“Һава шарында сәяхәт” чыгарылыш иртәсе.
методическая разработка (подготовительная группа) на тему

Мухаметзянова Зухра Мансуровна

Балалар бакчасы белән саубуллашу һәркемнең хәтерендә кала. Аны күңелле, мавыктыргыч итеп оештыру тәрбиячеләрдән, музыка җитәкчесеннән күп көч таләп итә. Әлеге сценарий чыгарылыш иртәсен үткәрүчеләргә ярдәмлек булыр дип ышанам.

    Балалар белемнәрен тикшерергә тәҗрибәле тәрбияче эзләп кайларга гына барып чыкмыйлар да, кемнәр белән генә очрашмыйлар. Төрле биремнәр үтиләр, җырлыйлар, бииләр.... Нәтиҗәдә үз тәрбиячеләре иң әйбәте икәнен аңлыйлар. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hava_sharynda_syaht_2015.docx30.63 КБ

Предварительный просмотр:

“Һава шарында сәяхәт” чыгарылыш иртәсе.

1 Аб.

Диңгез арты патшалыгында да түгел,

Ерак илләрдә дә түгел,

Каф тавы артында да түгел,

Ә гади кешеләр арасында яшәгәннәр ди бакчачылар. Аларның бакчалары гади генә булмаган. (балалар йөгереп керәләр, чүгәлиләр).

2 Аб.

(Лейкадан су сипкән кебек итә һәм сөйләнә).

Безнең бакчабызда

Чәчәкләр, җиләкләр

Гөмбәләр дә үсми,

Ә шаян малайлар,

Һәм кызлар өлгерә.

Үсегез балалар.

(балалар арасыннан йөри, кагылып кагылып китә).

1 Аб.

Менә шундый сихри бакча. Бакчачылар үз балаларын яратканнар, һәр көн су сипкәннәр, юындырганнар, ашатканнар, укытканнар, табигатькә алып чыкканнар.

2 Аб.

Әйе, тәрбиячеләрнең барысына да түземлекләре җиткән. Балалар игелекле, тәрбияле, сау – сәламәт булып үссеннәр өчен алар бик күп көч куйганнар.

1 Аб.

Көннәр, айлар үткән. Балалар зур булып үскәннәр һәм аларның балалар бакчасы белән саубуллашыр көннәре килеп җиткән.

Балалар “Волшебная страна” көенә

шарлар белән бииләр.

1 Аб. Сүз бакчабыз мөдиренә бирелә.

1Аб.

 Ничә ел инде менә

Майның шушы көнендә

Безнең матур бакчага

Мәктәптән хәбәр килә.

Безнең бакча балаларын

Укытучы апалар

Беренче сыйныфка дип

Укырга чакыралар.

Бүген менә аларны

Бергә-бергә, әлбәттә

Тантаналы рәвештә

Озатабыз мәктәпкә.

1б. Җитте хушлашу сәгате

И, күңелле бакчабыз.

Һәм мондагы бик кадерле

Барлык апаларыбыз.

2б. Ты нас принял малышами,

Детский сад, наш дом родной,

Мы теперь большими стали

И прощаемся с тобой.

3б. Здесь родными стали стены,

И кроватки, и игрушки,

Воспитатели и няни,

И мои друзья – подружки.

4б. Без дә үсеп җиттек инде.

Мәктәпләргә барабыз.

Тик менә шунсы кызганыч,

Сез биредә каласыз.

5б. Баш иябез бүген сезнең алда,

Бурычлыбыз сезгә гомергә.

Өйрәттегез: “дус һәм тату булып

Яшәгез, - дип, -шулай, гел бергә”.

6б. Рәхмәт сезгә, рәхмәт чын күңелдән

Безне балагыздай күргән өчен.

Безнең хисләр белән янып – яшәп,

Күңелләргә шатлык биргән өчен.

                             Җыр. “Сау бул бакча” (озатып калырлар тәрбияче апалар)

2 Аб. Безнең балаларыбызның белемле буласы, күп беләсе, мәктәптә укыйсы килүләре ничек әйбәт. Бакчада белем һәм көч туплаганда, без сезнең белән бергә уңышларыгызга сөендек, бәйрәмнәрдә биедек һәм җырладык, төрле конкурсларда бергә катнаштык. Бу вакыт эчендә кайларда гына булмадык, кунакка кемнәр генә килмәде. Ә бүген иң җаваплы сәяхәткә – Белем иленә сәяхәт. Әмма мәктәпкә әзерлегебезне кем тикшерә алыр икән, безгә тәҗрибәле тәрбияче кирәк.

