Тылсымлы Яңа ел бәйрәме
материал (старшая группа) на тему

Балалар бакчасында Яңа ел бәйрәме зурлар төркеме өчен бәйрәм-кичә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Тылсымлы Яңа ел бәйрәме22.03 КБ

Предварительный просмотр:

    Балалар музыка астында залга үтәләр.Чыршы тирәли әйләнеп чыгалар һәм чыршыга аркалары белән басалар.

Алып баручы. Чыршыны без күрмибез.

Балалар. Күрмибез.

Алып баручы.Әйдәгезче, эзлибез.

Б.Эзлибез.

А.б. Яшел чыршы, борыл син.

Б..Борыл син.

А.б.Утларыңны кабыз син.

Б. Кабыз син.

 Чыршыга борылып басалар.Чыршыдагы утлар янгач, кул чабалар.

 Исәнме, чыршы, исәнме!

Тагын да бер ел үтте.

Күңелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте.

   Ян яктырак чыршыкай,                                          

   Балкысын утларың

   Бүген синең тирәңә

   Җыелган дусларың.

   Син килдең бүген киенеп,

    Бизәнеп, матурланып.

    Безгә нәни дусларыңа        

     Күңелле җырлар алып.

Снова к нам пришел сегодня

Праздник елки и зимы

Этот праздник новогодний

С нетерпением ждали мы!

    Здравствуй, елка дорогая

    Снова ты у нас в гостях,

    Огоньки опять сверкают

    На густых твоих ветвях.

Сагынып көттек без сине,

Көннәрне санап көттек.

Календарь битләренә һәм

Сәгатькә карап көттек.

 

А.б.Гаҗәп күркәм безнең чыршы

 Җем-җем килеп яна ул

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен

Котлы булсын Яңа ел!

Бергә: Котлы булсын Яңа ел!

Җыр:”Чыршы әйләнәсендә”

А.б.Бәйрәм дибез, бәйрәм дибез,

    Ә кунаклар кайда соң

    Төлке, Бүре, куяннар

    Әллә килмиләр микән?

Чыршы янына куяннар чыгалар.

1 Куян.Тыңлагыз, тыңлагыз

           Урмандагы бар җанвар

          Тиздән чыршы бәйрәме-

           Кыш бабайдан хәбәр бар.

     2 Куян      Онытмагыз, үзегез белән

                       Кунаклар чакырырга

                      Җыр-биюләр, уеннарны

                       Ярамый калдырырга.

 Бергә:  Килегез кил, бәйрәмгә

              Бәлки тияр бүләк тә.

Каршыларына төлке килеп чыга.

Төлке. Ашыйсым килә тавык, үрдәк.Әһә, монда куяннар да күп икән.

Куян. Күзләмә мине, Төлкекәй,

           Иң яхшысы-ярдәм ит.

           Урманда бәйрәм була дип

           Җәнлекләргә хәбәр ит.

Төлке.Зур бәйрәм! Нинди бәхет! Уен, көлке, тамаша.

           Ул күлмәгем...ул читегем..

             Хәтта күзләр камаша.

(Бүре килгәнне күреп ала, качып бармак янап)

Әй, син, бүре, туганкай,

Соңгарак калдың бугай

Кызык итәм мин сине

Тик сез сатмагыз мине.

Бүре.Ахрысы, мин соңга калдым,

       Эшләпәмне көчкә таптым

       Ничек минем камзулым,

       Дөресме, галстугым.

А.б.Бар да яхшы, матур.

(Чыршы артыннан әтәч кычкырган тавыш килә)

Бүре.Бу нинди җыр? Кем көйли?

          Мине сыйларга тели?Әтәч ашыйсым килә

         Үзе авызга керә.

Чыршының бер ягыннан барып карый, төлке икенче яктан бәрән булып кычкыра.

Бүре.Чү-чү, бу бит бәрән тавышы

         Әнә, тояк тавышы.

          Бәрән итен яратам.

          Хәзер сикереп тотам.

А.б.Бүре дускай, бу бит төлке-сине шаярта.( Кылтаеп төлке чыга)

Төлке.Ачуланма, туганкай,

           Шаяртып алдым шулай.

           Бик тиз хәзер дуслашабыз,

           Бергәләп биеп алабыз.

Бүре. Менә сиңа уң кулым

        Менә сиңа сул кулым

        Бергә биик чыршы янында

        Бөтен кеше монда чагында.

Бию.

Куян.Безне балалар чакырды

         Яңа ел бәйрәменә.

         Әйдә киттек, дусларым

         Чыршы әйләнәсенә.

Төлке.Алай булгач ашыгыйк, вакыт уздырмык юкка.Балалар безне көтәләрдер, әйдәгез юлга кузгалыйк.

(Чыршыны әйләнеп балалар каршына басалар.

Бергә:Исәнмесез, балалар!

Сезгә кунакка килдек

Сезнең чыршы бәйрәме

Күңелле үтсен, дидек.

А.б.Исәнмесез, дуслар!Түрдән узыгыз! Урманнан кунакларыбыз да килеп җитте.Әйдәгез, чыршы тирәли җыр җырлап әйләник әле.

Җырлар.”Чыршы, чыршыкай”Л.Хисмәтуллина музыкасы һәм сүзләре.

                  “Чыршы янында”Г.Гәрәева музыкасы һәм сүзләре

А.б.Утлар да яна чыршыда

 Бар кунаклар да монда

Кыш бабай белән Кар кызы ник килми микән

Әллә оныттылар микән?

Әйдәгезче чакырыйк аларны.

