Сау бул бакча
занимательные факты (подготовительная группа) на тему

Рамазанова Гульчачак Мусавировна

Сау бул, бакчам!

Зал бәйрәмчә матур итеп бизәлә. Музыка астында балалар залга керә.

Балалар бию башкара шарлар белэн.

Җыр “ Без инде хәзер зурлар

1 алып баручы:

Кадерле әти-әниләр, балалар, килгән кунаклар. Ел да була торган дулкынландыргыч та, шатлыклы да бәйрәм көнебез килеп җитте. Бүген шуклыклары белән безне сагайткан; уңышлары, шат авазлары белән безне сөендергән нәни дусларыбыз бакча белән хушлашырга җыелдылар. Бүген барыбызга да бик моңсу, чөнки безгә күпме күңелле мизгелләр бүләк иткән, бәйрәмдә дә , эштә дә зур ярдәмчеләребез булган балаларны мәктәпкә озатабыз.

Гади бәйрәм түгел бүген:

Ул гомергә бер килә,

Бүген менә бакчабызга                         Илзирә

Дуслар, туганнар килә.

2.Җитте хушлашу сәгате,

И күңелле бакчабыз.

Һәм моңдагы бик кадерле          Нурсултан

Барлык апаларыбыз.

3.Бакча белән хушлашабыз –
7 яшь тулды безгә.
Мәктәпкә белем алырга              Аделина
Барабыз быел көзгә.                   

4.Безне анда мәктәп көтә,
Безне көтә парталар.                    Шамил
Түземсезлек белән көтә,
Укытучы апалар.

Жыр:

Җыр: “ Сау бул инде бакчабыз”

Алып баручы: Балалар, сез инде мәктәпкә китәсез, ә бакчада сезнең нәни энеләрегез һәм сеңелләрегез кала. Бүгенге бәйрәмгә алар сезне котларга әзерләнделәр.

.Сау булыгыз, якын дуслар

Сау булыгыз, хушыгыз.

Ә бер елдан сезнең белән

Мәктәптә очрашырбыз.                        Рамил

2.Мәктәпкә баргач дуслар,

Бик тырышып укыгыз,

Яңа дуслар сез табыгыз                        Әмир

Яманнан сак булыгыз.

3.Миннән дә бәләкәй булгансыз,

Сез бакчага килгәндә ,

Кара ничек зур үскәнсез,

Китәр вакыт җиткәндә.                         Зәмирә

4.Бик мәктәпкә барыр идем,

Бернигә дә карамый

Тәрбияче апа әйтә:

“Әле пока ярамый.”            Гүзәл

5.Кечкенә генә булсак та,

Бәйрәмегезгә килдек.

Сезгә матур теләкләр,                 Камил

Һәм бию алып килдек

Бию уртанчылар:

Бу сөекле бакчабызны

Беркайчан онытмабыз.

Сез якын дуслар белән      Илзирә

Без бүген хушлашабыз.

 Бакчаларда шомырт, сирень,

Күпме чәчәкнең төрләре,

Безне  көтә изге юллар,                        Нурсултан

Көтә, дуслар, мәктәп юллары.

Кулга тотып әлифбаны,

Без  мәктәпкә барабыз

Дөрес итеп сүзләрне                    Аделина

Тиздән укый алырбыз

 Сүз ясарга өйрәнербез

Хәреф кушып хәрефкә.

Тапкырларбыз, бүләрбез

Төрле санны, дәрестә.                 Шамил

Җыр “ Китап”

Алып баручы: Әйе, балалар, китап яхшы дус ул. Китап укып күп нәрсәләр белергә мөмкин.

Залга кулына таяк тоткан керпе керә.

Керпе: Әле генә матур музыка яңгырады. Нинди бәйрәм монда? Кая килеп чыктым мин?

Алып баручы: Исәнме, Керпе дус! Син “Кадыбаш” балалар бакчасында. Бездә бүген зур бәйрәм! Менә шушы акыллы, тәртипле, уңган кыз һәм малайларны без бүген мәктәпкә озатабыз.

Керпе: Балалар, ә сезнең мәктәпкә барасыгыз киләме соң?

Балалар: Әйе.

Керпе: Ә мәктәптә нәрсәләр эшлиләр сон, анысын беләсезме?

Алып баручы: Беләләр, безнең балалар барысын да беләләр. Менә, Керпе дус, тыңла әле, мәктәптә нәрсәләргә өйрәткән турында җыр җырлап күрсәтәбез сиңа.

