Аналар көненә сценарий.
учебно-методический материал (старшая группа) на тему

Нигматова Гульназира Хурматулловна

Нәниләребез белән кадерле зниләребезне матур бәйрәмнәре белән котладык.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon stsenariy.doc53 КБ

Предварительный просмотр:

Аналар көненә сценарий.

Исәнмесез кадерле әниләребез! Бүген бик зур бәйрәм! Бүген –Аналар көне!Шушы матур бәйрәмдә сезгә иң матур теләкләрне генә әйтәсебез килә!Һәрвакыт кояш кебек көләч йөзле, шат күңелле, сәламәт булыгыз- безнең кадерле әниләребез!Карагыз әле сез безнең залдагы бу матур балаларга! Кемнәр икән болар? Бу матурлар бит- Сезнең җимешләрегез! Аларның бит сезгә әйтер сүзләре бар. Әйдәгез, тыңлыйк үзләрен!

1 бала:Бүген бит - Аналар көне!

Бүген җирдә тантана!

Кояш шуңа көлә бүген

Гөлләр шуңа шатлана!

Әни сүзе- иң бөек сүз!

Юк аңа һичбер алмаш!

Иң- иң әйбәт кешеләр дә

Әни кебек булалмас!

2 бала:Әнием- син минем бердәнберем1

Мин бит сине бик тә яратам!

Синең күзләреңә карыймын да

Барлык борчуларым таратам!

Булышсам син ничек шатланасың!

Бүләк итеп кабул итәсең!

Килә минем сиңа һәркөн шулай,

Гел шатлыклар бүләк итәсем!

3 бала: Иң акыллы, иң тыйнак,

Иң ягымлы кешеләр!

Иң сөйкемле, мәрхәмәтле

Алар- безнең- Әниләр!

Шуңа күрә әниләрне

Кирәк безгә сакларга

Аларның ышанычларын

Һәрвакытта акларга!

4 бала:Учларымда кояш минем!

Күңелемдә гел яз минем!

Син булганда янәшәмдә.

Бердәнберем- әнием!

Һәркемгә дә газиз әни,

Әни сүзе- изге сүз!

Күпме наз һәм нур сибелә!

Әни сүзе- үлемсез!!!

5 бала:Әниләрнең назы белән

Без керәбез һәр көнгә!

Кояш кирәк җир йөзенә!

Әни кирәк- һәркемгә!

Дөньяда иң  яхшы әни

Беләсезме- кемнеке?

Белмәсәгез үзем әйтәм,

Ул әни бит- минеке!

6 бала:Әни  кебек булсам иде.

Аның назлы сүзләре.

Бик яратам әниемне,

Аның нурлы күзләре.

Әни кебек булсам иде.

Гел елмаеп торсам иде.

Тирә- юньгә әни кебек

Гел нур чәчеп торсам иде!

7 бала: Әнием минем матур!

Күзләре якты, көләч.

Шундый күңелле була.

Ул өйгә кайтып кергәч!

Мин елышам әнигә.

Әни миңа елыша!

Битләре аның кайнар!

Ә куллары- йоп- йомшак!

8 бала:Гел шулай нур сибеп

Яшә син- әнием!

Сиңа саулык сорап дога кылам.

Әниемнән аермасын

Берүк Аллам!

Тәрбияче: -Әйе, бала өчен иң матуры , иң әйбәте- аның Әнисе!Әйдәгез балалар, сезнең әниләрегез нинди икән, без дә белеп китик әле!

-Минем әнием бик тәмле итеп ашарга пешерә!

-Минем әнием бик матур итеп башмаклар бәйли(әтигә дә, миңа да, апайга да)

-Минем әнием бик оста итеп чәч үрә. Мин дә үскәч аннан өйрәнәчәкмен.

-Минем әнием бик матур күлмәкләр киеп йөри.Ул үзе дә бик матур.

-Минем әнием шигырләр язарга ярата!Г. Тукайны күп укый.Тукайны да ярата.

