8 Март бәйрәме
материал (средняя группа) на тему

Сөенарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 8_nche_mart_byrme_2017_10_gr.docx19.34 КБ

Предварительный просмотр:

8 НЧЕ МАРТ БӘЙРӘМЕ.

Фанфары.

Алып баручы керә:

Кадеоле кунаклар, әниләр, әбиләр, апалар, кызлар.Без бүген язның 1нче бәйрәмен- 8 мартны билгеләп үтәргә җыелдык.Сезне барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз!

Туар таңнарыгыз якты,

Күкләрегез аяз булсын!

Безнең биюләребез, җырларыбыз, шигырләребез сезгә бәйрәм бүләге булсын!

Музыка астында залга балалар керәләр.Үз урыннарына басалар.

ТАНЕЦ    ВЫХОД

ӘНИЛӘРГӘ ШАРЛАР БҮЛӘК ИТӘЛӘР

Бала: Яз килә,

           Кояш көлә,

           Дөньяга нур бөркелә.

Бала: Кояш көлә, минр елмаям

         8 март бүген

         Бүген әниләр бәйрәме,

         Шуңа күңелем шат минем

ҖЫР   ЯЗ ҖИТӘ

Бала: Почему 8 марта

          Солнце ярко светит

          Потому что наши мамы

          Лучше всех на свете

Бала: 8 март- әни бәйрәме

          Бүләк итәрмен чәчәк бәйләме

Бала: Бәйрәм бүген, бәйрәм диеп,

          Бар дөнья көлеп торсын

           Әни бәйрәме икәнне

           Барсы да белеп торсын

ҖЫР   БӘЙРӘМ  БЕЛӘН  ӘНИЕМ

А.Б.: Ә хәзер олы җанлы, киң күңелле, тәмле телле әбиләребезне дә бәйрәм белән котлыйк әле.

Бала: Әниемнең әнисе

          Әбием була минем.

          Әби генә түгел әле

          Ул минем дәү әнием

Бала: Тәмле ашлар пешерә

          Матур гөлләр үстерә

          Өебезнең нуры ул

          Барыбыздан олы ул

Бала: С праздником весёлым,

          С праздником весны

         Всех на свете бабушек

         Поздравляем мы

А.Б.: Ә хәзер дәү әниләребез хөрмәтенә оркестрыбыз  чыгыш ясый.

ОРКЕСТР

А.Б.:Җир йөзендә әкиятләр бик күп

Шуларның берсе безгә кунакка килә.Әйдәгез әле, ишек ачып, кунакларны бирегә чакырыйк.

ФОНОВАЯ  МУЗЫКА  ЛАЙ СОБАК ДЕРЕВНЯ

А.Б.: Авыл өе, этләр өрә

Песиләр мияулыйлар

Таңнар аткан, кояш чыккан

Авылда эш башлыйлар.

Уянганнар барчасы да,

Әтәче, тавыклары  да,

Кәҗәләре, атлары

Хуҗалык әгъзалары!

Шушы матур иртәдә әкиятебез башланып та китә.

КУЯН  ӘНИ һәм куян балалары чыга

КУЯН ӘНИ: Куянкайларым, килегез,

                      Уянабыз, юынабыз,

                       Барыбыз да елмаябыз!

ЭТ  ӘНИ һәм көчекләр чыга

ЭТ ӘНИ: Бер-беребездән калышмыйбыз!

                 Барыбыз да тезелеп басабыз!

ТАВЫК һәм чебиләр чыга

ТАВЫК: Чеп-чеп-чеп, чебиләрем!

                 Барыгыз да мондамы?

                  Йокыларыгыз туйдымы?

Чебиләр барысы да: Барысы да шәп! Әни!

ПЕСИ  ӘНИ  һәм песи балалары чыга.

ПЕСИ ӘНИ: Песикәйләрем, яныма килегез.

                       Мин сезне тычкан тотаргаөйрәтәм.

КӘҖӘ ӘНИ һәм кәҗә бәтиләре чыга.Бәтиләр сикерешәләр.

КӘҖӘ ӘНИ: Ай-һай, бәтиләрем!

                        Шундый шук үзләре!

Сугышалар, сикерәләр, берсен-берсе сөзәләр!

