8 Март -Әнием бәйрәме
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему

Латипова Рузалия Руфатовна

Әниләргә котлау шигырьләре, бәйрәм- сценарий, уеннар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nilr_byrme.docx31.8 КБ

Предварительный просмотр:

8 Март –Әниемне бәйрәме.

Тәрбияче:

-Хәерле көн безнең иң кадерле кунакларыбыз- хөрмәтле әниләр, дәү әниләр, кызлар!

Сезне ихлас күңелдән ямьле яз бәйрәме белән котлыйбыз! Яз сулышы гаиләгезгә муллык, күңелләрегезгә сабырлык, тәннәрегезгә саулык китерсен.Ходай сезне үз рәхим-шәфкатеннән ташламасын, теләкләрегезне тормышка ашырырга ярдәм итсен, өстәлләрегез мул, аш-суларыгыз тәмле, көннәрегез ямьле булсын!

Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы-йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге –хатын-кызларда. Сезне җир йөзен бизәгән хатын-кызлар көне белән тәбрик итәбез.

Зал уртасына җырлый-җырлый бер кыз- Гөлинә чыга.Йокысыннан торган хәрәкәтләр ясый, юына,чәчен төзәтә.

Тәрбияче: Иртүк торып битен юган,

Кем уяткан  Гөлинәне?

Гөлинә: Уятмады, үзем тордым

Бүген әни бәйрәме!

Рузалия апа, бөтен җирне җыештырып чыктым, тәртипләдем, дусларымны чакырсам буламы?

Тәрбияче: Әлбәттә, Гөлинә, дусларыңны тизрәк чакыр. Бүгенге бәйрәмебезне башлап җибәрербез.

Музыка астында балалар залга кереп ярым түгәрәк ясап басалар.

Тәрбияче: Нигә бүген бөтен җирдә

           Чәчәкләр балкый бездә?

           Нигә кояш көлеп карый,

           Беләбез һәммәбез дә

Балалар: Бүген әниләр бәйрәме

Җыр: “Әниләр бәйрәме”

Тәрбияче: безнең балалар әниләрен шулкадәр яраталар, аларны гел мактап кына торалар. Менә хәзер балаларны тыңлап үтик әле.

1 Әнием гел балкып тора

Күктәге йолдыз кебек.

Мин дә тырышам булырга

Газиз әнием кебек!


2 Иренә белми әнием,

Көн буе эшләр карый.

Күңелемне юатырга

Син бар бит әле ярый


3 Өйрәтәсең һәр нәрсәгә

Зур сабырлыклар белән.

Рәхмәт әйтеп тәбриклим.

Әниләр көне белән!


4 Минем әнием Гөлназ

Өләшеп тора гел наз.

Әниемнең эше бик күп

Буш вакытлары бик аз.

5 Таләпчән дә, бик җитез дә

Бар нәрсәгә өлгерә.

Өйдә тәртип булдыруга

Тагын эшкә йөгерә.


6 Бар кешенеке дә кебек

Әйбәт минем әнием.

Көн дә уйлыйм, әниемне

Ничекләр сөендерим?



7 Якты йөзле, шат күңелле

Уңган һәм бик тә тырыш.

Бакчабыздан җыеп ала

Ел саен бик күп уңыш.

-Кем турында сөйли бу?- дип

Аптырашта калдыңмы?

Әнием турында әйткәнне

Чыннан да аңладыңмы?


8 Өлгер дә шул, булдыклы да

Әнием  Лилия.

Рәхмәт әйтәм сиңа бүген

Башымны ия-ия.


9 Минем дә әни әйбәт,

Сөйли белми бер гайбәт.

Әниләрне хөрмәтләү-

Монысы яхшы гадәт!


10 Тырыш бул, яме, улым,-дип

Озата ул бакчага.

Май булып ята аның

Әйткән сүзе йөрәккә. 

11 Һәрчак яхшылык эшләү-

Әниемнең уенда.

Ай, рәхәт тә соң миңа

Әнием куенында!


12 Тырыш булырмын, әни,

Әйбәт булырмын, әни!

Сине мин бик яратам,

Сөендерермен, әни.


13 Син бит чибәр, акыллы

Тоябыз кайгыртуны.

Син яныбызда булганда

Тоймыйбыз авыртуны.


14 Бәйләргә бик тә хәвәс

Чигәргә дә ул әвәс.

Әниемнең кулы алтын,

Эшләмәгән эше әз.

Әни бәйләгән киемнән

Җылы бәрелеп тора.

Әйтерсең ул гел янымда

Нурларын бөркеп тора.

15 Яратам мин әниемне

Әйбәт булганы өчен.

