“Клоун Яңа ел бәйрәмендә”
материал (младшая группа) на тему

Галиева Равия Кияметдиновна

Яңа ел бәйрәме сценариесе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ikenche_kechkenlr_torkemend.docx30.06 КБ

Предварительный просмотр:

Икенче кечкенәләр төркемендә (3-4 яшь) №1

Яңа ел бәйрәме сценариесе

Клоун Яңа ел бәйрәмендә”.



Клоун Яңа ел бәйрәмендә”.

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Матур көй уйный. Тәрбияче белән балалар залга йөгереп кереп чыршы тирәсенә басалар.                                                                                                         1НЧЕ  АЛЫП БАРУЧЫ 

Шатлык белән яңа көн туганда,

Яңа елга аяк басабыз.

Сагындырган олы кунак булып,

Каршылыйбыз аны барчабыз.

2 нче алып баручы.

Яңа еллар, яңа еллар килә,

Ачылсыннар яңа капкалар.

Бар кешелек өчен теләк телим.

Кушылсыннар миңа башкалар.

1 нче алып баручы.

Күңелләргә шатлык хисе тулсын,

Кайгыларга урын калмасын.

Ямьсез гадәт, яшел елан булып,

Табыннарда урын алмасын.

2 нче алып баручы.

Дөнья матур, илләр имин булсын,

Тыныч булсын туган җиребез.

Сәламәтлек, шатлык, бәхет белән

Узсын иде һәрбер көнегез.

Икесе бергә. Яңа ел котлы булсын!

1 нче алып баручы:

 Гаҗәп күркәм безнең чыршы

Җем-җем килеп яна ул,

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен

Котлы булсын Яңа ел!

Бергә: Котлы булсын Яңа ел!

Тәрбияче: Карагыз әле, балалар, безнең чыршыбыз нинди матур бизәлгән.....

Балалар чыршыдагы уенчыкларны карыйлар һәм аларны әйтәләр.

1 Бала:

Бүлмәдә чыршы агачы,

Ул яшелдән киенгән.

Чыршы да урманнан безгә

Бәйрәм итәргә килгән!

2 Бала:

Исәнме, чыршы, исәнме!

Яңа ел килеп җитте.

Күңелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте.

3 Бала:

Син килдең бүген киенеп

Бизәнеп матурланып,

Безгә нәни, дусларыңа,                                                                                                                               Күңелле җырлар алып. 

4 Бала:

Тышта буран, бөтен җиргә

Карлар тутыра.

Безнең бүлмәдә бик матур

Чыршы утыра.

5 Бала:

Күрегез чыршы апаны

Матурланган, киенгән.

Безгә калын урманнан

Ул кунак булып килгән.

Тәрбияче: Әйдәгез балалар яшел чыршы янында җыр җырлап әйләнәбез.

Җыр « Чыршы янында»

Тәрбияче: Балалар карагыз әле, нишләптер безнең чыршыбызның утлары янмый. Әйдәгез аларны кабызабыз.

Тәрбияче: Бер, ике, өч,чыршының утлары кабын!

Чыршы кабынмый.

Тәрбияче: Чыршының утлары кабынмый да кабынмый. Балалар ниндидер тавышлар ишетелә. Кем килә икән?

Музыка ишетелә Кар кызы керә.

Кар кызы: Бәйрәмнәр котлы булсын,

Сез бит мине беләсез,

Мин бит Кар кызы!

Яңа елда һәрберегез

Таза булып үсегез.

Елакларны беркем сөйми

Менә шуны белегез!

Тәрбияче: Исәнме, Кар кызы. Син безгә чыршыбызның утларын кабызырга ярдәм ит әле.

Кар кызы: Әйдәгез бергә тырышып карыйк әле.

Балалар бергә: Бер,ике, өч- чыршының утлары кабын!

Раз, два, три- ну-ка ёлочка гори!

Утлары кабынмый.

Тәрбияче: Нишләптер чыршының утлары кабынасы килми.

Кар кызы: Әйдәгез әле малайлар, кызлар

Чыршыга бармак янап куркытыйк.

Ә хәзер кулларны чабыйк,

Һәм аяклар белән тыпырдыйк.

Утлары кабынмый.

Тәрбияче: Безнең чыршыга нәрсә булды соң, нишләп утларын кабызмый?

