"Гаилә бәйрәме"
материал (подготовительная группа) на тему

Гильметдинова Лейсан Газинуровна

"Гаилә бәйрәме" дип исемләнгән кичәнең сценариясы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gaile_beyreme.docx18.39 КБ

Предварительный просмотр:

“Гаилә бәйрәме” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашты

Төзеде: тәрбияче Гильметдинова Л.Г

2016 ел

Гаилә бәйрәме

1 бала. Исәнмесез –саумысез!

Нигә сез кул чапмыйсыз?

Килә-килә арып беттек

Нигә каршы алмыйсыз?

2 бала.Исәнмесез !-диеп башлыйк әле,

Танышу бит шулай башлана

Сезнең белән очрашканга

Күңел шундый шатлана.

3 бала.Сәлам сезгә искән таң җиленнән

Сәлам сезгә роза гөленнән

Сәлам сезгә барлык дуслардан

Сәлам сезгә моңнар иленнән.

Күмәк җыр: 1)“Әссәләмугаләйкум”

                        2) “Сөенеч бүләк итәм”

4 бала: Сезнең каршыгызда Шакирова Гөлназ “Әтине мактау “ шигыре белән.

А.б:Әйдә,әйдә катрак бас

Бу кем бии дисеннәр ,

Баскан җирдән ут чыгара

Безнең малайлар дисеннәр

Имән микән бу сайгак ?

Нарат микән бу сайгак

Сикреп төшеп биегәндә

 Чыдар микән бу сайгак.

Мәктәпкә әзерлек төркеме малайлары башкаруында “Татар халык биюе”

5 бала: Ә хәзер сезнең алда Абросимова Эльза. “Әниемә булышам” шигыре белән.

А.б: Сез дә безгә кушылыгыз

      Без шатлык таратабыз

      Тирә якны яңгыратып

      Җырларга яратабыз

Сезнең каршыгызда уртанчылар төркеме балалары башкаруында “Рус халык” частушкалары.

А.б: Гөрләвекләр ага

Кояш елмая

Торналар үтте

Тезелеп бая

Гөрләвекләрдә

Уйный үрдәк каз

Илне яшәртеп

Шаулап килә яз

Степанова Софья һәм Абаева Гөлназ башкаруында  “Кулчатыр” биюе.

Гөлназ һәм Софья: Гөлназ, ә син беләсеңме дөньяда иң матур кешеләр кемнәр?

  • Беләм!!! Ә сез беләсезме? (Залда утыручылардан сорый).Әйдә Ганиев Ильназны чакырыйк, ул сөйләп берер.

А.б:Нинди олы бәхет! Җыелышып

Уйнау, бию,җырлау гел бергә

Насыйп булсын иде сөенешеп

Шатланышып яшәү гомергә

Күмәк җыр: 1)“Чәй эчәбез бергәләп”

2) “Әтиемнең йолдызы мин”

1бала (Ранис): Ә мин сезгә хәзер бер сер ачам, дөньяда иң көчле, иң батыр  кеше әти! Ышанмасагыз Сөләйманов Ильясны тыңлап карагыз.

А.Б: Сезгә үзенең әтисе турында шигырь сөйләргә Газизов Алмазны чакырабыз.

А.Б:  Ш. Маннур “Яхшы бел”

Татарча да яхшы бел,

Урысча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле, затлы тел.

Татарчасы-туган тел,

Безгә газиз булган тел.

Атаң-анаң,әби-бабаң

Сине сөя торган тел.

Тел кешене дус итә,

Бер-берсенә беркетә,

Бел, балам,син рус телен

Һәм онытма үз телең!

Сезнең каршыгызда мәктәпкә әзерлек төркеме балалары башкаруында рус халык әкияте “Зайчья избушка”

А.Б: Кояш көлеп уянды да,

Нурларын сипте мулдан,

Әти-әниләребез килде бәйрәмгә,

Атлап кояшлы юлдан

Сызламасын газиз җаннарыгыз

Сызласа да аяк куллар

Озын гомер бирсен сезгә Ходай

Рәнҗетмәсен кыз һәм уллар.

Сезне үзләренең матур шигырьләре белән сөендерүче балаларны чакырыйк әле .

 Мухарлямова Руфинәне каршы алыгыз “Безнең уңган әни” шигыре белән.

Ә хәзер Юсупов Әмирхан башкаруында “Минем Әти” шигыре.

А.Б:Бу кичәбез гөрләп үтсен

Истә калсын гомергә

Бәйрәмнәрсез яшәп булый

Җирнең якты йөзендә

Бәйрәмсез бик күңелсез бит

Күңелсездер сезгә дә

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә

Кирәк һәммәбезгә дә.

Сезнең каршыгызда кызлар башкаруында “Ак калфак” биюе.