-Минем әнием җырларга ярата.Ул җырчы буласы булган.Әтине яраткач кына авылга кайткан)))

-Минем әнием биергә ярата.Мине дә өйрәтә.Үскәч мин дә биюче булырмын дип торам әле)))

-Минем әнием бик башлы. Кич буе компьютерда казына.Мин дә үскәч компьютерчы булам.

Тәрбияче: -Менә нинди матур сыйфатларга ия икән безнең әниләребез!Шулай да балалар, сез әниләрегезне беренче чиратта нәрсә белән тиңләр идегез?

Балалар:КОЯШ белән!

Т-че:-Әйе балалар, әниләрне якты кояш белән тиңлибез! Әйдәгез аларга “Кояш” биюен башкарып китик.

Балалар бергә:Кояш, кояш мәңге балкый!

Мәңге нур сибә!

Кояш гомере телибез,

Әниләр-Сезгә!(бию)

Тәр-че:- Әйе шул, әниләребез уңган да, матур да, зирәк тә безнең! Ә хәзер әйдәгез “Булсаң зирәк- әйт тизрәк!” исеме астында әниләребез турында мәкальләр әйтешәбез!Кыюрак булыгыз! Мин башлыйм- сез дәвам итегез!

-Өйнең яме-(кем белән)- Ана белән!

-Ана камчысы-.....(мамыктан)- ата сүзе-.....(тимердән).

-Анасына өргән эт- бүре авызына төшәр!

-Ана яхшылыгын- авыргач белерсең.

-Анаңа нинди булсаң- балаңнан шуны күрерсең!

-Анам йорты- алтын бишек!

Т-че: әйе балалар, ана кеше үзенең  йөрәк җылысын, күңел байлыгын гаиләсенә, балаларына бирә.Ә хәзер безнең малайлар әниләренең аш- суга ничек оста икәнлекләре хакында да сөйләп китәрләр.

1бала: Минем әни пәрәмәчне

Шундый  тәмле пешерә.

Телеңне йотарсың амлай

Ашап карасаң менә!

2 бала:Өчпочмакка җитми инде

Ни генә әйтсәгез дә.

Әнием кебек берәү дә

Пешерә белмидер лә!

3 бала:Камыр тылсымга әйләнә,

Минем әни кулында!

Канфит- прәнник кирәк түгел,

Гөбәдия барында!

4бала: Чәк-чәк белән торт ясарга

Минем әни бик оста.

Тәмле- татлы  ризыкларны

Әтием дә ярата.

5 бала:- Мактанмагыз инде малайлар!

Иң остасы- минем әни!!!

Сумса, пилмән, кыстыбыйны-

Воооооо пешерәәәәәә, бииииллләхи!!!(баш бармагын күрсәтә)

Т-че: -Әйдәгез балалар, әниләребезгә иң матур җырыбызны да бүләк итик! (җыр:” Туган көнең белән әнием!”(Зөлфия Минһаҗева реп-н)

Сюрприз момент: Тылсымчы Фея керә.-Исәнмесез балалар, исәнмесез кунаклар. Мине таныйсызмы? Мин әкиятләр иленнән килдем.Сездә бүген нинди бәйрәм?

Бал-р: -Аналар көне.

Фея: -Бик шатмын. Алайса миңа  әниләр   катнашындагы  әкиятләрдән өзекләр куеп күрсәтегез.Бүләгем соңыннан булыр.(Таягын болгап ала)

Тәрбияче: Г. Тукайның “Су анасы” әкиятеннән өзек: Бала белән Ана.

Бала:Су анасыннан котылгачтын

Тынычлангач әни,

И орышты, и орышты, и орышты соң мине

Мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым.

Я иясе юк дип, әйберләргә тими башладым.

Ана: Тимә балам кеше әйберсенә!

Начар гадәтләрдән ерак йөр!

Юлың туры-намусың ак булса,

Җаның булыр тыныч, күңелең көр!

Тәб-че: Абдулла Алишның “Куян кызы” әкиятеннән өзек.

Ана Куян белән Куян кызы.

