Сценарий развлечения по ПДД Серле тартма - Таинственная коробочка.
материал (подготовительная группа) на тему

Сарварова Резеда Монзиловна

Сценарий развлечения по ПДД в старшей и подготовительной к школе группе

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Тукай муниципаль районы

 МБМББУ “Ләйсән”  балалар бакчасы

тәрбиячесе

Сәрвәрова Резеда Мөнзил кызы

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә юл билгеләре һәм кагыйдәләре күзаллауларны формалаштыру буенча күңел ачу сценарии  “Серле тартма”

 Максат: җәяәүлеләр өчен булган кагыйдәләрне өйрәнүне дәвам итү, җәмәгать транспортында үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту, юл билгеләрен төрләре буенча танырга өйрәнүне дәвам итү; балаларда игътибарлылык, күзәтүчәнлек тәрбияләү, фикерләү сәләтләрен үстерү, сөйләм телләрен баету өстендә эшләү.

Материал: магнитлы такта, юл билгеләре макетлары, Буратино, кыңгыраучык, “Светофор” җыры, “Шофер буласым килә”, (Э.Шәрифуллина сүз., Л.Батыр-Болгари көе),доска.

Шөгыль барышы.

Балалар коридорда торалар,Буратино кергәч бергә ПДД бүлмәсенә керәбез.

Оештыру моменты:

Тәрбияче: Хәерлекөн, балалар. Карагызәле, балалар, өстәлдә “серлетартма” тора, әйдәгезачыпкарыйк, анданәрсә бар икән? Тартмаачылмый, аныачар өчен табышмакның җавабын әйтергә кирәк.

 

Укумәсьәләсен кую:

Кисәтәләр, күрсәтәләр,

Кирәкикәнтуктаталар.

Юл һәмурамхәрәкәтен

Саклап, тәртиптәтоталар. (Юл билгеләре)

 

Тәрбияче:– Әйе, димәк без бүгеннәрсәләртурындасөйләшербез?

Балалар:– Юл билгеләре, юлдайөрүһәмтранспорттаутырып бару кагыйдәләретурында.

 

Тәрбияче:–Әйдәгезиндетартманыачыйк. (Андабикматуркыңгыраучыкбула)

– Нәрсәбу, балалар?

Балалар:– Кыңгырау.

– Ягезәле, шалтыратыпкарагыз (Йөгерепкилепшалтыратыпкарыйлар).

 Буратино килепкерә:

– Әй, балалар,исәнмесез, мине чакырдыгызмы, рәхмәт чакыруыгыз өчен, килеп җиттем менә. Мин сезне узем белән сәяхәткә чакырам,без сезнең белән бүген “Светофория” иленә кунакка барырбыз. Ләкин анда барып җитер өчен сезгә бик күп мәсьәләләр чишәсе булыр,Сез әзерме???Минә минем сезгә беренче җәзам.

(Буратино конверт алып бирә,конверт эчендә сораулар,Тәрбияче сорауларны укый, балалар җавап бирә)

-Шәһәр урамы буйлап йөрүчеләр кемнәр була?(җәяүлеләр)

– Урамдаҗәяүлеләрйөриторганюлныңисеменичек?(Тротуар)

Бер бала шигыр сөйли:-Тротуар –минем юлым!

        Җәяүлеләр азмы, күпме,

        Барысыда белсен алар,

        Йөрергә кирәк уң яктан!

– Юлны аркылы чыга торган урын ничек атала?

– Зебра.

-Дөрес зебра, ә безнең юлда зебра бар микән сез ничек уйлыйсыз?

– Безнең авылыбыз  урамында ниләр бар?(хәрбер бала күрсәтә магнитный өстәлдә)(өйләр,мәктәп,балалар бакчасы, машиналар, машина юллары)

-Безнең машина юлында нинди хәрәкәт дип уйлыйсыз?(ике яклы хәрәкәт)

Тәрбияче:- Бигрәк аз булды әле сорауларын Буратино,балалар бик тиз җавап таптылар бит синең сорауларга.

Буратино:-Әйе шул бик әйбәт җавап бирдегез балалар.Менә сезгә тагын ике конверт, ике командага бүленеп конверт эчендэге юл билгесен дөрес ңыя белерсез микән карарбыз.(Балалар ике командага бүленә, конверт эчендэге киселгән юл билгесен ңыярга тиеш булалар, Ңыеп бетергәч) Ай хай бигрәк уңгансыз үзегез,нинди генә җәза бирсәм дә бөтенесен беләсез. Ә менә бу табышмакка җавап табып карагыз әле?

Җәен, кышын, яз, көзен.

Иртән, кичен, көндезен.

Ача,йома өч күзен,

Телсез әйтәдер сүзен,

Бик тиз аңлыйлар үзен.(Светофор)

(Балалар светофор янына килеп басалар.)

Буратино:Дөрес әйттегез җавапны,ләкин нишләп тор Светофория илендә Светофорлары янмый,ни булган микән монда???

Тәрбияче:–Борчылма Буратино,без балалар, белән светофор турында җыр да өйрәнгән идек, бәлки шул булышыр.(Балалар светофорны урап түгәрәккә басалар, Светофор җырын башкаралар, Светофор кабына).

