Җырлыйм әнием турында
материал (средняя группа) на тему

әниләр көненә багышланган кичә

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon zhyrlyym_niem_turynda.doc43 КБ

Предварительный просмотр:

                                                     Җырлыйм әнием турында.

Балалар музыка астында залга кереп утыралар.

(өй күренеше) залга җырлый җырлый кыз- Ләйлә чыга, юына, тасмаларын төзәтә.

Алып баручы. Иртүк торып битен юган

                         Кем уяткан ләйләне?.

Ләйлә.  Уятмады, үзем тордым

              Бүген әни бәйрәме.

Алып баручы. Пәрдәләрне ачып куйды

                         Көн кояшлы, көн ямьле.

Ләйлә. Якты булсын, балкып торсын

            Әниләрнең бәйрәме.

Алып баручы. Өстәл өстен кат- кат сөртте

                         Җәйде ап-ак җәймәне.

Ләйлә. Чиста булсын, пөхтә булсын

             Бүген әни бәйрәме.

            Бәйрәм белән сезне, әниләр.

Алып баручы. Күмәкләшеп без дә, дуслар,

                         Җырлап алыйк, әйдәле.

                        Котлы булсын, гөрләп торсын

                        Әниләрнең бәйрәме.

Җыр: Милая мамочка.

Алып баручы. Хәзер, әйдәгез әле, балалар, әниләргә багышланган шигырьләрне сөйлибез.

Тәбрис. Җыр күтәрә күңелне

              Бар да көләч, шат бүген.

              Бүген әни бәйрәме

              Сигезенче март бүген.

Мәдинә. Кояш көлә, мин елмаям

               8 март бүген.

               Бүген әниләр бәйрәме,

               Шуңа күңелем шат минем.

Риназ. Яратам мин әниемне,

            Ул да мине ярата.

             Матур карашлары белән

             Мине үзенә тарта.

Самирә. Конфет та кирәк түгел,

               Кирәк түгел курчак та.

              Чөнки мин әниемне

              Алдым инде кочакка.

Динар. Кто нас крепко любит?

             Мама, мама.

            Кто нас утром будит?

            Мама, мама.

А.Азат. Әнием минем ягымлы,

              Көлеп тора күзләре.

              Авыр чакта ярдәм итә,

              Әниемнең сүзләре.

Сөләймән. 8 март

                   Әни бәйрәме.

                   Бүләк итәрмен

                   Чәчәк бәйләме.

Нәфисә. Мин дә котлыйм, әни, сине.

               Теләгем бар минем дә.

               Мәңге шулай кояш кебек

               Балкы күңел күгемдә.

Ислам. Син, әнием, минем өчен

             Бу дөньяда бер генә.

             Елмайганда йөзләреңнән

             Бар өйгә нур бөркелә.

               

Илсинә. Әнием минем матур,

               Күзләре якты, көләч.

              Шундый күңелле була,

              Ул өйгә кайтып кергәч.

Бию. Подружились.

Кәрзин белән чәчәк тотып Яз кызы керә.

Яз. Боз һәм кар эреде, сулар йөгерде.

      Елап елгалар, яшьләр түгелде.

      Көннәр озая, төннәр кыскара.

     Бу кайсы вакыт, я әйтеп кара?

Балалар. Яз.

Яз. Исәнмесез, дусларым! Сез мине таныдыгызмы? Әйе, мин- Яз кызы.

Алып баручы. Исәнме, Яз кызы,

                         Хуш киләсең, уз бире.

                         Син килә дип балалар

                         Матур җыр да өйрәнделәр.

Җыр.  Весной.

Яз. Рәхмәт, балалар. Бик матур җырладыгыз. Әйдәгез хәзер мин сезне урманга алып барам. Чәчәкләр җыярбыз, кошлар сайравын тыңларбыз. (урманга баралар, чәчәкләр җыялар)

Аю. (йокысыннан уянып) Бу нинди тавыш? Кем мине татлы йокымнан уятты? Кем минем урманымны таптый? (балаларны куа, Яз кызын тота)

Яз. Аю абзыкай, җибәр мине. Мин- Яз. Бүген әниләр бәйрәме. Сине дә бәйрәмгә чакырабыз. Чәчәк җыярга дип килгән идек.

Аю ярый алайса. Тик минем сезгә бер шартым бар. Сез миңа биеп күрсәтәсезме?

Яз. Әйе. Без риза.

Балалар. Әйе. Биибез.

Бию. Чәчәкләр биюе.

Аю.  Ай-яй, бигрәк матур биедегез. Зур рәхмәт сезгә. Мине дә үзегез белән алыгыз әле?

Яз. Бик рәхәтләнеп. Әйдәгез бәйрәмгә кайтыйк.Анда безне әниләр, әбиләр көтәләр.