Җыр “ Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

Керпе: Бигрәк матур җырладыгыз. Миңа бик ошады, рәхмәт сезгә. Шуның өчен мин сезгә серле йомгак бирәм, ул сезгә Белем иленең ачкычын табарга ярдәм итәр. Менә шушы йомгак артыннан хәрәкәт итсәгез, Белем иленең ачкычын табарсыз, ул сезгә яңа үрләрне яуларга ярдәм итәр. ( Йомгак тапшыра һәм чыгып китә.)

Алып баручы: Балалар, әйдәгез эзлик белем ачкычын, мәктәпкә баргач ул сезгә ярдәм итәр. Әйдә йомгак тәгәрә!( Йомгакны тәгәрәтә)

(Йомгак тотып Куян керә)

Куян: Карагыз әле, нинди йомгак таптым, кем төшереп калдырды икән аны?

Алып баручы: Куян дус, ул безнең йомгак, аны безгә Керпе бирде.

“Йомгак сезгә белем иленең ачкычын табарга ярдәм итәр”- диде.

Ачкыч балаларга мәктәптә белем алырга ярдәм итәр.

Куян:(еламсырап) Китәсез мени инде?! Бакчада вакытта минем белән уйный идегез, мәктәптә дә мине онытып бетермәгез, минем турында китаплар укыгыз, шигырьләр өйрәнегез яме. Минем сезнең белән уйнап каласым килә, сез ризадыр бит.

Уен “ Дөрес әйт”

( Балаларга төрле  сүзләр бирелә алар аның беренче авазын әйтергә тиешләр)

Куян: Булдырдыгыз! Сез курыкмыйча мәктәпкә бара аласыз,

Алып баручы: Рәхмәт, Куян дус! Синең уеның безгә бик ошады, шуңа без сиңа бер матур бию бүләк итәбез.

Бию “ Зонтик биюе”

Алып баручы: Әйдә, балалар алга таба киттек. (Йомгак тәгәрәтә)

Бүре(Кулында рогатка, төрле якка аткан хәрәкәтләр ясый һәм балаларга төбәп) Ә сез кемнәр, нишләп йөрисез монда? Әнә теге агач башындагы тукранны атып төшерә идем, сез куркыттыгыз да, очып китте.

Алып баручы: Бүре дус, син кошларга тимә, алар урманны төрле кортлардан саклыйлар, безгә үзләренең җырларын бүләк итәләр. Менә тыңла әле, безнең балалар сиңа кошлар турында бер матур җыр җырлап күрсәтерләр.

Җыр “ Нәни дусларым”

Бүре: Молодцы! Бик матур җырладыгыз. Тик мин аңламадым, сез кемнәр, монда нишләп йөрисез?

Алып баручы: Без серле йомгак артыннан барабыз, ул безгә белем ачкычын табарга юл күрсәтә.

Бүре: Нинди ачкыч? Белен ачкычы?! Мин дә белен ашарга яратам, мине дә үзегез белән алыгыз әле.

Алып баручы: Белен ачкычы түгел, белем ачкычы. Безнең балалар мәктәпкә баралар, анда белем алачаклар.

Бүре: Юк, мин мәктәпкә бармыйм, минем сумкам да юк, аңа нәрсәләр саласын да белмим.

Алып баручы: Алайса, мә тот портфель, хәзер балалар сиңа күрсәтерләр мәктәпкә нәрсәләр кирәк икәнен.

Уен “ Портфель тутыру”

(Тәрбияче әйтеп сука тутыралар)

Бүре: Хәзер мин дә беләм инде, мәктәпкә барырга ниләр кирәк икәнен. Шулай да мәктәпкә үзегез генә барыгыз, мин урманда калам.

Алып баручы: Буре дус, безнең балаларның һөнәрләре моның белән генә бетми, алар матур итеп бии дә беләләр әле.

Бию

Алып баручы: Ярый, Бүре дус, безгә алга таба барырга кирәк, сау бул!( Йомгак тәгәрәтәләр)

Төлке: Ай-йай-йай! Нинди кунаклар килгән безгә, сез “Кадыбаш ” балалар бакчасы балалары түгелме сон? Мин сезгә Яңа ел бәйрәменә килгән идем, хәтерлисезме? Ә сез монда нишләп йөрисез?

Алып баручы: Төлке дус, без бу малайларны, кызларны мәктәпкә озатабыз инде, шуңа белем ачкычы эзләп йөри идек.

Төлке: Ә сез мәктәпкә барырга әзерме сон? Татарча да русча да беләсезме?

Балалар: Әйе.

Төлке: Алайса, мин сезне тикшереп карыйм, чынлап та беләсезме икән рус шигырләрен!

Шигырләр сөйләү.

Сегодня день прощальный с вами,

Какие добрые слова сказать?                       Илзирә

Шесть лет  мы детский сад шагали,

И вот настал прощальный час.

