Сценарий для выпускного бала в детском саду на татарском языке "Хоттабыч мажаралары"
учебно-методический материал (подготовительная группа) на тему

Минханова Эльвира Илдаровна

Сценарий будет полезен в работе музыкального руководителя в национальных (татарских) группах. Сюжет основан на приключениях Старика Хоттабыча.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл vypusk_okonchatelnyy.docx37.61 КБ

Предварительный просмотр:

Хоттабыч маҗаралары

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә чыгарылыш кичәсе программасы

Максат:

- Әниләргә, этилэргэ, тэрбияче апаларга  карата мәхәббәт, хөрмәт, ихтирамлылык кебек хисләр тәрбияләү;

- Җырлар, шигырьләр аша балаларда күркәм сыйфатлар тәрбияләү.

- Балаларның сөйләм телен үстерү.

Катнашучылар: Хоттабыч, Боз патшабикәсе, Буре, Кэжэ, 7 кэжэ бэтилэре, Атаманша, 3 юлбасар, восточные красавицы.

Атрибуты: остэл, кувшин, ширма, ковер-самолет, чэчэклэр.

Балалар музыка астында бәйрәмчә бизәлгән залга керәләр.

Ярымтүгәрәк ясап басалар.

Алып баручы: Хөрмәтле балалар, хөрмәтле кунаклар! Бүген бездә мәктәпкә чыгарылыш бәйрәме. Безнең балаларны яңа һәм кызыклы мәктәп тормышы көтә. Без аларга сәламәтлек, укуларында уңышлар телибез.

1.Ничә ел инде менә

Майның шушы көнендә,

Безнең матур бакчага

Мәктәптән хәбәр килә.

2. Безнең бакча балаларын

Укытучы апалар,

Беренче сыйныфка дип,

Укырга чакыралар.

3.Бүген менә аларны,

 Бергә-бергә, әлбәттә,

 Тантаналы рәвештә

 Озатабыз мәктәпкә.

Ә хәзер сүзне чыгарылыш төркеме балаларына бирәбез.

1 бала      “Уткузкэй” дип атала

  Безнең гүзәл бакчабыз.

  Истәлекле көн бүген.

  Бакча белән хушлашабыз.

4 бала Туган йорттай син кадерле

Һәм якын күңелләргә.

Ничек кенә хушлашасы,

Китәсе килми бер дә.

2 бала:   День за днем, 5 лет подряд

 Мы ходили в детский сад.

 Миновали те деньки,

 Мы теперь – выпускники.

5 бала Открыла школа двери,

Нас ждет просторный класс.

Уходим мы, но верьте:

Мы не забудем вас!

3 бала   Бакча белән хушлашабыз,

 7 яшь тулды безгә.

 Мәктәпкә белем алырга

 Барабыз быел көзгә.

6 бала Зур-зур булып үстек инде,

Килгән идек бирегә.

Өйрәнеп кенә килгәндә

Яңа тәпи йөрергә.

Җыр. “Хушлашабыз бакча белән”.

(после песни  Азалия, Зарина, Лэйлэ, Камилла уходят переодеваться на восточный танец)

Алып баручы:    (Як-ягына карана, өстәлдә торган тузанлы кувшинга игътибар итә).

  • Бу нәрсә икән? (якынрак килә, савытны ала). 
  • Тәк, кичә бу савыт монда юк иде. Каян килеп чыкты икән ул монда (алып чыгып карый).
  • Бигрәк пычрак савыт икән бу, моның эчендә микроблар, бактерияләр дә күптер, берәр чир эләктерербез тагын., ташлыйм әле мин моны. (ширма артына ыргыта).

Каты тавыш яңгырый. Ширма артыннан Хоттабыч килеп чыга.

 Аның кулында савыт ватыклары.

Хоттабыч (Г. Гамбровна):   О, Балтачның иң гүзәл тәрбиячеләре! Мин сезгә үземне коткаруыгыз өчен рәхмәтләр укыйм. Бик озак еллар мин бу савытта бикләнеп яттым. (савыт ватыкларын ширма артына ташлый).

  • Сезгә рәхмәт әйтеп кулыгызны үбәргә рөхсәт итегезче!

Алып баручы:   Ә сез кем буласыз соң?

