"Чыгарылыш кичәсе"
методическая разработка на тему

Сценарий на тему "До свидания, детский сад!".

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon chygarylysh_kichse.doc49.5 КБ

Предварительный просмотр:

                      Чыгарылыш кичәсе

А.б. Хөрмәтле кунаклар, әти- әниләр, бакчабыз хезмәткәрләре, килгән кунаклар!

        Бүген бездә олы бәйрәм! Бакчабызда белем алган балаларны мәктәпкә озатабыз. Әйдәгез, аларны алкышлар белән сәхнәгә чакырыйк.

(балалар керә “Мәктәпкә” көенә )

А.б. Менә алар – безнең бәйрәмебезнең сәбәпчеләре. Безнең бүгенге тантанабыз бик тә шатлыклы, бик тә моңсу. Бик тә шатлыклы, чөнки безнең балаларыбыз үсеп җитеп мәктәпкә китәләр. Ә ямансу, безнең алардан аерыласыбыз килми. Алар безгә бик тә якын, бик тә газаи. Ләкин ни хәл итәсең, тормыш бит шулай куша, балачакның бер баскычы мәктәп белән тоташа. Балаларның мәктәптә белемле, акыллы булуларын теләп калабыз. Бәйрәмне ачык дип белдерәбез, сүзне балаларга бирәбез.

1.Җитте хушлашу сәгате,
И куңелле бакчабыз.
Соңгы тапкыр сезнең белән
Куңелләрне ачабыз.

2 Шатлыклар – күңелебездә,
Ак кояш – күгебездә.
Рәхәтләнеп бәйрәм итик,
Мәктәпкә китәбез лә.

3 Бу кичәбез горләп үтсен,
Истә калсын гомергә,
Бәйрәмнәрсез яшәп булмый
Җирнең якты йөзендә.

4 Әйдәгезче, кайтыйк үткәннәргә.
Искә алыйк нәни чакларны,
Карагыз сез безнен балачакка
Хәзер менә зурлар шул инде.

5 Әле кайчан гына тапкыр,
Нәни булып килдек бакчага,
Сизелмәде, үтте сабый чаклар,
Туган йорттай газиз бакчада.


6 Кечкенә булып килсәк тә,
Хәзер зур үстек инде.
Олыгаеп бакчабыздан,
Китәбез балачактан

                        ( күмәк җыр “Әйлән- бәйлән”)

А.б. Ничә ел инде менә,

        Майның шушы көнендә

        Безнең матур бакчага

        Мәктәптән хәбәр килә.

        Безнең бакча балаларын

        Укытучы апалар

        Беренче сыйныфка дип

                                            2

     Мәктәпкә чакыралар.

     Бүген менә аларны

      Тантаналы рәвештә

      Бергә-бергә әлбәттә

      Озатабыз мәктәпкә.

Хушлашабыз бүген бакча белән

Ә күңелләр тулган шатлык белән

Барлык килгән кунак безне котлый

Бәйрәм белән, дуслар, бәйрәм белән!

Без бүген шундый бәхетле

Шатлык күккә җиткән көн

Балалар бакчасыннан

Мәктәпләргә киткән көн.

(күмәк  җыр:”Күңелне ачыйк әле”)                                                            

А.б. Әйе, балалар, бер караганда, бүген сезнең бик шатлыклы көнегез. Сез үстегез, зур булдыгыз, хәзер инде бакчадан гел китәсез.

 Ә. Икенче караганда, бүген сезгә ямансу да. Сез үзегезнең балалыгыз белән хушлашасыз. Менә җәй айлары үтәр дә, сезне мәктәп класслары каршылар. Ә мәктәптә сезне бакчага охшамаган икенче дөнья көтә. Зур хезмәт куеп сез белем алырсыз, укырга, язарга өйрәнерсез, тормыш дигән катлаулы диңгезнең серләрен төшенә башларсыз.

      Кайсы гына мәктәптә укысагыз да, сезгә карап, сокланып “Бу балалар “Салават күпере” бакчасыннан килгәннәр”,- дип өйтерлек булсын. Әйе, бүген сезнең тормышта иң беренче истәлекле көнегез. Һәм сез ул көнне гел исегезгә төшерерсез.

