Сценарий на 8 марта на татарском языке
материал (старшая группа) на тему

Вильданова Гульназ Наиловна

Поздравление детей своих мам с праздником 8 марта - международным женским днем, праздник весны и красоты. Тема: "Кояш гомере телим мин, әнием сиңа"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Сөенарий26.38 КБ

Предварительный просмотр:

Сценарий 8нче мартка зурлар төркемендә

“Кояш гомере телим мин, әнием сиңа!”

А.Б.         Кем  дөньяга  кеше  бүләк  итә?

                Ә  кешегә  якты  дөньяны.

                Тойгылары  кояш  кебек  кайнар,

                Эретерлек  гранит  кыяны.

                Кем  куллары  өйне,  җирне  ямьли?

                Изгелеге  үлчәү  тапкысыз.

                Ул  әлбәттә  яшәү  чыганагы,

                Тормыш  яме  ул-  Хатын-кыз!

А.Б.Хөрмәтле  хатын-кызлар  әбиләр,  әниләр,  апалар,  кызлар,  сезне  барыгызны  да  шушы  гүзәл  бәйрәм  белән  тәбриклибез!  Сәламәтлек , ак бәхетләр юлдаш булсын сезгә!

        Шушы  бәйрәм  көнегезне   тагын  да   матурлап,  нур  өстәп  балалар  белән  сезгә  үзебезнең   кечкенә генә  бәйрәм  күчтәнәчебезне  бүләк  итәбез.

(Эмиль,Лейсан, Айнур)

  1. Поздравляю с праздником
    Всех прекрасных дам.
    Это значит: бабушек
    И любимых мам!
    Целый день сегодня
    Буду помогать:
    Я на стол накрою,
    Застелю кровать,
    Вымою посуду,
    Дам вам отдохнуть.
    И шалить не буду!
    Разве что чуть-чуть.
  2. С папой мы давно решили
    Маму в праздник удивить.
    Мыли, гладили, варили
    И, конечно, удивили,
    Что об этом говорить!
    Мама похвалила нас
    И … уборкой занялась.

3.Мөмкин булса, җыеп учларыма

Бирер идем кояш нурларын.

Әни кеше генэ кочагында

Назлый белә кызын, улларын.

Мөмкин булса, менеп зәңгәр куккә

Йолдыз сузар идем кулыңа.

Әни генә җан сулышын

Өрә синең гомер юлыңа.

А.Б. Балалар башкаруында бик матур җыр “Әнием кадерлем”

Җыр: “Әнием-кадерлем

Балалар бн уен “Если весело живется, то делай так”

А.Б. Безнен бүгенге бәйрәмебезгә эниләр генэ тугел, яраткан әбиләребез дә килгән.Без аларга да котлаулар әзерләдек.

(Рамазан, М.Данис)

4.  Җылы оек, бияләй

Бәйли безгә әбием.

Мин дә аңа бүләкләр

Алырмын үсеп җиткәч.

5.Балам, дия-дия безне

Кадерләп үстерәсең,

Эй, матур син, әбекәем,

Күзләр тия күрмәсен!

А.Б. Без матур кызларыбызны да онытмадык, аларга котлаулар һәм бүләкләр әзерләдек (Айнур шигырь сөйли, буләкләр бирү).

А.Б.Бүген  кояш  нурын  сибә- сезнең  өчен,

Тамчылар  тама- сезнең  өчен,

Кошлар  сайрый- сезнең  өчен,

Без дә  шат  елмаебыз- сезнең  өчен!

Күңелле  биюләребез- барысы да  сезнең  өчен!

А.Б. Кадерле әниләребез, әбиләребез, кызларыбыз! Безнең малайлар сезгә бүләккә бию әзерләделәр. 

Малайлар башкаруында бию.

А.Б. Шигырьләр сөйләүне дәвам итәбез.

(Даниил, С.Данис, Данияр, Алишер, Ильназ, Иляр)

     7. Минем  әни  пәрәмәчне

       Шундый  тәмле  пешерә,

       Телеңне  йотарсың  малай

       Ашап   карасаң  әгәр.

      8.Өчпочмакка  җитми  инде

       Ни  генә  әйтсәгездә,

       Әнием  кебек  берәү дә

       Пешерә  белмидер  дә.

     9.Камыр  тылсымга  әйләнә

      Минем  әни  кулында.

      Кәнфит  перәнник  кирәк  түгел

      Гөбәдия  барында.

10. Кыстыбыйны  бик  яратам,

      Бәлешне  дә  үз  итәм.

      Әнием  кебек  пешекче

      Бар  микән  җирдә  бүтән.

11.Чәк-чәк  белән  торт  ясарга

      Минем  әни  бик  оста

      Тәмле-татлы   ризыкларны

      Әтием  дә  ярата.

12. Мактанмагыз  дусларым,

       Иң  оста  минем  әни.

       Сумса,  пилмән,  шәңгәлләрне

        Вәт  пешерә  билләһи!

А.Б. Үзеңнең  әниеңнән остарак,   уңганрак,  булганрак  була алмый инде башканың  әнисе. Безнең әниләр оста, әмма безнең балалар да оста: алар җырлый да, бии дә беләләр.

Уен балалар белән:”Сары итекләр”

Җыр: “Тал песие”

А.Б. Әниләргә багышланган шигырләребезне сөйләүне дәвам итәбез.

(Диляра, Ильяс, Альмир, Камиль, Амалия, Ангелина)

13. Кемнең әнисе иң әйбәт?

Минем әни, әлбәттә.

Өйрәтә әни мине дә

Әйбәт, матур гадәткә.

Үзе бөтен эшкә оста,

Мине өйрәтә җайлап.

Мактый, күңелне күтәрә

Иң кирәк сүзләр сайлап.