Хоттабыч:    О, кадерле ханым, уйлавымча, балалар мине таныганнардыр инде.

Балалар:   Син Хоттабыч бабай! Ә без синең турында җыр да беләбез.

Җыр. “Хоттабыч карт”.

Хоттабыч:    О, сөекле балалар! Сез бик матур җырлыйсыз. Бик күңелләрем булды әле. Минем дә сезгә шуның өчен бер яхшылык эшлисем килеп китте. Телисезме, мин сезгә капчык-капчык тәм-томнар бүләк итәм.

Алып баручы:  Юк-юк, кирәкми, тәм-томнарны бакчабызда да бик күп ашаталар.

Хоттабыч:    Ярый алайса, гүзәл солтаным, мин сезгә матур кызлары белән дөя кәрваны бүләк итәм.

Алып баручы:    О, Хоттабыч, без көнчыгыш көйләрен бик яратабыз. Көнчыгыш кызларының биюләре, киемнәре дә бик матур була бит.

 Хоттабыч:     Шулаймыни, алайса, сезнеңчә булсын. (Сакалыннан 1-2 чәч йолкып ала да тылсымлы сүзләр әйтә):

Трах-тиби-дох,

Трах-тиби-дох.

Бию. “Шәрыкъ кызлары биюе”. (Азалия, Камилла, Зарина, Лэйлэ)

Уходят за ковром

Хот-ч:  Кадерле вә мәрхәмәтле  балалар. Минем сезне келәм-самолетта да очыртасым килә.

А.Б.:  Ә бу куркыныч түгелме соң?

Хот-ч:  Юк, юк, сакалым белән ант итәм, куркыныч түгел. (Хоттабыч сихерле сүзләр әйтә).

Көнчыгыш көе яңгырый, 4 шәрыкъ кызы келәм-самолетны алып керәләр, келәмне җәяләр. Азалия, Камилла, Зарина, Лэйлэ уходят переодеваться в свое.

Хот-ч:   Әйдәгез, рәхим итегез минем келәм-самолетыма. Кая барырга телисез? (утыралар, күзләрен йомалар, очу тавышы чыгарып музыка уйный).

А.Б.:   Карагыз аны, Хоттабыч, сез миңа балалар өчен башыгыз белән җавап бирәсез.  

Хот-ч:   Барысы да яхшы булыр, о, йөрәк  җимешем.

Очканда радиодан тавыш килә:

–  Игътибар, игътибар, без диңгез өсте тигезлегеннән 2 мең метр биеклектә, очу тизлеге сәгатенә 540 км. Бар системалар да яхшы эшли.

Хот-ч:   Бар да мин теләгәнчә, без әкияткә якынлаштык, төшү өчен түбәнәябез.

Балалар очканда  кар  патшалыгы  декорациясе куела.

Боз патшабикәсе (Резеда Рафкатовна):  Ах, ничек туйдым мин барысыннан да:  карлардан да, бозлардан да, бураннан да!  Кая карама, бар җирдә дә кар һәм боз. Һәм гомер буе шулай. Минем боз сараемда беркем дә яшәргә теләми. Бар иде дә бер Кай исемле малай. Ләкин аны да тотып кала алмадым. Герда исемле кыю кыз миннән дә көчлерәк булып чыкты. Уйлап карагыз әле, миннән, Боз патшабикәсеннән!  Ләкин  мин моны болай гына калдырмаячакмын. (Кулына глобус алып, әйләндереп утыра). Менә инде җәй дә җитә: чәчәкләр ата. Ә менә мин хәзер өрәм дә, суык җилләр чакырам да, карлар яудырам. Дания, Швеция һәм Финляндиягә суыклар җибәрдем инде. Туктале, бәлки миңа Италиягә дә кар яудырыргадыр? Менә алар рәхәтләнеп су коенып, кызынып ятканда, мин аларга боз, яңгыр, кар яудырам. Германиягә су ташу! Ә Грециягә...  минус  3. (Глобуска өрә). Ха-ха-ха!  Күз алдына китердем! Тәк, монда безнең Россия. Ул зур икән, аны капларга карым җитмәс. Ярар, бер өлешен булса да карга күмәм. Менә, мәсәлән, Татарстанның Элмэт шэхэре... Хәзер мин аларга кар җибәрәм!

