кышкы күңел ачу иртәсе
план-конспект занятия (средняя группа) на тему

Уртанчылар төркемендә үткәрелгән кышкы күңел ачу иртәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kyshky_kunel_achu_irtse.docx21.97 КБ

Предварительный просмотр:

Уртанчылар төркемендә үткәрелгән кышкы күңел ачу иртәсе

Алып баручы:

Һәр заман эш башланыр бисмилләһтән,

Һәрвакыт эш башланыр бисмилләһтән,

Яхшылар бисмилләһсез эш кылмаган

Бисмилләһсез эш камил булалмаган.

 1 бала.

Менә кыш килеп җитте,

Бөтен җир ап-ак булды.

Кар бөртекләре төшә,

Әйләнеп җирне коча.                    

2 бала

Һава саф – рәхәт суларга

Яп – якты бөтен урын.

Кыш килде кунакка

Җир киде йомшак тунын.                  

3 бала

Урамнарга, бакчаларга

Урман,кырлар өстенә

Ак мамыктай   күбәләк  кар

Төшә дә төшә генә.                        

Белый   снег   пушистый          

В    воздухе   круҗ ится

И  на  землю  тихо

Падает  лоҗится

  Җыр   ”Снежинки”

Салкын саф һава  

Йомшак кар ява  

Урага чыксаң    

Битләр кызара

                          Кар      бабай

Тәгәрәтеп  ак  карны,

Ясадык   кар  бабайны

Куйдык  кишердән  борын

Ясадык  ике  кулын.        

               Күзләре-кара  күмер

               Дидек:  ”Син   урам   себер!”

               Зур  себерке  тоттырдык,

                Көлешеп   карап   тордык

Уен   ” Кар  ату”

Уен   ” Кар  ату”Әниләр уйный

А.Б:   ник елыйсың кошкай ни булды?

Кош:  Мин  бик туңдым, ачыктым

            Очып    йөрдем  бик арыдым

            Ләкин ризык тапмадым.

           Ни эшләргә дә белмим.

 А.Б:Елама  кошчык  безнең  балалар сиңа ярдәм

 итәрләр.(Балалар җимлек тотып чыгалар,юаталар,

кош чүпли)

     Кышын  бездә    яшиләр:

    Песнәкләр  һәм  чыпчыклар,        

    Күгәрченнәр,чәүкәләр,

    Тагын  башка   кошчыклар.

                          Кыен   була  аларга

                          Кышын  салкыннар  җиткәч,        

                           Ачыгалар,туңалар,

                           Ашарга  җимнәр  беткәч.

   Балалар  ярдәм  итә

   Җим  сибәләр  аларга        

    Шатланышып  кошкайлар

    Канатларын  кагалар

          Җыр     ”Кыш    җитә”

Кош.Аллаһның  рәхмәте  булсын  сезгә  балалар!

Болай булгач өемә кайтып җитәрмен, иншәАллаһ.

А.Б. Әйе кыш көне салкын ,бураннар да була.  

 Бала Урамда      буран

Мин  өйдә  торам        

Тәрәзә  аша  

Тик  авыз  ерам.

         Әй ,җил выҗылдый,

          буран дуылдый.

         Ачулы песи  

          Кебек  мырылдый.

Бала Ишеп-ишеп  кар  ява

Бабай кар көрәп  тора

Ике әби  күккә карап        

Һаман  кар  теләп тора

Бу  хәлләргә   исе  китеп

Малай  аптырап  тора

               Тау    шуасым     килә

Мамыктай  ак  кар  ява  да,

Агарта  бөтен  җирне

Мондый көнне  тау  шуарга        

Чыгасы  килмәс  кемнең!

Тәрәзәдән  күрдем   инде,

Иптәшләрем  гөр  килә

Әни, бир  әле  чанамны,

Тауда  шуасым  килә!

А.б.Кыш көне салкын булуга карамастан,без сезнең белән урамда төрле  кызыклы  уеннар  уйныйбыз.Нинди уеннар?

Ә хәзер балалар,әйдәгез әле чаңгыда шуып алыйк.

Уен “Чаңгы шуу”

Уен “Әтиләр баланы  бакчага озаталар”

Тәрбияче. Балалар, бүген без сезнең белән урман аланында Куян белән булган маҗараны карап үтәрбез.

Куян (Керпе янына килеп сорый). Керпе син нишлисең?

Керпе. Мин кышка әзерләнәм.Йоклар өчен урын ясыйм.

