Безнен гаилә
план-конспект занятия (подготовительная группа)

Имамова Оксана Владимировна

Сценарий  праздника

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл beznen_gail.docx50.72 КБ

Предварительный просмотр:

Безнең гаилә - тату гаилә”

Зал бәйрәмчә бизәлә. Түрдәге  стенага “Безнең гаилә – тату гаилә ”дип язылган  плакат эленә.

1.А.Б.Хәерле  көнхөрмәтле  әти-әниләр,балалар,килгән  кунаклар.

Бүген  без  кунакка җыелдык.Бу  ике  бәйрәмне берләштереп  оештырабыз Яңарак  кына  23 февраль-ватанны  саклаучылар  көне  булып  узды.Барлык  әтиләрне,бабайларны  бәйрәм  белән  котлыйбыз.

2.А.Б.Алда-8 март   халыкара хатын  кызлар  көне,сезне дә белән чын  күңелдән  котлыйбыз.

Сәламәтлек,бәхет,шатлыклар,балаларны  тигезлектә  үстерүегезне,күк йөзебез

Гел  аяз  булуын,дөняда  балаларның   гел     шат    авазлары     гына яңгырап  торуын телибез.

1.А.Б.Гаилэ ул- тормышнын нигезе.Эти-эни анын тоткасы булса, балалар гаилэнен козгесе.Эгэр тотка купмасын, ватылмасындисэн, Бер-беренне анлап, хормэт итеп яшэргэ кирэк. Гаилэ ул- жылы учак.Гаилэ никадэр нык булса, аннан килгэн жылылык шулкадэр кочле булла. Хәерле кич, кадерле балалар, хөрмәтле әти – әниләр һәм бәйрәмгә килгән барлык кунаклар! Бүген без сезнең белән гаилә бәйрәменә җыелдык.

2.Алып баручыКөннең яктылыгы – кояшта,

                                     Күкнең матурлыгы – йолдызларда,

                                     Җирнең гүзәллеге – хатын-кызларда! – дип язган шагырьләребез әниләребез турында.

Чыннан да, безнең әниләр – тормышыбызны ямьләүче иң шәфкатьле, иң хөрмәтле газиз кешеләр. Без дә әниләребезне бәйрәмнәре белән котлап шигырләр башкарып китәбез.

Лилиана.

1.Күңелегездә  сезнен  кояш  яна  

Нурлы  йозегездә  -яз  яме

Җирдә  яшәү  җырга  әверелсен

Котлы  булсын  гаилә  бәйрәме.

Тимур.

Бәйрәм ,диеп бәйрәм  диеп

Бар дөнья  көлеп торсын,

Яз  бәйрәме  икәнен

Бар кеше белеп торсын.

Рушан

Бүген  бездә  зур  бәйрәм

Һәр  кешедә  сөенгән

Чөнки  безгә  кунакка

Безнең  әниләр  килгән.

Самира

Әниләрне  барыбызда  

Кадерлибез,зурлыйбыз

Чын  күңелдән  һәммәгезне

Бәйрәм  белән  котлыйбыз.

Ислам

Әни  сүзе  -иң  матур  сүз

Юк  аңа  һичбер  алмаш

Иң-иң әйбәт  кешеләр  дә

Әни  кебек  булалмас.

Алина.

Җылы  наз ул  әнием –синдә  генә

Иркә  сүзләр синең  телдә  генә

Матур  хисләр ,уйлар  йорәгеңдә

Изге  синең,әнием,теләген дә.

Алеся

Встану  утром  рано

Поцелую  маму

Подарю  цветов   букет

Лучше  мамы  в  мире  нет.

Сәет

Әнием  сиңа  бүләк  итәм

Бөтен  дөнья  гөлләрен

Юллар  кебек  озын  булсын

Үтәсе  гомерләре

Рузия

Миндә   котлыйм  ,әнием  сине,

Теләгем  бар  минем  дә

Мәңге  шулай  кояш  кебек

Балкы  күңел түрендә.

Габделмәтин

Бик  күңелле,бик  тә  рәхәт

Безнең  әниләр  булгач

Әниләргә булышырбыз

Үсеп  зур кеше  булгач.

