Җырлыйм әнием турында
план-конспект занятия (младшая группа) на тему

Марапова Гульшат Харисовна

Утренник во второй младшей группе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 2gr_8_martka_stsenariy.docx19.41 КБ

Предварительный просмотр:

Җырлыйм әнием турында

(8 март әниләр бәйрәме уңаеннан икенче кечкенәләр төркемендә бәйрәм сценариесе )

Максат: Әниләренең, әбиләренең күңелләрен күтәрергә, аларда бәйрәм рухы тудырырга теләк уяту. Сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү, олылар каршында матур итеп чыгыш ясарга өйрәтүне дәвам итү. Балаларда күтәренке кәеф, шатлыклы хисләр тудыру. Үзләренең әниләре, әбиләре белән горурлану хисләре тәрбияләү.

Балалар, җитәкләшеп, “Әниләр бәйрәме” җыры астында залга узалар һәм ярымәйләнә итеп тезелеп басалар.

Алып баручы:

Март аенда, кар өстендә 
Кояш нурлар уйната – 
Яз килә, каршы алыгыз – 
Дигән хәбәр тарата. 
Без беләбез, җылы язның 
Иң беренче бәйрәме – 
Әниләр, әби – апалар, 
Хатын – кызлар бәйрәме! 

Хәерле көн, балалар, кунаклар, әниләр, әбиләр, апалар, барлык нәни кызларыбыз. Сезне барыгызны да язның беренче бәйрәме белән чын күңелебездән тәбрик итәбез. Сезгә сәламәтлек, эшегездә, гаиләгездә уңышлар телибез. Кадерле әниләребезне балаларыбыз да котлап китсен әле. 

1-бала:

Бүген әниләр бәйрәме 
Бүген җирдә тантана. 
Кояш шуңа көлә бүген, 
Гөлләр шуңа шатлана. 


2-бала:

Мин дә котлыйм, әни сине 
Теләгем бар минем дә: 
Мәңге шулай кояш кебек 
Балкы күңел күгемдә. 

3-бала:

8 март бүген 
Әниләр бәйрәме. 
Бүләк итәрмен 
Чәчәк бәйләме. 

Музыка остында Яз кызы килеп керә.

Яз кызы: Исәнмесез, нәниләрем, кадерле кунаклар. Мин - Яз кызы, җиргә җылы кояшлы көннәр, яшеллек, чәчәкләр алып киләм. Минем иң беренче бәйрәмем -  халыкара хатын-кызлар бәйрәме.

Бәйрәмегез котлы булсын,

Языгыз тыныч булсын.

Йөзләрегез нурга тулсын,

Кояштай балкып торсын.

 Алып баручы: Исәнме, Яз кызы. Син бәйрәмебезгә килгәнгә без бик шат. Балалар, әниләр бәйрәмен яз алып килә. Урамда яз билгеләре күренә башлады инде. Көннәр җылытты, түбәдән тамчылар тама. Әйдәгез, яз турында җыр җырлап алыйк.

Яз җитә” җыры

Алып баручы: Яз кызы, синең кәрзинеңдә нәрсәләр ул?

Яз кызы: балалар, бу якты кояш нурлары. Әйдәгез әле,  шул нурлар белән биеп алыйк.

Кояш нурлары белән бию.

Алып баручы: Бүген бит без әбиләребезне һәм дәү әниләребезне дә котлыйбыз. Менә бит алар мөлаем гына елмаеп утыралар.

4-бала:

Минем әби бик әйбәт

Гел көлеп кенә тора.

Балакаем дип әйтеп

Сөеп иркәләп тора.

5-бала:        

Тор бәбкәем,уян диеп

Дәү әнием уята.

Көләч йөзле әбиемне

Һәммәбез дә ярата.

6-бала:

Әбиемнең җылы кулы

Чәчләремне сыйпады.

Бүгенге матур бәйрәмдә

Тәбриклибез без аны.

Җыр “Әбием, әбекәем”

Алып баручы:

Җырладык та, биедек тә, балалар, әллә бер уйнап алабызмы?

Балалар белән уен: “Түбәтәй”

Балалар түгәрәкләнеп басалар, түбәндәге җырны җырлый-җырлый түбәтәйне бер-берсенә бирәләр (“Суда-суда” көенә). Җыр ахырында түбәтәй кемдә калса, шуңа җәза бирелә: җырлый, бии, шигырь сөйли һ.б.

