Проект. Тема: "Урманга сәяхәт".
проект (подготовительная группа) на тему

Галкина Роза Павловна

Экологик тәрбия чарасы.

Максат:

- Балаларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү;

- Иҗади фикерләү сәләтен үстерү;

- Сөйләмне хәрәкәтләр белән баету.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл urmanga_syaht.docx28.61 КБ

Предварительный просмотр:

                                       Кереш өлеш        

                                        Урман

Адәм баласына эшләргә көч-куәт биргән, аңа үзенең байлыгын бүләк иткән, гомер буена хезмәт кылган сихри урманнан башка тормышыбызны күз алдына китерүе кыен. Урман - җир кешесенең иң зур яшел байлыгы, аның да бәяләп бетергесез хәзинәсе - агач. Бер генә төзелеш тә агачтан башка алып барылмый. Җир йөзендә беренче суүткәргеч тә агачтан төзелгән.

Урман  дымны саклый, ул – кислород  һәм озон  чыганагы да. Белгечләр бер гектар урман берсәгать эчендә ике килограмм углекислоталы газны йота, дип саныйлар. Ул агулы матдәләрне, авыр металларны үзенә ала. Ә менә җыелмыйча череп яткан агач ботаклары, еллар үтү белән, һавага углекислый газ тарата.

Урман ничәмә-ничә гасырлар буена кешегә файда күрсәтеп килә.

Башта аны умартачылыкны үстерү, аучылыкны алга җибәрү, дегет әзерләү, юкә кабыгы алу өчен файдаланганнар. XII гасырдан башлап урман Россиядә сумала кайнату һәм дегет ясау производствосы өчен хезмәт иткән. XVI гасырда агачтан селте үзлекләренә ия каты ак матдә ясый башлыйлар. Ул мануфактура  промышленносте өчен кирәк булган.

Гүзәл дә соң инде урман! Аның эченә кереп, бер хозурлануың  ни тора! Нинди генә агач юк! Монда нарат һәм чыршы да, имән һәм усак та, юкә һәм карама да бар.Әнә каеннар. Кәүсәләре ерактан көзгедәй ялтырап тора. Төннәрен алар шәм яктысы сибелгәндәй, кешеләргә юл күрсәтә. Борынгы заманда бабаларыбыз каеннар дүрт төрле үзлеккә ия, дип уйлаганнар. Беренчедән, алар тирә-юньне яктыртып тора. Икенчедән, тавышны басу үзлегенә ия. Мәсәлән, каен агачы калдыкларыннан ясалган дегет белән арба тәгәрмәчләрен майлап шыгырдавын туктатканнар. Өченчесе – дәвалау үзлеге. Каен энергия бирә, организмны савыктыра, суы канны чистарта. Дүртенче үзлеге – чисталык саклау. Шушы дәвалау үзлегеннән файдаланып, каен калдыкларыннан  диабет белән авыручылар өчен шикәрне алыштыручы ксилит ясыйлар.

Иске китапларда язылганча, агачлар кадерле, яшәү өчен кирәкле нәрсә булып санала. Мәсәлән, агачтан ясалган тараклар чәчнеү стерә һәм нерв системасына уңай тәэсир итә. Баш авыртканда усактан ясалган ятакта ятарга кирәк. Үлән белән дәвалаучылар, усак энергияне  ала да бирә, дип исәпли. Чыршы энәләренә ятсаң, ул арганлыкны бетерә. Бармакларыгызны нарат күркәләре  арасына тыгып, бер генә минут тотып карагыз әле, шунда ук үзегездәге начар хисләрнең китә баруын сизәрсез.

Проект: “Урманга сәяхәт”.                  Тәрбияче. Галкина Р.П.

(экологик тәрбия чарасы.)

Зал матур урман аланын хәтерләтеп бизәлгән, салмак кына көй уйный,кошлар сайраган тавышлар ишетелеп тора.Агачлар булып киенгән балалар бер-бер артлы чыгып басалар.

Тәрбияче. Хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар!  Балалар көче белән әзерләнгән “Урманга сәяхәт” дип аталган бәйрәм кичәсен ачып җибәрәбез.

Җыр.”Күңелле сәяхәт”Ә.Һадиева музыкасы.,А.Минһаҗев сүзләре.

Шул вакыт Ирек белән Гүзәл сөйләшә-сөйләшә агачлар арасыннан күренәләр.

