Катнаш төркем балалары өчен 8 март бәйрәм иртәсе "Иң кадерле-сез ул, әниләр!"
материал (младшая, средняя, старшая, подготовительная группа) на тему

Гульнур Нагимовна Шигапова

Балаларга кечкенәдән үк әти-әниләргә хөрмәт , ихтирам хисләре тәрбияләү бурычын тормышка ашыру өчен , бәйрәм иртәләрен эчтәлекле  һәм кызыклы итеп уздыру кирәктер...

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл in_kaderle_-sez_ul_nilr.docx27.39 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы, Биектау районы, Зур Битаман “Алсу” балалар бакчасы

Катнаш төркем балалары өчен  8 март бәйрәм иртәсе .

«Иң кадерле- сез ул , әниләр!»

Тәрбияче :

Шиһапова Гөлнур Нәгыйм кызы

2016-2017 уку елы

Катнаш төркем балалары өчен  8 март бәйрәм иртәсе .

«Иң кадерле- сез ул , әниләр!»

«Мамонт баласы” көенә балалар чыга.

(төзелеп басып бию хәрәкәтләре ясыйлар)

“Яраткан минем әни” җыры җырлана.

Тәрбияче:

Хәерле көн,безнең  иң кадерле кунакларыбыз – әниләребез, дәүәниләребез, апаларыбыз. Сезне барыгызны да  бәйрәм белән котлыйбыз. Һәрвакыт шат, сәламәт, бәхетле булыгыз. Әни һәркем өчен иң кадерле, иң якын, иң газиз кеше ул. Без әниләргә булышырга, аларны кадерләргә, олыларга  тиешбез. Безнең җырларыбыз, шигырьләребез, биюләребез әниләргә бүләгебез булсын. .    

Әни – бөек исем,

Нәрсә җитә ана булуга!

Шуңа күрә

Зур горурлык белән

Без сөйлибез ӘНИ турында.

Сездэ яши сүрелмәслек хислэр,
Йөзегездә шәфкать нурлары.
Сезнен жырлар аша кучә безгә
Туган халкыбызнын моннары

 Чәчәк букетлары бүләк итсәк,

Чәчәк букетлары корыр ул.

Йөрәк җылыбызны бүләк итик,

Югалтмассыз, мәңге торыр ул.

Фирүзә:

Бүген нинди көн дисезме?

“Әниләр” көне бүген.

Әниләрне котлар өчен,

Җыелдык бит без бүген.

Раяз:

Иң кадерле кешебез син

Сөекле әниебез

Син булганда без бәхетле

Тыныч,рәхәт яшибез.

Рузилә:

Әни  назы - жирдэ ул мәңгелек,
        Мәңгелек жыр - бишек жырыгыз.
        Без узасы юлда маяк булып
        Гомер буе балкып торыгыз.

Рания:

Әни  күңеле кебек җылы, нурлы

Күк йөзендә кояш, йолдыз юк.

Әни сөюе кебек чиксез тирән

Җир йөзендә һичбер диңгез юк.

Илүзә:

Көннәр якты булсын өчен,

Йокы татлы булсын өчен

Әни кирәк.

Җил-яңгырдан саклар өчен,

Усаллардан яклар өчен

Әни кирәк.

Диана:

Ашлар тәмле булсын өчен,

Дөнья ямьле булсын өчен

Әни кирәк.

Гөлләр чәчәк атсын өчен,

Бәхет-шатлык артсын өчен

Әни кирәк.

Иң кадерле кеше җирдә —

Әни, димәк!

“Мамочка милая” җыры башкарыла.

Рузилә башкаруында рус халык биюе

Кечкенәләр төркеме ”Матрешкалар” җыры.

Фирүзә шигыре “Түз инде”

Куянымның бер колагын,

 Белмим, кайсы өзгәндер.

Бик тә авырткандыр инде,

Белмим ничек түзгәндер?

Түзүен дә түзгәндер ул,

Инде менә моннан соң

Мин сөйләгән шигырьләрне

Ничек итеп тыңлар соң?

