Алтын көз!
материал на тему

сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon altyn_koz.doc40 КБ

Предварительный просмотр:

                       «Алтын көз»        5гр.          2015

Музыка астында балалар залга кереп,  ярымтүгәрәк ясап басалар.

А.б.  Ни арада җәй үтте,

         Алтын көз килеп җитте.

         Шатлык тулы бу бәйрәмне

         Балалар күптән көтте.

 

Балалар :

  1. Көз җитте.

Агачлардан яфраклар

Коелып бетте.

Җылы якларга

Кошлар да китте.

  1. Сары карандаш

Кулыма алдым.

Алтынга төреп

Көзне ясадым.

  1. Төш кулыма, сары яфрак,

Иркәләрмен үзеңне.

Бигрәк матур, алтын инде.

Ала алмыйм күземне.

  1. Сары, кызыл яфраклардан

Җыйдым яфрак бәйләме.

Әниемә бүләк итәм.

Нинди матур, күр әле!

  1. Көзге яңгыр, нишләп минем

Тәрәзәмә чиртәсең?

Урамга чыкмыйм, килми минем

Юешләнеп бетәсем.

Җыр:  «Көз җитте».

Көз, көз, көз җитте.  Ля-ля-ля, ля-ля-ля.

Көз, көз, гөмбә үсте.  Ля-ля-ля, ля-ля-ля.

Көз, көз, яфраклар.  Ля-ля-ля, ля-ля-ля.

Мин көзләрне яратам.  Ля-ля-ля, ля-ля-ля.

Бию: яфраклар белән.

Балалар утыралар.

Музыка астында кәрҗин тотып Көз керә.

Көз:

Саумы, нәни дусларым!

Сезне сагынып килдем мин.

Сезгә көзге көннәрдә

Бәйрәм алып килдем мин.

Исәнмесез, балалар. Мине зарыгып көттегезме?  Мин - Алтын Көз булам һәм сезгә көзге сәламемне юллыйм! Җылы җәйләр үтте,  җир йөзенә миңа аяк басар чаклар җитте. Мин сезне бик сагындым, дусларым! Сезнең янга килгәндә, урман-кырлар аша уздым, агачларны, басуларны алтын сары төсләргә буядым.

А.б.  Алтын Көз, без дә сине сагынып көттек. Үзең турында җырлар, шигырьләр өйрәндек.

Стихи:

  1. Снова осень за окошком,

 Дождик сыплется горошком,

 Листья падают, шурша,

Как же осень хороша!

  1. Солнце улыбается,

Золотом сверкая.

Всем нам очень нравится

Осень золотая!

  1. Осень, осень золотая

Ходит по тропинкам.

И рисует для ребят

Желтые картинки.

  1. Ветер с листьями играет,

Листья с веток обрывает.

Листья желтые летят,

Прямо под ноги ребят!

Хоровод: «Осенью».

Осень, осень к нам пришла.

Дождь и ветер принесла.

Кап-кап-кап, кап-кап-кап,

Дождь и ветер принесла.

Пожелтел зеленый сад,

Листья кружатся, летят.

Шур-шур-шур, шур-шур-шур,

Листья кружатся, летят.

Песни птичек не слышны.

Подождем их до весны.

Чик-чи-рик, чик-чи-рик,

Подождем их до весны.

Көз һәм балалар.

- Көз, көз, әйт әле

Кәрҗинендә ниләр бар?

- Кәрҗинемдә кыярлар,

Помидор һәм алмалар.

- Көз, көз, әйт әле

Кәрҗинендә ниләр бар?

- Кәрҗинемдә яңгырлар,

Җылы-суык көннәр бар.

- Көз, көз, әйт әле

Кәрҗинендә ниләр бар?

- Кәрҗинемдә сары, кызыл,

Алтын матур төсләр бар.

А.б.  Безнең дә матур кәрҗиннәребез бар.  Көзге уңышны без җыярга әзер.

Кәрҗиннәр белән җыр.

Без кәрҗиннәр алабыз,

Бергәләп җыр җырлыйбыз.

Уңышны җыябыз,

Кәрҗиннәргә салабыз.

