Габдулла Тукай безнең күңелләрдә!
методическая разработка (старшая группа)

Хазиева Айгюль Минниязовна

Балаларның кәефен күтәрү, Г.Тукай иҗаты белән кызыксынуны арттыру. Балаларның сәнгатьле сөйләү, җырлау сәләтләрен үстерү. Г.Тукай турында белемнәрен арттыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tukay_2019.docx25.01 КБ

Предварительный просмотр:

Тукай - безнең күңелләрдә!

Бурычлар:Балаларның кәефен күтәрү, Г.Тукай иҗаты белән кызыксынуны арттыру. Балаларның сәнгатьле сөйләү, җырлау сәләтләрен үстерү. Г.Тукай турында белемнәрен арттыру

Җиһаз: Г.Тукай портреты, китаплар, рәсемнәр күргәзмәсе, экран, диапроектор, уеннар өчен атрибутлар, аудиоязмалар.

(Балалар “Туган тел” көенә залга керәләр)

Тәрбияче:Бакчабызда бәйрәм бүген ,

Бакча ямьләнгән.

Тукай бәйрәменә , диеп,

Барысы да килгән.

Тәрбияче: Әйе, бакчабызда Тукай бәрәме. Г.Тукай – балаларның яраткан шагыйре. Без аның бик күп шигырьләрен беләбез.

(Елап, китап күтәреп, Шүрәле керә)

Шүрәле: Харап булдым, харап булдым!

Тәрбияче: Аңлатып сөйлә, ни булды?

Шүрәле: Тукай абыйның китабын укыйсы килгән иде. Ул бит минем турымда әкият язган беренче кеше! Менә шушы бармаклар харап итте. Менә, китап битләре коелды. Ничек җыярга белмим. Гафу итегез мине, зинһар өчен. Гафу итегез! (тезләнә)

Тәрбияче: Тор әле, Шүрәле, кайгырма. Хәзер балалар китабыңның битләрен җыярга ярдәм итәрләр. Балалар, ярдәм итәбезме? Утырып тор, без сиңа булышырбыз. Безне игътибар белән тыңласаң, китапның битләрен үзең дә җыя алырсың.

 

“Безнең гаилә” шигыре

Самат. Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи — 
Безнең өйдә без җидәү: безнең, песи — җиденчесе.

Бергә ашый, чәй эчә, безнеңлә бергә йоклый ул, 
Хезмәте дә бар: өйне тычкан явыздан саклый ул.

Уен-эстафета “Кем тизрәк?” (5 бала ике командага бүленеп, дөрес киемнәрне сайлап, киенәләр: бабай – камзол, әби-яулык, әти – билбау, әни – алъяпкыч, малай – түбәтәй, кыз – калфак)

Тәрбияче: Шигыремне дәвам итәргә әзерләнегез.

Бик акыллы этебез:

Сикер, дисәң, сикерә,

Йөгер,дисәң, йөгерә.

Бигрәк уңган бу маэмай –

Исеме аның - Акбай.

“Кызыклы шәкерт” шигырен сөйләү

Айзат. Әйдәле, Акбай! өйрән син, арт аягың берлә тор; 
Аума, аума! туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!

— Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә; 
Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч кенә.

Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә; 
Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.

— Ах, җүләр маэмай! тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул: 
Картаеп каткач буыннар — эш белү уңгайсыз ул!

Шүрәле: Тагын бер бит табылды.

Тәрбияче:

Тыңлагыз табышмакны, табарсыз тиз җавапны.

Канатларын җилпи-җилпи,

Талпынып, тирбәнгәләп

Чәчәкләрдән-чәчәкләргә

Килеп куна күбәләк.

               “Бала белән Күбәләк” җыры (З.Хәбибуллин көе, Г.Тукай сүзләре)

Күбәләк тоту” уены (6 бала парлашып басалар.Балалар, “күбәләкләр” булып, очып йөриләр. Музыка туктагач, “күбәләкләрне “тотарга башта 1нче пар чыга, аннан соң 2нче пар һәм 3нче пар. Тотылган “күбәләкләр” утыралар)

Шүрәле: Тагын бер бит өстәлде.

Тәрбияче:Сакалы бар, акылы юк. Нәрсә ул? (кәҗә)

“Гали белән Кәҗә” шигыре

Ильяс. Безнең Гали бигрәк тату Кәҗә белән, 
Менә Кәҗә карап тора тәрәзәдән.

Гали аны чирәм белән кунак итә, 
Кәҗә рәхмәт укый — сакалын селкетә.

Шүрәле: Китабым тиздән тула.

Тәрбияче: Менә бу өзекләр кайсы әкиятләрдән?

-Китте болар, бара һаман бара болар,

Күренмидер күзләренә ак һәм кара.

Бара болар: күпме баргач, алла белә,

Юл өстендә үлгән бүре башын таба болар. (“Кәҗә белән Сарык”)

-Җәй көне эссе һавада Мин суда кенам, йөзәм.

Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, Башым белән суны сөзәм. (“Су анасы”)

-Балтасы кулда, егет эштән бераз туктап тора.

Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра? (“Шүрәле”)

“Рәсемне җый һәм әкият исемен ата” уены

“Су анасы” уены

Шүрәле: Менә тагын өч бит өстәлде. Булдырасыз, балалар.

Тәрбияче: Г.Тукай балалар өчен ел фасыллары турында шигырь-табышмаклар да язган. Игътибар белән тыңлагыз әле.