(      истәлекле бүләкләр тапшыру)

               

          Татар биюе

А.б. Ә хәзер без сүзне сездән кечкенәрәкләргә бирик, аларның да сезгә әйтер сүзләре бар.

Найлә   Миннән дә нәни булгансыз

              Сез бакчага килгәндә

              Әнә ничек зур үскәнсез

               Китәр вакыт җиткәндә.

Рушан  Мин бакчада калам әле

             Мәктәпкә яшем җитми.

             Бакчада бик тә рәхәт

             Шуңа исем гел китми.

Руфинә   Сезгә инде рәхәт булыр

                Мәктәптә йоклатмыйлар

                Тик читен дә булыр бераз

                Туйганчы уйнатмыйлар.

Адилә

Мәктәпкә барыр идем
Бернигә дә карамый
Тәрбияче апа әйтә:
«Әле сиңа ярамый !»

Рүзәл  Кечкенә генә булсак та
          Бәйрәмгә сезгә килдек
           Сезгә матур теләкләр
           Җыр – бию алып килдек.

 ( кечкенәләр чыгышы    җыр:Бииләр итек читекләр)                      

                җыр:”Эниемнең кочагы”

А.б.                  Тәрбияче – беләсезме кем ул?

Җанын, күңелен биреп эшләүче.

Аналардай йөрәк җылысы белән                      Балаларны назлап сөюче.

                  Сөйлим аның сезгә нечкәлеген,

                  Аңлар аны бала сөйгәннәр.

    Аларны мин сагынып эшкә киләм,

                  Аңлар аны мине белгәннәр.

  Алар белән бергә уйныймын мин,

                  Алар белән бергә сөенәм.

Алар белән онытылып яши-яши,

            Әкият дөньясында мин йөзәм.

Алар белән сабый чакка кайтам,

                  Алар белән курчак уйныймын.

                Алар белән биим, җырлыйм, рәсем ясыйм.

                  Алар белән шигырь укыймын.

               Сабыйларым, әле дә сез бар, сабыйларым,

                  Йөгереп килеп мине кочасыз.

                  Кайгы-хәсрәтемне оныттырып,

                  Борчуларны читкә кагасыз.

(     Кызлар башкаруында рус халык биюе)                                                                                            

А.Б. Тыңла әле тып-тын калып

          Кыңгырау чыңлавы бу,

          Бакчадан сине мәктәпкә

          Чакырып җырлавы бу.

         Чыңлый-чыңлый хәбәр китерә

          Көтә диеп мәктәп, парталар,

          Белем дөнясы ишеген киң ачып

          Көтә укытучы апалар.

(Кыңгырау шалтырый)

    Менә балалар мәктәптә шундый кыңгырау каршы ала инде сезне. Ул сезне белем иленә чакыра. Яңа белемнәр өйрәнергә, яңа дуслар табарга әйди

       Малайлар башкаруында җыр:”Кояшлы ил”

1 бала «Салават күпере» дип атала
Безнең гүзәл бакчабыз.
Истәлекле көн бүген,
Бакча белән хушлашабыз.

2 бала. Ничә көннэр, ничә айлар,
Кышын да җәен дә.
Сагынып килә идек
Бакчага hәммәбез дә.

3 бала. Тик нишлисен, яшең тулгач,
Тормыш бит шулай куша.
Балачакның бер баскычы
Мәктәп белән тоташа.

4 бала. Бу сөекле бакчабызны
Беркайчан онытмабыз.
Барлык дусларыбыз белән
Без бүген хушлашабыз.

        Җыр:Безнең бакча.

Алып баручы: Таң ата, кояш чыга.
Бирми сәгать йокларга,
Балаларны уята.
Бакчабызга чакыра.
Балалар hәм олылар,
Йөгерәләр ашыгып.
Бакчабыз каршы ала,
Киң ишекләрен ачып.

Тәрбияче апа әйтә:
«Тәмле була ашарга,
Барыгыз да, әйдәгез
Физзарядка ясарга!»

Тугызынчы яртыда
Иртәнге ашлар көтә,
Тизрәк өстәл артына
Тәрбияче утырта.

