Гаилә бәйрәме
классный час (подготовительная группа)

Назмутдинова Гульнара Гайсовна

Гаилә бәйрәме!
Алып баручы. Хөрмәтле кунаклар, кадерле балалар, әти-әниләр бүген бездә Гаилә бәйрәме!

Гаилә! Никадәр шатлык, никадәр тантана бу сүздә! Бала hәм гаилә. Бу ике сүз тыгыз бәйләнгән, баланы гаиләсез, гаиләне баладан башка күз алдына китерүе кыен. Тату гаилә – ил терәге, Бала өчен иң кирәге. Тату гаилә бердәм булса, Бала бәхетле була. Ә нәрсә соң ул гаилә? Ул нәрсәдән башлана? Ни өчен бик кадерле, якын сүз ул? Без бу сорауларга җаваплар табарбыз hәм күңелле ял итәрбез.

Бала.
Мин бәхетле гаиләм белән,
Яшимен әти-әнием белән!
Татулык – гаиләбез нигезе!
Әби-бабам – иң кадерле кеше!
Мин бәхетле гаиләм белән,
Яшимен туганнарым белән!
Нәселебез дәвамчысы – мин, беләм,
Горурланам гаиләм белән!

Бала.
Дөньяларда яшәү рәхәт,
Туганнар бергә булса;
Гаилә учагы hәрвакыт
Безне җылытып торса.
Тормыш җиңел бергәләшеп,
Тату торганда.
Янәшәдә әти белән
Әни булганда!

Бала.
Йөрәгемнең иң түрендә –
Туганнарым, яраткан гаиләм!
Дөньяда ничек яшәргә,
Кеше булырга шунда өйрәнәм.

Алып баручы.  Әйе,  дөньяда ничек яшәргә, кеше булырга өйрәтүче дә, сине яратучы, яклаучы да – ул безнең гаилә. Гаилә ул – җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Гаилә ул – иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз.

Бәйрәмнәр кирәк әтигә!
Бәйрәмнәр кирәк әнигә!
Бабай белән әбигә!
Бәйрәмнәр бик күп болай да,
Ә шулай да, ә шулай да,
Иң шәп бәйрәм – балачак!

Алып баручы.  Әни – кояш кебек берәү генә. Аларны борчымагыз, аларга булышыгыз. Аларны яратыгыз. Әниегез сезне матур сүзләр белән шатландырса, әтиегез үзенең акыллылыгы, дөньядагы күп нәрсәне белүе белән сөендерә. Әтиләр дә, әниләр кебек балаларын яраталар. Кулларына  алып иркәләүче дә, төрле шаян сүзләр әйтеп уйнатучылар да – әтиләр. Әтиләрегез – гаиләгездә иң зур кеше, баш кеше, чөнки әтиләр гаиләнең башка кешеләре турында кайгырта. Өйдәге иң авыр эшне дә әтиләр эшли. Әйдәгез, иң  кадерле кешеләребез турында мәкальләр әйтик, уйнап алыйк.

1 нче а.б.: Безнең гаиләләр җыелган
Ял итәр өчен бүген.
Сүзләремнең иң матурын
Әйтмичә мөмкин түгел.

2нче а.б.: Бәйрәмсез бик күңелсез шул,
Күңелсездер сезгә дә.
Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,
Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә
Кирәк һәммәбезгә дә.

1 нче а.б.: Исәнмесез хөрмәтле кунаклар, әтиләр, әниләр, балалар. Бүген без сезнең белән Гаилә бәйрәменә җыелдык. Гаилә - ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Гаилә тормыш нигезе.

2 нче а.б.: Бүгенге кичәбездәге якты теләкләребез тормышка ашсын, балалар сезгә карата рәхимле булсыннар иде. Әгәр дә бүген сезнең йөзләрегез балкый һәм кәефегез яхшыра икән, иртә  эшләрегез уңышлырак булыр.
Яраткан улларыгыз һәм кызларыгыз сезне бәйрәм белән котлап, җыр, шигырьләр, бүләк итәргә телиләр.
Рәхим итегез, балалар!

Бала
Безнең бакчада - бәйрәм, бик күңелле көн бүген.
Иртәдән үк кояш көлә, бизәп  зәңгәр күк йөзен.
Уйна әйдә гармуныңны , без җырлаган көйләргә.
Бергәләшеп бәйрәм итик, калсын сагынып сөйләргә.

ХОР    “ШОМА БАС”
Уйнат, уйнат гармуныңны, (КЫЗЛАР)
Биесеннәр егетләр.
Безнең илнең егетләре
Бары да бөркет кебекләр.

Их, күңел ачабыз,
Ничек шома басабыз!

Сайрат, сайрат гармуныңны, (МАЛАЙЛАР)
Җилкенсеннәр яшь кызлар.
Безнең кызлар нурлы йөзле,
Әйтерсең лә йолдызлар.

Их, күңел ачабыз,
Ничек шома басабыз!

Әйдә, әйдә, катырак бас,
Биегәнне күрсеннәр;
«Баскан җирдән ут чыгара
Безнең яшьләр», — дисеннәр.

Их, күңел ачабыз,
Ничек шома басабыз!

Бала
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген.
Балалар бакчасында.
Әтиләрне, әниләрне
Бакчадагы апаларны
Чакырдык барчасын да.     