 Түбәтәеңне  кигәнсең,

Бик  ераклардан  килгәнсең,

Төскә  матурлыгың  белән

 Шаккатырыйм, дигәнсең.

Түп-түп, түбәтәй,

Түбәтәең, укалы.

Чиккән  матур  түбәтәең

Менә  кемдә  тукталды. (Уен  шулай  дәвам  итә.)

Яз кызы:

Безнең балалар җырлый да, бии дә беләләр. Әниләр бәйрәме булгач, әниләрне хөрмәт итеп, “Шалкан” әкиятен уйнап күрсәтик әле.

“Шалкан” әкияте.

7- бала. 

Йөрәгемнең иң түрендә,

Иң кадерле әнием.

Яхшылыкта, матурлыкта,

Үрнәк миңа әнием.

 8- бала. 

Әнием минем матур,

Күзләре якты, көләч.

Шундый күңелле була,

Ул өйгә кайтып кергәч.

Матрешкалар биюе.

9- бала. 

Бик зур үстем инде мин,

Әнигә булышам.

Үз ботинкамны үзем,

Кияргә тырышам.

 10- бала

Җырлар җырлап, биеп- биеп,

Түгәрәктә уйныйбыз.

Әниләрне яратабыз,

Аларны без зурлыйбыз.

Җырлы-биюле уен “Күрсәт әле, үскәнем”

Балалар ярымәйләнә итеп тезеләләр.

11-бала: 
Син, әнием, минем өчен 
Бу дөньяда бер генә. 
Елмайганда йөзләреңнән 
Бар өйгә нур бөркелә. 

12-бала:
Әни сүзе, яшәү сүзе 
Икесе дә миңа бер. 
И, ходаем, әниемә, 
Бирсәнә озын гомер. 

Яз кызы: Әниләребезгә һәрвакыт матур сүзләр әйтик, яратыйк аларны, эшләрендә булышыйк, ачуландырмыйк. Менә шул иң зур бүләк булыр аларга.

Алып баручы: Сабыр холыклы, йомшак күңелле әниләребез, әбиләребез, бүгенге бәйрәмгә килүегез өчен зур рәхмәт сезгә! Гел шулай шат күңелле, бәхетле булып, балаларыгызны, оныкларыгызны сөендереп, озак яшәгез, сәламәт булыгыз! Балалар, әниләребезгә бүләкләребезне бирик.

Балалар әниләренә диеп әзерләгән бәләкләрен тапшыралар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Пумала патшабикә" турында әкият.

Сынлы сәнгать эшчәнлегендә балаларны пумала һәм буяулар белән таныштырганда куллану өчен әкият....

Яз турында сөйләшү

Балаларга яз турында аңлату...

Старшая группа Познание Тема: "Пыяла турында"

Өскәннәр төркеме.Танып белү. Тема.: «Пыяла турында»  Максат: пыяла турында булган белемнәрне ныгыту, пыялага хас булган билгләрне әйтә белү, сүзлек запасын арттыру.Белем бирү өлкәсендә кулла...

Старшая группа Познание Тема: "Пыяла турында"

Өскәннәр төркеме.Танып белү. Тема.: «Пыяла турында»  Максат: пыяла турында булган белемнәрне ныгыту, пыялага хас булган билгләрне әйтә белү, сүзлек запасын арттыру.Белем бирү өлкәсендә кулла...

Яз турында табышмаклар, мәкальләр, сынамышлар

Яз турында сынамышлар, мәкальләр, табышмаклар тәкъдим итәм. Балалар белән өйрәнегез. Тулырак материал "Бу кайчак була?" китабында. (Ф.М.Зиннурова. Бу кайчак була? - Түбән Кама, 2013)...

Җырлыйм әнием турында

әниләр көненә багышланган кичә...

СЦЕНАРИЙ «ӘНИЕМ, ӘНИЕМ, ИН КАДЕРЛЕМ СИН МИНЕМ!»

Коннэр якты булсын очен,Йокы татлы булсын оченБергэ: ЭНИ КИРЭК, ЭНИ КИРЭК!Жил янгырдан саклар очен,Усаллардан яклар оченБергэ: ЭНИ КИРЭК, ЭНИ КИРЭК!Ашлар тэмле булсын очен,Донья ямьле булсын оченБергэ...