Ничек тынычландырыйм икән ?!

Нәрсә эшлим?

ӘНИЛӘР ҮЗЛӘРЕ ГЕНӘ КАЛА.

КУЯН ӘНИ: Ай, хәзерге яшьләр!Бик күпне сорыйлар, ә үзләре...

                       Алар өчен берни җәлләмисең,  менә нәтиҗәсе!

ТАВЫК ӘНИ: Куначаны сындырдылар.Утырыр урыныбыз да юк хәзер.

ПЕСИ ӘНИ : Бөтен тычканнарны куркытып бетерделәр.Мин хәзер песикәйләремә ничек итеп тычкан тотарга өйрәтәм инде?

ЭТ ӘНИ: Безнең өйне ваттылар.Тиз төзәтеп булмас шул инде хәзер.

БАРЫСЫ БЕРГӘ:   Син, Кәҗә, йомшак бигрәк!!!

                                  Бәтиләреңне тәрбияләргә кирәк!!!

Кәҗәгә зур” Балаларны тәрбияләү”дигән китап  һәм каеш бирәләр.

Әниләр утыра.Кәҗә әни кала.

КӘҖӘ ӘНИ: Бәтиләремне тәрбияләргә миңа кем булышыр икән ?

Кырыйга китә.

КУЯННАР сикереп торалар.  КУЯННАР БИЮЕ.

КӘҖӘ ӘНИ:Сезнең куяннар бик матур бииләр, бик уңганнар.Минем бәтиләрем бигрәк                 шук.Бер урында тормыйлар.Аларны өйрәтеп бетереп булмас инде.

КУЯН ӘНИ: Әйе шул, ахыйрәт.Синең бәтиләрең бииик шук.Бәлки, аларны тәрбияләргә   тәрбияче итеп, бүрене чакырыргадыр?

КӘҖӘ ӘНИ:Балалар, Куян бит чынлап та, дөрес әйтә.Ләкин, бәлки, иң элек бүрене түгел, ЭТ ахыйрәтемә дәшергәдер.

ЭТЛӘР БИЮЕ

1 кәҗә бәтие биергә тели һәм егыла.КӘҖӘ ӘНИ  бәтине күтәреп ала.

КӘҖӘ БӘТИЕ: Аякларым бик арды.

                            Йөрәгем дә сикерә.

                            Бәлки, песиләрнең вальсы әйбәтрәктер?

ПЕСИЛӘР БИЮЕ

КӘҖӘ ӘНИ ПЕСИ ӘНИ янына килә.

КӘҖӘ ӘНИ: Ахыйрәтем, булыш әле.Син бит фәннәр буенча белгеч.Барнәрсәне дә тәртипкә сала аласың.

ПЕСИ ӘНИ: Без песиләр шундый җәнлек-

                       Төнлә аяк очларында тавышсыз гына йөрибез

                       Көндез рәхәтләнеп йоклыйбыз.

Песи бәтиләрне чакыра.Укладывает козлят спать, кошка засыпает, козлята балуются, бодаются.Кошка пытается успокоить.Убаюкать.Әлли-бәлли җырын җырлап карый.Булып чыкмый.

ПЕСИ ӘНИ: Юк, ахыйрәт.Булмый бу.Мондый шау-шуда йоклап та булмый.Бәтиләреңне, зинһар, алып кит.

КӘҖӘ ӘНИ: Әйе шул.Шау-шулы алар.Тавык ахыйрәтемә барып  кайтыйм әле.Бәлки ул булыша алыр.

ЧЕБИЛӘР БИЮЕ.

КӘҖӘ ӘНИ: Ахыйрәтем, булыш, зинһар.Минем шук бәтиләремне тәртипкә салырга кирәк.

ТАВЫК: Ярый, Әлбәттә, булышам.Барысы да белә мин бик яхшы әни икәнне

ТАВЫК һәм чебиләр китә, бәтиләр кала.

КӘҖӘ: Сез нихәл, балалар?Тавык китте дә мени?

БӘТИ: Бик ардым.Атлар хәл дә юк.

Утырсак тавык килеп җитә.

Ашыйсың килмиме диеп йөдәтә.

Чебен тота, суалчан да бирә.

Һаман-һаман өйрәтә-өйрәтә.

Еракларга китмә дип әйтә.