Әни эштән кайтсын инде,

Түз , куяным, түз генә,

Әниемнән яңа колак

Тектерермен үзеңә!

Тәрбияче:

Бөтен кешелек дөньясына ямь бирүче,елмаюыгыз белән безне иркәләүче,җылы карашларыгыз белән назлаучы-әниләребез.Сез тыйнакта, сөйкемле дә,сез эшчән дә,түзем дә,сез өйләребезнең яме,ашларыбызның тәме.Дөнья йөген сез күтәрәсез,гаилә учагын сүндермичә сез дөрләтеп торасыз.

Кем дөньяга кеше бүләк иткән?

Ә кешегә якты дөньяны

Тойгылары кояш кебек кайнар

Эретерлек гранит кыяны.

Кем куллары өйне,җирне ямьли

Изгелеге үлчәү тапкырсыз

Ул әлбәттә яшәү чыганагы

Тормыш яме-әнкәй,хатын-кыз.

Азалия:

“Әни”- диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга

Таптамагыз,һич ярамый

Әни сүзен таптарга.

Динә:

Син әнием минем өчен

Бу дөньяда бер генә

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

Рузилә шигыре”Кем арыган?

Кич кенә кайта әниләр,

Эшкә дип китәләр дә.

Ә безне көне буена

Бакчага илтәләр дә.

Кич җиткәч ,безне бакчадан

Дәү әни  ала барып.

Кайтабыз өйгә ашыгып,

Ачыгып, алҗып, арып.

Тәмле була дәү әнинең

Пешереп куйган ашы.

Берүзе пешергән ашны

Ашыйбыз җыйнаулашып.

Ә аннары ял итәбез –

Телевизор карыйбыз.

Әниләр эшләп арыган,

Ә без уйнап арыйбыз.

Бер дәү әни арымаган,

Утыргач өйдә генә.

Әкият сөйли ул безгә,

Утыртып итәгенә.

Көн дә бер үк әкиятне

Сөйләтәбез аннан без.

Йоклап китеп , ни булганын

Ишетмичә калабыз.

Рания җыры «Әнием»

Әдилә:

Иң кадерле кешебез син

Сөекле әниебез

Син булганда без бәхетле

Тыныч,рәхәт яшибез.

Тәрбияче:

Март аенда,кар өстендә

Кояш нурлар тарата.

Яз килә,каршы алыгыз

Дигән хәбәр тарата.

Без беләбез җылы язның

Иң беренче бәйрәме

Әниләр,әби-апайлар

Хатын-кызлар бәйрәме.

Илүзә мари халык биюе

Җыр :

Кечкенәләр төркеме малайлары “Яблочко” биюе.

Рания шигыре “Иң зур балык”

Күргәнегез бармы сезнең

Иң-иң-иң зур балыкны?

Ирек күреп шаккатырган

Авылда бар халыкны.

Шундый зур балык булган ул!

Күрсәң исең китмәле!

Мин үзем күрмәдем үзе,

Ирек үзе сөйләде.

Койрыгы белән суга

Шулкадәр каты суккан!

Тартып чыгарам дигәндә,

Ирекне җиргә еккан.

Көрәшә торгач, Ирекнең

Тәмам хәле калмаган.

Ул балыкны Ирек судан

Тартып ала алмаган.

Кызганыч булган , әлбәттә,-

Өзеп җепне очыннан,

Дөньядагы иң зур балык

Эләкмәгән , ычкынган.

Инсаф:

Әниләрне,әбиләрне

Кадерлибез,зурлыйбыз.

Чын күңелдән һәммәгезне

Бәйрәм белән котлыйбыз.

Тәрбияче:

Һәр беребез бәхет,шатлык өчен

Рәхмәт әйтик бары әнигә

Әни безгә тормыш бүләк итә

Әни безгә бәхет иңдерә.

Кечкенәләр төркеме җыр:

Диананың шигыре “Арттан  йөрерләр”

Болын тулы күбәләкләр ,

Аклары бар сарысы

Ничек оча икән алар

 Их , бер тотып карыйсы

Ләкин алар тоттырмыйлар,

Очалар да китәләр,

Бер чәчәккә куналар да

Тагын очып китәләр.