Ирек.   Менә авыл урманы:

Һәркем ярата аны.

 Монда бик күп агачлар,

Сайрыйлар сандугачлар.

Гүзәл. (карана) Ай-яй бик куе урман,

                           Ничек болай зур булган?

                           Мин йөрергә дә куркам.

                           Күп төрле агачлары,-

                           Ничек диләр аларны?

(Урман хуҗасы агачлар арасыннан керә.)

Урман хуҗасы. Кунаклар бар икән. Исәнмесез, балалар!

Рәхим итеп узыгыз,

                           Кунакчыл, бай урманга.

                           Бик күп килә кунаклар,

                           Җиләк, гөмбә җыярга.

  (малайлар,кызлар кәрзин тотып, сөйләшә-сөйләшә урманга киләләр)

Ирек. Карагыз эле, безнең аяк җиңел булды.Кемнәрдер урманга таба киләләр, тавышлар ишетелә.

Гүзәл. Әйе, безнең урам балалары бит алар. Менә килеп тә җиттеләр.

Балалр. (бергә) Исәнмесез!

1нче бала. Кара син боларны, кай арада килеп җиттегез?

Ирек. Гүзәлне урман белән таныштырып кайтасым килде.

2 нче бала. Ә без чәй эчәргә җиләк җыярга дип килдек.

Урман хуҗасы.Әйе балалар, урманым минем бик бай һәм бик куе, агачлар үсә төрле-төрле.Җиләкләр дә өлгергән.Күрәм, бик тәртипле, сабыр, түзем икәнсез. Табигатьнең чын дуслары.

Ирек. Әйе, без урманның тынычлыгын бозмыйбыз, Гүзәлне урмандагы агачлар белән таныштырабыз һәм тыныч кына кайтыр юлга чыгабыз.

Урман хуҗасы. Ярый инде алайса, агачларга сүз бирәм.

Имән (алга чыга, калын һәм салмак тавыш белән сөйли).

                           Минем исемем – имән,

                           Мин күптән яшәп киләм.

                           Бик көчле агач - имән,

                           Җилләргә, давылларга –

                           Берсенә дә баш имәм.

Каен.    Минем исемем – каен,

              Үсәм һәр урман саен.

              Буем үсә бик озын,

              Ак кәгазь кебек тузым.

Юкә.    Ә мин юкә исемле.

             Юкә ул чәчәк төсле,

             Һәрвакытта хуш исле.

             Бал кортлары киләләр,

             Миңа безелдәп кенә.

             Иң тәмле балын җыеп

             Алып киләләр сезгә.

Чыршы.   Ә мин – чыршы, беләсез,

                 Чыршы булмый энәсез.

                 Җәен, кышын яшел мин,

                 Арттырам урман ямен.

Нәни кызлар, малайлар –

Дусларым, якыннарым.

 Яңа елда аларга

 Кунак булып барырмын.

Гүзәл. Рәхмәт сезгә дусларым!

            Мин барын да аңладым.

Балалар (бергә) . Агачлар зур үсегез

                                     Һәм күп булып үрчегез,

                                     Ямь бирегез урманга,

                                      Ямь бирегез урамга.

( Агачлар, балаларны әйләндереп алып, алар тирәли әйләнәләр.)        

                                       Без үсәбез һәркайда,

                                       Без кешеләргә - файда.

Имән. Бездән салалар өйләр,

Чыршы. Һәм ясыйлар мебельләр.(җиһазлар)

Каен. Балаларга карандаш та,

Юкә. Парталар да,

          Чаңгылар да

Агачлар (бергә) Бар да, агачтан була – бар да.

Имән. Шуңа күрә агачларны

           Сындырмагыз, саклагыз!

Каен. Безнең дуслар булыгыз.

Юкә. Үзегез дә бакчаларга,

Чыршы. Аланнарга,урманнарга

               Агачлар утыртыгыз.

Гүзәл. Ярый, ярый, без һәрвакыт

Ирек.  Сезгә дуслар булырбыз.

Балалар. Үзебез дә, матур-матур

Агачлар утыртырбыз.

3нче бала.Әйдәгез, бергәләп уен уйнап алабыз.

Уен. “Бүкән”.