Иң чибәр әни минеке,

Толымнырын карачы.

Кояш кебек, нурлар сибә

Ягымлы күз карашы.

14. А какой подарок маме
Мы подарим в женский день?
Есть для этого немало
Фантастических идей.

Ведь сюрприз готовить маме —
Это очень интересно…
Мы замесим тесто в ванне
Или выстираем кресло…

Ну, а я в подарок маме
Разрисую шкаф цветами,
Хорошо б и потолок…
Жаль я ростом не высок.

15. Әниләрне  тыңлагыз,

 Яратыгыз,  сөегез,

 Җир  йөзендә, иң  кирәкле

 Алар  шуны  белегез!

16.Айдан,  кояштан  кадерле,

Син  ул – әнием.

 Иң  ягымлы,  иң  сөйкемле,

Син  ул – әнием!

17.Встану утром рано,

Поцелую маму.

Подарю цветов букет-

Лучше мамы в мире нет!

18. Пусть солнце свкетит для тебя,

Пусть цветут цветы,

Пусть сбываются всегда

Заведные мечты.

Сияй улыбкою своей

И будь счастливой самой!

С международным женским днем

Моя родная мама!

А.Б. Кадерле әниләр һәм әбиләр, сезгә малайлар гына тугел, кызлар да бүләк әзерләделәр.  

Уен кызлар белән “Яулык алыш” (1. Ляйля шигырь; 2. Лейсан җыр “Выглянуло солнышко”; 3.Луиза шигырь; 4. Азалия уен “Назлы сүзләр; 5.Эльза шигырь; 6.Ангелина и Амалия Күмәк бию “Нарисую лето”)

Луиза Сегодня в день весенний,

Давайте вместе с нами,

Спасибо скажем бабушкам,

Спасибо скажем мамам.

За хлопоты, за ласки,

За песенки, за сказки,

За вкусные ватрушки,

За новые игрушки.

Ляйля А заведующая у нас красавица
И со всеми делами справляется.
А работа у нее объемная,
И спасибо ей скажем огромное

За понимание и старание!

Эльза Без әбиемне яратабыз,

Ул да безне ярата.

Безнең әбидән дә әйбәт,

Кем бар икән дөньяда?


А.Б. Әниләргә шигырьләребезне сөйләүне дәвам итәбез.

(Азалия, Салават, Ляйля)

19. Кайберәүләр кояш бер генә ди

Мин килешмим, икәү ул минем.

Аның берсе балкый күк йөзендә,

Икенчесе минем әнием!

20.Дөньяда  иң  яхшы  әни

Беләсезме  кемнеке?

Белмәсәгез  үзем  әйтәм

Ул  әни  бит – минеке.

Ул  булганда  дөнья  матур,

Өебез дә  бик  ямьле.

Аның  белән  без  бәхетле

Ашларыбыз да  тәмле.

21.Посматрите!Я большая!

Мне уже много лет.

Как большая наряжаюсь

В туфли, бусы и браслет.

Как большая наряжаюсь

Если...мамы дома нет.

А.Б. Без сезне бик яратабыз,

Бәйрәм белән котлыйбыз,

Бүләк итеп үзегезгә

Бер матур бию биибез.

Балалар башкаруында бию “Челтәр элдем читәнгә”

Шигырьлэр: (Радмир, Иляр)

22. Маму я свою люблю,
Ей подарок подарю.
Я подарок сделал сам
Из бумаги с красками.
Маме я его отдам,
Обнимая ласково.

23. Сезгә бүләк ясадык,

Иренмәдек тырыштык.

Үзең хезмәт куйган әйбер,

Зур бүләк дип уйлаштык.

А.Б. Әйе шул, үз кулларың белән ясаган буләк иң кадерле була. Балалар тырышып ясаган чәчәкләрне  әниләр кабул итегез.

Буләкләр бирү.

А.Б. Җырсыз җирнең яме юк,

Җырсыз тормыш тәме юк,

Җыр сулап һава кебек,

Җыр яши, җыр мәңгелек.

Җыр “Яз җитә”

А.Б.  Кадерле  әниләребез, сезгә  ныклы  сәламәтлек,  сәламәт , тигез  канатлы  гаилә,  гаиләләребездә  һәрчак  балаларыбызның  менә  шундый  бәхетле,  шат,  сәламәт, иманлы, миһербанлы  булуларына

сөенеп  кенә  яшәргә  насыйп  булсын.  Тагын  бер  кат  бәйрәмнәрегез   белән

тәбрик  итәбез.

Тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий утренника к 8 марта на татарском языке, для второй младшей группы

сценарий утренника к 8 марта на татарском языке, для второй младшей группы...

сценарий осеннего утренника на татарском языке "Коз 2015"

сценарий осеннего утренника "Коз бэйрэме".В группу вкатывается волшебный клубочек и приглашает в путешествие.....

сценарй выпускного утренника на татарском языке

сценарий на татарском языке.Есть сказка о пенале...

Сценарий выпускного бала на татарском языке для подготовительной группы

В содержании сценария имеются:танцы,песни,игры....

Сценарий выпускного бала на татарском языке для подготовительной группы

В содержании сценария имеются:песни,игры,танцы,стихотворения.Описание ролей персонажей....

Сценарий выпускного бала на татарском языке для подготовительной группы

В содержании сценария имеются:песни,игры,танцы,стихотворения.Описание ролей персонажей....

сценарий 23 февраля! на татарском языке

23 февраля!Жыр  Бравые солдатыА. б. Исәнмесез, кадерле кунакларыбыз! Хәерле көн, дуслар! Бүген бәйрәм – Ватанны саклаучылар көне.  А. б. Кадерле Әтиләр һәм аларга алмашка үсүче малайла...