Ватанны саклаучылар көне
план-конспект занятия (средняя группа) на тему

Ахметзянова Фарида Сафуановна

Ватанны саклаучылар көне

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл vatanny_saklauchylar_kone.docx21.91 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Мәскәү районының 236 нчы номерлы балалар бакчасы тәрбиячеләре  Әхмәтҗанова Ф.С., Сәгъдиева Н.М.

1 кечкенәләр төркеме балалары белән Ватанны саклаучылар көне кичәсенә әзерлек.

Тема: “Без – Ватан балалары!!!”.

    Максат: Әти – әниләр һәм балаларның мөнәсәбәтләрен тагын да якынайту, алар арасында үзара гармония булдыру.

    Бурычлар:

  1. Ватанны саклаучылар көне турында балаларда күзаллау булдыру.
  2. Кагыйдәләргә таянып, балалар белән төрле хәрәкәтле уенар уйнауны дәвам итү.
  3. Тизлек, җитезлек, төгәллек, аңлылык сыйфатларын булдыру.
  4. Балаларны интонация белән, матур, көчле итеп, ашыкмыйча шигырь сөйләргә өйрәтү, җырлар җырлау.
  5. Ватанга, әти – абыйларга, бабайларга карата балаларда горурлык уяту, дуслык хисен тәрбияләү, балаларда бәйрәм атмосферасын булдыру.

    Җиһазлау: Т.Волгина сүзләре, А.Филлипенко көенә “Солдатлар” маршы. Флаглар, кызыл, яшел, сары, зәңгәр төсләрдәге 4 кыршау; кызыл, яшел, сары, зәңгәр төсләрдәге җыелма конструктор; туплар, кубиклар, кеглилар, кызыл, яшел, сары, зәңгәр төсләрдәге А4 форматында төсле битләр.

    Бәйрәмгә әзерлек: Армия сафлары, солдатлар хакында уен – дәрес барышында кунакка килгән солдат киеменнән киенеп килгән курчак малай ярдәмендә аңлату, күзаллау булдыру. Шигырьләр өйрәнү, җырлар җырлау; музыка барышында солдатлар кебек бер рәт булып атлап йөрергә өйрәнү; әтиләргә бүләккә медаль әзерләү, группаны бәйрәмчә бизәү.

  • Кадерле, балалар! Кадерле, кунаклар! Без бүген Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итәргә җыелдык. Чын күңелдән кадерле әтиләребезне, дәү әтиләребезне, бабаайларны һәм безнең булачак Ватанны саклаучы солдатларыбыз – малайларны да бәйрәм белән котлыйбыз! Аларга корычтай нык сәламәтлек, тыныч күк йөзе һәм ак бәхетләр телибез. Сезнең хөрмәткә без бүген җырлар, шигырьләр һәм бүләкләр әзерләдек. Рәхим итеп кабул итеп алыгыз.
  • Әйдәгез, балалар, парадка җыелыйк.

   Рәт, рәт булып тезелдек,

   Без парадка җыелдык.

   Без бит илнең горурлыгы,

   Ватанның балалары!

  • Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм парадын ачык дип игълан итәбез!

( Т.Волгина сүзләре, А.Филлипенко көенә “Солдатлар” маршы куела. Балалар залдафлаглар тотып, рәт булып парадта атлап йөриләр. Марш төгәлләнгәч, флагларны өскә күтәреп “ура” кычкыралар. Парадта басып торган көйгә кунаклар хөрмәтенә шигырь сөйли башлыйлар.)

Беренче бала:  Этием, син җир шарында

                         Иң яхшы әти!

                         Синең белән горурлана,

                         Барча өй халкы!

Икенче бала:   Рәхмәт сиңа, әтием,

                        Син булган өчен!

                        Һәр көн миңа, әниемә

                        Елмаю биргән өчен!

                        Бәхетле бул, әтием.

                        Яшь һәм сәламәт бул!

                        Син бит минем дөняда

                        Иң – иң яхшы әтием!

Өченче бала:  Футбол да без уйныйбыз,

                        Китап та без укыйбыз,

                        Мультик та без карыйбыз!

                        Бар эшне без икәүләп,

                        Бик яхшылап эшлибез!

Дүртенче бала:  Шашка утырып уйныйбыз,

                           Чынаяк та юабыз,

                           Машина да ясыйбыз,

                           Рәсемнәр дә җыябыз,

                           Синең белән без, дәү әти,

                           Минем кадерле дәү эти!!!

Бишенче бала:   Көн дә атта сикертә,

                           Уйната да, көлдертә,

                           Бар нәрсәне төзәтә,

                           Минем булдыклы әти,

                           Алтын куллы син, әти!

  • Балалар, сезнең дә әтиләрегез кебек акыллы, көчле буласыгыз киләме?
  • Әйе, бик килә!
  • Алайса, мин сезгә тизлектә, җитезлектә һәм көчлелектә сынашырга тәкъдим итәм. Хәзер дүрт командага бүленәбез һәм һәр команда бер әтине капитан итеп сайлый. Беренче командага мин кызыл, икенчесенә зәңгәр, өченчесенә сары, дүртенчесенә яшел йолдызчыклар өләшәм. Шулай итеп безнең беренче команда кызыл йолдызчыклар, икенче команда зәңгәр йолдызчыклар, өченче команда сары йолдызчыклар, дүртенче команда яшел йолдызчыклар исемен ала. Командалар, сез әзерме? Димәк, бүгенге ярышыбызны башлыйбыз.
  • Балалар, безнең беренче бирем “Кем җитезрәк” дип аталыр. Һәр команда үз йолдызчыгы төсендәге шарны үз кыршавына җыеп бетерергә тиеш.