Аделия

Дәүәнием энҗе калфак

Бүләк итте үземә,

Энҗе  калфак  ,үзе  ап-ак,

Бик  килешә  йоземә.

Энҗе  мәрҗан

Җыр

1.Алып баручы: Безнең әниләребез - дөньядагы иң якын, иң яхшы кешеләр. Ә бит әле алар белән беррәттән, безне тормыш сукмагына алып чыгучы газиз әтиләребез дә бар. Әтиләр! Әти! Әтием!

2.Алып баручы:Ул гаилә башлыгы, үзе ягымлы, үзе җитди. үзе тырыш, үзе булган, балаларының бәхете, гаилә иминлеге өчен ару-талуны белми, көнне-төнгә ялгап, барлык көчен куя. Кыскасы, гаилә өчен ул төп терәк. Безнең балаларыбыз да әтиләрен бик нык яраталар һәм аларга багышлап шигырьләр дә өйрәнделәр.

Азамат:

Бер  бәйрәм  бар  февралдә

Кадерле  ул  һәркемгә

Аны   иң  зур  бәйрәм  дип

Мөмкин  хәттә  әйтергә

Ул  тынычлык  бәйрәме

Аны  һәр  кеше  белә

Ватанны  саклаучылар

Бәйрәме  дип  йортелә.

Зәмирә

Әтиләребез  бәйрәме

Безнен  дә  көткән  бәйрәм

Җырлап-биеп  күңел  ачыйк

Бүген  әтиләр  белән.

Илһам

Футбол  да  без  уйнадык

Китап  та  без  укыйбыз

Мултик  та  без  карыйбыз

Бар  эшнедэ  икәүләп.

Бик  яхшылап  эшлибез.

Динә

Кадерле  әтиләребез!

Дөньядагы  һәрбер  яхшылыктан

Өлеш  чыксын  сезгә  мул  гына

Без  телибез  сезгә  ак  бәхетләр

Шатлыкларга  илткән  юл  гына.

Инзилә

Минем  әти  иң  көчле  кеше

Баһадир  төсле  кеше

Ул  зирәк  тә,шаян  да

Акыллыда  ,әйбәт  тә.

Алмаз.

Бүген  бәйрәм  көнендә

Әтиләрне  котлыйбыз

Шатлык,бәхет,сәламәтлек

Һәммәгезгә  телибез.

Илзилә.

Әти  минем  акыллы

Эшчән  ,тырыш,миңа  үрнәк

Минеке  кебек  әти

Һәр  балагада  кирәк.

Алия

Яшәсен  әти-әниләр

Сәламәт һәм  шат  булып

Кызларының,улларының

Кадерлеләре  булып.

Җыр:

Алып баручы. Белгәнебезчә, гаилә һәр кешегә кирәкле җылы учак ул. Гаилә иң олы таянычыбыз,иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер берсен яраткан,бер берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши. Без дә бүгенге бәйрәмебезне үзенчәлекле итеп үткәрергә булдык. Без бүген сезнең белән балаларны карап утырудан тыш, ярышлар да үткәреп алырбыз. Ярышыбыз мавыктыргыч булсын өчен мин Сезне ике командага бүләм. (Гаиләнең берәр әгъзасы команданың саны язылган җирәбә тартып чыгара һәм гаиләләр ике командага бүленеп утыралар).

Шулай итеп бәйрәмебезне ачык дип игълан итәм.

“Команданың девизын, исемен уйлагыз”

Һәр команда үз исемен, девизын һәм җырын әйтә.

I конкурс “Кем тапкыр, кем тизрәк”

Безнең беренче конкурсыбыз “Кем тапкыр, кем тизрәк” дипатала. Мәкальләрәйтешепярышабыз. Мин чиратлапһәркомандагамәкальәйтәм, сезҗавапбирәсез, белмәсәгезкаршы команда да әйтә ала җавапны.

-Кем эшләми... (шулашамый.)

-Беләгеюанбернеегар ... (белемебулганмеңнеегар.)

-Һөнәрле үлмәс ... ( һөнәрсез көн күрмәс.)

-Казаныңа ни салсаң ... (кашыгыңашулчыгар.)