Куян кызы:-Әнием, әнием, бик тә аякларым авырта, сызлый,иии, нишлим инде хәзер(елый)

Әнкә Куян:-И балам, балакаем минем, сүзләремне бер дә тыңламадың шул, мин алып биргән киез итекләрне дә кимәдең.И бала, бала, ана күңале- балада, баланыкы- далада”- дип белми әйтмәгәннәр шул. Әйдә балам, мин сине тизрәк  күтәреп докторга алып барыйм, буран чыкканчы юлга кузгалырга кирәк.(китәләр)

Тәрбияче:Ана күңеле мәңге  күләгәсез.

Ана күңеле мәңге бозланмый.

Кирәк икән ул баласы өчен

Гомерен дә хәтта кызганмый!

Тәр-че:Татар халкының “Алтын бөртекләр” әкиятеннән өзек.

Ана һәм аның өч улы.

1нче ул:- Әни , без инде үсеп буй җиттек!

2нче ул:-Әйе, әни, безгә яшәп китәргә  кирәк!

3нче ул:-Син безгә яшәп китәргә берәр генә булса да алтын биреп чык инде, әни!

Ана:- Бирәм, улларым, бирәм, 1не түгел 1000 алтын бирәм. Тик ул алтыннарны әтиегез җыеп куйган иде.ӘӘӘнә теге ике тау арасындагы басуны күрәсезме? Барыгыз шунда.Алтыннарны үзегез эзләп табыгыз.Басуның җирен казыгыз,җиң сызганып, тир сыпырып эшләгез.(уллары зал буйлап  китәләр, “Җир казыган булалар, маңгайларын сыпыралар, әниләре янына кайталар)

Бергә:- Әни, тапмадык без ул алтыннарны!

Ана:-Ашыкмагыз, табарсыз,әнә бурадагы бодайны илтеп чәчегез шунда, көз көне алтын бөртекләре җыярсыз!

Тәр-че:-Көз көне егетләр ашлыкны җыялар, капчык- капчык бодайны әниләре алдына китереп өяләр.

Ана: бодайны учына ала.-Менә балакайларым, әтиегез калдырган алтыннар шушы инде.

Тәрбияче:-Тир тамызып эшлә һәрчак балам.

Тир тамызган хезмәт хикмәтле!

Намус белән эшләп яшәсәгез

Өстәлегез булыр икмәкле!

Тәр-че:Татар халкының “Өч кыз әкиятеннән өзек”

(Өч кыз ара калдырып тезелеп утыралар.Тиен тиз- тиз-генә йөри, беренче кыз янына килә.

-Әй, матур кыз, әниең авырып китте, хәлен белергә бармассыңмы?

Олы кыз: -Бара алмыйм, җиз ләгәннәремне чистартып бетерәсем бар.(тиен кулын селтәп йөгереп китә(кызның кемгә әверелгәнен күрсәтеп торасы түгел)

Уртаны кызга:- әй, гүзәл кыз, әниең авырып китте, хәлен белергә бар әле.

Уртанчы кыз:- Бара алмыйм, ярминкәгә киндер өлгертәсем бар.(кулын селтәп йөгереп китә)

Кече кызга:-Әй, сылу кыз, әниең авырып китте, хәлен белергә бара алмассыңмы?

Кече кыз:- Әнием, әнием минем(йөгерә)(әнисе хәле китеп утырып тора),әнием, авырып киттеңме әнием, хәзер, ятып кына тор, мин сиңа мәтрүшкәле чәйләр эчерәм, шифалы үлән сулары белән дәвалыйм әнием.Авырый гына күрмә, син безгә бик кирәк бит әнием (кочаклашалар)

Тәрбияче:-Ана кадерен ана булмыйча белеп булмый!- дигәннәр борынгылар! Никадәр дөрес сүзләр! Әйдәгез бергәләп кабатлыйк бу мәкальне.(кабатлыйлар)

Ана күңеле изгеләрдән- изге!

Якты бер таң булып яктыра!

Соңгы телемен өзеп авызыннан

Үзе капмый, сиңа каптыра.

Тылсымчы Фея: - Рәхмәт сезгә балалар, аналар турында нинди матур әкиятләр беләсез икән.Молодцы! Димәк- миннән сезгә күчтәнәч!(“Волшебница” биюе.)

