Утренник, посвященный Дню Защитников родины:"Әтиле булу рәхәт"
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему

Галимова Рима Николаевна

Максат:

1. Балаларда кыю, батыр солдат булу теләге уяту; әтиләре, абыйлары белән горурлану, патриотик хисләр тәрбияләү. Әтиләрне хөрмәт итү.

2. Ватанны саклаучылар турындагы күзаллауларын киңәйтү, аларның мөhимлеген аңлату.

3. Әти белән бала арасындагы элемтәне ныгыту, эмоциональ мөнәсәбәт формалаштыру, балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tile_bulu_rht-_byrm_irtse.docx26.92 КБ

Предварительный просмотр:

ММББУ  “Актаныш гомуми үсеш бирүче 7 нче балалар бакчасы”

Әтиле булу рәхәт

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм иртәсе программасы

Төзеде: тәрбиячеләр:ГалимоваР.Н. АсыловаД.М.

Музыка җитәкчесе: Басыйрова Ч.И.

Актаныш авылы

2018ел

Максат:

1. Балаларда кыю, батыр солдат булу теләге уяту; әтиләре, абыйлары белән горурлану, патриотик хисләр тәрбияләү. Әтиләрне хөрмәт итү.

2. Ватанны саклаучылар турындагы күзаллауларын киңәйтү, аларның мөhимлеген аңлату.

3. Әти белән бала арасындагы элемтәне ныгыту, эмоциональ мөнәсәбәт формалаштыру, балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү.

 Әзерлек эше:

-шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнү.

– слайдлар карау (хәрбиләрнең  киемнәре, эмблемалары…танышу)

– төсле кәгазьдән hәм картоннан әтиләргә бүләкләр ясау.

– залны шарлар, чәчәкләр белән  бизәү.

– “Минем әтием” темасына рәсем ясау.

Тәрбияче:

Бүген без иң якын кешеләребезне әти-абыйларыбызны, дәү әтиләребезне  кунакка чакырдык. Ил терәге – ир егетләр булса, гаилә терәге әтиләр. Хөрмәтле әтиләр һәм абыйлар, сезне бәйрәм белән тәбрик итәбез. Гаиләдә әти төп таяныч, терәк булып тора. Бала тәрбияләүдә әтиләрнең йогынтысы бик зур. Менә шуңа күрә балаларыгызга  үрнәк абый, әти булыгыз, кирәк вакытта файдалы киңәшләрегезне биреп, тормыш юлына аяк басканчыга кадәр таяныч булып яшәгез. Бәйрәмебезне башлыйбыз.

Ранил: Бер бәйрәм бар февральда

Кадерле ул һәркемгә.

Аны иң зур бәйрәм дип

Мөмкин хәтта әйтергә.

Ул тынычлык бәйрәме

Аны һәр кеше белә –

Ватанны саклаучылар

Бәйрәме дип йөртелә.

Айзилә: Ул солдатлар бәйрәме.

Без котлыйбыз аларны,

Әтиләрне, абыйларны

Һәм бөтен солдатларны.

Бигрәк күңелле икән

Дуслар җыелган җирдә.

Бәйрәм итәбез буген

Әтиләр белән бергә.

Гомәр:Батыр һөнәр бар җирдә

Җирне, илне саклаучы.

Сине,мине-һәркемне

Дошманнардан яклаучы

Ватанны саклаучылар

Аямыйлар үз-үзен:

Беләкле,йөрәклеләр

Ихтыярлы һәм түзем!

Җыр: Әти дә солдат булган...

Ильвина:Котлы булсын, әтиләр, бәйрәм көнегез.

Без барыбыз да шул теләктә.

Бүгенгедәй шат елмайган йөзегез

Шатлык өсти безнең йөрәккә.

Тормышта сез ныклы терәксез,

Безнең өчен һәрчак кирәксез.

Әнвәр Бүген безнең бакчабызда

Шундый рәхәт, күңелле.

Чөнки кунак булып безгә

Әтиләребез килде.

 Иң акыллы, иң уңганнар

Бар эшкә дә булганнар

Менә шундый әтиләр.

Бергә: Менә шундый әтиләр

  Эльвина Әтиләр илнең терәге

Гаиләнең йөрәге

Авырлыкларга бирешми

Әтиләрнең беләге.

 Ренат: Әле ярый сез бар җирдә

Безнең иң ныклы терәк

Бәхетебез тулы булсын

 Сез безгә шундый кирәк

Җыр: Әтиемнең алтын куллары

Ильнур Әти булса өйдә ешрак

Өебез балкып тора

Әнинең дә йөзе якты

Елмаеп кына тора.

Диана:Әтиләр узган җирдә

Шаулый игеннәр.

Әтиләр йөргән җирдә

Яшәрә гөлләр.

Тыныч көннәрне бүләк итүче,

Илебез данын бөек йөртүче

Әтиләрдә бит туган ил көче!