Буратино:-Булдырдыгыз балалар,Светофор эшли башлады.Молодцы.

Тәрбияче:-Ә хәзер балалар утырыргыз әле(скамейкага утыралар”,бераз ял итеп алыгыз. Ял иткән арада без сезнең белән транспорт төрләрен искә төшереп алыйк әле.(Презентация куела)Ә искә төшерү безнең уен формасында булачак. Балалар әйтегез әле мина без сезнең белән нинди транспорт төрләре өйрәнгән идек???(һава,су,коры җир)Әйе дөрес ә хәзер без уйнап алабыз(Хәрбер баланы чакырып алып экранда күрсәтәчәк)Ә Буратино тикшереп торыр балалар дөрес җавап бирәләрме юкмы.

Буратино:-Молодөы балалар бик күп беләсез икән,тик минем сорауга җавап тиз тапмассыз шул,(конверталып бирә Тәрбиячега)

Тәрбияче:-Балалар монда тагы бер табышмак бар,игтибар белән тыңлагыз әле:

Түземсезләнеп тәгәрмәчле өйне көтәбез

Ул килешкә шундук эченә керәбез

Кондуктор кушкач билерлар да алырбыз

Тәгәрмәчле өйне я нәрсә дип атыйбыз.(автобус)

 

Тәрбияче:-Дөрес,группабызга  “автобуска утырып” кайтыйк инде. (Билгеләрне дә алдан тезеп куярга кирәк. Алдан тезеп куелган урындыкларга утыралар, машина тавышы чыгарып выжылдыйлар, бер бала йөртүче була.)

Тәрбияче:– Балалар, әйдәгез, автобуста утыру кагыйдәләрен искә төшереп китик, Буратинога да кирәк булыр алар.

– Автобусны махсус тукталышта көтәргә, Автобуста балалар өчен билгеләнгән урыннарга утырырга, үзеңне әдәпле тотарга, аяклар белән утыргыч аркаларына тимәскә, кычкырып сөйләшмәскә, тирә-яктагыларга комачаулык итмәскә, тәрәзәдән башны тыгып бармаска, өлкәннәргә урын бирергә,  автобус туктап беткәч кенә урыннан кузгалырга, төшкәч, автобусны арттан әйләнеп үтәргә кирәк(Эльвира апа әби булып киенеп керә,балалар урын бирергә тиеш,аннары “Шофёр буласым килә” җырын җырлап кайталар)

 Тәрбияче:– Ә хәзер юлыбызда очраган юл билгеләре белән дә танышуыбызны дәвам итик. Аларда нинди охшашлык һәм аермалык бар?

Балалар җавап бирә:-Тышкы кыяфәтләре буенча аерырга мөмкин.

Тәрбияче:-Әйе, дөрес әйтәсез.

  1. Кызыл белән каймалап алынган өчпочмак эченә төрле билгеләр урнаштырылган. Алар сак булырга куша һәм “Кисәтү билгеләре”дип атала.
  2. Бер өлеше кызыл түгәрәк эчендә. Алар “Тыю билгеләре” дип атала.
  3. Зәңгәр түгәрәк эчендәгеләр – рөхсәт итәләр, боералар. Аларны “Күрсәтмә  бирүче билгеләре” дип атыйлар.
  4. Сез ничек уйлыйсыз, бу билгеләр арасында “Мәглүмәт бирүче билгеләре” бармы ( ашханә, больница, бензин салу урыны якында гына икәнен күрсәтәләр.)

Буратино:Балалар әйдәгез әле әзрәк уйнап алыйк.

Уен “Нинди билге,әйт әле?”

-Мин юл билгеләре ясалган шакмакны тәгәрәтәм. Өскә нинди билге чыга, шул билгене атагыз.

-Бу шакмакка нинди юл билгесе  ясалган?

-Бу кисәтү билгесе, чөнки ул кызыл өчпочмак эченә алынган.

-Бу тыю билгесе, чөнки ул кызыл түгәрәк эчендә. (Бер шакмакта 8 билге)

Уен беткәч балалар урыннарына барып утыралар.

Йомгаклау.

Буратино:– Балалар, күрәм, сез бик күп кагыйдәләр белән танышкансыз икән, минем сорауларыма да бергәләп җаваплар таптыгыз, матур җырлар да өйрәнгәнсез. Сезнең өчен мин бик шат. Үзегезнең хәвеф-хәтәрсез генә, имин юллар үтүегезне телим. Саубулыгыз балалар.

Буратино чыгып китә.

 Тәрбияче: Балалар, алган белемнәрегез онытылмасын, өйдә әти-әниләрегезгә дә сөйләгез, алар да юлларда һәм урамнарда сак булсыннар, юл кагыйдәләрен үтәсеннәр.

Буратино йөгереп керә, кулында конверт: Уфф балалар онытканмын бит, сезгә Светофория иленнән бүләкләр биргәннәр иделәр, Тәрбияче апагызга биреп калдырам, ул аннары сезгә таратыр. Саубылыз, юлларда исән-имин йөрегез.

Балалар саубуллаша.

Тәмам.