(Балалар парлашып, түгәрәкләнеп басалар. Берәүләре алга, икенчеләре алар артына баса. Алдагылар чүгәлиләр яки тезләнәләр. Алар “бүкән” була, ә арттагылары бүкәнне саклаучылар. Уенны ике бала алып бара.)

Йөгерүче. Мин – куян, син – эт,

 Мине куып тот!

(Үзе йөгерә, иптәше аны куа. Тота алса, иптәше йөгерә,э үзе эт була.)

Куучы.  Ике сикерәм –

               Хәзер эләктерәм!

(йөгерүче бер “бүкән”нең алдына килеп утыра.)

Йөгерүче.  Мин булам “бүкән”,

                    Йөгерсен бүтән.

(Аның янындагы элекке “бүкән” сакчы була,ә өченче кеше куян булып йөгерә, уен шулай дәвам итә.)

Имән. Менә җилләп тә алдык, күңелләр күтәрелеп китте.

Каен. Әйе, бик матур уен булды.

Чыршы. Рәхәтләнеп күңел ачтык, уйнадык.

Юкә. Рәхмәт, сезгә дусларым!

Агачлар ( бергә.) Онытмагыз дуслар?!

                               Без һәрвакыт файда китерүче агачлар!

Ирек. Рәхмәт сезгә агачлар,

           Онытмабыз без сезне.

           Агачлар утыртырбыз,

           Матурлык тудырырбыз.

Гүзәл.(балаларга карап.) Дусларым! Әйдәгез бергәләп, урмандагы дуслар өчен җыр бүләк итик.

Балалар. Әйдәгез, күңелле булыр.(балалар бергәләп күмәк җырлыйлар.)

Җыр. “Урманда йөрүләре”. А.Минһаҗев сүз.

Урман хуҗасы. Менә нинди матур эчтәлекле  җыр, рәхмәт балалар.

Ә сез нәни дусларым, агачларның файдасы бик күп булуы турында онытмагыз.Нарат,чыршы  агачларының ылысы, кеше өчен файдалы эфир мае бүлеп чыгара. Аллергиядән интегүчеләр өчен дә бик файдалы. Каен агачның яфраклары һәм бөреләре бөтен төр авыруга да дәва була ала. Пиннегебелән сездәчабынасыз балалар.Имән кешеләрне көчле энергия белән туендыра. Юкә агачының чәчәге салкын тиюдән һәм күп төрле авырулардан файда китерә. Туктагыз әле, гел онытып җибәргәнмен. Мин урман турында күп белүче, тыйнак балаларны бик яратам, хөрмәт итәм. Урманда яшәүче барлык терлек тә шулай. Акыллы балаларны үз итә, күчтәнәчләре белән сыйлый. Мин сезгә күчтәнәчләр җибәрәм, кайткач бергә-бергә тәмләп чәй эчәрсез. Менә сезгә бал кортлары юкә чәчәгеннән җыйган тәмле бал, каен җиләге, хуш исле үләннәр.

Гүзәл. Бик зур рәхмәт күчтәнәчләр өчен хуҗабикә. Без инде кайтыйк, рәхмәт барыгызга да. Агачларның серләрен, урманның да – ин зур байлык икәнен без аңладык. Күчтәнәчләр белән бергәләп чәй эчәрбез.

Балалар. (бергә.)  Сау булыгыз дуслар!

                                     Кереш өлеш        

                                        Урман

Адәм баласына эшләргә көч-куәт биргән, аңа үзенең байлыгын бүләк иткән, гомер буена хезмәт кылган сихри урманнан башка тормышыбызны күз алдына китерүе кыен. Урман - җир кешесенең иң зур яшел байлыгы, аның да бәяләп бетергесез хәзинәсе - агач. Бер генә төзелеш тә агачтан башка алып барылмый. Җир йөзендә беренче суүткәргеч тә агачтан төзелгән.

Урман  дымны саклый, ул – кислород  һәм озон  чыганагы да. Белгечләр бер гектар урман берсәгать эчендә ике килограмм углекислоталы газны йота, дип саныйлар. Ул агулы матдәләрне, авыр металларны үзенә ала. Ә менә җыелмыйча череп яткан агач ботаклары, еллар үтү белән, һавага углекислый газ тарата.

Урман ничәмә-ничә гасырлар буена кешегә файда күрсәтеп килә.

