Куян кызы
план-конспект занятия на тему

Мингазова Зиля Амирзяновна

А. Алиш әкияте буенча "Куян кызы"н сәхнәләштерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kuyan_kyzy_kiyate.docx21.8 КБ

Предварительный просмотр:

Катнашалар: Әни куян, Куян кызы, Тиенкәй, Сорыкай, Төлкебикә, 2 куян баласы, Доктор Айболит.

Куян өе. Әни куян өстәл янында угычтан кишер уа. Куян кызы йөгереп кайтып керә.

  • Әнием, мин кайттым.

Әнисе кызын кочаклап ала:

  • Шаян кызым син минем,

  Таң йолдызым син минем,

  Йөрәгемдә кабынган

  Шатлык җырым син минем.

  Таңнан торып, урманда

  Син уйныйсың көнозын.

  Аргансыңдыр, кил, кызым,

  Утыр, ял ит, йолдызым!

Куян кызын сәкегә утырта.

  • Бәбкәм, кыш килде, кар суык, аякларың туңмасын, сызламасын, менә

сиңа өр – яңа киез итекләр алып кайттым, - дип Әни куян итекләр алып килеп бирә. – Яле, кызым, киеп кара әле.

Куян кызы итекләрне кия, сикереп торып:

  • Рәхмәт, әнием!, -  дип әнисен кочаклап, үбеп ала.

Әни куян эшләрем бар дип, чыгып китә. Куян кызы җырлый:

  • Аягымда киез итек

  Әй биим мин, биим мин.

  Миннән дә оста биюче

  Юктыр диеп уйлыйм мин.

       Учларыңны шапылдатып,

       Колакларны селкет тә,

       Тыпыр – тыпыр, тыпыр – тыпыр.

       Тыпыр – тыпыр, тыпырда.

 Әй, матур минем итекләр,

 Әй уйныйм мин, уйныйм мин.

 Матур итекләрем киеп

 Бер тыпырдап биим мин.

Шулвакыт тыштан Тиенкәй тавышы ишетелә:

  • Куянкай, әйдә безнең белән уйнарга.

Куян кызы:

  • Туйдым мин бу итекләрдән, алар белән йөрү бик җайсыз, әнием тапма-

сын әле, - дип итекләрне яшереп куя.

  • Әнә ничек рәхәт, җиңел, - ди һәм йөгереп уйнарга чыгып китә.

Урман аланы. Җәнлекләр түгәрәккә басалар. Төлке баласы:

  • Әйдәгез, уйнап алабыз. Әйдә, Тиенкәй, уртага кер.

Җырлы – уен:

    Син уртада, без тирәңдә

    Әйләнәбез, Тиенкәй.

    Син нишләсәң, ни кылансаң

    Без кыланырбыз шулай.

Тиен аякларын күрсәтеп бии, Сорыкай чүгәли, Куян кызы сикерә. Шулвакыт Куян кызы елап җибәрә.

Җәнлекләр җырлыйлар:

   Куян кызы, ни булды?

   Күңелләрең ник тулды?

   Ай – яй – яй, ай – яй – яй

   Күңелләрең ник тулды?

Куян кызы:

   Аякларым авырта

   Уйный алмыйм мин шуңа.

   Ай – яй – яй, ай – яй – яй

   Уйный алмыйм мин шуңа.

   Ай – яй – яй, ай – яй – яй

   Уйный алмый ул шуңа.

Бүре баласы:

  • Әйдә, Куянкай, без сине әниең янына илтеп куябыз.

Бүре баласы белән Тиенкәй  Куян кызын җитәкләп Әни Куян янына китәләр.

Куян кызы икенче куян кызына һәм Төлкебикәгә:

  • Әйдәгез, без өйгә кайтыйк, әниләребез көтәдер. (Чыгып китәләр.)

Тиенкәй белән Сорыкай Куян кызын җитәкләп Әни куян янына  киләләр.

Әни куян:

-Ни булды?

Куян кызы:

Аягым авырта.

Әни куян:

-Кызым, кызым, якты йолдызым, синең аягың шешкән ич, - ди. Кая алып барырга, ничек дәваларга?

Тиен:

-Кайгырма, Куянкай, кызыңның аягын бик тиз төзәтеп була. Моның өчен “Доктор Айболит”ка барырга, аңардан киңәш сорарга кирәк, - дигән. Әйдә, юлны үзем күрсәтәм.

Чыгып китәләр. Айболит янына баралар. Ул бу вакытт Зур төлкене дәвалый.

Тиенкәй: Менә Доктор Айболит монда яши инде.Ә миңа кайтырга кирәк, - дип чыгып китә.

Әни куян:

-Керергә ярыймы?

Доктор Айболит:

Әйдәгез, әйдә, керегез. Мин балаларны чиратсыз карыйм. (Төлке саубуллашып чыгып китә.) Ни булды?

Әни куян:

-Менә Куянкаем, йомшаккаем, мин алган итекләрне кимичә, карда яланаяк йөргән. Аягы шешкән, авырта.

Доктор Айболит:

-Яле, Куянкай, утыр әле менә монда. Хәзер без синең аягына дарулар сөртербез.(Дару сөртә.) Аягың төзәлгәч, киез итекләреңне инде салкын көннәрдә бер дә салма, әниеңнең сүзен тыңла, тагын начар хәлгә калма.

Куян кызы:

-Рәхмәт сиңа, Доктор Айболит, моннан соң мин итекләремне бер дә салмамын.

Әни Куян:

-Рәхмәт сиңа, Доктор Айболит. Сау бул. Китәләр.

Урман аланы.

Әни куян.

-Я, кызым, аягың ничек, авыртмыймы?

Куян кызы:

-Әни, минем аякларым авыртмый. Иптәшләрем янына уйнарга чыксам ярыймы?

Әни куян:

-Ярый, йомшагым. Тик онытма! Итекләреңне инде бер дә салма!

Куян кызы:

-Дусларым, килегез әйдәгез уйнарга. (Барлык җәнлекләр чыгып баса.) Әйдәгез, бер биеп алыйк. (Җәнлекләр биюе.)

Тәмам

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Куян кызы" (сөйләм телен үстерү, рәсем)

Максат : Балаларга әкиятнең эчтәлеген, һәрвакытта да әти-әниләрнең сүзләрен тыңларга кирәклеген аңларга булышу, тиешле интонация белән сөйләү. Төсләрне аеру, балаларның сенсор тәрбияләрен үстерү...

Куян кызы

Тема: Куян кызы Елакбикә (А.Алишка ияреп язылды). Максат: 1.Балаларга әкиятләрнең йогынтысы hәм тәрбияви әhәмияте. 2.Бирелгән әсәр аша нәниләрең хәтерләрен ныгыту, игътибарлыкларын арттыру,...

Куян кызы

Театрализованная деятельность в средней группе....

Куян кызы

Абдулла Алишнын «Куян кызы» экияте буенча сценарий....

Презентация : А.Алиш "Куян кызы"

В презентации заданы разные задания для детей, С помощью этих заданий легко запомнить сказку....

«Куян кызы » АБДУЛЛА АЛИШ

«Куян кызы » АБДУЛЛА  АЛИШ,  Воспитатели Мязитова З.С., Зарипова Д.М., Шафигуллина Л.Р. , музыкальный руководитель Рамазанова Э.Т....