Кызлар башкаруында җыр:”Җырлап яшәр чагыбыз”

   

   Тәрбияче: Хөрмәтле әтиләр, бүген сез безнең бәйрәмебезнең иң кадерле иң хөрмәтле кунаклары. Җир йөзендә һәрбер бала әти дип әйтсен, әти канаты астында үссен иде. Һәр бала әтинең җылы, ягымлы карашын тоеп, таләпчән ныклы сүзен ишетеп, дус, тату гаиләнең терәге әти икәнен сизеп яшәсен иде.

Ә бүген бәйрәм. Бүген без рәхәтләнеп үз балаларыбыз белән уйныйбыз, җырлыйбыз, биибез.  Хәзер, әтиләр, балаларыгыздан бүләккә матур бию кабул итегез.

Малайлар башкаруында “Матрослар”биюе

Тәрбияче: Безнең әтиләребез күп төрле һөнәр ияләре. Аларны санап бетерү һич тә мөмкин түгел.Бакчада балалар үз әтиләре бн мактанырга, аларның уңышлары тда горурланып сөйләргә ярата. Менә берничәсен тыңлап китик әле

Гуляз: Әтиемнең кулында

Ялт та йолт утлы каләм.

Тимер дәфтәр өстенә

Яза ул кайнар сәлам.

Юан торбалар кисә

Ямый, төпли, йә тишә

Купканны ябыштыра,

Тузганны алыштыра

Кирәк булса эретә Өч кисәкне бер итә.

Аунап яткан тимерне

Кирәкле әйбер итә.

Челтәр бәйләгән кебек

Ясый ул төрле бизәк

Минем әтием кебек

Алтын куллылар сирәк.

Илназ:Әтинең кирелегенә

Ышанмас һичбер кеше

Нәрсә генә сорасам да,

Вакыты юк, бик күп эше

Апаларга керик дисәм

Көлә генә әтием

Янәсе машина карый

Алып барсын әниең

Менә нинди минем әти

Башка якларын әйтмим

Тик шулай да бу дөньяда

Иң шәбе минем әти!

Дарина Кулыма каләм алдым да

Бар эшемне дә ташлап

Шигырь язарга утырдым

Әтиемә багышлап

Әни әйтә:әтиеңнең куллары,кызым, алтын

Ышанмадым,боргаладым

Кулының алдын,артын

Дөрестән дә,әтием

Бар эштә уңган минем

Күпме генә эзләсәм дә

Тапмадым аңа тиңен

Руфина:Юриме,әллә чынлапмы

Минем әти тда

Сөйли бөтен иптәшләре

Ут уйната кулында

Сыйпап та бар караганым

Аның җылы кулларын

Тик аларның күргәнем юк

Ут уйнатып торганын

Бәхәсләшеп тормыйм инде

Зурлар яхшы беләдер

Өлкәннәр аның кулында

 Ут уйнавын күргәндер

 Тәрбияче: Кызлар, мин сезнең бн бик тә килешәм, без өлкәннәр әтиләрнең куллары алтын, үз куллары бн әллә нинди эшләр башкарып чыга алуларына ышанам.

-Әйдәгез әле, әтиләргә кул эше эшләп китәргә тәкъдим итик.(Самолет яисә кораб ясау(оригами))

Җыр: “Песенка про папу”

Тәрбияче: Безнең әтиләр кечкенә чакларында бик шук булганнар.Алар турында бер шигырь тыңлап китик әле.

Наил:Кайвакытта булып куя

Шаяруның артыгы.

Әти шуңа ачулана

- Ах, син, малай актыгы!

Әтинең кайчан үзенә

Шул сүз эләгә тагы.

Бабай аны ачулана

- Ах, син, малай актыгы!

Ә бабай үзе  шаярмый

Җиткән инде картлыгы

Тиргәүче юк, әйтүче юк

Син, дип малай актыгы.

Мөхәммәт:Әти белән бергәләп

Уйнаулары, әй, рәхәт

Әти белән, әй, күңелле

Әти белән бик рәхәт.

Әти безнең терәгебез

Әти безнең яклаучы.

Кирәк чакта минем белән

Дустым кебек уйнаучы.

Тәрбияче: Ә хәзер, балалар, әйдәгез,уйнап алыйк. Уйнарга әтиләребезне дә чакырабыз. 2малай 2 әти катнаша (Катнашкан әтиләргә йолдыз бирелә)

1. “Сазлык аша чыгу”. Аяк табаны зурлыгындагы картон бирелә. Шул картонга баса-баса билгеләнгән урынга барып җитәргә hәм кире йөгереп килеп, иптәшеңә бирергә кирәк. Ул уенны дәвам итә.

2. “Асылмалы сумка”. Әтиләр баласын  җилкәсенә утыртып билгеләнгән урынга кадәр чабып баралар, баланы җилкәдән төшерәләр, уенны  шулай дәвам итәләр.

3. “Адымнар”. Бала әтисенә карап, аяклары белән аның аякларына баса, әти кеше баланың кулыннан тотып билгеләнгән аралыкны үтәргә тиешләр.