Кусам тагын тоттырмыйлар,

Мине шулай үртиләр.

Менә нинди уңган  без,

Тиз очабыз , күр, диләр.

Нигә баштук белмәгәнмен,

Ур-ра , төште исемә .

Чәчәк төшкән күлмәгемне,

Киеп чыгыйм әле өстемә.

Ул вакытта артларыннан

Кирәк булмас куарга.

Үзләре арттан йөрерләр,

Күлмәгемә кунарга.

Зөлфәт:

Әниемнең күзләре

Йолдызлардан яктырак

Әниемнең сүзләре

Бар нәрсәдән татлырак.

Ралинә:

Язның беренче бәйрәме

8 март диләр

Бәйрәмегез котлы булсын

Әниләр,һәм,әбиләр.

Рузилә җыры:

Илүзә шигыре “Энҗе-мәрҗән калфагым”

Дәүәнием энҗе калфак,

Бүләк итте үземә.

Энҗе калфак , үзе ап-ак

Бик килешә йөземә.

Энҗе мәрҗән калфагыма,

Йөрим сөенеп кенә,

Сәхнәләргә чыгып җырлыйм,

Калфаклар киеп кенә.

Әй, калфагым, калфагым,

Калфаклар кияр чагым,

Күңелемә ямь бирүче

Нур булды шул калфагым.

Көзгеләргә күзем салсам ,

Хәйран калам үзем дә.

Җем-җем энҗе мәрҗәннәрнең ,

Нуры уйный йөземдә.

Калфагымның матурлыгын,

Һәммәсе дә күрсеннәр.

Энҗе калфак кигән кыз ул –

Татар кызы дисеннәр.

Диананың татар халык биюе.

Тәрбияче:

Әни – җирдә иң газиз, якын кеше. Ул сине тудырган, көйләп бишектә тирбәткән, синең беренче елмаюыңны, тәпи атлап китүеңне күреп шатланган, туган телен, халык моңнарын яратырга өйрәткән. Без үзебезнең тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар – безнең дөньябызның яме.

Ә хәзер балалар башкаруында әкият карап үтәрсез.

             

 Татар халкының  “ Өч кыз”  әкиятен сәхнәләштерү

Тәрбияче:

Хөрмәтле кунаклар, кадерле әниләребез.Безнең бәйрәмебез тәмамланып килә,сезне тагын бер мәртәбә бәйрәм белән котлыйбыз.Рәхәт яшәгез,балаларыгызның игелеген күрегез.

.

 Айдан, кояштан кадерле – сез ул, әниләр.

 Иң ягымлы ,иң сөйкемле – сез  ул, әниләр

  Мәрхәмәтле безнен әниләр.
Жиргә матурлыкны, илгә батырлыкны
Сез бирәсез, гузәл әниләр.


Сездә яши сүрелмәслек хисләр,
Йөзегездә шәфкать нурлары.
Сезнең жырлар аша күчә безгә
Туган халкыбызнын моннары

     Сез үстергән нәниләрдән бүген,иң зур бүләк кабул итегез.

                    Балалар әниләренә бүләк тапшыралар


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Зурлар төркеме балалары белән Г.Тукайның туган көнен бәйрәм итү сценариясе

"И туган тел и матур тел" Зурлар төркеме балалары белән Г.Тукайның туган көнен бәйрәм итү сценариясе)...

ТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.” (Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)

КВНТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.”(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)...

Ачык дәрес (катнаш төркем)

                            Ачык дәрес (катнаш төркем)...

Сөйләм үстерү шөгыле.Катнаш төркем балалар өчен “Хайваннар hәм аларның балалары”

Сөйләм үстерү шөгыле. Катнаш төркем  балалар өчен“Хайваннар hәм аларның балалары”Максат: Балаларны   уенчыклар турында  хикәя төзергә өйрәтү(2-3 җөмлә).Бурычлар: Капма ...