Детский сад у нас хорош,

Лучше сада не найдёшь.                                Нурсултан

Обойти хоть весь район

Лучшим будет все же он

Детский сад, детский сад.                     Аделина

Провожает он ребят.

Куклы, мячики, лошадки

В нашем уголке грустят

Сегодня мы прощаемся

С любимым детским садом,                Шамил

Мы выросли, мы выросли,

Идти нам в школу надо.

Песня: Мы теперь ученики

Төлке:   Сез курыкмыйча мәктәпкә бара аласыз.

Алып баручы: Әйе, Төлке дус, алар мәктәпкә барырга әзер инде, тик бакчадан китүе читен шул.

Алып баручы: Әйдә, дуслар алга таба киттек.( Йомгак тәгәрәтә)

Аю: Минем урманда кем йөри? Минем урманны кем таптый?

Алып баручы: Аю дус, бу без “Кадыбаш” балалар бакчасындагы кызлар һәм малайлар, белем ачкычы эзләп синең урманга килеп чыктык.

Аю: Нинди ачкыч? Нишлисез аның белән?

Алып баручы: Безнең балалар мәктәпкә баралар, аларга белем иленә керергә белем ачкычы кирәк.

Аю: Шулай мени? Алайса, сез саный да, мәсьәләләр дә чишә беләсез инде.( Шарларга күрсәтеп) Менә безнең бүлмәдә күпме шарлар бар.Аларның эчендә төрле биремнәр бар. Хәзер мин сезгә шарларны бирәм. Сез башта шарларны шартлатасыз, аннары аның эчендәге биремнәрне үтисез.

Шарлар белән уен.

Аю: Әй, булдырдыгыз! Әйдә, бер биеп тә күрсәтегез әле!

Бию вальс

Алып баручы:( Йомгак тәгәрәтә) Балалар, карагыз әле, без яңадан үзебезнең бакчага килеп чыктык бит, әллә ачкыч монда гына микән , әйдә эзләп карыйк.(Эзлиләр)

Гүзәл: Нәрсә эзлисез, балалар?

Балалар: Белем ачкычы.

Гүзәл: Менә- белем ачкычы. Мин аны сезгә тапшырам.Ул сезгә мәктәптә белем алырга ярдәм итсен. Мәктәптә тырышып укыгыз, тәртипле булыгыз.(Ачкычны тапшыра)

Барыбыздан мең рәхмәт

Яраткан бакчабызга.

Безне иркәләп үстергән

Кадерле апаларыбызга.

Көйсезләнсәк тә, еласак та

 Сез гел сабыр булдыгыз

 Безнең баштан сыйпап торды

Сезнең йомшак кулыгыз

Өстәлебез һәрвакытта

 Тәмле аштан тулы иде

Рәхмәт уңган апаларга,

 Тамагыбыз гел тук иде.

Тик сез берүк,без китә дип,

Ямансулап калмагыз.

 Без бит хәзер зурлар булдык

Без мәктәпкә барабы

Бергә: Бергә: хуш сөекле бакчабыз,

         Сау булыгыз, апалар.

 Сезгә барысы өчен дә

 Рәхмәт әйтә балалар

Җыр «ХУШ БАКЧА»

А.б.: Еллар үтә торыр бер-бер артлы,

 Ерагая барыр аралар.

Кая китеп, кемнәр булсагыз да,

 Бәхетле булыгыз, балала

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chygarylysh_2016.docx28.3 КБ

Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий выпускного вечера "Саубул, бакчам!"

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балаларын мәктәпкә  озату үзе бер бәйрәм. Бу бирелгән кичә үрнәге сезгә эшегездә ярдәм итәр һәм сайтымның тыйнак бер бизәге булыр дип уйлыйм...

Бакча һәм гаиләнең хезмәттәшлеге

Бакча һәм гаиләнең хезмәттәшлеге (чыгыш)...

«Бар матур бакча»

Конспект занятия по татарскому языку....

Конспект занятия по обучению детей татарскому языку в старшей группе «Бар матур бакча»

Конспект занятия по обучению детей татарскому языку в старшей группе «Бар матур бакча»Обучающие задачи:1. Сүз байлыгын арттыру, сөйләм күнекмәләре формалаштыру.Яңа сүзләр өстендә эш:кишер,кәбест...

Конспект НОД по обучению детей татарскому языку в подготовительной группе «Бар матур бакча». УМК

Использованная образовательная программа: «Региональная программа дошкольного образования» Р.К.Шаехова, Казань 2012.Возрастная группа: Подготовительная группа.Методика дошкольного образования: «Обучен...