Машиналар үткәндә
Кырда иген чайкала.

Арыш та, бодай да

Безгә баш иеп кала.

А.б.  Балалар, кәрҗиннәр кулыбызда. Әйдәгез, көзге урманга гөмбә җыярга барыйк.

Җырлы уен:  «Гөмбә җыям».

Балалар утыралар.

А.б.  Балалар, ә сез әкият яратасызмы? «Шалкан» әкиятен барыбыз да беләдер. Исебезгә төшерик әле бу әкиятне.

Инсценировка «Шалкан».

Катнашалар:

Шалкан

Бабай

Әби

Онык

Эт

Песи

Тычкан

А.б.  Яшәгән ди, булган ди бер бабай.

Менә шушы бабай!

Уңган, тырыш булган ди ул, малай!

Бабай кесәсеннән орлык тапкан,

Бакчасында утырткан ди шалкан.

Утаган чүпләрен,

Йомшарткан төпләрен,

Тәрбияләгән, су сипкән.

Һәм шалкан үсеп җиткән. Зур булып, тәмле булып!

Бабай шалкан белән сыйланмакчы, гаиләсен сыйламакчы булган.

Тарта икән бабай шалканны, тарта икән, юк, шалкан чыкмый.

Бабай ярдәмгә әбине чакырган.

Әби Бабайны, Бабай шалканны тарта икән, юк,  шалкан чыкмый.

Әби ярдәмгә Оныкны чакырган.

Онык Эбине, Әби Бабайны, Бабай шалканны тарта икән, юк, шалкан чыкмый.

Онык ярдәмгә Этне чакырган.

Эт Оныкны, Онык Эбине, Әби Бабайны, Бабай шалканны тарта икән, юк, шалкан чыкмый.

Эт ярдәмгә Песине чакырган.

Песи Этне, Эт Оныкны, Онык Эбине, Әби Бабайны, Бабай шалканны тарта икән, юк, шалкан чыкмый.

Песи ярдәмгә Тычканны чакырган.

Тычкан Песине, Песи Этне, Эт Оныкны, Онык Эбине, Әби Бабайны, Бабай шалканны тарта икән, чыгарганнар шалканны!

Барсы да куанганнар.

Шалкан белән сыйланганнар.

Шунда әкият тә беткән,

Нәни артистларга

Кул чабар чак килеп җиткән.

 

Бию: «Кулъяулыклар белән».

 Уен: «Кем ул анда?»

Түгәрәк ясап баскан балалар чүгәләп утыралар, күзләрен йомалар. Тәрбияче бер баланы яулык белән каплый. Башка балалар яулык астында кем утыруын әйтергә тиеш. Яулык астындагы бала уртага чыгып бию хәрәкәтләре ясый. Уен 2 тапкыр кабатлангач, тәрбияче сиздерми генә кәрҗин белән алмаларны яулык астына куя.

А.б. Ә монда, балалар, кып-кызыл алмалар.

«Мине ал, мине ал» дип торалар. Бу сезгә- Көз бүләге. Төркемебезгә кайткач, бергәләшеп сыйланырбыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Алтын көз" күңел ачу кичәсе.

Төзеде:Мөслим муниөипаль районы "Миләшкәй"балалар бакчасының 1 категорияле музыка җитәкчесе Заянова Ландыш Рафисовна "Алтын көз" күңел ачу бәйрәме....

"Алтын көз" күңел ачу кичәсе.

Төзеде:Мөслим муниөипаль районы "Миләшкәй"балалар бакчасының 1 категорияле музыка җитәкчесе Заянова Ландыш Рафисовна "Алтын көз" күңел ачу бәйрәме....

Конспект занятие на тему:"Алтын коз".

Занятие на татарском языке....

Алтын көз, матур көз.

Балалар иртәсе...

“АЛТЫН КӨЗ” КАФЕСЫНДА УҢЫШ БӘЙРӘМЕ

праздник урожая на татарском языке...

Сценарий сказки "Золотая бита" по мотивам казахской народной сказки "Алтын сака".

Разработка дяна для постанивки сказки детьми старшего возраста. Можно использовать на празднике "Наурыз"....