-Анакүңелебалада ... (бала күңеледалада.)

-Ата – ананытыңлаганадәмбулган ... (тыңламаганәрәмбулган.)

-Атасынакарап ... (баласынкоч.)

-Оясында ни күрсә...(очкандашулбулыр.)

-Ата – анасынаигелеккүрсәтмәгән, олыгайгачүзедә ... (игелеккүрмәс.)

-Үзеңнеүзеңмактама ... (кеше сине мактасын.)

-Игелекле бала үстерсәң ... (картлыгыңбәхетлебулыр.)

-Эткэйшикэр, энкэй( бал)

-Ата-ананытынлаган –адэмбулган, тынламаган-(эрэмбулган)

-Ана соте белэнкермэгэн-( тана соте белэнкермэс)

-Оста барда кулыңтый... (Белгән барда телеңтый).

-Эшлегә көн җитми... (Эшсезгә көн үтми).

-Читилдәсолтанбулганчы... (Үзилеңдәолтанбул).

-Яхшыгадәтадәмитәр... (Ямангадәтәрәмитәр).

-Анакүңелебалада... (Бала күңеледалада).

-Җиде кат үлчә... (Бер кат кис).

-Ата – анасынаизгелеккүрсәтмәгән, Олыгайгачүзедә...(игелеккүрмәс).

-Ата –анасынхурлаган, Үзен... (хурлаганбулыр).

А.Б: Гаилә бәхете- ил бәхете ди халык. Ә ул бәхетне ир бн хатын тудыра. Әлбәттә, ттормыш һәрчак борчу мәшәкатләрсез, ал да гөл генә бармый, һәр очракта да бер береңне гафу итә белеп, бер береңә юл куеп, түзем һәм сабыр булырга кирәк.

 Икенче ярыш “ Сорау – җавап” (әтиләр өчен)

  1. Аны әниләр ясый. Ул зурда, кечкенә дә була. Ашап туйганнан соң әтиләр аңа еш таяна.(Мендәр)
  2. Ул чит илләрдә генә бар иде, хэзер безнең газета җурналларда да чыга башлады. Кайчак озын, кайчак кыска була.Гади халыкка әллә ни файдасы юк. (реклама).
  3. Аның 2 колагы, 1 борыны бар.Аны бигрәктә әби бабайлар ярата.Аңа күмер салып була.( Самовар)
  4. Аны малайлар ярата, мөгезе дә бар, малайлар аңа атланса бик озак кайтып кермиләр. (велосипед)
  5. Аны бөтен кеше ярата, ул бер дә искерми, аннан башка тора алмаучылар да бар, ул елата да көлдерә дә. (Җыр)
  6. Аны тотып ашамыйлар, аннан башка туй да ясамыйлар. (тоз).

Ә хәзер “Сорау җавап”  әниләр өчен.

  1. Ул елга бер тапкыр гына килә. (туган көн)
  2. Үзе кечкенә, вакыт вакыт елап та ала. (Бала)
  3. Тәмле ашлар да пешерә, җылы оекбашта бәйли. (әби)
  4. Аның бн һәр бала да уйнарга ярата. (уенчык)
  5. Иң назлы, иң кадерле кеше. (Әни)
  6. Туганда ук сакаллы, аңа беркемдә шаккатмый. (кәҗә)
  7. Кешегә 7 яшь тулгач нишли? ( сигезенче яшенә китә).

А.б: Бер утыру үзе бер гомер дип

Бабайлар бит юкка әйтмәгән.

Бер очрашып серләр бүлешү

Бу гадәтләр әле бетмәгән

Безнең гаиләләр җыелган

Ял итәр өчен бүген

Сүзләремнең иң матурын

Әйтмичә мөмкин түгел

Күңелләр шатлыклы булганга

Без җыелдык бүген бу залга

Әти әниләр карагыз

Ничек бергәләп күңел ачабыз

Бию көе ( әти әниләр бииләр)

Безнең икенче конкурсыбыз. Иң җитез, иң көчле әти - әниләрне белербез.

  1. Әти б-н әни кулына балаларын утыртып, тиешле араны йөгереп узалар.
  2. Әтисе кулына чиләк тоткан, әнисе кечкенә тупларнгы чиләккә җыя.