                                      Ишектә кыңгырау тавышы.

2 Аб. Мөгәен бу улдыр.

                                Фреккен Бок керә. Кулында читлектә песи утыра.

ФБ. Исәнмесез. Тәҗрибәле тәрбияче сезгә кирәкме? Ул кеше – менә Мин! Минем исемем Фреккен Бок! Ә монысы минем Матильдам.

1 Аб. (гаҗәпләнеп) Исәнмесез...  Таныш булыгыз. Бу безнең балалар.

ФБ. Нәрсә бу? Барысыда сезнең балалармы? Моның кадәр бала белән нәрсә эшлим мин?

2 Аб. Без сезнең аларның белемнәрен тикшерүегезне телибез.

ФБ. Ооой, бу бит бик гади! Так, сез үзегезнең иртәгезне ничек башлыйсыз? Зарядка ясап мы? Шулай булгая аяк – кулларыбызны язып алыйк, үзегезнең нинди оста биючеләр икәнлегегезне күрсәтегез. Ә мин ял итәрмен, ой күзәтеп торырмын.

                                            Флеш- моб.

ФБ. Әйбәт, әйбәт! Ә хәзер сез җитезләр микән, тикшереп карыйк.

                                            Кыршауга билгеләр җыю.

ФБ. Ммммм, сез бакчада тагын нәрсәләр белән шөгыльләндегез? Аха! Әйдәгез тикшереп карыйк әле, сез кашык белән чәнечкене дөрес тота беләсез микән? (уйлана). Әмма мин сезне нәрсә белән сыйлармын соң? (сумкасында актарына). Монда мин нәрсәдер алган идем инде. Ләкин ул сезнең барыгызга да җитмәс шул. (тагын сумкасында казына башлый).

Бу миңа.....Бу да миңа.....Бу тагын миңа.... Ә сезгә бит бернәрсә дә калмады! (уйлана).

1 Аб. Ярар, җитте! Сезнең белем тикшерү ысулыгыз бик сәер. Безгә тәҗрибәле генә түгел, тәрбияченең  шәфкатьле булуы дә кирәк. Сау булыгыз, сез безгә туры килмисез!

ФБ. Ярый, мин эшсез калмам! Мондый белгечләр бөтен җирдә дә кирәк. Матильда, без китәбез! Безнең монда кадеребезне белмәделәр! (китә).

2 Аб. Балалар, мөгаен белемебезне тикшерүчене үзебез эзләмиче булмас. Ә сәяхәткә без һава шарында китәрбез. Сәяхәтебез күңелле булсын өчен юлыбызны җыр белән дәвам итәрбез.

                                          Җыр. “Күңелле сәяхәт”.

1 Аб. Күзләрегезне йомыгыз балалар, сәяхәтебезне башлыйбыз.

                                               Бала елаган тавыш.

2 Аб. Балалар сез ишетәсезме? Һава шары безне 2 ел артка, сез бу бакчага килгән вакытка кайтарган бит. Сез бу вакытны хәтерлисезме? Әйдәгез, карап китик.

                                                   Җыр “Балалар бакчасында”

1б. Миннән дә нәни булгансыз,

Сез бакчага килгәндә.

Кара ничек зур үскәнсез,

Китәр вакыт җиткәндә.

2б. Безнең кебек йөрсәгез дә

Бакчада гына бары,

Сез бит инде чыгарылыш

Төркеме балалары.

3б. Утром рано просыпайся,

Хорошенько умывайся,

Чтобы в школе не зевать,

Носом парту не клевать.

4б. Одевайся аккуратно,

Чтоб смотреть было приятно.

Каждой книжкой дорожи,

В чистоте портфель держи.

5б. На уроках не хихикай,

Стул туда – сюда не двигай,

Педагога уважай,

И соседу не мешай.

6б. Мәктәпкә баргач, дуслар,

Бик тырышып укыгыз.

Яңа дуслар сез табыгыз,

Яманнан сак булыгыз.