4. “Кем беренче танкка барып җитә?” Уен өчен ике кыска таяк кирәк. Таякка 8-10 метр озынлыктагы бау бәйләнә. Бауның уртасына уенчык танк эленә. Ике уенчы таякларны алып, бауны тарттырып кара-каршы басалар. Уйнаучылар сигнал буенча, тиз-тиз таякны әйләндереп, бауны чорныйлар hәм әкрен генә бер-берсенә каршы баралар. Бауны уртага кадәр беренче булып чорнаган уенчы җиңүче була.

Тәрбияче:Әтиләрнең белемнәрен тикшереп китик әле. Бездә дөрес җавап биргән балаларга йолдыз кую гадәткә кергән. һәр дөрес җавапка 1 йолдыз кабул итәрсез.

  1. Кайса ай календарьда юк? (күктәге)
  2. Борынгы заман сәгате (әтәч)
  3. Тәрбияче һәм әти-әниләрнең очрашу урыны?(б/б)
  4. Агачның җир астындагы өлеше (тамыр)
  5. Нинди кошлар хат ташучы булалар? (күгәрчен)
  6. Сөйләшү органы (тел)
  7. Алтын таракның төшеп калган урыны (басма)
  8. Сәгатьтә өч цифрына каршы нинди цифр тора (9)
  9. Почтальон Печкин нинди транспортта йөри? (велосипед)
  10.  Алтын ачкычлы агач малай (буратина)
  11.  Кайда клоунны күреп була? (циркта)
  12.  Былтыр исемле егет кайсы әкият герое? (Шүрәле)
  13. Татарстан флагының төсләре (яшел, ак, кызыл).
  14.  Герой шагыйр М.Җәлилнең туган көне(15.02)
  15. Муса Җәлилнең якын дусты, Сертотмас үрдәк әкияте авторы (А.Алиш)

Инструменталь ансамбль “Шаян полька”

Камил:Бабайларның, әтиләрнең

Дан юлыннан атлыйбыз

Өлкән буын батырлыгын

Йөрәкләрдә саклыйбыз.

 Ил чигендә сакта торыр,

Диңгез кичәр буын без.

Хезмәтебездә Ватанга

Тугрыклы булырбыз.

 

Ландыш:Солдатка китә егетләр

Үз илен саклар өчен

Ватан терәге – ир, дигән

Исемне аклар өчен.

 Илгә биргән изге антын үтәп

Кайтыр алар исән булсалар.

Илләр имин булып, афәт килми

Тыныч кына булсын дөньялар!

Җыр:Малайлар башкаруында”Солдатта булган диләр”

Тәрбияче  Ә хәзер малайларыбыз Җәүдәт Дәрзаманның “Солдат булдым” шигырен сөйлиләр (Сәхнәләштерү).

Алмаз: Каеш будым билемә,

Тасма тактым җиңемә,

Йолдызлы бүрек кидем:

-Мин солдат булдым! – дидем.

 Иңемә мылтык астым,

Әти каршына бастым:

-Килдем, иптәш командир,

Әйдә, берәр (фәрман) приказ бир.

Данияр -Смирно!– ди әти дә,-

Печән ашат бәтигә.

Бераз утын ярырсың.

Аннан…суга барырсың! 

Алмаз:Була! – дидем фырт кына.

Һәм борылдым шылт кына

Шуннан китте, и китте…

Мине чын солдат итте.

Инсаф: Бетте ялкау гадәте,

Санаулы hәр сәгате,

Иртүк тора, юына,

Сөлге белән уына,

Ялт иттерә тешләрен,

Аннан эшли эшләрен.

 Данияр:Бүлмәдә тәртип хәзер.

Ни кирәксә шул әзер.

Солдат булу шулай ул,

Өйрәнгәч бик уңай ул.

Тәрбияче:Хөрмәтле әтиләребез, бәйрәмебез азагына якынлаша, балаларыгыздан теләкләр дә кабул итеп алыгыз!

Лиана:  Әти белән әнием –

Иң-иң кадерлеләрем

Бергә генә яшәсеннәр

Минем шушы теләгем.

Әниләр белән бергә

Озын-озак яшәгез.

Шатлык килсен өебезгә

Кайгы-хәсрәт  күрмәгез.

Азалия: Сезнең йөргән юлларыгыз

Яшел утлардан торсын.

Сугыш, кан кою булмасын

Әтиләр исән булсын

Тәрбияче: Һәр туган таң җирдә тыныч булсын,

Имин булсын иде дөньялар.

Аяз күгебез болыт капламасын,

Елмайсыннар җирдә сабыйлар.

Балалар үз куллары белән эшләгән бүләкне тапшыралар.                                                                                                                     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Утренник, посвященный Дню защитников Отечества

Сценарий проведения утренника ,посвященного 23 февраля в подготовительной группе...

Утренник, посвященный Дню защитника Отечества

Утренник, посвященный Дню защитника Отечества(старшая  группа)«Про то, как Баба-Яга внука в Армию провожала».Оборудование:Действующие лица:ВедущийБаба ЯгаЛеший ЛёшаВедущий:  Ребята, се...

Сценарий утренника, посвященный «Дню защитника Отечества» "Славно жить – Родине служить" для подготовительной группы.

Сценарий утренника, посвященный «Дню защитника Отечества» "Славно жить – Родине служить" предназначен для использования для детей подготовительной к школе группе....