“Гаилә һәм балалар бакчасы”
план-конспект занятия на тему

Булатова Миляуша Ибрагимовна

“Гаилә һәм балалар бакчасы”

Гаилә-кешенең иң беренче һәм иң зур тәрбиячесе. Риза Фәхреддин үзенең хезмәтләрендә”Һәр җәмгыятьнең яисә милләтнең иң кечкенә кисәге-гаиләдер. Гаиләнең нигезе ата-ана белән төзелә”,-ди. Галәмдә кар бөртекләре бер-берсенә ошамаган шикелле , кешеләр дә төрле-төрле була. Алар төрле гаиләдә тәрбияләнәләр. Әмма Һәрберсе үз гаиләсен ярата,үз гаиләсен сагына. Гаилә ул-җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса,аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була.Гаилә тормышы һәр кеше өчен очсыз кырыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле тормыш юлы ул. Һәр кеше үз гаиләсе яшәгән туган илендә башка гаиләләр белән дус,тату яшәргә тиеш. Балалар бакчасы белән гаиләнең бурычы бер үк. Без физик яктан, әхләкый һәм рухи яктан хасил, шәфкатьле, ихтирамлы, эш сөйгән шәхес тәрбияләргә тиеш һәм шуңа һәрвакыт омтылабыз да.

Баланың бер генә якын кешесе булмаса да, ул үзен ятим тоячак. Һәм шушындый хәләт гаилә тәрбиясендә дә үзен тискәре яктан гына күрсәтәчәк. Менә шуңа күрә без, тәрбиячеләр, гаиләне игелектә саклап калырга тырышабыз һәм шушы максатта ата-аналар белән төрле эшләр алып барабыз. Безнең максат – әти-әниләрне балаларны тәрбияләргә җәлеп итү, күп проблемаларны бергәләп чишү, һәм без моңа ирешергә тырышабыз да. Күренекле педагоглар фикеренчә, “Мәхәббәт, ихтирам, яхшылык” кебек сүзләр гаиләдә барлыкка килгән. Үз халкыңның гаиләнең тарихын белү моның бер мисалы булып тора. Ата-аналар белән үткәрелгән күңел ачулар, җыелышлар, бәйрәмнәр халкыбызның милли гореф-гадәтләре, кыскасы, бай мирасы белән танышырга мөмкинлек бирә.

Гаилә тәрбиясенең дәрәҗәсен күтәрүдә һәм бакчабызда барлыкка килгән проблемаларны хәл итүдә ата-аналар комитеты безнең ышанычлы ярдәмчебез. Аның составына актив, инициатив, ихтирамга лаеклы башкаларга үрнәк булырлык әти-әниләрне сайлыйбыз. Безнең әти-әниләр һәрвакыт безнең ярдәмчеләребез. Нинди генә эш килеп чыкса да алар безгә берсүзсез ярдәмгә киләләр. Рәхмәт аларга.

Гаилә белән балалар бакчасының элемтәсен якынайту максатынна  без дә Пучы балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркемендә “Гаиләм-җылы учагым”дигән темага бәйрәм-кичә үткәрдек.Бәйрәм балаларның чыгышлары белән башланып китте. Әти-әниләр дә төрле уеннарда катнашып үз һөнәрләрен,осталыкларын күрсәттеләр. Бәрәңге әрчүне дә гади генә түгел ,ә әкият сөйли-сөйли башкардылар.Бу эштә Фатхетдинов Нәркис,Марданов Русланнар сынатмадылар.Торт бизәүдә Амирова Рушания белән Марданова Венера үз эшләренең осталары булдылар.Фатхетдинова Регина, Галиева Сиринәләр бик күп тәрбияви мәкальләр белүләре белән аерылып тордылар. Ә менә тапкырлыкка сорауларга барлык әти-әниләр бердәм җавап бирделәр. Айгөл Ибатуллина корреспондент булып, Шайхетдинова Алсу оператор булып кереп үзләренең тәрбияви һәм кызыклы сораулары белән әти-әниләрдән һәм тәрбиячеләрдән интервью алдылар.Әти-әниләр музыкаль тәнәфес ясап кичәне тагын да җанландырып җибәрделәр.

Бу бәйрәм безнең төркем әти-әниләрен тагын да ныграк дуслаштырды. Мондый бәйрәмнәрнең ешрак уздырырга кирәклеген барыбыз да тойдык.Тәрбиянең төп асылы да-балалар бакчасы һәм гаиләнең бердәмлегендә.