7б. Мәктәптә яхшы укыгыз,

Тәртип бозып йөрмәгез

Бакчабызның маркасына

Тап төшерә күрмәгез.

8б. Бик күңелле бакчабыз!

Тик сез генә китәсез,

Үзебезнең күчтәнәчне

Биеп бүләк итәбез.

                                                Бию. “Туплар белән”.

                                          Балалар чыгып китәләр.

1 Аб. Ярар балалар, күзләрегезне йомыгыз, сәяхәтебезне дәвам итик.

                                    Көйгә убырлы карчык очып керә.

УК. Әй, балалар, балалар сез бик начар эшләдегез. Мине кунакка да чакырмагансыз. Мин сезгә никадәр яхшылык эшләдем, күпме бәйрәмнәрегездә катнаштым. Шуңа күрә мин сезне мәктәпкә җибәрмим!

2 Аб. Син,  Убырлы карчык, ачуланма! Безнең белемнәрне тикшерсен дип  синең янга үзебез очып барырга теләдек. Син бит бик күпне беләсең.

УК. Әлбәттә беләм, никадәрле баланы мәктәпкә чыгардым. Сез өстәл астыннан атлап йөргәндә, мин инде балалар карый идем. Әйдәгез мин сезнең математикадан белемнәрегезне тикшереп карыйм.

                    Уен “Парлаштык”.

УК. Әйе санарга сез өйрәнгәнсез, ә дус була белмисез дер әле.

1 Аб. Юк, Убырлы Карчык, безнең балалар бик дус һәм тату, әйдә тыңлап кит әле.

                                     Җыр. На русском.    

УК. Ярар, барсагыз барыгыз инде мәктәпкә. Саный беләсез, дус була беләсез. Сау булыгыз. Мине дә онытмагыз, мәктәпкә ешрак чакырыгыз.

2 Аб. УК озаттык. Юлыбызны дәвам итик..... күзләрегезне йомыгыз.

Хыял тукталышы.

Аб.

Балачакның матур бер көнендә.

Хыялларга чумды балалар,

Киләчәктә кайсы кем буласын

Сез аңларсыз тыңлап карагач.

7б. Бераз гына дәү үсүгә

Китеп барам кияүгә

Бер малай – шалайга түгел

Әтием кебегенә.

Аның кебек көчле булсын

Бер авыр сүз әйтмәсен

Кияүгә чыгасым килә

Килә тизрәк үсәсем.

8б. Ә мин үскәч әни булам

Әни һәркемгә кирәк

Әниләрсез яшәү авыр

Әнигә иң зур – хөрмәт.

9б. Берегез кияүгә чыга,

Әни булам диясез.

Зур үскәнче күп укыйсы

Барын әллә белмисез?

Укытучы булырга дип

Максат куйдым мин менә

Аңарчы бик күп укырга

Кирәк шул үземә дә.

10б. Артист буласым бик килә.

Зур сзхнәдә җырлыйсым

Залдагы тамашачының

Мәхәббәтен яулыйсым

11б. Мәктәптә уку рәхәттер

Укучы булам тиздән.

Гел 4кә 5 кә укысам.

Мин бик тиз үсеп китәм.

12б. Ә мин завхоз булыр идем

Роза апа шикелле

Һәрбер җирдә кирәктер ул

Чисталык саклар кеше.

13б. Физкультураны яратам

Мин физкультурник булам

Белем белән, көчем белән

Мин хәтта меңне егам.

14б. Хыялланасыз юк барны

Тиенгә бит йөрисе

Мин үзем бизнесмен булам

Бу эшнең иң кәттәсе.

Акчаны иркенләп тотам

Алам барын барын да

Кулымны кесәгә тыгып

Узам кызлар яныннан.

15б. Һәркем бизнесмен булалмый        

Алар да ач торалмый

Бар кешеләр тук булырлар

Шәп пешекче булам мин.

16б. Начальник булу шәп һөнәр

Бар да синнән куркалар

Утырып кына торса да

“Ул эшли” – ди бар халык.

Утырып  торасым килми

Андый эш ул эш түгел

Космоска очасым килә

Оча бит, оча күңел.

17б.  Минем әтием врач

Әни шәфкать туташы

Үскәч үземне дә врач

Итәрләрдер ахрысы.