Куян (Тиен янына килеп сорый). Тиен син нишлисең?

Тиен. Мин  кышка ашарга гөмбә җыям.

Куян. Мин дә кышка өй төзим әле. Әй, Куяннар, балаларым,  килегез монда, ярдәм итегез.

Куяннар. Әйдә, әйдә, ярдәм итәбез.

Чүкеч, балта белән эшлиләр, Куян пумала белән өй буйый.

Куяннар. СөбхәнАллаһ нинди матур өй дә булды.

А.б. Куяннар шатланып, биеп тә алганнар.

                                  Куяннар    биюе

Куян пумала белән өй буявын дәвам итә, кылана-кылана, Төлке килә.

Төлке. Куян, син нишлисең?

Куян. Өй төзим, кыш көне салкын булыр.

Төлке. Әй, миңа кирәкми. Мин җырлыйм, биим, уйныйм. Җитешермен әле өйле булырга.

(Биеп, җырлап әйләнә, төпкә утырып, көзгегә карап бизәнә.)

А.Б .Менә кыш килеп  җитте

      Бөтен җир ап-ак булды

     Җил исә .карлар  ява

     Урман акка төренә

                Кызлар кар бөртекләре булып очып әйләнәләр.

Төлке. Нинди күп кар, боз. Хәзер мин боздан өй салам. Минем дә өем булыр.  (шакмаклардан өй төзи)

(Куян белән Төлке тәрәзәдән бер-берсенә карыйлар)

Төлке. Сәлам, Куян! Минем өем матур.

Куян. Сәлам, Төлке! Әйбәт булган. СөбхәнАллаһ.

Тәрбияче.Ләкин ашык – пошык төзелгән йорт озак тормаган ишелеп төшкән .

Саескан «очып» чыга.

Саескан.

Яман хәбәр , яман хәбәр

Төлкенең  өе ишелгән

Ул йортсыз калган.

Тәрбияче. Төлке Куянга килгән.

Төлке. Куян, минем өем ишелде, мине бер кичкә генә керт әле.

Куян.  СөбхәнАллаһ, шулаймыни?Ярар, кер алай булгач,бер кичкә генә.

Тәрбияче. Ә Төлке Куянны өеннән куып чыгарган.

Төлке. Бар чыгып кит өйдән.

Куян. Төлке, бу минем өй.

Төлке. Ә хәзер минеке, кит моннан.

Тәрбияче. Куян елый-елый китә, аңа Акбай очрый.

Эт. Куян, куян куянкай

Нигә качкан төскәең,

Нигә яшле күзкәең?

Куян.Эшләр харап Акбаем.

Өйдән куды хәйләкәр,

Шуңа качкан төскәем,

Шуңа яшле күзкәем.

Эт . Елама, Куян! Мин аны куып чыгарырмын. Әйдә киттек.

Куян өенә баралар.

Эт. Килдем мин маэмай,

Кара борын Акбай.

Төлкебикә сине тешлим

Куяннарны рәнҗетергә бирмим.

Төлке. Мич башыннан төшәм

Бер куянны ашап бетерәм.

Куян . Юк,юк, тимә минем куянкайларыма.

Тәрбияче. Эт курыккан да качкан. Куян тагын да нык елый башлаган.Аңа аю очраган.

Аю чыга.

Аю. Куян, куян куянкай!

Соры синең тункаең.

Йомшак синең өоннарың,

Нигә яшле күзләрең?

Куян.Эшләр харап Аюкай,

Өйдән куды хәйләкәр.

Бар минем куянкайлар,

Төлкедән коткар Аллаһ ризалыгы өчен.

Аю. Мин көчле,мин кыю

Мин батыр аю.

Хәзер үзем барам

Төлкене өйдән  куып чыгарам.

Әйдә минем дусларым белән таныш әле башта.

                   Аюлар   биюе.

Куян өенә баралар.

Аю. Мин урман патшасы,

Кулыма телефон алам

Барлык дусларымны

Ярдәмгә чакырам.

Төлке. Мич башыннан төшәм

Бер куянны ашап бетерәм.

Тәрбияче. Аю курыккан да качкан. Куян елый – елый тагын киткән. Юлда аңа керпе очраган.

Керпе:  Куян, куян, куянкай!  

Кыска тәпи, озын колак

Җәен соры, кышын ак

Нигә син болай елак?

 Куян : Үзең бүрек кебек кенә

Кигән туның энәле,

Булдыра алсаң өемнән

Куып чыгар төлкене.

