8 март кичәсе
материал (младшая группа) на тему

Низамиева Фания  Саубановна

2 кечкенәләр төркеме өчен бәйрәм сценариясе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 8mart_byrme.docx18.1 КБ

Предварительный просмотр:

8 нче Март халыкара хатын-кызлар көненә багышланган кичә.

Ал.б: .Исәнмесез мәрхәмәтле, нечкә күңелле  әниләребез,йомшак куллы, сабыр һәм киң күңелле әбиләребез , зифа буйлы апаларыбыз һәм кызларыбыз!

Менә тагын барыбыз да зур түземсезлек белән көткән 8нче март- чәчәкле яз бәйрәме җитте. Без, сезнең белән көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда ,җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда икәнен беләбез.Сезне шул җир йөзен бизәгән халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәбез.Бәйрәмнең барысыда тәнгә җиңеллек , рәхәтлек , җанга ял алып килә.

Умырзая сафлык бүләк итсен!

Яз кояшы сипсен җылысын!

Март җилләре өмет бүләк итсен!
Урап алсын бәхет барысын!

Бәхеткә, шатлыкка күмелеп, 
Һәрвакыт елмаеп һәм көлеп, 
Кадергә, хөрмәткә төренеп 
Яшәгез мәңгелек нур булып

Ал.б   Ә хәзер безнең балаларыбыз да сезне бәйрәм белән котлап китә.

З.Әдилә:Март аенда, кар өстендә

                 Кояш нурлар уйната.

                -Яз килә, каршы алыгыз

                 Дигән хәбәр тарата

Без беләбез,җылы язның

Иң беренче бәйрәме-

Әниләр, әби-апалар,

Хатын кызлар бәйрәме.

Ильяр: Кояш көлә, мин елмаям,

8 нче март бүген.

Бүген әниләр бәйрәме ,

Шуңа күңелем шат минем

Риана: Күмәкләшеп без дә дуслар,

Җырлап алыйк , әйдәле.

Котлы булсын, гөрләп торсын,

Әниләрнең бәйрәме.

Җыр: “Язгы тамчы”

Азим: Син әнием, минем өчен

Бу дөньбер генә

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

Диләрә:Тышта яз әле

Яңа башлана

Тамчылар тып-тып

Түбәдән тама

С.Әминә: Нинди назлы,нинди эшчән

Синең куллар, әнием

Бөтен дөнья бәйрәм итә

Сине зурлап, әнием.

Зөлфәт: 8 нче март бүген

Безнең өйдә зур бәйрәм.

Әти чәчәк бүләк итте

Әниемә зур бәйләм

Малайлар башкаруында бию “Гармун уйныйм”

М.Әдилә. Өстәл өстен кат-кат сөрттем

Җәйдем ап-ак җәймәне.

Чиста булсын, пөхтә булсын

Бүген әни бәйрәме.

Алим: Әниемнең кызы юк шул

Мин булышам әнигә.

Аш пешерәм, җыештырам,

Кер юышам әнигә.

Зур үскәч кем буласыз әле сез, малайлар?

(Солдат булабыз) Җыр:”Солдат булам.”

Ясминә: Әниемә эш күп өйдә-

Мин шуңа да булышам.

Менә әле дә мин аңа

Чынаяклар юышам.

Рүзәл: Иртүк торып битен юган

Кем уяткан Ләйләне?

Уятмаган, үзе торган-

Бүген әни бәйрәме.

Азамат: Пәрдәләрне ачып куйды,

Көн кояшлы, көн ямьле!

Якты булсын, балкып торсын-

Бүген әни бәйрәме.

Җыр: “Җырлыйм әнием турында”

Язилә: Бары әни, әни генә

Сабыр итеп көн күрүче.

Балалары хакларына

Көне-төне тир түгүче.

Айсылу: Бөтен эш кулыннан килә

Әй уңган минем әни!

Мин дигәндә – беркайчан да,

Көчен һич тә җәлләми.

Рәзил:Бик зур үстем инде мин,

Әниемә булышам.

Үз ботинкамны үзем

Кияргә тырышам

Ранил: Әниемнең эше күп:

Бәйли ул миңа оек.

Бүген бөтен уенчыкны

Үзем куйдым мин җыеп.

Гүзәл:Дөнҗяда иң акыллы

Иң уңган безнең әни.

Менә шуңа синең яннан

Бер дә китәсе килми.

Рәйхан: Зәңгәр күктә ал кояш

Сүнмәсен, балкып торсын

Әниләрнең нурлы йөзе

Гел көлеп кенә торсын.

