Йомгаклау шөгыле конспекты “Ватанны саклаучылар”
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему

Сибгатуллина Гульназ Шамилевна

Йомгаклау шөгыле  конспекты

 

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ysh_vatanny_saklauchylar.docx16.59 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ТҮБӘН КАМА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫНЫҢ “МӘКТӘПКӘЧӘ  МӘГАРИФ  ИДАРӘСЕ” МУНИЦИПАЛЬ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

Йомгаклау шөгыле  конспекты

“Ватанны саклаучылар”

(Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен )

               

                                                                       

ТАТАРСТАН  РЕСПУБЛИКАСЫ

ТҮБӘН КАМА ШӘҺӘРЕ    

Тема: Әтиләргә, бабайларга бүләкләр ясау.

Максат:

 Балаларның  Россия армиясе  турындгы   һәм ир-атларның саклаучы, яклаучы икәнлеге турындагы күзаллауларын киңәйтү.Балаларда илебездә бара торган вакыйгалар белән кызыксынучанлык, туган якка, Ватанга ,Ватаннны саклаучыларга карата ихтирам һәм мәхәббәт тәрбияләү

Җиһазлау:  рәсемнәр, картон, төсле кәгазь,кайчы, җилем,  пумала, клеенка, салфетка.

Сүзлек өстендә эш: ватанны саклаучылар,гаскәр, артиллерияче, элемтәче, зенитчы, минометчы.

Методлар һәм алымнар: күрсәтү, аңлату

Тәрбияченең алдан эшләнгән эше:  әдәби әсәрләр уку, рәсемнәр карау, рәсемнәр буяу.

Кулланылган әдәбият: “Белем ачкычы-сүз” Энҗе Хөснуллина

Шәхси эш: Авырсынучы балаларга ярдәм итү.

Шөгыльнең структурасы:

  1. Әңгәмә  

     II. Открытка ясау.

III . Йомгаклау

Балаларны оештыру:

Балалар өстәлләр артында  утыралар.

Барышы:

-Балалар тиздән бәйрәм булачак, кем белә нинди бәйрәм?

-Әтиләр,баабайлар, малайлар бәйрәме.

-Әйе, тиздән 23 февраль Ватанны саклаучылар көне.Ватанны саклаучылар кемнәр алар?

-Солдатлар.

-Балалар Армия сафларында кемнәр хезмәт итә?

-Солдатлар, танкчы, диңгезчеләр.

-Бик дөрес, тагын зенитчы, артиллерияче, элемтәче, минометчы, чик сакчылары. (Рәсемнәр карау, аңлату)

- Балалар, ә болар кемнәр?

- Чик сакчылары.

-Дөрес.Чик сакчылары иртә, кич яңгырда да, кар да да безнең илебезнең чиген саклыйлар. Чөнки безнең чиккә дошманнар килеп керергә мөмкин. Аларга кем ярдәм итә?

-Аларга этләр ярдәм итә.

-Ә болар кемнәр?

- Болар танкчылар.

-Әйе, алар танкта йөриләр.

-Әйе. Менә безнең төркемдәге малайларда зур үскәч армиягә китәрләр,

илебезне сакларлар.Хәзер мин сезгә бер шигырь  укыйм, ә сез игътибар белән тыңлап торыгыз.

                   Солдат булдым.            Җәүдәт Дәрзаман

Каеш будым билемә, тасма тактым җиңемә,

Йолдызлы бүрек кидем: -Мин солдат булдым!-дидем.

Иңемә мылтык астым, әти каршына бастым:

-Килдем, иптәш командир, әйдә, берәр фәрман бир.

-Смирно!-ди әти дә,-печән ашат бәтигә.

Беразутын ярырсың. Аннан...суга барырсың!

-Була!- дидем фырт кына һәм борылдым кырт кына.

Шуннан китте, и китте..Мине чын солдат итте.

Бетте солдат гадәтем, санаулы бер сәгатем,

Иртүк торам, юынам, сөлге белән уынам,

Ялт иттерәм тешләрне, аннан эшлим эшләрне.

Бүлмәдә тәртип хәзер, ни кирәксә, шул әзер.

Солдатбулу шулай ул, өйрәнгәч бик уңай ул.

-Балалар бу шигырь нәрсә турында?

-Бу шигырь бер малай турында. Аны әтисе тәртипкә, эшкә өйрәткән.

Ял минуты.

Без инде хәзер зурлар

Күп эшли безнең куллар,

Без идәндә юабыз , без керләрдә уабыз,

Менә нинди уңган без, менә нинди булган без.

Дидактик уен: Билгеләрен тап”

-Ватанны саклаучы нинди?

-Батыр, көчле, кыю, әрсез, нык...

-Әйе балалар солдатлар алар шундый.Батыр булганнары өчен аларга медальләрдә бирәләр.Әйдәгез әле бүген әтиләрегезгә, бабаларыгызга бүләк открыткалар ясыйк.

Балаларның эшләренә йомгак ясау.

-Балалар менә нинди матур открыткалар килеп чыкты, булдырдыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә сценариясе

Сценарий утренника посвященный ко Дню защитников отечества на татарском языке...

Зурлар төркемендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм иртәсе.

Сценарий праздника, посвященного дню защитника Отечества в старшей группе, на татарском языке....

«ҖИРНЕ, КҮКНЕ ҺӘМ ДИҢГЕЗНЕ САКЛАУЧЫЛАР”.

Зурлар төркемендә турыдан туры белем бирү зшчәнлеге үрнәге....

Сценарий праздника " Ватанны саклаучылар көне"

Рәхмәт СЕЗГӘ исән калганнар, мәңге хәтердә һәлак булганнар!...

“Яз килде” темасын йомгаклау буенча уртанчылар төркемендә белем бирү эшчәнлегендә йомгаклау конспекты

Максат - Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.- Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү.- Фикерләү сәләтен арттыру.- Сүзлек запасын арттыру....

“Ноябрь – көзнең соңгы ае” темасын йомгаклау буенча зурлар төркемендә белем бирү эшчәнлегендә йомгаклау конспекты

Максат - Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.- Фикерләү сәләтен арттыру.- Сүзлек запасын үстерү....