 Керпе : Бакчабызны тычканнардан

Корткычлардан саклыйм мин.

Энәләрем бик күп минем

Төлкедән курыкмыйм мин.

                                 Уен   “Киез итек киеп йөгерү”

А.б.Төлке өенә киткәннәр.

 Керпе: Хәйләкәр, чык өйдән 

Мылтык шартлавын ишеттем

Бик- бик еракта

Әнә теге якта.

Төлке. Мич башыннан төшәм

Бер куянны ашап бетерәм.

Тиен: Урмандагы зур койрыклы

Мин җитез тиен

Агач башларында яшим

Кышын – җәен.

Куянкай ник елыйсың?

Куян : Бар иде өйләребез бер заман

Төлкенеке боздан,минеке кайрыдан.

Төлкенең өе ишелеп төште,

Кунып чыгарга рөхсәт сорады,

Мине өйдән куып чыгарды.

Тиен: Елама,Куян. Мин аны куып чыгарырмын 

А.б.Төлке өенә киткәннәр

Тиен: Агачлардан агачларга сикереп үтәм

Чикләвекләр ашап шунда  гомер итәм.

Әгәр кирәк булса,дусларыма ярдәм итәм.

Бар,төлке чыгып кит!

Төлке. Һай, бигрәк куркыттың.

Мич башыннан төшәм

Бер куянны ашап бетерәм.

Тәрбияче. алар курыккан да качкан. Куян тагын да нык елый башлаган.Аңа әтәч  очраган.

Әтәч.  Мин Әтәч 

Бик  иртә  торам

Кикрикүк,кикрикүк!

Бик  матур итеп  сузып  кычкырам

Очып менә койма  башына

Һәркем  соклана  минем  тавышыма

Мин тирә-якка  борылып карыйм

 кем  нәрсә эшли  

һәммәсен  барлыйм

 Кикри-кү-к! Нигә елыйсың, Куянкай?

Куян. Әтәчем ,дускаем!

Харап  минем  эшләрем

Хәйләкәр  кулында

 минем  куянкайларым

Әтәч. Кикри-кү-к! Елама, Куян, мин аны куып чыгарырмын.(тәпиләре белән тибенә,канатлары белән кагына)      Әтәч. Кикри-кү-к!

      Хәйләкәр  чык  өйдән

      Сиңа  тавык  чеби  китерәм

     Туйганчы  ашарсың

      Рәхәтләнеп яшәрсең.

Төлке.  Көлтә-көлтә  коөрыгым

             Бик  шатланып  чыгамын

            Әтәч  алып  килгән

           Тавык-чебине  аламын.

(Әтәч төлкене алып чыгып  китә)

А.б. Куян балалары әниләре белән бик шатланышып очрашалар

Куян:Балаларым,йомшаккайларым

Шундый  сагындым  сезне!

(әтәч  керә)

Әтәч .Хәйләкәр үз хәйләсенә  капты

           Аучыларга  эләкте!

Куяннар.Әлхәмдулилләһ!

Куян.Аллаһның  рәхмәте  булсын  сиңа  Әтәч!

         Коткардың  безне явыздан!

Тәрбияче. Шул көннән Төлкене бу урманда бүтән күрмәгәннәр. Ялганлау ,хәйләкәрлек  беркайчан да  яхшыга  илтми шул. Ә урман халкы дус, матур, күңелле  итеп яши башлаган.

         Җыр “Кар ява”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Матур да соң кышкы урман

Максат:1.Балаларны кышкы үзгәрешләр,кышкы табигать,кыргый җәнлекләр тормышы белән таныштыру.             -балаларны сәнгать әсәрләренең тагын бер төре-пейзаж белән танышт...

Кышкы урман

Тема:Кышкы урманда.Бурычлар:1)балаларның олылар белән аралашу теләген хуплау,исем һәм сыйфатларны кулланырга өйрәтү:озын колаклы куян,соры бүре;кыргый хайваннарның тышкы билгеләрен һәм гадәтләре...

Хайваннар кышка әзерләнә

Балаларны хайваннарның кышка әзерләнүе турында мәглумат бирү....

Кышкы урманга сәяхәт

Конспект занятия...

Кышкы бер вакыйга

Балаларда яна елга карата кызыксыну уяту...

Җәнлекләрнең кышка әзерләнүләре

Җәнлекләрнең кышка әзерләнүләре...

“Кышкы табигать”

Зурлар төркеме балалары белән үткәрелгән эшчәнлекнең план - конспекты...