Кыскасы, барлык өлкәләрдә ирешкән уңышларыбызның төп сере – балалар бакчасының гаилә белән бердәм булып, хезмәттәшлек итеп, ярдәмләшеп эшләвендә һәм яшәвендә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gail_byrme.docx22.03 КБ

Предварительный просмотр:

Гаилә бәйрәме.

Ал.б. Хәерле кич, хөрмәтле әти-әниләр, укучылар , килгән кунаклар! Белгәнебезчә без “Гаилә бәйрәме”нә җыелдык. Гаилә- һәр кешегә кирәкле җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шул кадәр көчле була.. Димәк, гаилә- ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз.Анда бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши.

Ал.б. Тату гаилә-бәхетле гаилә ,ди халык. Нәрсә соң ул гаилә? Бер социолог аны “җанга шифалы ял ял” дигән, ә икенчесе “психологик сыену урыны” дип атаган. Әйе, кешенең иң зур бәхете-аның гаиләсе. Менә инде 1994 елдан башлап 15 май Халыкара гаилә көне буларак билгеләп үтелә.

Ә бу бәйрәмгә инде безнең нәниләребез шундый нык әзерләнделәр. Котлау өчен сүзне аларга бирәбез.

  1. Шигырьләрен сөйләү
  2. Җыр.:
  3. Җырлы уен: “Иркәлә”
  4. Җырлы уен: Нәни балалар”
  5. Җыр:

Ал.б. Халык гаиләдә атаның да урынын югары бәяли. Әти кешенең сабырлыгы, һәр сүзен уйлап сөйләшүе, җаваплы кешеләргә итагатьле булуы, иҗтимагый активлыгы игътибарга лаек. Халык авыз иҗатында һәм педагогикасында ата кеше гаиләне яклаучы, туендыручы,яшәү шартларын булдыручы һәм гаилә намусын саклаучы итеп күрсәтелә. Ата кешенең күп вакыты йорттан читтә- хезмәттә үтә. Бер үк вакытта ата- аек акыл иясе дә Ул булмаса тормышның рәте китә.

Әйдәгез әле без дә үзебезнең әтиләрне сынап карыйк.

Уен: “Әкият сөйләү” .  Ике әти бәрәңге әрчи-әрчи берсен-берсе уздырып әкият сөйлиләр. (Үзләре уйлап тапкан әкияттә ярый)

Корреспондент керә. “Гаилә бәйрәменә кагылышлы сораулар биреп ата-аналардан интервью ала.

Ал.б. Гаиләдә ана- иң изге,хөрмәтле кеше. “Ана хакын уч төбендә тәбә кыздырып ашатсаң да,кайтара алмассың” ди халкыбыз.

Ана газаплар белән баласын тудыра,аны аякка бастыру өчен сәламәтлеген дә, вакытын да кызганмый.Гаиләдә ананы изгеләштерү, аның баласының бөтен язмышы, шәхес булып формалашуы, олы тормыш юлында үз кыйбласын таба алырлык булып үсүе өчен җаваплылык тоюы, баласы-йөрәк парәсе өчен һәрчак җан атуы, аның бәхете хакына бөтен авырлыкларга барырга әзер торуы белән аңлатыла.

Әйдәгез әле әниләребезне дә тикшереп карыйк.

Уен: “Тортны бизә” .Ике әни ябыштырып торт бизи. Шул ук вакытта аларга сораулар бирелә, алар сорауларга да җавап бирергә тиеш.(сорауларны калган әти-әниләр бирә)

Ал.б. Җор телле кеше үз сөйләмендә мәкальләрне еш куллана. Мәкальләр ,гадәттә, кешеләргә әхлак һәм әдәп тәрбиясе бирә. Аларны өйрәнү, сөйләмебезне баета, фикерләвебезне үстерә,халыкка, туган телгә мәхәббәт тәрбияли. Хәзер, шуны ачыклау максатыннан , “Мин башын әйтәм, сез дәвам итегез”бәйгесе оештырыла.