Бергә: Кыш бабай, Кар кызы!

Кыш бабай, Кар кызы керә.

Кыш бабай. Исәнмесез, балалар, кунаклар

Юксынмагыз килдем мин.

Миннән башка бәйрәм булмас

Көтәсездер дидем мин.

Күрәм, чыршыгыз бизәлгән

Сез дә үсеп җиткәнсез

Рәхмәт сезгә балалар,

Безне сагынып көткәнсез.

Кар кызы.Исәнмесез, балалар, килгән кунаклар.Яңа ел белән сезне!Дөньялар тыныч, күкләребез аяз булсын.Яңа ел бары шатлык-куанычлар гына алып килсен.

А.б.Әйдәгез, түгәрәккә җыйналып

       Басыйк, дуслар тизерәк

      Әй Яңа ел, өр Яңа ел!

      Кил син, безгә тизерәк!

Җыр.”Кыш бабай”Ә.Кари сүзләре.

А.б.Ерак юллар үтеп аргансыздыр Кыш бабай, бераз утырып тор. Безнең балалар син килүгә бик күп шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнделәр.

Җыр.”Яңа ел” Р.Вәлиева сүзләре.

Әй, Кыш бабай, Кыш бабай,

Хуш киләсең үз бире,

Кунак булып килер дип,

Күптән көттек без сине.

     Кыш бабайның бүләкләрен

     Бик тә аласы килә

     Шигырьләр, җырлар өйрәнәм

     Тырышам шуңа күрә.

Җиргә кар ятты,-                                                                           Ә быел безнең

 Нинди сөенеч.                                                                               өебез яңа

 Суык бабай да                                                                                 Ничек соң хәбәр

  Килергә тиеш.                                                                                итәргә аңа?

                                                                                   

Белер микән без                     Шуңа мин бераз

Кайда торганны                                                                             Борчылып йөрим.

Эзләп табармы                                                                              Кар яуган саен

 Безнең урамны?                                                                          Юлларны көрим.

                                       Ишегалларын

        Суык бабай һич

                                       Кермичә китмәс.

Җырлар.”Чыршы янында”И.Шәмсетдинова музыкасы, С.Урайский сүзләре.

          “Кыш бабай белән күмәк җыр”Ф.Шәймәрданова музыкасы, М.Әндерҗанова сүзләре

    Безгә конфетлар бирә

    Үзе елмая, көлә.

    Кыш бабай безгә тагын

     Яңа ел алып килә.

Яратам мин Кыш бабайны

Шундый шаян бабай ул

Безнең белән уйнаганда

Әйтерсең бер малай ул.

Белсәң иде яшь чагында

Кем кебек булды икән

Ул чакта да хәзергедәй

Гел көлеп торды микән?

Шундый шат булды микән?

Бик юмарт булды микән?

А.б.Басыгыз чыршы тирәли-

      Бер җырлап алыйк әле.

     Яшел чыршы тирәсендә

    Җилкенеп алыйк әле.

Җыр.”Кыш бабай”татар халык көе, Ә.Кари сүзләре

Праздник новогодний

Все мы очень ждем,

Для гостей сегодня

Песни мы споем.

Җырлар.Новогодняя песня.

              Снежинка.

Бию. Яулыклар белән бию.

Безгә Кыш бабай килгән

Яңа ел алып килгән.

Капчыгына күп итеп

Бүләкләр салып килгән.

Көттек сине сагынып,

Исән-саумы, Кыш бабай

Өләш бүләкләреңне

Капчыгыңны чиш бабай.

А.б.Рәхмәт, рәхмәт күп бүләк

     Китергәнсең безгә син

    Безнең нәни дусларны

    Сөендерим дигәнсең.

Кыш бабай.Күңелле булды бәйрәм,

                    Уйнадык әйлән-бәйлән.

                    Матур җырлар җырладык

                    Кунак булып туймадык

                    Тик китәр вакыт җитте

                    Көтә безне янә юл.

Рәхмәт сезгә, балакайлар,

Котлы булсын Яңа ел!

Сау булыгыз!

А.б.Күңелләрдә шатлык та бар

Бераз моңсу да никтер

Син Яңа ел инде безгә

Матурлык кына китер.

Ныгысын дуслык, татулык

Иман бир балаларга

Саулык-сәламәтлек китер

Озак-озак елларга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия по обучению татарскому языку в старшей группе Тема: “Тылсымлы кыш.”

Хочу вашему вниманию представить конспект, интегрированное занятие по обучению татарскому с элементами фольклора, нетрадиционного рисования.  В конспекте использованы такие методические приемы: вхожде...

"Тылсымлы инә."

Балаларнын иҗади уйлау, күзаллау сәләтен        баету,булган белемнәренә нигезләнеп яңа ситуацияләр куллану .Предметларнын характерлы сыйфатларын билгеләү,анал...

Тема: Тылсымлы светофор һәм юл билгеләре патшалыгына сәяхәт

Татар телендә зурлар группасы өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча конспект....

Тылсымлы дөнья

Ата - аналар өчен ачык бәйрәм иртәсе...

Тылсымлы сүзләр

конспект занятия для первой младшей группы на татарском языке...

"Тылсымлы урман аланы"

Максат: Балаларны урман, аланлык, анда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру.Җәнлекләр, кошлар, үсемлекләр турында белемнәрен киңәйтү. Алар арасындагы бәйләнешләрне балаларга аңлату, һәр нәрсәнең...

Тылсымлы тамчылар

Кичә - әңгәмә...