«Кошлар- безнең дусларыбыз” спортлы-музыкаль күңел ачу.
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему

Латипова Рузалия Руфатовна

Кошлар турында белемнәрен ныгыту; татар халык аваз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү; күтәренке шатлыклы эмоцияләр тудыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл koshlar.docx22.09 КБ
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

«Кошлар- безнең дусларыбыз”  спортлы-музыкаль күңел ачу.

Максат:

1. Кошлар турында белемнәрен ачыклау һәм киңәйтү.

2. Балаларда аларга карата сак караш тәрбияләү.

3. Татар халык авыз иҗатына кызыксыну уяту.

4. Вак кул моторикасын үстерү.

5. Күтәренке , шатлыклы эмоцияләр тудыру

 

Алдан үткәрелгән :

1. Кошлар сүрәтләнгән рәсемнәр карау.

2. Саф һавада йөргән чакта кошларны күзәтү.

3. Кошлар турында әдәби әсәрләр уку.

4. Бармак уеннар өйрәнү.

5. «Казлар», «Ябалак» һ.б. хәрәкәтле уеннарны оештыру.

Барышы:

(Аудиоязмадан кошлар тавышы ишетелә)

Алып баручы:

-Балалар, буген бездә гадәти булмаган бәйрәм. Бүген без яз килүен һәм кошларның җылы яклардан кайтуын билгеләп үтәргә җыелдык. Көннәр кояшлы, җир һәм һава җылынды. Кошлар безгә җылы яктан кайту өчен бик озын юл үтәләр. Аларга бик күп километрлы юл үтергә туры килә.

Яз гөрли, яз көлә,

ҖиҺанга нур тулган.

Ташкыннар башкара –

Өр-яңа җыр туган.

Агачлар куйнында

Бөреләр бүртәләр.

Сыерчык моңыннан

Уяна иртәләр.

Җыр: Яз килә”

 Уен: «Кышлаучы һәм күчмә кошлар»

– Балалар, ә сез нинди кошларны беләсез?

(Балалар җаваплары)

– Булдырдыгыз, балалар! Балалар, безнең күчмә һәм кышлаучы кошлар бар.

(Балалар җаваплары).

– Ә нинди күчмә  кошлар беләсез?

(Балалар җаваплары).

  • Нинди кышлаучы кошларны беләсез?

Әфәрин, булдырдыгыз.

2. Табышмаклар бәйгесе.(Презетнация рәвешендә)

– Балалар, ә сез табышмакларга җаваплар таба беләсезме? 

Гөлдер-гөлдер –гөлдергү,

Кызыл тәпи – кемдер бу? (Күгәрчен.)

 Тезелешеп кайталар,

«Бак-бак»- дип әйтәләр.

Йә, алар кемнәр икән? (Алар үрдәкләр икән.)

 Юлны күктән сузалар,

Каркылдашып узалар.

Йә, кемнәр икән алар? (Алар каргалар икән.)

Балаларның кошлар турында  алдан өйрәнгән шигырьләре тыңлау.

Алып баручы: Балалар, ә без бит кошлар турында бармак уеннарын да беләбез. Әйдәгез искә төшереп алыйк әле!

3. Бармак уеннары.

Карга әйтә: «Кар, кар,                 (Учларны канат шикелле җәю.)

Җирдә чеби бар, бар.              (Бер кулның бармакларын чеби башы итеп җыю.)

Берсен алып китәр идем,      ( Бер уч төбендә икенче кулның бармаклары

Сакчылары бар, бар.              белән атлау кебек хәрәкәтләр чыгару)

 

 

Килсәм чишмә буена,               ( Бер уч төбендә икенче кулның бармаклары белән

                                                     атлау    кебек хәрәкәтләр чыгару)

Чыпчык суда коена,                  (Бер кулның бармакларын чеби башы итеп җыю.)

Канатларын кага-кага,

Рәхәтләнеп юына.                         (Учларны канат шикелле җәю.)

 

Тук-тук-тукран,

Тукылдатып утырам,

Агачтагы кортларны

Барсын ашап бетерәм 

4. «Кайсы ничек җырлый?» (Кечкенәләр төркеме өчен) 

Кошлар – безнең дуслар. Аларны рәнҗетергә ярамый. Аларны сакларга кирәк. Кыш көне без аларга булышабыз, җим сибәбез. Кошлар да безгә ярдәм итә: зарарлы кортларны чүплиләр. Ә тагын кошлар матур җырлыйлар.

Әйдәгез, уйнап алыйк. Мин сезгә кошлар исемнәрен әйтәм, ә сез аларның нинди тавыш чыгарганнарын күрсәтерсез.

Әтәчкәй………

Күке…….

Карга……..

Чыпчык……….

Каз………

Тавык…….

5. «Кечкенә үрдәкләр биюе»

Алып баручы:   Әйдәгез түгәрәк ясыйк һәм биеп алыйк

Ярышлы уеннар. Мәктәпкә әзерлек төркеме.

1.”Күбәләк корты” “Уйный-уйный үсәбез” 132 бит

2. “Кырмыскалар булабыз” “Уйный-уйный үсәбез” 132 бит

3. “Туплы эстафета”

Зурлар төркеме.

  1. “Коткару түгәрәге” “Уйный-уйный үсәбез” 131 бит
  2. “Инә күзе” “Уйный-уйный үсәбез” 131.бит

Уртанчылар төркеме.

  1. “Нәни кошлар” “Уйный-уйный үсәбез” 51 бит
  2. “Күңелле сыерчыклар” “Уйный-уйный үсәбез” 48 бит

Алып баручы; Бүгенгә КОШЛАРГА багышланган бәйрәмебез тәмам..Урманнарны, басуларны зарарлы бөҗәкләрдән саклауда безгә кошлар зур ярдәм итә. Бер сыерчык гаиләсе бер көндә 350гә якын корткычны юк итә. Күке җәй буена 270 мең эре кортны һәм май коңгызын ашый. Карлыгачлар гаиләсе җәй көне миллионга якын зарарлы бөҗәкләрне юкка чыгара. Кара карга, сөргән җир өстеннән очып, бер көнгә 400гә якын бөҗәкне ашый. Без аларга алга таба да ярдәм итәрбез, сакларбыз


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кошлар - безнең дусларыбыз!

Балаларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү. Яңа кош - чукыр белән таныштыру. Балаларның танып белү эшчәнлекләрен активлаштыру, күзәтүчәнлекләрен арттыру; сөйләм телләрен баету, бәйләнешле сөйләм...

Кошлар безнең дусларыбыз!

Зурлар төркемендә шул исемдә узган эшчәнлеккә презентация....

Проект "Кошлар - безнең дусларыбыз!"

"Кошлар - безнең дусларыбыз!" шигъри- музыкаль кичәСафина Гөлия Рәшит кызы Ашытбаш балалар бакчасы тәрбиячесе"Исәнмесез кошкайлар", - дигән темага шигырь кичәсе Зал бәйрәмчә бизәлә. Зур паннодагы...

Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"

Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"...

Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"

Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"...

Проект “ Кошлар-безнең дусларыбыз”

Проектная работа " Кошлар-безнең  дусларыбыз”...