Сурприз булып кояш керә.Үзенең сүзләрен әйтә, теләкләрен.

Кызларны үзенең нурлары янында биетә. (Бию.)

Кояш: Мин кешеләрнең һәрвакыт елмайганнарын яратам. Әйдәгез әле ,әниләр ,уен уйнап алабыз.

                                                             Уеннар:

Уен уйнаганда кызлар киемнәрен алыштыралар.

Бүген бездә кунакта әниләр генә түгел, яраткан әбиләребез дә килде.Ә хәзер аларга багышлап шигырьләр сөйләп үтик әле.

Самат:Минем әби бик әйбәт,

Гел көлеп кенә тора.

Балакаем дип , дип әйтеп,

Сөеп, иркәләп тора.

Арина: Без әбине яратабыз,

Ул да безне ярата.

Безнең әбидән дә әйбәт

Кем бар икән дөньяда.

И.Әминә:Әбием һәркөн безгә

Тәмле ашлар пешерә

Сөйкемле сүзләре белән

Безнең күңелне күрә.

Бию: Мунчалалар белән.(Кызлар)

Динә: Бәлки минем әбине

Сез дә белә торгансыз?

Әбиемне “әби” диеп

Әйтүе дә уңайсыз.

Минем әби яшь әле

Минем әби чип-чибәр.

Әбине күргән кешеләр:

“Кызлар кебек син”, -диләр.

Радмир: Әби күзлеген эзли,

Кайда икәнен белми.

Күзлеге бит кулында,

Әмма ул аны сизми.

Алисә:Кояштай балкып тора

Әбиемнең карашы.

Ничек кенә әбием күк

Җылы, якты буласы.

Мин бакчага киткәндә

Озатып кала  әби,

Кайтканда каршы ала.

Бигрәк тә әйбәт инде.

Зәлинә: Дөньяда иң җылы әби-

Безнең әби беләбез.

Шуңа күрә энем белән

Куенына керәбез.

Дәү әнинең кочагында

Китәбез эреп кенә.

Яшәрбез әле үскәч тә,

Кадерен белеп кенә.

Азалия: Без сезне бик яратабыз.

Бәйрәм белән котлыйбыз.

Бүләк итеп бүген сезгә

Бер матур җыр җырлыйбыз.

Җыр: Әбием , әбекәем.

Йомгаклау: Буләкләрне тапшыру.

Мамочка моя родная,                        
С 8 Марта, дорогая!
Я скажу тебе любя:
Лучше в мире нет тебя.

Я тебе желаю счастья,
Пусть уходят все ненастья.
Красоты, любви, тепла!
Будь здоровой ты всегда!

Мамочка моя родная,
С 8 Марта, дорогая!
Я скажу тебе любя:
Лучше в мире нет тебя.

Я тебе желаю счастья,
Пусть уходят все ненастья.
Красоты, любви, тепла!
Будь здоровой ты всегда!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Март – утро года». Приметы Марта

Март – утро года. Хотя и сердитым бывает, снегами да морозцем оборачивается, но весной пахнет. Ярко краснеют на белом снегу ветви вербы. На них чинно сидят серебристо-серые мохнатые «барашки». Призывн...

Сценарии 8 марта для дошкольников 8 марта в ДОУ.

Праздник отмечается в заранее украшенной комнате, где приготовлены сидячие места для бабушек и мам. Включается музыка, на небольшую сцену выходят 3 танцевальные пары, танцуют. Затем выходят остальные ...

Праздники с родителями. День 8 Марта "Ладушки - ладошки" Конспект развлечения «Ладушки - ладошки» к международному женскому дню 8 Марта» для младшей группы

Содействовать созданию обстановки общей радости, хорошего настроения, любви и нежного отношения к матери; поддерживать стремление детей к импровизации. Показать значимый для ребенка образ мамы....

8 Марта - праздник мам. Сценарий праздника 8 Марта для детей подготовительной группы детского сада

Данный материал может быть рекомендован для проведения праздника 8 марта в подготовительной группе детского сада....

"Солнышко будили" (сценарий утренника 8 марта во II младшей группе)_март 2016

Прошли метели и морозы, и пусть ещё далеко до первых весенних цветов, природа просыпается от зимнего сна... Но, почему "не просыпается, и не улыбается солнце"? А идём его будить?!...

Сценарий праздника 8 марта для детей младшей группы "День восьмое марта-праздник наших мам!"

Сценарий праздн ика 8 марта для детей младшей группы детского сада " День восьмое марта-праздник наших мам!"...