Татар халык уены “Зәлидә”
учебно-методический материал (подготовительная группа) на тему

Эти - әниләр белэн уткэрелгэн күнелле кичә
 
 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ns_portal_zelide.docx13.01 КБ

Предварительный просмотр:

Татар халык уены “Зәлидә”

(әти - әниләр өчен күнелле кичә)

        

Алып баручы: Хөрмәтле әти – әниләр бу елларда балаларны милли традицияләрдә тәрбияләүгә җитди игътибар бирелә. Без, сезнең белән яшь буынны халкыбызның күркәм традицияләренә, педагогик тәҗрибәсенә ныграк таянып тәрбияләргә тиеш. Ә аның өчен без үзебез халкыбызның гореф – гадәтләрен, милли бәйрәмнәрен, милли уеннарын, фольклорын, халык авыз иҗатын яхшы белергә тиеш. Шуңа күрә бүгенге очрашуыбызны музыкаль – әдәби, “Зәлидә” кичәсе белән башлыйбыз. Әйдәгез түгәрәккә басып кичәбезне җыр белән башлап җибәрик.

Алып баручы: санамыш белән кичәдә беренче бәйгедә катнашучыны билгели.

Беренче катнашучы:

Санамыш: Зәйни,Зәйни,Зәйнәбем.

Атны кая бәйләдең?

Алмагачка бәйләдем.

Алма төште шалт итеп,

Зәйнәп чыкты ялт итеп.

(Һәр тәрбияче санамыш белән чыгарыла).

Беренче тәрбиячияче: 1 сорау. (бирем).  Бу кайсы әкияттән? Авторын әйтергә яки кайсы халык әкияте булуын әйтергә.

“Әби белән бабай бик тату яшәгәннәр. Бервакыт бабай әбигә карап:

-Карчык, икмәк пешерер идең? – дигән.

- Нәрсәдән пешерим соң, он юк бит”...

2 сорау. (бирем). “Өч кыз туган, бер – бер артлы кияүгә чыгып, берсе артыннан берсе китеп тә барганнар. Менә 1 ел үткән, 2 ел үткән, 2 ел, 3 ел үткән. Шулай  матур гына яшәгәндә, әниләре авырып киткән. Күрше урманда тиен дусты бар икән”...

3 сорау. (бирем).”Нишли инде Кәҗә белән Сарык? Булмый хуҗа кушканына каршы барып. Икенчесе бер зур капчык тегеп. Китте болар кырга таба сәфәр чыгып”...

Алып баручы: Татар халык уены “Йөзек салыш”. (Кемгә сорау бирелә, шул мәкальләр әйтә).

Икенче катнашучы тагын санамыш әйтә:

Әлчи, бәлчи,

Әни күлмәк үлчи.

Чәүкә, чыпчык,

Син кал, мин чык!

Чыккан тәрбиячегә икенче бирем:

Үзегез белгән шигырьне яттан сөйләргә.

Алып баручы:Татар халык уены “Ачык авыз” (төрле җәзалар бирелә).

Өченче катнашучы тагын санамыш әйтә һәм өченче биремне үтәүчене билгели.

Әке – бәке, кыек сәке,

Эремчек, син кал –

Бу чык!

Өченче бирем: ( өчтәрбияче катнаша).

“Бу көй кайсы бырга язылган?” (һәр тәрбиячегә бер җырның көе уйнала, алар җырның исемен әйтәргә тиеш)

Алып баручы: Кичәбезне “Капкалы” уены белән дәвам итәбез.

Дүрентенче катнашычы санамыш әйтә һәм бер тәрбиячене санап ала.

“Ипи, тоз, матур кыз,

Гөрләмәсәң, чыгып сыз”.

Дүртенче бирем:  Табышмаклар әйтергә.

Алып баручы: Балаларыбызның яратып җырлы – сүзле уены “Чума үрдәк, чума каз”.

Бишенче катнашучы санамыш  әйтә һәм тагын бер тәрбияче санап ала.

Әлчи, мәлчи,

Әни миңа күлмәк үлчи.

Әнә тора чыпчык,

Монда торма, тиз чык.

Бишенче бирем: “Шалкан” әкиятен сәхнәләштерегез.

Алып баручы: Татар халык уены “Кәрия – Зәкәрия”.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сабантуй татар халык бэйрэме

“ Сабантуй” көе яңгырый. Балалар флажоклар, обручлар, платочеклар белән мәйданга чыгалар, перестроение була.        А. Б. – Исәнмесез, балалар! Кадерле балалар,...

Татар халык бәйрәмнәре

Татар халык бәйрәмнәре,үткәрү вакыты,бәйрәмгә үзерләнү....

Методическая разработка по развитию речи "Сабантуй татар халык бэйрэме"

“ Сабантуй”.        А. Б. – Исәнмесез, балалар! Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, хәерле көн! Без бүген татар халкының олы бәйрәме- Сабантуена җыел...

“Татар халык ашлары”

Максат: Балаларны татар халык ашлары – өчпочмакны ясау серләренә өйрәтү, үзеңнең хезмәт җимешеңә карата хөрмәт хисе тәрбияләү....

Презентация на тему: "Татар халык авыз ижаты"

Познакомить детей с видами устного народного творчества...

"Татар халык киемнәре"

Зурлар төркеме балалары белән үткәрелгән дәрес...

ӘКИЯТТӘ КУНАКТА. “ӨЧ КЫЗ” ТАТАР ХАЛЫК ӘКИЯТЕ.

Балаларның сөйләм күнекмәләрен үстерү һәм матур әдәбият белән кызыксыну формалаштыруЗурлар төркемендә педсовет өчен ачык шөгыль Максат:    Балалар эшчәнлегенең төрле төрләрен берлә...