А.б:

Балагызның берәве сез

Гаиләнең йөрәге сез

Иминлекнен терәге сез

Һәркемнен кирәге сез

Сез чаялар, сез батырлар

Сез дөньяда  ин матурлар

Сез булганга тормыш ямьле

Сез булганга яшәү гамле.

Музыкаль пауза “Татар биюе”

А.Б:Хөрмәтле әти әниләр, бердәм тату гаиләдә генә бәхетле тормыш кичерергә, намуслы, мәрхәмәтле, эш сөючән балалар үстерергә мөмкин.Һәр гаилә үзе бер серле сандык.Әгәр без  кичәдә шул сандыкны ачып, андагы хәзинәне сезгә бераз гына күрсәтә алганбыз икән, максатыбызга ирешкән булырбыз.Без кешеләр – җиргә иҗат итәр өчен, сөяр, сөелер, гаилә корып, тәрбияле балалар үстерер өчен туганбыз.Гаиләләрегез тату, күркәм, тигез булсын.Балаларыгыздан авыр сүз ишетмәгез , аларның мәрхәмәтлелеге тормышыгызны тагын да нурландырып, бизәп торсын.

Сезнең бәхет капкасын

Кайгы хәсрәт какмасын

Бәла каза дигән нәрсә

Сезнең өйне тапмасын

Куллар кулга тотынсын

Бәхетегез мул булсын

Ахыр сулуларга кадәр

Нигезегез бер булсын

Тигезлектә, тиңлектә

Гомер итеп иректә

Аерылмыйча, каерылмыйча

Картаегыз берлектә.

Бергәләп:

Алмадык без бүләкләр

Без үзебез ясадык

Үзең хезмәт куйган әйбер

Зур бүләк дип санадык. (Бүләк өләшү)

Алып баручы. Һәр гаиләдә дә – җитез әни, булдыклы әти һәм мәрхәмәтле дәү әниләр бар. Берсендә аерып алып син яхшы, син начар дип әйтеп булмый. Алар һәрберсе дә үз нәниләрен яраталар, мәрхәмәтле һәм тәүфыйкле итеп үстерергә тырышалар. Үзләренең йөрәк җылыларын балаларына бирәләр.

Тәүфыйклы бала – бәхетле бала” дип, борынгылар юкка әйтмәгән. Ә балаларыбызга бәхетле булу өчен тагын нәрсә кирәк икән? Әлбәттә тату гаилә, ягымлы сүз, җылы куен. Бүгенге бәйрәмебез безнең ахырга якынлашты һәм курыкмыйча мин дуслык җиңде дип әйтәсем килә. Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт. Бергә булыйк, ярдәмләшеп яшик, киләсе бәйрәмнәрне дә шулай күңелле итеп үткәрик.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.

Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...

Китаплы гаилә - бәхетле гаилә.

Китап – кеше тормышында зур әһәмияткә ия. Югары технологияләр, компьютер заманында кеше барыбер китапсыз, китап укусыз яши алмый....

Безнен тату гаилә

Гаилә һәм татарстан символлары...

МБДОУ «Мещеряковский детский сад Буинского муниципального района Республики Татарстан» Аналар көненә багышланган кичә "Безнең гаилә – тату гаилә" Әзерләде: Хисамова Ф.А. Ноябрь . 2015 ел

-         Балаларның гаиләләре турындагыбулган белемнәрен ачыклау һәм тирәнәйтү-         Гаиләләрдә балаларны милли рухт...

"Гаиләдә - безнең бәхет" (Гаилә бәйрәменә багышланган әдәби-музыкаль кичәсе)

Сценарий утренника, посвящённый празднику семьи (на примере объединённых праздников 8 марта и 23 февраля)...

“Безнең гаилә - тату гаилә” дип исемләнгән бәйрәм иртәсе

Максат:1.Балаларның хәрәкәт активлыкларын арттыру.2.Әти-әниләр һәм балалар арасында тыгыз элемтә булдыру. 3.Балалар бакчасы белән гаилә хезмәттәшлеген ныгыту.4.Әти-әниләр үрнәгендә сәламәт яшәү р...