1бала (Равил ):    Әле безнең Гильметдинов Искәндәрнең дә бик матур “Хәйләкәр малай “ турында шигыре бар.

А.Б. :     Нуриева Динәне каршы алыгыз” Мин әнигә булышам” шигыре белән.

Туган җирем Идел буе

Һәр телнең бар туган иле

Туган җирем кебек назлы

Җырдай моңлы татар теле

Күмәк җыр:1) ”Солдатта булган диләр”,

                       2) “Капитан минем абый”

А.Б: Ә хәзер  Хурамшина Ильвина үзенең яраткан әтисенә “Әтиемә” дигән шигырен сөйләп китәр.

Саматов Рәмзилне каршы алыгыз “Ышанычлы терәк әтием” шигыре белән.

1 бала(Рәдиф):  Биюләре шундый матур

                             Ничек бииләр икән

                              Бигрәк матур калфаклары

                              Бигрәк күркәм түбәтәйләр

                              Каян алганнар икән?

Кердем алма бакчасына

Алма җиргә коелган

Биемичә түзеп булмый

Барлык дуслар җыелган

Уртанчылар башкаруында “Татарча бию”

А.Б: Ә хәзер сезгә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән татар халкының                    “ “Бүләк кемгә”  кемгә дигән әкиятен тәкъдим итәбез.

А.Б. Сәхнәгә Иванова Валерияне чакырабыз.Ул әнисен котлап “Иң иртә әни тора “ дигән шигырен сөйләп китәр.

А.Б. Бие,бие биюче

         Биюче мин диюче

         Биючегә сүз әйтмәгез

         Биючеләр беренче

Малайлар башкаруында “Маряклар” биюе (Малайлар сәхнәдә кала, кызлар чыга)

А.Б. Күмәк җыр: 1) “Әбекәй ,әбекәем кояш кебек күңелең”

                               2) “Рәхмәт Әнием”

А.Б: Сезнең каршыгызда район күләмендә үткәрелгән “Патриотик шигырьләр” конкурсында лауриат исеме алган  кызыбыз Степанова Софья башкаруында М.Җәлилнең  “Кызыл ромашка” шигыре.

А.Б.: Ә без арымадык әле

Бу көн безнең тантана

Гармунчы абый, керегез

Бер көй уйнап бирегез

Бүген бездә галә бәйрәме

Ут чыгарып биибез.

Уртанчылар төркеме балалары башкаруында бию.

А.Б: Сезнең белән хушлашырга

Матур сүзләр эзлибез

Тормышыбыз гүзәл булсын

Ак бәхетләр телибез

Ак чәчәкләр кебек ап ак карлар

Барыр юлларыгызга сибелсен

Һәр яңа таң бетмәс шатлык

Һәм гомерлек бәхет китерсен

Күмәк җыр: “Дуслык”

А.Б: Кадерле кунакларыбыз, әти- әниләр, дәү әниләр, дәү әтиләр, авылдашларыбыз, безне хөрмәт итеп, залны тутырып килгәнегез өчен балалар һәм бакчабызның хезмәткәрләре исеменнән бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Киләсе очрашуларга кадәр !!!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Мин һәм минем тату гаиләм” уртанчылар төркеме өчен проект

Балага тәрбия һәм белем бирүдә гаиләнең роле бик зур. Яхшы психологик халәт урнашкан мәдәниятле һәм белемле гаилә балаларда үз-үзенә ышаныч, үзенең кирәклеген тоюны формалаштыра.   Ата-ана үрнәг...

Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.

Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...

Китаплы гаилә - бәхетле гаилә.

Китап – кеше тормышында зур әһәмияткә ия. Югары технологияләр, компьютер заманында кеше барыбер китапсыз, китап укусыз яши алмый....

МБДОУ «Мещеряковский детский сад Буинского муниципального района Республики Татарстан» Аналар көненә багышланган кичә "Безнең гаилә – тату гаилә" Әзерләде: Хисамова Ф.А. Ноябрь . 2015 ел

-         Балаларның гаиләләре турындагыбулган белемнәрен ачыклау һәм тирәнәйтү-         Гаиләләрдә балаларны милли рухт...

"Гаиләдә - безнең бәхет" (Гаилә бәйрәменә багышланган әдәби-музыкаль кичәсе)

Сценарий утренника, посвящённый празднику семьи (на примере объединённых праздников 8 марта и 23 февраля)...

“Безнең гаилә - тату гаилә” дип исемләнгән бәйрәм иртәсе

Максат:1.Балаларның хәрәкәт активлыкларын арттыру.2.Әти-әниләр һәм балалар арасында тыгыз элемтә булдыру. 3.Балалар бакчасы белән гаилә хезмәттәшлеген ныгыту.4.Әти-әниләр үрнәгендә сәламәт яшәү р...