда йөртеп алып килим әле сезне.

(“Ламбада” көенә Кыш бабай артына балалар тезелешеп басалар, чыршы әйләнәсендә бииләр.)

КК:-Кыш бабай, сез бик кызу, сезнең температурагызны үлчәп карарга кирәк (Зур градусник чыгаралар).

КБ:-Минемчә, балаларның да температурасын үлчәп карарга кирәк, алар да кызу бугай.

Уен “Градусникны бир”

(кул белән тотмыйча, бер-берсенә градусникны култык астына бирәләр, Кыш бабайда кала).

АБ:-Кыш бабайның температурасы бик күтәрелгән. Кая әле безнең кар бөртекләре? Суытыгыз әле бабакайны.

Кар бөртекләре биюе.

КБ.-Күрәм, әти-әниләргә күңелсез була башлады, ахры. (Зурларга мөрәҗәгать итә). Хәзер сезнең белән дә уен уйнап алабыз. Кемгә нәрсә маскасын кидерәм, балачактагы кебек шул булып кыланып күрсәтәсез.

АБ:-Кыш бабай, уйнатасың, шаяртасың. Балалар сиңа да бүләкләр әзерләделәр бит.

Балалар шигырьләр сөйлиләр.

АБ:-Ә хәзер чыршы тирәли җыр җырлап әйләнергә чакырам барыгызны да.

Җыр

КБ:-балаларның мине коткаруына шундый сөендем. Сезнең арада вакытның үткәнен сизми дә калдым. Инде минем башка балалар янына да барасым бар.

АБ:-Балалар, Кыш бабай безнең белән уйнадымы?

Балалар:-Уйнады?

АБ:-Чыршы тирәли биедеме?

Балалар:-Биеде?

АБ:-Безне көлдердеме?

 Балалар:-Көлдерде.

АБ:-Ул тагын нәрсәне онытты?

Балалар:-Күчтәнәчне.

КБ:-Картайдым ахры. Бөтенләй исемнән чыккан. Бар минем күчтәнәчләрем. Капчыгымны алып килим әле. Кара син аны тыңламый тора.

(Капчыкны чыршы янына алып килә, капчык урыныннан күчә)

АБ:-Кыш бабай, капчыгың бигрәк кире булды.Аның эченә берәрсе кермәдеме икән?(Кәҗә бәтие килеп чыга)

КБ:-Ачып карыйк. Әй, син кем? Кая минем балаларга дигән күчтәнәчләрем? Әллә ашап бетердеңме?

Кәҗә бәтие:-Юк, тимәдем мин синең күчтәнәчләреңә, бабакай. Синең китәргә җыенуыңны ишеткәч, минем киләсе елга бик тә хуҗа булып каласым килде. Шуңа капчык эченә кереп утырдым. Мин качарга бик оста. Мин бит явыз бүре корсагыннан мич эченә качып котылган кәҗә бәтие.

КБ:-Бәрәкалла, бик тапкыр икәнсең. Мондый тапкыр егетләргә елны ышанып тапшырсаң да була. Ышанычымны акларсың дип өметләнәм. Балаларны тагын бер яшькә үстерерсең, бар җиргә муллык, тынычлык, һәммә кешеләргә сәламәтлек алып килерсең дип өметләнәм.

Кәҗә бәтие:-Ышанычыңны аклармын, бабакай.

КБ:-Ә күчтәнәчләремне мин калдырып китәм. Барыгыз да сыйланырсыз. Ә хәзер кызым белән безгә китәргә вакыт. Сау булыгыз, балалар!

КК:-Бер елдан без тагын килеп җитәрбез.

Балалар:-Сау булыгыз Кыш бабай, Кар кызы!

Кыш бабай белән Кар кызы чыгып китә.

АБ:-Кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар! Сезнең барыгызны да тагын бер тапкыр бәйрәм белән тәбрик итәм.Сезгә сәламәтлекнең ныгын, куанычларның зурысын телим. Яңа ел сезгә яңадан-яңа уңышлар алып килсен. Бу ел тыныч, сөенечләр елы булсын. Сабыйларыбызның шат елмаюлары һәрвакыт яңгырап торсын!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Физкультурный досуг для детей средней группы "День рождения Бабы Яги".

Физкультурные развлечения и праздники  проходят эмоциональнее, если на них присутствует сказочный герой.Баба Яга - один из самых любимых отрицательных  героев сказок. Но ведь она не всегда б...

В гости к Бабе Яге.

Досуг для младшего дошкольного возраста....

«Снежная баба» конспект интегрированного занятия в средней группе

учить детей передавать в рисунке особенности изображаемого предмета, используя нетрадиционные техники рисования. Учить делать отпечаток с синтипоновым  тампоном. Учить доводить предмет до нужного...

Конспект развлечения " В гостях у бабы Даши"

Конспект развлечения                                        ...

Програм Художественного образа Бабы-Яги и восприятия произведений изобразительного искусства.

Программное содержание: учить детей определять настроение и характер художественного образа Бабы-Яги и восприятия произведений изобразительного искусства; учить сравнивать изобразительное произведение...

Происхождение образа Бабы-Яги. Кто такая Баба-Яга?

Познакомить детей со сказочным образом Бабы-Яги....