Алып баручы. Балалар ничек, урманда ошадымы?

Балалар.Әйе.

Алып баручы. Аю дусны да алып кайткансыз икән. Карагыз әле, нинди матур чәчәкләр җыйгансыз икән? Әйдәгез шул чәчәкләр белән уен уйнап алабыз.

Уен. “Кем күбрәк чәчәк җыя?

Алып баручы. Бәйрәмне дәвам итәбез. Без бит әбиләребезне дә бик яратабыз. Әйдәгез безнең бу биюебез аларга бүләк булсын.

Бию. Кашыклар белән.

Алып баручы. Балалар, әйтегез әле, нинди соң безнең әниләребез?

  • иң матур
  • иң уңган
  • иң булган
  • иң оста
  • иң чибәр

Мактанырлыкмы безнең әниләребез?

Балалар. Әйе, мактанырлык.

Алып баручы. Хәзер әниләрдән сорыйк әле. Нинди соң безнең балаларыбыз?

-иң.........

Алып баручы. Әйе, менә нинди кадерле, таталы икшн безнең балаларыбыз. Әниләребез дә шундый әйбәт. Хәзер әнләргә багышланган шигырьләребезне сөйлибез.

Раяз. Кемнең әнисе иң матур?

         Минем әни, әлбәттә.

         Өйрәтә әни безне дә

         Әйбәт, матур гадәткә.

Полина. Мама нас ласкает,

               Солнце согревает.

               Солнце, как и мама,

               Лишь одно бывает.

Әдилә. Кояш кебек балкып тора

             Әниемнең йөзләре.

             Күңелләргә җылы бирә

             Аның әйткән сүзләре.

Х.Райнур. Әнием гел балкып тора,

                  Күктәге йолдыз кебек.

                 Мин дә тырышам булырга

                 Минем әнием кебек.

Ш. Азат. Бик зур үстем инде мин

                Әниемә булышам.

                Үз ботинкамны үзем

                Кияргә тырышам.

Кәрим. Әниемнең эше күп,

             Бәйли ул миңа оек.

             Бүген бөтен уенчыкны

             Үзем куйдым җыеп.

М. Райнур. Әниемне бик яратам.

                    Ул да мине ярата.

                   Эшннән кайтып керә дә

                   Сагышларны тарата.

Айсаф. “Әни”- диеп язып кйудым.

               Яңа яуган ак карга.

               Таптамагыз, һич ярамый

               “Әни” сүзен таптарга.

Инсаф. Дөньяда иң матуры

             Иң уңган минем әни.

             Менә шуңа яныннан

             Бер дә китәсе килми.

Әмир.  

Сәрбиназ.

Алып баручы. Кадерле әниләр, әбиләр, апалар! Сезне тагын бер кат якынлашып килүче бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә озын гомер, бәхет, шатлык телибез!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Пумала патшабикә" турында әкият.

Сынлы сәнгать эшчәнлегендә балаларны пумала һәм буяулар белән таныштырганда куллану өчен әкият....

Яз турында сөйләшү

Балаларга яз турында аңлату...

Старшая группа Познание Тема: "Пыяла турында"

Өскәннәр төркеме.Танып белү. Тема.: «Пыяла турында»  Максат: пыяла турында булган белемнәрне ныгыту, пыялага хас булган билгләрне әйтә белү, сүзлек запасын арттыру.Белем бирү өлкәсендә кулла...

Старшая группа Познание Тема: "Пыяла турында"

Өскәннәр төркеме.Танып белү. Тема.: «Пыяла турында»  Максат: пыяла турында булган белемнәрне ныгыту, пыялага хас булган билгләрне әйтә белү, сүзлек запасын арттыру.Белем бирү өлкәсендә кулла...

Яз турында табышмаклар, мәкальләр, сынамышлар

Яз турында сынамышлар, мәкальләр, табышмаклар тәкъдим итәм. Балалар белән өйрәнегез. Тулырак материал "Бу кайчак була?" китабында. (Ф.М.Зиннурова. Бу кайчак була? - Түбән Кама, 2013)...

Җырлыйм әнием турында

Утренник во второй младшей группе...

СЦЕНАРИЙ «ӘНИЕМ, ӘНИЕМ, ИН КАДЕРЛЕМ СИН МИНЕМ!»

Коннэр якты булсын очен,Йокы татлы булсын оченБергэ: ЭНИ КИРЭК, ЭНИ КИРЭК!Жил янгырдан саклар очен,Усаллардан яклар оченБергэ: ЭНИ КИРЭК, ЭНИ КИРЭК!Ашлар тэмле булсын очен,Донья ямьле булсын оченБергэ...