Кар кызы: Мин аңладым. Без бит барсында дөрес эшләмәдек. Безгә әкрен генә: “Чыршыкаебыз утларыңны яндыр”- дип сорарга кирәк.

Бергә: Чыршыкай, утларыңны яндыр инде.

Чыршының утлары кабына.

Тәрбияче: Менә чыршыбыз матурланды, карагыз әле аның утлары җем- җем килеп яна.

Кар кызы: Әйдәгез хәзер чыршы тирәсендә җыр җырлап әйләнәбез.

Кыш турында җыр. “Кар бөртекләре”

Тәрбияче: Ә хәзер урындыкларга утырабыз.

Кар кызы, безнең балалар сиңа шигырьләрен сөйләп күрсәтәселәре килә.

Кар кызына шигырьләр сөйләү.

1 Бала

Кар бөртекләре

Өстемә куна.

Үзләре матур                                                                                                                                                                           Һәм салкын була.

2 Бала

Кар бөртекләре

Җем-җем итәләр.

Җил искән саен,

Очып китәләр.

Кар кызы: Матур шигырьләрегез өчен балалар рәхмәт. Ә хәзер минем кәрзиндәге кар бөртекләрен алабыз һәм биергә чыгабыз.

Кар бөртекләре белән бию.

Кар бөртекләрен чыршы янында калдырабыз.

Тәрбияче: Кар кызы, безнең Кыш бабаебыз кайчан килә соң?

Кар кызы: Карагыз әле,тавыш ишетәсезме, кемдер безнең бәйрәмгә килә.

Музыка яңгырый, төлке керә.

Төлке: Исәнмесез балалар, исәнмесез апалар.

Мин матур киендем дә сезнең бәйрәмегезгә килдем.

Тәрбияче: Исәнме төлкекәй.

Кар кызшак катып) Ничек, ул әле килмәдеме?

Кар кызы: Юк!

Төлке: Бүләкләрдә юкмы?

Тәрбияче: Юк!

Төлке:Бәйрәм, бәйрәм дисез, нинди бәйрәм инде ул бүләкләрсез.

Тәрбияче: Төлке, ә син беләсеңме Кыш бабай бит бүләкләрне акыллы, ягымлы, тырыш булган балаларга гына алып килә.

Төлке: Ә мин ышанмыйм, чынлап та балалар сез акыллымы?

Балалар: Акыллы!

Төлке: Сез бер-берегез белән дусмы?

Балалар: Дус!

Төлке: Сез тырыш балалармы?

Балалар: Тырыш!

Төлке: Менә мин сезне хәзер тикшереп карыйм.Әйдәгез минем белән уйныйсызмы?

Балалар: Уйныйбыз.

Уен

Төлке балаларны куып тотарга тырыша.

Төлке: Әх, сез мине әле үртәп торасызмы! Шуның өчен мин сезнең бәйрәмегезне бозам (уңга суңга йөри). Уйлап таптым! Мин сезнең Кар кызыгызны үземә алып китәм дә, менә эзләгез аннары!

Төлке Кар кызын алып чыгып китә.

Тәрбияче: Бәйрәмебезне дәвам итәр өчен безгә Кар кызын кире кайтарырга кирәк. Безгә кем ярдәм итәр икән? Әйе, безгә бары тик Кыш бабай гына ярдәм итә алыр. Әйдәгез аны бергә чакырабыз “Кыш бабай кил әле”

Кыш бабаебыз безне ишетмәде. Әйдәгез әти-әниләрдә безгә Кыш бабайны чакырырга ярдәм итегез.

Бергә: Кыш бабай, кызурак кил әле!

Музыка яңгырый, Кыш Бабай керә.

Кыш бабай: Яңа ел белән, дуслар, тәбриклибез без сезне,

Күп шатлыклар алып килсен бүгенге бәйрәм көне.

Сагынып килдем мин сезне ,

Үтеп океан, диңгезне,

Нинди матур үскәнсез,

Алма кебек пешкәнсез.

Тәрбияче: Исәнме Кыш бабай, без сине күрүебезгә шатбыз. Кыш бабай, безнең бәйрәмебезгә төлке килгән иде.Ул безгә үч итеп Кар кызыбызны алып китте.