Хәзер эшкә тотыныйк,
Зур тырышлык күрсәтеп.
Төзик, ясыйк hәм буыйк,
Кызык китаплар укыйк.

11.30 да Төшке аш көтеп тора,
Тәмле ашлар көтмиләр.
Юктыр, дуслар, беркайда
Андый тәмле ризыклар.
Ләкин сез онытмагыз,
Кулларны тиз юыгыз!


Ләкин башта табынны әзерләргә кирәк. Бу эшне безнең дежур балалар башкаралар. Ә хәзер «Кем тизрәк табын әзерли» уенын уйныйбыз. Тиз генә алъяпкыч, косынка кияргә hәм өстәлгә эскәтер җәергә hәм дөрес итеп сервировать итәргә кирәк.

Аннан кашыклар тотып,
Ашыйбыз ялтыратып (сэг. 13.00 –га куела)
Шуннан йомшак мендәргә
Башыбызны куябыз,
Тәмле тошләр күрергә,
Тынычлап ял итәргә

Сәгать 3, тор әйдә!
Тәмле кумәчләр белән
Җылы чәй эчик әле.

hәм тагын без уйныйбыз,
Шаярабыз, көләбез.
Матур җырлар җырлыйбыз,
Китаплар да укыйбыз.
Без бит монда рус hәм татар тату яшибез

Кич тэ килеп житте,
Өйгә кайтырга инде.

Сау бул, гүзәл бакчабыз,
Синең белән хушлашабыз.

Шулай итеп, көннәр,
Айлар, еллар уздылар,
Бөтенләйгә бакча белән
Хушлашыр чаклар
Килеп җиттеләр.

      Күмәк бию: “Маленькая страна”

1 бала: Сау бул, яраткан бакчабыз,
Сау бул, якты бүлмәләр.
Сонгы тапкыр әйләнәбез
Инде сине бакчабыз.
2 бала: Икенче өебез булдың син,
Бар да монда безнеке,
Бик тә иркен бүлмәләр,
Йомшак мендәр-юрганнар.
3 бала: Безгә хәзер бик моңсу,
Бәйрәмебез беткәнгә,
Барыбыз өчен дә ул,
Соңгы тапкыр булганга.
4 бала: Бүтән инде бакчабызга .
Әйләнеп кайтмабыз.
hәрчак күңел түребездә,
Сине без гел сакларбыз.
5бала: Хуш,сөекле бакчабыз,
Сау булыгыз, апалар.
Без мэктәпкә барабыз,
Безне көтә парталар.
6 бала: Барыгызга да зур рәхмәт
Бакчада эшләүчеләр.
Безне шат hәм бәхетле
Үссен дип йөрүчеләр.
4 бала: Алыгыз сез бүген буләк итеп
Чәчәкләрнең шушы бәйләмен
Каршылагыз тагын бик күп еллар
Бүгенгедәй шатлык бәйрәмен.

           Күмәк җыр:”Хуш бакча”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Чыгарылыш кичәсе

Миләүшә: Һәркөн безне каршы алаКүңелле бакча-Хәерле иртә! –диеп сайрыйКошлар агачтаБакчабыз! Бакчабыз!Һәркөн килеп бакчабыздаКүңел ачабыз.Бакчабызның каеннарыБезне иркәли.Без тыңлыйбыз, ә апабыз...

Безне мәктәп көтә. (чыгарылыш кичәсе сценарие)

1 а.б.     Бу нинди матур кичә?              Бу нинди шатлык бүген? 2 а.б.     Бумы?...

“Чыгарылыш кичәсе”

Сценарий “Чыгарылыш кичәсе”...

Сценарий праздника"Чыгарылыш кичәсе"

Сценарий праздника"Чыгарылыш кичәсе"...

Чыгарылыш

Катнаш төркемдә күңел ачу...

Балалар бакчасында татарча чыгарылыш кичәсе.

«Хуш, кадерле бакчам!»  Балалар бакчасында татарча чыгарылыш кичәсе....

Чыгарылыш кичәсе

“Чыгарылыш кичәсе” бәйрәме сценарие....