Ягымлылыгы өчен,

Бик күп назлары өчен.

Эшне сөйгәне өчен,

Акыллылыгы өчен

Юк, аның өчен генә түгел,

Мине яраткан өчен!

Бүләкләрне тапшыру

Тәрбияче: ә хәзер хөрмәтле әниләр, без сезнең белән дә уеннар уйнап үтәрбез. Моның өчен безгә ике командага бүленергә кирәк. Ике командадан да 1әр әни чыга.

1 уен:  «Җавабын тиз әйт» - әйе, юк.(кулларында флаглар, яшел + һәм кызыл - төстә күтәрергә)

Мәсәлән: -бүген- 7 март +

                               1 атнада 10 көн.-

-Октябрь- көзнең соңгы ае? -

-Шашка тактасында 60 шакмак бар?-

-Аю- кыргый хайван? +

-Эт печән ярата? -

-Бүген- чәршәмбе?+

-Светофорның яшел уты янганда урам аркылы чыгарга ярый?+

-Троллейбус рельстан йөри? -

-Салават күперендә 7 төс? +

-Җир кояш тирәли тәүлеккә 2 тапкыр әйләнеп чыга? –

-Яфракларга кояш яктысы төшкәндә, алар углекислый газны йоталар да, кислород бүлеп чыгаралар +

 

Булдырдыгыз әниләр, командаларга очко куела.

Әниләрне котлап балаларның биюве

2 уен:  «Кызыл» ящикны алып чыгабыз. Анда ни бар микэн?

1.Биек, 6 мерт булырга мөмкин, һәм чәчле?

2.Каты һәм түгәрәк?

3.Вак кына һәм сары?

4.Аннан он, ярма, конфет, кинопленка да ясыйлар.

5.Басуда үсә.

6. Аны тозлы суга салып пешерергә кирәк.

7.Аннан кетертәп торган баллы орлык әзерлиләр. Кукурузные хлопья  (Кукуруз консервасы чыга)

Җиңүче командага очко куела.

3 уен:«Уйлап тап» 2 әни чыга

Бәйләнгән күз белән ни икәнен әйтергә:

Карабодай, борчак, чечевица, фасоль, түгәрәк борыч, дөге, кукуруз, карбыз орлыгы, тары, солы,

4 уен:  «Кем уңган?»

Сәдәф тегәргә- икәү кочаклаша, берсе- уң кул белән тегә, берсе сул кул белән ярдәм итә.

5 уен:«Әнием белән без икәү» ике командадан 1әр әни 1 бала чыга.

Әнисе обручны әйләндерә, ә бала аркылы чыгып йөри, кем тизрәк барып җитә һәм күбрәк аркылы чыга?

6 уен: «СЕРЛЕ ТАРТМАДАН БЕР ӘЙБЕР АЛЫГЫЗ»

1.Сәдәф- озакламый бик матур кием бүләк итәләр.

2.Тәгәрмәч- әгәр лоторея алсагыз, машина отасыз.

3.Конфет- яхшы, баллы тормыш көтә.

4.Акча- бай, мул тормышта яшәячәксез.

5.Йөрәк- тигез мәхәббәттә гөмер итәчәксез.

6.Чәчәк- тагын да матур, ягымлы була барасыз.

7.Пароход- озакламый сәяхәткә китәсез.

8. Курчак- беренче оныгыгыз кыз була.

Тәрбияче:  Менә нинди уңган безнең әниләр. Бер генә куелган бурычта да, уенда да алар сынатмадылар. Җиңүче команда әниләрен билгеләп үтик. Һзм аларга  киләчәктә дә уңышлар телик.

 Бүләккә балаларның җыры яңгырар: “Туган җиребез”

Умырзая чәчәк ата-  бер генә вакыт,

Кышлар үтеп, язлар килә- бер генә вакыт.

Кунакларга йөрешүләр- бер генә вакыт

Безнең болай күрешүләр- бер генә вакыт

Гомер үтә, горләп яшик- бер генә вакыт

Язмышларга язган вакыт- бер генә вакыт!

Артта калып бара икән инде

Йокламый үткәргән төннәр дә.

Кулга бала тотып беренче көн

Бакчабызга килгән көннәр дә

Бәйрәм саен сабыйларыгыз

Сезне котлап җырлар җырлыйлар.

Шигырь сөйләгәндә «Әниемә

Ошар микән?»- диеп уйлыйлар.

Шушы бәхет түгелмени инде?

Сабыем- дип эштән кайтуы,

«Әнием»- дип шушы сабыйларның

Сезне кичен көтеп алуы.