Кыш бабай: Ох,хәйләкәр төлке. Кар кызыбызны кайтарыр өчен миңа ярдәмче кирәк, ләкин ул төлкедән дә хәйләкәррәк булырга тиеш. (Чыршыда Клоун уенчыгын күреп ала)

Кыш бабай :Менә бу Клоун миңа ярдәм итәр дә. (Уенчыкны чырышыдан ала)

Тәрбияче: Сиңа ул ничек ярдәм итәр соң, ул бит уенчык?

Кыш бабай: Соң мин бит тылсымчы. Кая әле - бер, ике, өч, тизрәк уян!

Чыршы тирәләп китә

Музыка уйный, чыршы артыннан Клоун чыга.

Клоун: Исәнмесез, балалар! Мин шаян клоун Плюх, шаярырга яратам!

Кыш бабай, беләм, миннән сезгә ярдәм кирәк.

Кыш бабай: Хәзер мин төлкене чакырам, ә син аны күңелен күтәрерсең.

Төлке, ау, бире кил әле!

Төлке йөгереп керә.

Төлке: Ишетәм, ишетәм Кыш бабай, син миңа бүләкләр алып килдеңме?

Кыш бабай: Нишләп әле син төлке, Кар кызыбызны урлап бәйрәмне бозасың?

Төлке: Ә, нәрсә бөтен бүләкләр балаларга гына, ә миңа бер нәрсә дә юк. Миннән көләләр генә, шуның өчен мин сезнең Кар кызыгызны алып киттем дә. Сез аны таба алмаячаксыз.

Клоун. Эх, Төлке,әйдә болай сөйләшәбез, әгәр без синең күңелеңне ачсак, син безгә Кар кызын бәйрәмгә кайтарасың.

Төлке: Ярар, ләкин сезнең бернәрсә дә барып чыкмаячак!

Клоун: Карап карыйк, әйдәгез әле, җәнлекләр чыгыгыз, биеп күрсәтегез.

Җәнлекләр биюе.

Төлке: Монда бернинди дә кызык юк, мин аларны һәр көнне урманда күрәм.

Клоун: Ярар, Клоуннар, чыгып төлкенең күңелен ачыгыз әле.

Клоуннар биюе.

Төлке: Ой, күңелле булды, кая Кар кызыгызны бирим әле.

Төлке Кар кызын китерә һәм саубуллашып Клоун б-н бергә чыгып китәләр

Кар кызы: Рәхмәт, дусларым, сез мине коткардыгыз.

Кыш бабай:

Әйдә,килегез тизерәк,

Ясыйк матур түгәрәк.

Безгә кунаклар килгән ,

Уйныйк –җырлыйк бергәләп.

Чыршы тирәли җыр «Кыш бабай»

Кыш бабай: Ай, мин бит оныттым.

Кар кызы: Нәрсә булды, бабакай?

Кыш бабай: Миңа бит кызу.

Кар кызы: Минем кәрзинемдә кар йомарламнары бар. Әйдәгез аларны алабыз да Кыш бабайга ыргытып аны суытабыз.

Кар йомарламнары белән уен

Тәрбияче: Кыш бабаебыз уйнап арыгандыр, утырып ял итсен. Ә безнең балалар сиңа шигырьләрен сөйләп күрсәтерләр.                                                                                                                           Кыш бабайга шигырьләр сөйләү.

Әй,Кыш бабай, Кыш бабай,                                                                                                                  Безнең сөйгән кунак син                                                                                                                                                   Ямьле үтсен кичәбез,                                                                                                                                                         Безне көлдер уйнат син.

Җыр: “ Кыш бабай”

1.Кыш бабай, Кыш бабай,

Кунакка килгән.

Килмәс иде, безнең белән

Биисе килгән.

2.Кыш бабай белән

Кызы да килгән.

Елтырыйклы, ап-ак бәсле

Күлмәген кигән.

Тәрбияче: Кыш бабай, безнең балалар бик матур шигырьләр өйрәнделәр,алар сиңа сөйләп күрсәтерләр.

Салкын саф һава

Йомшак кар ява.

Урамга чыксаң

Битләр кызара.

Кар бөртекләре

Өстеңә куна.

Үзләре матур

Һәм салкын була.

Бүлмәдә чыршы агачы

Ул яшелдән киенгән

Чыршы да урманнан безгә

Бәйрәм итәргә килгән.