(Тәрбияче зал уртасына зур кыршау куя. Кыршау эченә кызыл, сары, зәңгәр, яшел төсләрдә шарлар тезә. Һәр команда каршына йолдызчык төсендә кечкенә кыршау куела. Командадан һәр бала  чыгып, зур кыршау эченнән йолдызчыклары төсендәге шарларны җыеп кечкенә кыршауга алып килеп салырга тиеш була.)

Командалардагы һәр бала чыгып зур кыршаудан төрле төсләрдәге шарларны җыялар. Уен күңелле генә үтәлә.

  • Булдырдыгыз, балалар! Ә хәзер икенче биремгә күчик, ул “Төз укчылар” дип аталыр. Биремнең шарты түбәндәгедән гыйбәрәт: сезнең алдыгызга, командалар, ун кегли куела. Командадан берәр уенчы чакырыла һәм туп бирелә. Һәр уенчы бер атудан күбрәк кегли егып салырга тиеш була. Аның өчен төз басырга, тупны нык тотарга һәм кеглиләргә таба чөеп җибәрергә кирәк. Күбрәк егылган кеглиләр саныннан баллар җыела. Уенны башладык, командалар!

(Командадан һәр бала чыгып, гели егуда үзен сыный. Уен бик күңелле үтә. Балалар бик канәгать калалар.)

  • Без бүген бер дә сынатмыйбыз. Үзебезне бары тик уңай яктан гына күрсәтәбез. Булдырасыз, балалар! Әйдәгез хәзер өченче биремгә күчик. Ул “Башня төзим” дип аталыр. Шартлары белән таныштырып үтим: мин сезнең алдыгызга  төрле төсләрдәге алтышар кубик куям. Һәр командадан икешәр уенчы чыга һәм шул алты кубиктан беренче булып башня төзеп чыгарга тиеш була. Кем беренче һәм төз итеп төзеп бетерә – шул җиңүче була. Уенны башладык, уңышлар сезгә!

(Командадан икешәр бала чыгып, рөхсәт биргәч, тиз генә башня төзү ярышына керешәләр. Төз һәм беренче төзеп бетергән команда – җиңүче дип табыла.)

  • Безнең балалар нинди уңган, булганнар! Булдырдыгыз, рәхмәт сезгә! Инде хәзер, балалар, без үзебезнең көчне, акылны, җитезлекне күрсәттек, чират әтиләребезгә – капитаннарга җитте. Әйдәгез алар да җитезлектә үзләрен күрсәтсеннәр әле. Рәхим итеп, капитаннарны үз яныма дәшәм. Биремнең исеме “Иң җитез әти” дип атала. Ә шарты болай: дүр капитан алдына дүрт өстәл куела. Һәр өстәлдә төсле бит. Шул биттән әтиләребез  беренче булып очкыч ясап чыгарга тиеш була. Һәм үзенең командасына очкычны биреп, командадан бер бала аны очырып җибәрергә тиеш була. Бирем бик гади. Ярышны башладык, капитаннар!

(Команданың һәр капитаны чыгып, биремдәгечә очкычны ясый һәм командадан бер балага тапшыра. Әлеге бала очкычны күккә очыра. Бирем шуның белән төгәлләнә.)

  • Менә, балалар, без бүген ничек күңелле итеп Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм иттек. Үзегезне әтилә, дәү әтиләр, бабайлар һәм килгән кунаклар каршында бик матур күрсәттегез, сынатмадыгыз. Дуслык белән һәр уенны уйнадык, үзебезне чын Ватанны саклаучылар итеп күрсәттек. Әйдәгез бергәләшеп әтиләргә, уенчыларга, килгән кунакларга кул чабып алыйк әле. Безнең бүген һәр уенда дуслык җиңде. Рәхмәт сезгә, командалар. Кадерле капитаннар, сезгә дә уенда катнашканыгыз өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.
  • Кичәбезнең иң күңелле мизгеленә килеп җиттек – бүләкләү өлешенә. Кадерле әтиләр, килгән икунаклар, безнең балалар сезгә үз куллары белән кечкенә генә бүләкләр әзерләделәр. Рәхим итеп кабул итегез.

(Балалар әтиләргә үз куллары белән ясаган медальләрен өләшәләр.)

  • Кадерле малайларыбыз, безнең кызларыбызның да сезгә бүләкләре бар. Алар сезгә бүләк итеп открыткалар ясадылар. Ягез, кызлар, бүләкләрегезне тапшырыгыз әле.

(Музыка астында бүләкләр өләшенә.)

  • Кадерле әтиләр, килгән кунаклар, малайлар, без сезне чын күңелебездән бәйрәм белән тәбрик итәбез. Гаилә бәхете, сәламәтлек, уңышлар һәм яхшы кәеф телибез!!!

Кичә тәмам.  

 

Кичә – уен эшчәнлеген түбәндәге тәрбиячеләр әзерләде:  

                                                                                          Әхмәтҗанова Ф.С.

                                                                       Сәгъдиева Н.М.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә сценариясе

Сценарий утренника посвященный ко Дню защитников отечества на татарском языке...

Зурлар төркемендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм иртәсе.

Сценарий праздника, посвященного дню защитника Отечества в старшей группе, на татарском языке....

Сценарий праздника " Ватанны саклаучылар көне"

Рәхмәт СЕЗГӘ исән калганнар, мәңге хәтердә һәлак булганнар!...

Ватанны саклаучылар көне

Сценарий праздника в подготовительной к школе группе....

Сценарий: «Ватанны саклаучылар көне. Әтиләр бәйрәме»

Сценарий "Ватанны саклаучылар көне, Әтиләр бәйрәме"...