\КӘҖӘ ӘНИ: Ярар, бәтиләрем, еламагыз.

ПАРОХОД  килгән тавыш ишетелә.

КӘҖӘ ӘНИ: Корабка утырып кунаклар килгән!

Әйдәгез, кунаклар белән танышабыз.

БҮРЕ-ДИҢГЕЗЧЕ  биюе.

БҮРЕ: Диңгезче бүре мин

Бар эшне, бар нәрсәне,

Бар гыйлемне беләм мин! ИСӘНМЕСЕЗ!

КӘҖӘ ӘНИ: Алайса, Бүрекәй, миңа булыша алмассың микән?Минем бәтиләремне тәртипкә салмассың микән?

БҮРЕ: Бар нәрсәне башкарам.Сезнең эшкә дә алынам.

КӘҖӘ ӘНИ: Эш күп түгел.Дүрт кенә.(бәтиләргә күрсәтә). Аларны тәрбияләргә кирәк.

БҮРЕ: Бу бик җиңел!!!(кәҗә китә)

БҮРЕ кәҗә бәтиләренә: Тешләрем бар!!! Бик очлы!!!(ырылдый)

Бәтиләр( КУРКАЛАР ҺӘМ КАЧАЛАР):

АЙ-АЙ АЙ!Куркабыз!Әниииии!

БҮРЕ:Кая китте бәтиләр?

Кем куркытты аларны?

Бәтиләр: Син! Бүре!!!

БҮРЕ (вздыхает) Шулай диеп белдем мин.

                          Бик таләпчән булсам да,

                          Мәрхәмәтле бүре мин!

Балаларны яратам.Оста тәрбияче булам!

БҮРЕ ГИТАРАДА УЙНЫЙ.КӘҖӘ БЕЛӘН БИИЛӘР.

Бәтиләр: Бу бигрәк оста бүре.

                Ул бер дә начар түгел икән.

                 Без аның белән дуслашабыз.

Безнең әни -иң  яхшы әни!!!

Аның мөгезләре матур!

Эттә, песидә, тавыкта, куянда да юктыр андый мөгезләр! Шундый матур күзләр!!!Әни, без сине яратабыз!

Кәҗә бәтиләре Кәҗә әни янында түгәрәк ясап йөриләр.

БҮРЕ: Менә шундый күңелле булды безнең әкият.

А.Б:Изге теләкләр теләп,

Әкиятне тәмамлыйбыз!

Ак бәхетләр, зур шатлыклар

Һәммәгезгә телибез!

ӘНИЛӘР ҺӘМ БАЛАЛАР БИЮЕ.

                 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Март – утро года». Приметы Марта

Март – утро года. Хотя и сердитым бывает, снегами да морозцем оборачивается, но весной пахнет. Ярко краснеют на белом снегу ветви вербы. На них чинно сидят серебристо-серые мохнатые «барашки». Призывн...

Сценарии 8 марта для дошкольников 8 марта в ДОУ.

Праздник отмечается в заранее украшенной комнате, где приготовлены сидячие места для бабушек и мам. Включается музыка, на небольшую сцену выходят 3 танцевальные пары, танцуют. Затем выходят остальные ...

Праздники с родителями. День 8 Марта "Ладушки - ладошки" Конспект развлечения «Ладушки - ладошки» к международному женскому дню 8 Марта» для младшей группы

Содействовать созданию обстановки общей радости, хорошего настроения, любви и нежного отношения к матери; поддерживать стремление детей к импровизации. Показать значимый для ребенка образ мамы....

8 Марта - праздник мам. Сценарий праздника 8 Марта для детей подготовительной группы детского сада

Данный материал может быть рекомендован для проведения праздника 8 марта в подготовительной группе детского сада....

"Солнышко будили" (сценарий утренника 8 марта во II младшей группе)_март 2016

Прошли метели и морозы, и пусть ещё далеко до первых весенних цветов, природа просыпается от зимнего сна... Но, почему "не просыпается, и не улыбается солнце"? А идём его будить?!...

Сценарий праздника 8 марта для детей младшей группы "День восьмое марта-праздник наших мам!"

Сценарий праздн ика 8 марта для детей младшей группы детского сада " День восьмое марта-праздник наших мам!"...