Уянып бүген иртән

Карасам тәрәзәгә

Ак сакаллы Кыш бабай

Кар алып килгән безгә.

 Кыш бабай килгән

Ап-ак тун кигән.

Көтә кем генә

Чыгар дип өйдән.

Чыксаң өшетә

Битне чеметә.

Менә шул аның

Бөтен эше дә.

Яңа ел килә диеп,

Урман, кыр куана.

Чыршылар, усаклар,

Ак карга коена.

Юеш көннәрдә

Зарыгып беттек.

Кыш бабабызны

Сагынып көттек.

Төрле-төрле утлар яна,

Без уйныйбыз әйләнеп.

Бигрәк матур, бигрәк ямьле

Безнең чыршы бәйрәме.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез, Кыш бабай белән Кар кызына биеп күрсәтик,соңыннан тагын шигырьләр сөйләүне дәвам итәрбез.(балаларның биюе)                                                                                                  

Җырлый-җырлый әйләнәбез

Чыршы синең тирәңдә.

Кунак булып ак сакаллы

Бабаебыз килгәнгә.

Ямьле Кыш бабай

Килдең син безгә.

Кунак булырсың,

Кер өебезгә.

Кыш бабай,мине

Бүген син макта.

Бер яшькә үстем

Син килгән чакта.

Тәрбияче: Балалар,әйдәгез, Кар кызы белән җыр җырлап алыйк.

Җыр: “Кар кызы”

Тәрбияче: Безнең Кыш бабабыз утырып арыгандыр, безгә биеп күрсәтсен әле.

 Кыш бабайның биюе.

Тәрбияче:Бүген бездә зур бәйрәм

Бүген Яңа ел килә.

Безнең күңелләр җырга

Һәм биюгә җилкенә.

Яшел чыршы тирәсендә

Үткәрәбез зур бәйрәм.

Җырлыйбыз да биибез                                                                                                                                                        Уйныйбыз әйлән – бәйлән.

Тәрбияче 2:Яңа бәхет,яңа шатлык

Алып килсен Яңа ел.

Яңа җиңүләре белән

Котлы булсын Яңа ел.                                                                                                                                                                                                   Бераз гына моңсуда

Ник икәнен мин беләм.

Хушлашабыз, чөнки без

Бүген иске ел белән.

Тәрбияче 1:  Әйдәгез, Кыш бабай эреп беткәнче “Өшетәм” уенын уйнап алыйк.

Кыш бабай: Минем күңелне күрдегез, рәхмәт сезгә, балалар!

Кар кызы: Балалар сезгә бәйрәм ошадымы?

Балалар: Әйе!

Кар кызы: Кыш бабай, син бер нәрсә дә онытмадыңмы?

Кыш бабай: Бияләем кулымда, башлыгым урнымда.

Кар кызы: Бабакай синнән балалар бүләкләр көтәләр бит.

Кыш бабай: Кая әле минем капчыгым...Урманда онытканмын!

Кар кызы: Безгә бабакай нишләргә соң?

Кыш бабай: Кайгырмагыз, дусларым. Сез миңа тылсымнарга ярдәм итәрсезме?

Балалар ризалашалар. Кыш бабай балаларны үз янына чакыра һәм чыршыга карап басырга куша.

Кыш бабай: Чыршыкайга, яшел энәләренә кул болгыйк әле.

Балалар кабатлыйлар

Кыш бабай: Ә хәзер аз гына карга өрик,

Куллар б-н чәбәкәй итек, аяклар б-н тыпырдыйк!

Ә хәзер елмаегыз һәм тизрәк борылыгыз,

Сезне балалар, бүләкләр көтә...

Кар кызы: Менә сиңа сез тылсымладыгыз, кечкенә кар нинди булып үскән... Ә аның эчендә..? Музыка уйный, бүләкләр өләшү.

Кыш бабай: Балалар барыгызда бүләк алдыгызмы??

Кар кызы: Берегезнедә онытмадыкмы?

Балалар бүләкләргә рәхмәт әйтә.                                                                                                                                       К.б.   Көтеп алган очрашулар

          Тиз генә үтеп китте

         Инде хәзер саубуллашып

         Китәр вакытлар җитте.

Күңел тынычлыгы телим,

Яңа елда һәркемгә

Бәхет, шатлык, сәламәтлек

Юлдаш булсын гомергә!