А.Б.:   Бөек галиҗәнәп, зинһар өчен, кирәк түгел!  Бездә болай да кышлар карлы, суык!  Әзрәк ял итәсе килә суыклардан.

Боз п-се:   Ә сез монда ничек барлыкка килдегез, кем сез?  Сез кемнән сорап минем матур ак биләмәләремә кердегез?

Хот-ч:  О, бөекләрнең бөеклесе!  О, карлыларның  карлысы, ачуланма!  Бу мин, синең сараеңа балаларны алып килдем, һәм моның өчен бик үкенәм! Мин шулкадәр туңдым!  (тешләрен шакылдата). 

Боз п-се:  Ой, нинди кызык бабакай! Ха-ха-ха!  Ә сакалын карагыз! Ә туфлиләрен! Ой! Көлүгә чыдап булмый. Ой, көлдердегез әле сез мине. Ярар алайса, әгәр минем табышмакларыма җавап бирсәгез һәм минем теләкләремне үтәсәгез, мин сезне җибәрермен. Булдырмыйсыз икән, мәңгелеккә катырып калдырам!

Хот-ч (сакалыннан чәчләрен йолкый-йолкый):  Хәзер күрсәтәм мин сиңа, кем көчле икәнен күрерсең, җебетәм мин сине хәзер. Трах-тибидох! О, кайгы миңа, сакалым бозланган. Нишлим соң, бу явыз тылсымчыны бернәрсә дә эшләтә алмыйм.

Боз п-се:  Шуңа күрә, бабакай, табышмакларга җавап бирсәң, әйбәтрәк булыр.

Хот-ч:  Туры килер инде.

Боз  п-се:    1)  Нәрсә җиңелрәк: 1 кг кармы, әллә 1 кг тимерме? (бертөсле).

  1. Нәрсә башы белән аска карап үсә?  (Боз сөңгесе).
  2. Әгәр яулыкны кара диңгезгә төшерсәң, яулык нишли? (чылана).
  3. Ул барганда, аннан сикереп чыгып була, әмма сикереп кереп булмый. (самолет).

Боз п-се:    Ярый, булдырдың, бабакай, Э хэзер балаларны сынап карыйк.

Уен_________________

Боз п-се:    Булдырдыгыз, балалар.  Мин сезне җибәрер идем. Әмма ләкин сезнең белән шундый кызык. Мин сезне монда калдырырга булдым әле.

А.Б.:   Бөек галиҗәнәп, без сезнең сараегызда берничек тә кала алмыйбыз. Бүген балаларның мәктәпкә чыгарылыш бәйрәме. Аларның мәктәпкә барасы бар.

Боз п-се:  Ә мәктәп нәрсә ул? (Балалар җавап бирәләр). Нәрсәгә кирәк соң ул? Менә мин королева, бернинди мәктәптә дә укымадым.

А.Б.:  Хәзер без сезгә мәктәп турында сөйләп күрсәтербез.

Жыр “Ойрэтэлэр мэктэплэрдэ”

(Уходят переодеваться в козлят Ясмина, Зарина Т., Альберт, Никита, Азиз, Тимур, .......)

Бала:   Сегодня день весенний, светлый,

Такой волнующий для нас!

 Промчится лето незаметно,

 Нас встретит школа, первый класс!

Бала

Телибез хәреф танырга,

Алфавитны ятларга.

Хәрефкә хәрефне ялгап,

Сүзләр тезеп язарга.

Бик күп китаплар укырбыз,

Күп нәрсәләр белербез.  

Үскәч кирәк һөнәрләрнең    

Серенә төшенербез.


Бала:   Санарга да өйрәнербез,

Тапкырларга, бүләргә.

 Исәпне белер өчен бит

 Кирәк саный белергә.

Ә хәзергә без боларны

Белмибез шул, әлбәттә.

Боларның бөтенесенә

Өйрәтәләр мәктәптә.

Боз п-се:  Үзегезнең матур шигырьләрегез белән сез минем йөрәгемне җебеттегез. Ярар алайса, җибәрәм мин сезне. Ә кыш җиткәч җилләрем, суыкларым, карларым белән сезгә кунакка килермен.