18б. Күп укырга кирәктер шул.

Хөнәр сайлар алдыннан

Язарга, санарга кирәк

Эшләргә зур адымнар.

АБ.

Балалар! Кем булсалар да

Хыяллар бит канатлы

Өметләре өзелмәсен

Булсын юллары якты.

Йөрәк түрендә саклансын

Аларның уй хыялы

Бу тормышта хыялдан да

Яктырак нәрсә бармы?


1 Аб. Хыялларыгыз тормышка ашсын өчен тырышып укырга, ә моның өчен безгә тизрәк акыллы тәрбиячене табарга кирәк, сәяхәтебезне дәвам итик.

Һава шарыбызга тагын әллә нәрсә булды, без тизлегебезне югалтабыз. Әйдәгез мәктәптә нәрсәләр өйрәтәләр икән җырлап алыйк әле.

                               Җыр “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”.

“2”ле. Хи-Хи-хи. Сезгә җырлар гына ярдәм итмәс.

2 Аб. Менә эш нәрсәдә. “2”ле билгесе, аның белән “1”лесе. Безнең шарыбызга утырмакчы булалар. Туктагыз, туктагыз ашыкмагыз, сез безгә кирәк түгел, ераккарак китегез.

“2”ле. Карагыз әле сез аларга, белдеклеләр. Һәр бала белә, мәктәптә мин хуҗа! Китаплар укыганчы, уйнарга тәкъдим итәм. Кем монда иң кыюы, кем герой минем белән әйдәгез.

2Аб. Уйнарга без яратабыз, уйнарга без каршы түгел.

                                       

“2”ле. Бик җитез икәнсез, сезнең белән дус булып булмас. Шулайда сез нинди билгеләренә генә укыячаксыз икән тикшереп китим әле. Әти – әниләрегез нинди билгеләренә укыдылар икән? Тикшереп карыйк әле. Игътибарлы булыгыз.

1 Аб. “2” ле билгесе безнең балаларның отличник буласына ышандың мы инде? Алар тик “5”ле билгеләре генә алачаклар.

“2”ле. Минем белән дус буласыгыз килмиме. Алайсам үзегезгә үпкәләгез инде.

(зал буенча “2”ле, “1”ле билгеләрен ташлап калдыра. “5”ле билгесен алып чыгып китә).

1 Аб. Ой, безнең һава шарыбыз тизлеген югалта, тиз генә начар билгеләрне җыеп ташлагыз. Балалар ләкин “2”ле “5”ле билгесен алып китте бит, безгә кем  ярдәм итәр икән инде ?

Балалар. Сыщик.

Сы. Минем вакытым бик тар, минем клиентларым бик күп, кемгә ярдәм кирәк?

Аб. Безнең балалар....

Сы. Бөтен кешенең дә балалары бар. Нәрсә югалды?

Аб. Хөрмәтлем, икеле безнең бишлене урлады, ә мәктәптә бишлесез нишләп була?

Сы. Мәктәп, балалар, билгеләр. Икелене эзләргә, нинди ул?

Аб. Икелеме?

Сы. Икеле түгел, бишле?

Аб. Балалар әйдәгез ярдәм итик әле, бишлене тасвирлап күрсәтик.

                    Уен. Бишле нинди?

Сы. Аңлашылды, барыгыз да үз урыннарыгызда калыгыз. Минем дөрес юлдан барам бугай. Сез миңа биеп ярдәм итсәгез бишлене тизрәк табарбыз.

                           Губки – губки.

Сы. Дусларым менә мин тылсымлы кыңгырау таптым, ул сезгә иң тәртипле, акыллы, сабыр тәрбиячене табарга ярдәм итәр.  (кыңгырауны шалтырата).

                Бишле билгесен тоткан тәрбиячеләр чыга.

Дөньяларны айкап – чайкап

Эзләдек тәрбияче.

Табалмадык сездән яхшы

Сездән дә якын кеше.

Вальс.

19б. Мөдир Әлфия апабызга

Рәхмәтләрнең иң зуры.

Аның күңеленә сыйган

Игелекнең бар нуры.

20б. Мы заведующей нашей

Все спасибо говорим.

Обещаем так учиться,

Чтоб могла она гордиться

Новым выпуском таким!