Боз һәм кар эреде, Сулар йөгерде,

Елап елгалар, Яшьләр түгелде.

Көннәр озая, Төннәр кыскара.

Бу кайсы вакыт, Я, әйтеп кара? (яз)

Һәр җир карланды, Сулар бозланды.

Уйный җил-буран, Бу кайчак, туган? (кыш)

Ашлыклар үсте,Башаклар пеште.

Кояш пешерә,Тиргә төшерә.

Халык ашыга,Китә басуга.

Урагын ура,Бу кайчак була? (җәй)

Кырлар буш кала, Яңгырлар ява,

Җирләр дымлана, Бу кайчан була? (көз)

Шүрәле:Ура, китабым тулды. Укырга да була инде хәзер. Бик зур рәхмәт сезгә, балалар. Мин дә сезнең белән уйнап китим әле.

“Шүрәле” җырлы-биюле уены (К.Сатиев көе, Н.Сафина сүзләре)

Тәрбияче: Шүрәле, китабыңны саклап йөр, ертма, пычратма. Ә безнең бәйрәмебез ахырына якынлашты.

Динә. Әле укый белмәсәк тә,

“Туган тел”не җырлыйбыз.

Бу Тукай абый бүләге,

Иң гүзәл бер җыр, дибез.

Әмир. Әкияләрен сөйләп, тыңлап,

Телләребез ачыла.

“Су анасы”, “Шүрәле”ләр –

Безнең дуслар барысы да.

Инзилә. Тукай абый әкиятләрен

Мин бик-бик-бик яратам.

Шигырьләрен һәм җырларын

Беләм мин хәзер яттан.

Ислам. Нинди таныш моңлы көй бу,

Тукай җыры “Туган тел”?

Истән бер дә чыкмый торган

Халык көе “Туган тел”.

“Туган тел” җыры (Татар халык көе, Г.Тукай сүзләре)

 Шүрәле: Рәхмәт сезгә, балалар. Сез бик акыллы балалар икәнсез. Ә миңа урманыма кайтырга вакыт. Башка шүрәлеләргә дә Тукай әкиятләрен укыйсым бар. Ә бу күчтәнәчләр –сезгә.(китапта – кәнфитләр) Сау булыгыз.

Ильяс. Безнең Гали бигрәк тату Кәҗә белән, 
Менә Кәҗә карап тора тәрәзәдән.

Гали аны чирәм белән кунак итә, 
Кәҗә рәхмәт укый — сакалын селкетә.

Динә. Әле укый белмәсәк тә,

“Туган тел”не җырлыйбыз.

Бу Тукай абый бүләге,

Иң гүзәл бер җыр, дибез.

Әмир. Әкияләрен сөйләп, тыңлап,

Телләребез ачыла.

“Су анасы”, “Шүрәле”ләр –

Безнең дуслар барысы да.

Инзилә. Тукай абый әкиятләрен

Мин бик-бик-бик яратам.

Шигырьләрен һәм җырларын

Беләм мин хәзер яттан.

Ислам. Нинди таныш моңлы көй бу,

Тукай җыры “Туган тел”?

Истән бер дә чыкмый торган

Халык көе “Туган тел”.

Айзат. Әйдәле, Акбай! өйрән син, арт аягың берлә тор; 
Аума, аума! туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!

— Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә; 
Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч кенә.

Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә; 
Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.

— Ах, җүләр маэмай! тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул: 
Картаеп каткач буыннар — эш белү уңгайсыз ул!

Самат. Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи — 
Безнең өйдә без җидәү: безнең, песи — җиденчесе.

Бергә ашый, чәй эчә, безнеңлә бергә йоклый ул, 
Хезмәте дә бар: өйне тычкан явыздан саклый ул.

                                       

Саба районы Олы-Нырты авылы

 “Миләшкәй” балалар бакчасы

 тәрбиячесе Хаҗиева А.М.

                                                                                       апрель 2019


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әдәби- музыкаль кичә "Габдулла Тукай безнең йөрәкләрдә"

Музыкально- литературный вечер с детьми средней, старшей группы посвящённый 125-ти летию Габдуллы Тукая на татарском языке....

Интеллектуальная игра по творчеству Габдуллы Тукая: «Знатоки Тукая».

Интеллектуальная игра  для  проведения  с  педагогамипо  творчеству  Габдуллы Тукая:   «Знатоки  Тукая»....

"Звезда по имени Тукай" в рамках родительского клуба "Дружим с книгами Габдуллы Тукая всей семьей"

Повышение эффективности работы по приобщению детей и родителей к творчеству Габдуллы Тукая....

"Звезда по имени Тукай" в рамках родительского клуба "Дружим с книгами Габдуллы Тукая всей семьей"

Повышение эффективности работы по приобщению детей и родителей к творчеству Г. Тукая....

Сценарий праздника "Габдулла Тукай безнең йөрәкләрдә"

“Тәфтиләү” көе.1 нче алып баручы. Хәерле көн хөрмәтле кунаклар, кадерле балалар!2 нче алып баручы. Добрый день дорогие дети, уважаемые гости!1 А.Б. Бездә бүген бәйрәм. Шаулап-гөрләп яз килгәндә, 26 нч...

Габдулла Тукай- безнең күңелләрдә

Балаларны Габдулла Тукай иҗаты белән таныштыру...