А.Б.  Балалар, рәхим итегез. Сау булыгыз.

Хот-ч:   Ниһаять, сакалым җебеде.  Әйдәгез, тизрәк утырыгыз келәмгә, йомыгыз күзләрегезне. Трах-трах-тибидох...

Радиодан тавыш ишетелә:  Тирә-юньдәге температура – 51 ºС. Очу тизлеге – сәгатенә 358 км. Очу шартлары яхшы.

А.Б.   Ә бәлки, безгә урыс әкиятенә кереп чыгаргадыр?

Хот-ч:    Синең теләгең минем өчен закон, о, җан сихәтем!  Төшү өчен түбәнәябез.

Музыка тына. Йорт декорацияләре куела. Кәҗә костюмнары кигән балалар өй җыештыралар. Тузан сөртәләр, идән себерәләр, табак-савыт юалар.

А.Б.:    Балалар, без нинди әкияткә эләктек?

Балалар:  “Бүре һәм 7 кәҗә  бәтие” әкиятенә.

А.Б.  Дөрес. Әйдәгез, әкиятне бераз читтән карап торыйк.

1-нче кәҗә бәтие:  Менә,  әниебез кайтышка  өебез чип-чиста булачак!

2-нче к.б.    Идән себерелгән.

3-нче к.б.   Табак-савыт юылган.

4-нче к.б.    Төшке аш та әзер.

5-нче к.б.    Керләр үтүкләнгән.

6-нчы к.б.   Дәресләр әзерләнгән.

7-нче к.б.   Әни генә тоткарлана.

Бүре килеп чыга. Ул кәҗә булып киенгән. Өй ишеген шакый.

Бүре( Гульшат 3 группа)            Кәҗәләрем, бәтиләрем,

Ачыгыз ишекне.

Сөт тутырып әниегез кайтты,

Кертегез тизрәк мине!

Кәҗә бәтие:  Әнием, ни өчен синең тавышың шундый калын? Карлыккан да әллә?

Бүре: Әй, улым, суык тидергәнмен, чишмәдән салкын су эчтем, шуңадыр. (йөткерә). Әй, күп сөйләшеп тормагыз инде, ачыгыз тизрәк ишекне! (ишекне ачмакчы була).

А.Б.   Балалар, кәҗә бәтиләренә тиз генә булышырга кирәк!  Бергәләп бүрене җиңә алырбыз. Хоттабыч, безгә бер таза бау кирәк.

Хот-ч:   Мәгез, алыгыз!  (бау суза).

А.Б.   Балалар, Хоттабыч белән без аны хәзер бәйләп ташлыйбыз. (Бүрене бәйлиләр).

Бүре:  Нишлисез сез? Каравыл, үтерәләр! Мескен бүрене рәнҗетәләр.

Кәҗә( Дамира Нуховна) (кайтып керә):  Кая, монда кемне рәнҗетәләр? Күпме халык җыелган монда? Абау, бу бүре түгелме соң?

Бүре:    Сәлам, түти!

Кәҗә:   Сәлам сиңа да.  Ә син маскарадка бармыйсыңдыр ич, киенгәнсең, ясангансың. Ә, син монда килеп, минем балаларымны ашамакчы булгансыңдыр әле? Явыз бүре. Хәзер, хәзер, бераз хәл алыйм да (яткан бүре өстенә утыра), ә аннары ... мөгезләрем белән чәнчим, тәпиләрем белән таптыйм мин сине.

Кәҗә әкрен генә тора, җиңнәрен сызгана.

(уходят переодеваться Настя в атаманшу, Слават, Ильдар, Рафэль в разбойников)

Бүре:  Кәҗә матурым, кыйнама мине,  мин бүтән алай эшләмәм, ант итәм. (кәҗә киемен салып ташлый). Мин инде күптән кәҗә ите ашамыйм. Ит ашарга тешләрем дә калмады. Кәҗә бәтиләре, балакайлар! Гафу итегез мине!

Кәҗә:   Ярый алайса, гафу итәбез бүрене, шулаймы, бәтиләрем?

Бүре:    Әйдәле, матурым, дуслашабыз!

Кәҗә:   Әйдә, сорыкай.

Бүре:   Мадам, безнең дуслык хөрмәтенә Сезне танго биюенә чакырырга рөхсәт итегез!  