(Фея: -Карагыз балалар, Аналар көненә зур хөрмәт белән  Бәйрәм салюты аттырам!- дип киндер- сюрприз чәчә.)

Балалар:1 бала:Иң кадерле, иң хөрмәтле

Булсын җирдә әниләр.

Әниләрне кадерләсәк

Тыныч булыр ил-көннәр.

2 бала:Әни сүзе- иң бөек сүз

Юк аңа һичбер алмаш

Иң- иң әйбәт кешеләр дә

Әни кебек булалмас!

3 бала:Иң- иң әйбәт балаң булып

Яшәсәм ярар иде.

Әниемнең ышанычын

Акласам ярар иде.

4 бала:Әйтәсебез килә бүген

Кадерле әниләргә.

Ярый әле сез бар җирдә

Без сабый- нәниләргә.

5 бала:Бу бәйрәмдәге җылылык

Ел буена җитәрлек.

Сезнең матур эшләрегез

Бихисап, ис китәрлек.

6 бала:Чәчәкләрдән җем- җем итеп

Якты нурлар бөркелә.

Бүген барлык әниләргә

Рәхмәт әйтәсем килә.

7 бала:Миңа гомер биргән өчен

Кадерләп үстергән өчен.

Назлы карашларың өчен.

Пешергән ашларың өчен.

Бергә: РӘХМӘТ СИҢА, БӨЕК КЕШЕМ!!!

Тәрбияче:Кадерле әниләребез! Сезне тагын бер кат шушы изге бәйрәм- Аналар көне белән котлыйбыз.Йортыгызда сабыйларыгызның шат авазлары тынмасын! Һәр ата- ананың баласы иң акыллысы, иң тәрбиялесе, иң ягымлысы булып үссеннәр.Чөнки һәрбер Ана үзенең баласың иң тәртиплесе итеп күрәсе килә.Моңа ирешү өчен безгә ата- аналар белән кулга- кул тотынып эшләргә кирәк.Кичәбезне Һ. Такташның:

Ана! Бөек исем!

Нәрсә җитә ана булуга!

Хатын- кызның бөтен матурлыгы,

Бөтен күрке- Ана булуда!- дигән юллары белән тәмамлыйсым килә!Сәламәт булыгыз!

                                 

             


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Театраль уеннар аша ата-аналар белән эш"(семинарда чыгыш)

Күңел ачулар – каплау (компенсация) характерын йөртә: көндәлек һәм бертөрле тормыш хәлен каплый. Ул баланың тормышында матур момент булырга, аның тәэсирен баетырга һәм иҗади активлыгын үстерергә...

Гаиләдә балаларны тәрбияләүдә халык авыз иҗатының әhәмияте. Ата-аналар өчен чыгыш.

     Балалар тормышында уеннарнын эhэмиятен кем генэ белми.Без «Сәламәт тәндә - сэламэт акыл», - дибез. Кеше ул йөзе белэн дэ, сузе белэн дэ ,жаны б\н дэ, матур булырга тие...

Музыкаль-әхлаки кичә. “Исемең ничек үскәнем!” (Зурлар төркемендә ата-аналар белән нетрадицион формада эш).

Музыкаль-әхлаки кичә.“Исемең ничек үскәнем!”(Зурлар төркемендә ата-аналарбелән нетрадицион формада эш)....

Ата-аналар өчен анкета

Анкета ата-аналар өчен төзелде. Ул балаларга тагын да якын килергә ярдәм итүче чара булып тора....

“Балаларның математик күзаллауларын бергәләп үстерик” дигән темага ата-аналар өчен консультация.

Консультация для родителей о закреплении элементарных математических знаний в семье....

Ата-аналар өчен мәгълүмәт: "Гаиләдә рухи - әхлакый тәрбия"

Кешенең әхлагы булмаса, ул үзе дә, аның тирә-янындагылары да бәхетсез була....

Аналар көне

Аналар көне (мәктәпкә - әзерлек төркемендә күңел ачу)...