Алып баручы: безнең бит әле монда иң якын кешеләребез, дәү әниләребез, әбекәйләребез бар. Аларны да уйнатып алыйк әле.

  “Педагог-әби” конкурсына чакырабыз. Һәр әбигә дә сораулар язылган конверт  бирелә, конверттагы сорауга җавап бирә.

Сораулар:

  1. Телевизордан кызык кино бара, сез ашарга пешердегез. Оныгыгызны чакырасыз, ул килми. Аш суына. Аны ничек кинодан аерып ашарга китерәсез?
  2. Котырып уйнаган оныкны ничек йокларга яткырасыз?
  3. Кибеттә йөргәндә оныгыгыз үзенә ошаган уенчыкны сатып алырга куша. Сез нишлисез?
  4. Оныгыгыз көйсезләнгәндә ничек юатасыз?

Телевизордан кызык кино бара, сез ашарга пешердегез. Оныгыгызны чакырасыз, ул килми. Аш суына. Аны ничек кинодан аерып ашарга китерәсез?

Котырып уйнаган оныкны ничек йокларга яткырасыз?

Кибеттә йөргәндә оныгыгыз үзенә ошаган уенчыкны сатып алырга куша. Сез нишлисез?

Оныгыгыз көйсезләнгәндә ничек юатасыз?

УЕННАР

«Иң сизгер әни»

Барысы да басып торалар- артларында урындык, урындыкка предметлар куела, аннан утыралар - ни икәнен белергә.

Балалар белән: Командалап “Кем тизрәк?”- 2 әни, 2 бала.

Рәсем ясау:2 команда- 2 балалар һәм әниләр- башын, чәчен, күзен- авызын, күлмәкләрен

«Кем җитез?»

Урындык астындагы бауны кем беренче тартып ала.

 «Кем төгәл?»

Бауларны шырпы кабыгы ярдәмендә үлчәп, озынлыгын әйтергә, аннан см. ярдәмендә дөреслеген тикшерергә.

 «ИҢ ТӘМЛЕ СОРАУЛАР»

«Кызыл башлыклы» кыз әбисенә нинди күчтәнәчләр алып бара? Пирожкилар һәм май.

Карлсон нәрсә ярата? Варенье

Үги кызга Фея арба, трантас, корытаны нәрсәдән ясый? Кабактан

Ат сөтеннән ясаган эчемлекнең исеме ничек? Кымыз

Чүлмәген ватмыйча нинди ботканы ашап булмый?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План конспект занятия по развитию речи в старшей группе на тему “Кояш ничек язга булышты".

Тема: Кояш ничек язга булышты.Максат: Кучмэ кошлар, терехэм тере булмаган табигатьтэге язгы узгэрешлэр турындагы белемнэрен ачыклау хэм тирщнщйту. Эзер рэсемнэр(таяну) кулланып язгы узгэрешлэр т...

"Кояш гомере телим әнием сиңа"

Максат: Әниләрне ярату, аларга хөрмәт хисе тәрбияләү, якыннарының хәленә керә белүчәнлек тәрбияләү, балаларда шатлык хисләре тудыру, яхшы кәеф булу, өлкәннәргә мәхәббәт, иптәшләренә якын мөнәсәбәт тәр...

Занятие по ознакомлению с окружающим в подготовительной группе "Көлкәйгә ничек ярдәм итәбез?"

Максат: Балаларны алга куелган проблемаларны чишү юлын табарга өйрәтү. Логик фикерләү, уйлау, тәҗрибәләр эшләү сәләтләрен үстерү. Күзаллауларын киңәйтү, күпбелүчәнлек , ярдәмчеллек тәрбияләү.Сүзлек өс...

Музыкаль-әхлаки кичә. “Исемең ничек үскәнем!” (Зурлар төркемендә ата-аналар белән нетрадицион формада эш).

Музыкаль-әхлаки кичә.“Исемең ничек үскәнем!”(Зурлар төркемендә ата-аналарбелән нетрадицион формада эш)....

Сценарий на 8 марта "Әниемә бүләк"

1 нче кечкенәләр төркеме өчен әниләр көненә багышланган бәйрәм сценариясе...

СЦЕНАРИЙ «ӘНИЕМ, ӘНИЕМ, ИН КАДЕРЛЕМ СИН МИНЕМ!»

Коннэр якты булсын очен,Йокы татлы булсын оченБергэ: ЭНИ КИРЭК, ЭНИ КИРЭК!Жил янгырдан саклар очен,Усаллардан яклар оченБергэ: ЭНИ КИРЭК, ЭНИ КИРЭК!Ашлар тэмле булсын очен,Донья ямьле булсын оченБергэ...