Кәҗә белән бүре танго бииләр. ( чыгып китәләр.)

А.Б.  Менә барысы да әйбәт тәмамланды.

Хот-ч:   Әйе, кадерлем, юлга чыгыйк! Бу җирдә озак токарландык инде. (Балалар келәмгә утыралар). Трах-тибидох!  (Келәмгә утыру белән, музыка яңгырый).

А.Б.  Балалар, очканда ничек рәхәт, нинди йомшак җил битләрне иркәли, нинди йомшак болытлар, кояш җылыта.

Хот-ч:   Балалар, мин аста ниндидер караңгылык күрәм. Минем уйлавымча, без бик куркыныч әкияткә тап булганбыз.

А.Б.   Ишетәсезме, кемдер килә!  Хәзер беләбез, бу әкияттә кем яшәгәнен.

Биеп, Атаманша һәм разбойниклар керә.

Биеп бетергәч,  балаларны күреп алалар.

Атаманша:  Егетләр, карагыз, безнең кулыбызга һавадан нинди табыш төшкән.

1-нче юлбасар:   Ой, нинди матур балалар!

2-нче юлб.    Әле алар байдадыр.

3-нче юлб.     Аларны сатып, акча эшләрбез.

Атаманша:   Ә киемнәре нинди затлы!  Булмады инде.  Әйдә, алмашыныйк әле. Сез миңа берәрегез матур күлмәгегезне, ә мин сезгә үземнең супермодный юбкамны бирәм. Әле ул өр-яңа диярлек, 1 генә тишеге бар. (юбкасындагы тишекне күрсәтә). Мин учак янында утырганда, йоклап киткәнмен дә, бераз янып киткәнмен. Я, ничек, алмашынабызмы?  

А.Б.   Юк, Атаманша, без сиңа  беребез дә матур киемнәребезне бирә алмыйбыз, бездә бүген чыгарылыш кичәсе, матур киемнәребез үзебезгә кирәк.

Атаманша:    Ә, сез шулаймы әле, сез матур күлмәкләр киеп йөргәндә, мин ертык юбка белән йөрерменме?  Юк, хәзер күрсәтәм мин сезгә күрмәгәнегезне. (пистолет тери, пычак чыгара).

Хот-ч:    Трах-тибидох..... Ай-яй-яй, бу явыз хатынны. Бу минуттан яхшы күңелле, ягымлы булсын!

Атаманша (үзендәге үзгәрешләрне сизеп):  Ой, ой! Ничек рәхәт! Мин нинди әйбәт! (Юлбасарларга  мөрәҗәгать итә). Дусларым, мин моннан соң сезне дә гел яхшылыкка гына өйрәтермен. Тик шулай да бүген аларга бары яхшылык кына эшлисе килә. Телисезме, мин сезне багып карыйм. Киләсе елга ниләр буласын әйтәм? Ярыймы?  Әйдәгез, берәмләп килегез яныма.

Атаманша балаларга теләкләр әйтә:

  • Син 5 леләргә генә укырсың.
  • Син мәктәптә иң акыллы бала булырсың.
  • Син көн саен мәктәпкә килеп, анда сине кире алуларын сорарсың.
  • Ә син мәктәпнең иң матур кызы белән бер партада утырырсың.
  • ....

А.Б.    Рәхмәт сиңа, хөрмәтле Атаманша!  Безгә инде балалар бакчасына кайтырга вакыт. Анда безне әти-әниләр, апалар көтеп, арып беткәннәрдер.

Атаманша:   Туктагыз әле, мин үземнең юлбасарларым белән сезгә биеп күрсәтәсем килә.

Атаманша + юлбасарлар биюе.

Чыгып китәләр., переодеваются в свое.

А.Б.  Ну, Хоттабыч, бүгенгә маҗаралар җитеп торсын. Безне кире алып кайтыгыз инде. (Хоттабыч тылсымлы сүзләр әйтә).  (Келәмгә утыралар).

А.Б.    Балалар, очуы нинди рәхәт.  

Хот-ч:   Трах-тибидох, келәм җиргә төшсен.

Музыка тына, балалар җиргә төшә, урыннарына утыралар.