Агачны яфрак бизәсә, кешене (хезмәт бизи)

Аз сөйлә,күп (эшлә)

Ашаганың белән мактанма,(эшләгәнең белән мактан)

Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез(көн күрмәс)

Ул ояты атага, (кыз ояты анага)

Атасы барның (бәхете бар)

Атасы кем( улы шул)

Оясында ни күрсә,(очканда шул булыр)


Тапкырлыкка сораулар.
- Нинди савыттан эчеп булмый? Буш савыттан
- Кайчан шылт иткән тавыш та ишетелми? Тып-тын вакытта
- Календарьда кайсы ай юк? Күктәге
- Нәрсәне урыныннан күчереп булмый? Җирне
- Кеше кайсы елны күбрәк ашый? Кәбисә елны (Чөнки бер көне артык)
- Нәрсәне сатып алып булмый? Узган гомерне.
- Юләр кайчан акыллы була? Тик торганда

- Кеше төш күрә: бер ягында юлбарыс, икенче ягында текә кыя, өченче ягында дәрья, дүртенче ягында кара урман. Ул моннан ничек котыла? Уянып
- Бала җиде яше тулу белән нишли? Сигезгә чыга
- Үзе шар. Ә беркем тәгәрәтә алмый. Җир шары
- Куян артына әйләнеп карый-карый чаба. Нигә? Чөнки артта күзе юк.
- Ат нигә улак янына килә? Улак аның янына килмәгәнгә.
- Сыер судан чыккач нишли? Коры җиргә баса.

Ал.б. һәрбер гаилә нинди дә булса музыкаль сәләткә ия. Хәзер һәрбер гаилә концерт номерлары күрсәтеп китәр.

Җыр

Бию: “Чебиләрем”

1.Сезнеңчә, бала тәрбияләүне кайчан башларга кирәк?

2. Телевизордан нинди тапшыруларны яратып карыйсыз?

3. Нинди газета –журналлар алдырасыз?

4. Сезнең гаиләдә кем фикере өстенрәк?

5. Гаиләгез белән нинди уеннар уйныйсыз?

6. Ял вакытыгызны ничек үткәрәсез?

7. Сезнеңчә бәхет нәрсә ул?

8. Бала эшкә кайчан өйрәнергә тиеш





2. Алъяпкыч бәйләп, шакмак ташу уены.

3. Дуслык җебе.( Кем озынрак җеп ялгый)

4. Открытка уены.

5. Шарлар җыю.(Кем кочагына күбрәк шарлар сыйдыра?)

6. “Оста укчы”.(Кәрзингә нарат күркәләрен ыргыту)

7. “Көнгерә.”( Туп белән сикерү)

8. Күз бәйләп, үз балаңны тану.

Хөрмәтле әтиләребез, әниләребез. Бүгенге кичәбезгә килеп, безнең белән бергәләп ял итүегез өчен сезгә зур рәхмәт.

Сокланырлык итеп яшәгез сез җирдә,

Борчу йөрсен сездән еракта,

Ходай биргән бәхетләрне саклап

Кадерләрен белеп тормышта.

Тик уңышлар гына юлдаш булсын корычтан.

Яшәгез сез шатлык- куанычта

Тәм, ямь табып шушы тормыштан.

Бәхетле булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балалар бакчасы һәм гаилә - гел бергә

Балалар бакчасы һәм гаилә - гел бергә. Гаилә һәм балалар бакчасы һәрберсе балага үзенчә тәрбия бирә.Бергә эшләгәндә генә тиешле нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.Безнең “Кояшкай “ балалар бакчасы ата –анала...

балалар бакчасы һәм гаиләнең балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә хезмәттәшлеге

Выступление на родительской конференции на тему: "Сотрудничества ДОУ и семьи в нравственном воспитании!"...

Әти-әниләр өчен консультация "Балалар бакчасы һәм гаилә бердәм булса"

Әти-әниләр өчен консультация "Балалар бакчасы һәм гаилә бердәм булса"...

Балалар бакчасы һәм гаиләнең бердәмлеге

Балалар бакчасы һәм гаиләнең бердәмлеге темасына доклад....

«Балаларның интеллектуаль һәи иҗади үсүендә уен куллану- балалар бакчасы һәм гаиләнең бердәм эше»

Главными воспитателями своих детей являются родители.Подрастающее поколение будет таким, какой будет семья. Но, как писал А.С. Макаренко "семьи бывают хорошие и семьи бывают плохие. Поручиться за...

Балалар бакчасы һәм гаилә

Ата-аналар өчен консультация...