Кар кызы.        Бәйрәм үтте, ә Яңа ел

                         Һәрбер өйгә киләчәк

                         Яхшы булсын, имин булсын

                          Матур булсын киләчәк.

Рәхмәт әйтик чыршыбызга,

       Матур бәйрәме өчен.

.     Рәхмәт әйтик кунакларга

       Килеп караган өчен.

       Яңа елга яңа юлдан,

Нык басып бердәм керик.

Иң изге ,саф теләкләрне
Бер-беребезгә телик.

Яңа ел җыры.

Кар кызы: Балалар, сезнең белән саубуллашырга вакыт җитте.

Кыш бабай: Сау булыгыз балалар, бәйрәм күңелле үтсен!Сау булыгыз кунаклар, әти-әниләр, Яңа ел белән!

Кыш бабай һәм Кар кызы китәләр. 

Беренче алып баручы. Кадерле дуслар! Сезнең барлык өметләрегез дә аклансын! Яңа елда яңа уңышлар телибез!

Зур өметләр белән каршылыйбыз

2017 ЕЛ.. ның ел башын.

Игелек һәм миһербанлык кына

Булсын иде синең юлдашың!

Икенче алып баручы.

Яңа елда исән-мул тормышка

Аяк бассак иде, йа Рабби!

Кил, Яңа ел, изгелегең белән,

Явызлыкны беркем яратмый.

Беренче алып баручы.

Күкләр аяз, дөнья имин булсын,

Авырлыклар ишек какмасын.

Шәфкатьле бул, беркем бу тормышта

Шатлык чәчеп кайгы тапмасын!

Икенче алып баручы.

Иңнәренә тормыш авырлыгын

Күтәрмәсен ялгыз аналар.

Ата-ана тигезлеге белән

Пар канатлы үссен балалар!

Икесе бергә.

Яңа ел мөбарәк булсын,

Табыннар түгәрәк булсын!



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Пиктограммалар ярдәмендә татар теленә өйрәтү

Балаларны татар теленә өйрәткәндә пиктограммалар куллануны бик кулай дип саныйм. Мәктәпкәчә бала укый белми ,ләкин пиктографик язуны укый ала һәм бала татарча өйрәнә башлый. Минем үземә дә пиктограмма...

Методические рекомендации «Балалар сөйләмендәге фонетик-фонематик җитешсезлекләрне төзәткәндә юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту » («Закрепление правил безопасного поведения на дороге на индивидуальных занятиях по постановке звуков детей с фонетико-фонематическ

В методических рекомендациях систематизирован практический материал по системе работы  коррекции недостатков звукопроизношения у детей с ФФН, которая включает в себя: артикуляционные упражнения, ...

Сценарий национального праздника тувинцев Шагаа "Менди чаагай мечи чылын уткуулунар!"

Сценарий национального праздника тувинцев Шагаа "Менди чаагай мечи чылын уткуулунар!"...

“2-3 яшлек балаларның иҗади сәләтләрен рәсем эшчәнлегендә гадәти булмаган ысуллар куллану ярдәмендә үстерү” чыгышы

Сәнгать эшчәнлеге, мәктәпкәчә  балалары өчен, эшчәнлекнең иң кызыклы бер төре булып тора. Рәсем аша бала үзенең әйләнә-тирәгә карашын һәм мөнәсәбәтен әйтеп бирә ала.Балаларның эстетик, акыл ...

Республика күләмендә үткәрелгән ачык чара конспекты “Тырышлык-зурлык,ялкаулык-хурлык.”

Ачык чара конспекты “Тырышлык-зурлык,ялкаулык-хурлык.”  (4-5 яшьлек балалар өчен )...

2-3 яшлек балаларның иҗади сәләтләрен рәсем эшчәнлегендә гадәти булмаган ысуллар куллану ярдәмендә үстерү

•логик фикерләвен;•күзәтчәнлеген; •игтътибарын ;•үз-үзенә ышанычын арттыра; •балалар төсләрне аера белергә өйрәнәләр;•диалогик һәм монологик сөйләмнәре үсә;•балаларның фантазияларын арттырып җибәрә;•к...

Проект "Чечен менде - чечек черде"

В настоящее время традиции и обычаи наших предков все больше уходят в прошлое. Подрастающее поколение становится более информатизированным, в связи с чем отсутствует интерес к своей культуре, а взросл...