21б. Тәрбияче апаларыбыз лаек,

Мактауның зурысына

Сабырлыклары, уңганлыклары

Үрнәк булыр барсына.

22б. «Спасибо!» - нежно говорим

Мы воспитателям своим.

Ещё признаемся мы вам:

Похожи вы на наших мам.

23б. Лилия апа көндә кереп

Хәлебезне белеште.

Акыллы, зирәк фикерләр,

Киңәшләрен биреште.

24б. Чем ребятам заниматься?

Как учиться и когда?

Как гулять и развлекаться?

Мы не знаем, вот беда!

Методист подскажет нам.

25б. Гүзәл Рәмзия, апаларыбыз

Әни кебек ягымлы.

Безнең өчен бик кадерле

Хөрмәт итәбез сезне.

26б. Спасибо, няне и техничке,

За их заботу и старанье,

Чтоб детский сад был чист и светел,

Чтоб в нем звучал веселый смех,

Они вставали на рассвете

И уходили позже всех.

27б. Альбина апа аңлатты

Сәламәтлекнең серен.

Көчле, җитез булыгыз дип

Башлады ул һәр көнен.

28б. Рәхмәт әйтик Зөһрә апага

Өйрәтте җыр – биюгә.

Барыбыз да хәзер артист

Җырчы да, биюче дә.

29б. Урысча да,

Татарча да яхшы бел дип

Аңлатты Гүзәл апа.

Шуңа күрә у нас теперь

Бар да әйбәт

Все О кей!

30б. Спасибо ей. Что нас лечила

И ставить градусник учила,

Смотрела, чтоб наши щечки

Алели, как цветочки.

31б. Целый день завхоз хлопочет

Все в порядке видеть хочет.

Спасибо вам сто тысяч раз!

Всю жизнь мы будем помнить вас.

32б. Гөлсинә апа юган керләр

Ап – ак кардай ак була.

Чиста урыннарга яткач

Күзләр дә тиз йомыла.

33б. Спасибо всем тем,

Кто на кухне работал,

Нам кашу варил

И готовил компоты.

От всех нас спасибо вам!

34б. саубуллашу бигрәк моңсу икән

Бүгенгәчә аны белмәдек.

Шат яшәдек, хөрмәтле апалар

Кырыс йөзегезне күрмәдек.

35б. Хуш күңелле бакчабыз

Без сине бик яраттык.

Инде саубуллашабыз

Мәктәпкә ашыгабыз.

1тәрбияче. Ашкынып көткән көн җитте,

Сез мәктәпкә аяк басасыз.

Тырышып укып, отличник булыгыз

Халык сезне һәрчак мактасын.

2тәрбияче. Әйбәт үтсен көнегез

Фән серен күп белегез,

Җиңел булсын укулар,

Дөрес булсын язулар.

Дәфтәр саен биш булсын

Ерактан көлеп торсын.

Икесе бергә. Хәерле юл сезгә, балалар.

Балалар бергә. Сау булыгыз, рәхмәт сезгә.

Җыр “Сау бул, бакчабыз!” А. Минһаҗев сүз., Ә. Һадиева муз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Чыгарылыш кичәсе

Миләүшә: Һәркөн безне каршы алаКүңелле бакча-Хәерле иртә! –диеп сайрыйКошлар агачтаБакчабыз! Бакчабыз!Һәркөн килеп бакчабыздаКүңел ачабыз.Бакчабызның каеннарыБезне иркәли.Без тыңлыйбыз, ә апабыз...

Безне мәктәп көтә. (чыгарылыш кичәсе сценарие)

1 а.б.     Бу нинди матур кичә?              Бу нинди шатлык бүген? 2 а.б.     Бумы?...

“Чыгарылыш кичәсе”

Сценарий “Чыгарылыш кичәсе”...

Сценарий праздника"Чыгарылыш кичәсе"

Сценарий праздника"Чыгарылыш кичәсе"...

Чыгарылыш

Катнаш төркемдә күңел ачу...

Балалар бакчасында татарча чыгарылыш кичәсе.

«Хуш, кадерле бакчам!»  Балалар бакчасында татарча чыгарылыш кичәсе....

Чыгарылыш кичәсе

“Чыгарылыш кичәсе” бәйрәме сценарие....