А.Б.   Рәхмәт, Хоттабыч, бу бик гаҗәеп сәяхәт булды.

Хот-ч:   Мин сезгә файдалы булуыма бик шатмын. Ә хәзер миңа кире үз әкиятемә кайтырга вакыт.

Балалар Хоттабыч белән саубуллашалар, рәхмәт әйтәләр.

Хоттабыч тылсымлы сүзләр әйтә, келәмне алып китә.

А.Б.   Менә безнең әкиятләр иленә сәяхәтебез тәмам булды. Сез, әле мәктәптә укый башлагач, бик күп әкиятләрне үзегез укырсыз. Сезгә мәктәптә 4 ле, 5 ле билгеләренә генә укуыгызны телибез. Таза, матур булып үсегез. Мәктәптә безнең горурлыгыбыз булырсыз, дип ышанабыз.

А.Б: Балалар, безнең бәйрәмгә тагын кунаклар килгән!Алар – сезне үз балаларыдай якын итүче тәрбияче апаларыгыз, шәфкать туташы, мөдир,  пешекче апалар, һәрвакыт чисталык булдырып сезне ашатып торучы кече тәрбиячеләр.Әйдәгез, аларга үзебезнең рәхмәтләребезне җиткерик.

Рәхмәт сүзләре:

Бала: Җитте хушлашу сәгате,

Сау булыгыз, барчагыз.

Сау булыгыз, апалар,

Без сезне онытмабыз.

Бала: Көйсезләнсәк тә, еласак та,

Сез гел сабыр булдыгыз.

Безнең баштан сыйпап торды

 Сезнең йомшак кулыгыз.

Бала: Өйрәттегез безне бакчабызда,

Хәреф танып, саннар язарга.

Кечеләрне hәрчак яратырга,

Ә зурларны хөрмәт итәргә.

Бала: Өстәлебез hәрвакытта

Тәмле аштан тулы иде.

Рәхмәт уңган апаларга,

Тамагыбыз гел тук иде.

Бала: Сез бирдегез көчегезне

Һәм йөрәк җылыгызны.

Сезнең кебек апаларны

Без тагын табарбызмы?

Бала: Ничек кенә мактасаң да

Әз кебек сүзләребез.

Сездән башка, апалар

Мәктәптә без нишләрез?

Бала: Тик сез берүк, без китә дип,

Ямансулап калмагыз.

Без бит хәзер зурлар булдык –

Без мәктәпкә барабыз.

Бала: Бакчадагы апалар,

Без сезне бик яраттык.

Сезгә гүзәл чәчәкләрнең

Иң матурларын таптык.

Малайлар чәчәкләр тапшыралар.

 А.Б: Ә хәзер  балалар сезгә соңгы тапкыр бакча белән хушлашу вальсын житкэрэлэр.

Хушлашу вальсы.

(Мөдиргә сүз бирелә, әти-әниләрнең рәхмәт сүзләре һәм балаларга бүләкләр тарату)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий выпускного бала в детском саду для детей с нарушением зрения "До свидания, детский сад!"

Любой педагог хочет, чтобы выпускной бал остался надолго в памяти детей. Предлагаем Вашему вниманию выпускной бал из детского сада для детей с нарушением зрения. К его разработке мы подошли очень тщат...

Сценарий выпускного бала в детском саду "До свидания, Детский сад"

Сценарий выпускного бала в подготовительной группе детского сада...

Сценарий Выпускного бала в детском саду "До свидания, детский сад"

В сценарии  использованы стихи и песни современных авторов, а также  героями сценария являются сказочнык персонажи....

Сценарий проведения выпускного бала в детском саду «Уплываем на школьные острова…»

Цель: Создание праздничной атмосферы. Раскрытие творческих способностей у детей через различные виды деятельности....

Сценарий проведения выпускного бала в детском саду «Приключения Вовки в тридевятом царстве »

Цель: Создание праздничной атмосферы. Раскрытие творческих способностей у детей через различные виды деятельности....

Сценарий к выпускному балу "Звёзды детского сада"

Сценарий к выпускному балу "Звёзды детского сада"...

Сценарий проведения выпускного бала в детском саду

Представлен сценарий проведения выпускного бала в детском саду, содержащий песни, стихотворения, танцевальные номера, драматизацию сказки...