Башта аны умартачылыкны үстерү, аучылыкны алга җибәрү, дегет әзерләү, юкә кабыгы алу өчен файдаланганнар. XII гасырдан башлап урман Россиядә сумала кайнату һәм дегет ясау производствосы өчен хезмәт иткән. XVI гасырда агачтан селте үзлекләренә ия каты ак матдә ясый башлыйлар. Ул мануфактура  промышленносте өчен кирәк булган.

Гүзәл дә соң инде урман! Аның эченә кереп, бер хозурлануың  ни тора! Нинди генә агач юк! Монда нарат һәм чыршы да, имән һәм усак та, юкә һәм карама да бар.Әнә каеннар. Кәүсәләре ерактан көзгедәй ялтырап тора. Төннәрен алар шәм яктысы сибелгәндәй, кешеләргә юл күрсәтә. Борынгы заманда бабаларыбыз каеннар дүрт төрле үзлеккә ия, дип уйлаганнар. Беренчедән, алар тирә-юньне яктыртып тора. Икенчедән, тавышны басу үзлегенә ия. Мәсәлән, каен агачы калдыкларыннан ясалган дегет белән арба тәгәрмәчләрен майлап шыгырдавын туктатканнар. Өченчесе – дәвалау үзлеге. Каен энергия бирә, организмны савыктыра, суы канны чистарта. Дүртенче үзлеге – чисталык саклау. Шушы дәвалау үзлегеннән файдаланып, каен калдыкларыннан  диабет белән авыручылар өчен шикәрне алыштыручы ксилит ясыйлар.

Иске китапларда язылганча, агачлар кадерле, яшәү өчен кирәкле нәрсә булып санала. Мәсәлән, агачтан ясалган тараклар чәчнеү стерә һәм нерв системасына уңай тәэсир итә. Баш авыртканда усактан ясалган ятакта ятарга кирәк. Үлән белән дәвалаучылар, усак энергияне  ала да бирә, дип исәпли. Чыршы энәләренә ятсаң, ул арганлыкны бетерә. Бармакларыгызны нарат күркәләре  арасына тыгып, бер генә минут тотып карагыз әле, шунда ук үзегездәге начар хисләрнең китә баруын сизәрсез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Социально-коммуникативное развитие младших дошкольников в рамках реализации ФГОС. Долгосрочный проект «Дорожная грамота». Паспорт проекта. Тип проекта- практико-ориентированный, коллективный. Вид проекта - долгосрочный, сентябрь 2018 года - май 2019 года

Актуальность проекта.Ежедневно в дорожно-транспортных происшествиях получают травмы, и гибнет много людей. Дошкольники составляют четвертую часть от общего числа пострадавших в ДТП дете...

Проект "Спортивная зима" Спортивно-познавательный проект «Спортивная зима» Цель проекта: Расширение представлений детей о зимних видах спорта. Задачи проекта: - создавать условия для сознательного изучения детьми здорового образа жизни; • ознакомление с

Спортивно-познавательный проект «Спортивная зима» Цель проекта: Расширение представлений детей о зимних видах спорта. Задачи проекта: - создавать условия для сознательного изучения детьми здоро...

Паспорт проекта «Пчёлкин огород». Тип проекта : среднесрочный, исследовательский. Участники проекта : дети, воспитатели, родители воспитанников. Возраст детей: 6 – 7 лет. Цель проекта: Создание условий в группе и на участке для развития познавательного и

Задачи проекта:Расширять знания детей и представления о культурных  растениях и цветах (их строении и полезных свойствах овощей).Знакомить детей с особенностями выращивания цветов и культурных ра...

МАДОУЦРР д/c «Теремок» Проект «Волшебница вода» " в средней группе «Почемучки» Воспитатель: Ганшу О.А.. 2022г. Проект: краткосрочный (с1.02 -20.02.22) Тип проекта: познавательно – исследовательский. Участники проекта: дети средней группы, воспитат

Проблема:  Отсутствие у детей представлений о значении воды в жизни всего живого на земле.Актуальность проекта: Экологическое воспитание, как никогда, является одной из актуальнейших проблем...

Ачык оештырылган белем бирү эшчәнлеге Тема: “Урманга сәяхәт”

Урманга сәяхәт(Утранчылар төркемендә комплекслы шөгыль конспекты) Максат: балаларның бездə  кышлаучы кошлар турында белемнәрен киңәйтү, ныгыту; аларны танырга, табышмаклар әйтергә, пластилин...