Бала
Күктә дә бик зур кояш бар
Җирдә дә бар кояшлар-
Кояш кебек җылы биргән
Әти белән әни бар.
Шул кояшларның дәвамы-
Бергә:
Без- кызлар һәм малайлар!

Бала
           Йокысыннан тора кояш  
           Елмаеп көлеп кенә
          Болыт арасына да ул
          Елмаеп килеп керә.
          Шушы кояштай тормышның
          Кадерен белеп кенә,
          Әйдә дуслар,  яшик әле,
          Елмаеп – көлеп кенә.

Бала
Бакчабызда – ыгы – зыгы,         
Күп кунаклар килгәннәр.
Бездә бәйрәм буласын
Әллә кайдан белгәннәр.

Бала
Нигә бүген бөтен җирдә      
Чәчәкләр балкый бездә.
Нигә кояш көлеп карый –
Беләбез һәммәбез дә.

Бала
Бүген - гаилә бәйрәме, 
Бүген бездә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.

Бала
Без бәйрәмнәр яратабыз,      
Бәйрәм көннәр еш булсын.
Әти – әни һәм кунаклар
Безгә гел килеп торсын.
Котлыйбыз сезне, зурлыйбыз     
Бәхет теләп калабыз
Сезнең белән безгә рәхәт
Без сезне яратабыз

Бала
Шундый сабыр, шундый көчле   
Иң ягымлы кешеләр.
Иң сөйкемле, мәрхәмәтле
Безнең әти-әниләр.

  Әтиләрне, әниләрне      
Кадерлибез, зурлыйбыз
Чын күңелдән һәммәгезне
Бәйрәм белән котлыйбыз

Бала
Әни сүзен телгә алсам,
Авырлыкларым үтә.
Аның назлы карашыннан
Күңелемдә яз җитә.                     

Бала
Зәңгәр күгемдә ал кояш,     
Сүнмәсен балкып янсын
Әти-әниемнең йөзе
Гел көләч булып тора

Бала
И газиз, әти әнием
Мин сезгә ярдәмче булырмын.
Һәр сүзегезне тыңлармын.
Яратып, кадерләп торырмын      

Бала
Иң кадерле, иң хөрмәтле
Булсын әти-әниләр
Кадерләсәк аларны,
Тыныч булыр ил көннәр.      

1 нче а.б.: Гаиләнең терәге- ир-ат, әти кеше. Безнең татар халкында борынгыдан әти кеше - гаилә башлыгы. Ни әйтсәң дә гаилә аның җилкәсендә тора. Әтиләр ил терәге , гаиләнең төп таянычы да. Безнең әтиләребез без тыныч яшәсен, матур уйнасын, тамакларыбыз тук булсын, илебез имин булсын өчен Ватаныбызны саклаганнар. Хөрмәтле әтиләр, сезне үткән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз. Сезгә, әтиләр, ныклы сәламәтлек, балаларга үрнәк әти булуыгызны, кирәк вакытта файдалы киңәшләрегезне биреп, тормыш юлына аяк басканчыга кадәр таяныч булып яшәвегезне телибез!
2 нче а.б.: Әни - ул һәркем өчен кадерле һәм изге зат. Тормышыбызга ямь бирүче, шәфкатьле, иң мәрхәмәтле газиз кешебез. Әни -җир йөзендәге иң якын, иң изге сүз. Әниләребез һәрвакыт шат, сәламәт, бәхетле булсыннар!

1 нче а.б.: Рухың төшсә,
Күңеленә канат куючы кирәк.
Уй-хисеңне карашыңнан
Аңлап торучы кирәк.
Жаның назга сусаганда
Назлап сөюче кирәк,
"Ашың бүген бигрәк тәмле
Пешкән”-диюче кирәк.

2 нче а.б.: Әти... Нинди матур, ягымлы сүз. Бу сүз көнгә ничәмә-ничә тапкыр нинди телләрдә генә яңгырамый! Әйе, дөрестән дә, әти – ул гаиләдә иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр кешебез. Гаиләдә бер- берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши. Алар – әти белән әни бит! Әти-әниләр гаиләнең иң хөрмәтле кешеләре. Чөнки алар бала турында уйлап, борчылып яшиләр. Һәр ата-ана үз баласы турында минем балам игелекле, шәфкатьле булып, таянычым булыр дип өметләнә.

1 нче а.б.: Киңәшерлек, гөрләшерлек
Синен кешен булсын ул.
Канатны канатка куеп,
Яшәр кешең булсын ул.
Бар яктан да килеп беткән
Булыр фәрештә генә
Бу тормышны аңлап яши.
Кем гафу итә белә.
2 нче а.б.: Безнең әти-әниләр нинди шәфкатьле, мәрхәмәтле, ярдәмчел, гел матур, гүзәл сыйфатлар гына тәрбиялиләр алар бездә. Тәрбияне алар үзләренең шәхси хезмәтләре белән дә дәлилләп күрсәтәләр, чөнки әти белән әни – бала өчен беренче укытучы. Аларны үз эшләренә, әйткән сүзләренә, бурычларына мөнәсәбәте бала өчен үрнәк.

1 нче а.б.: Һәр гаиләнең үз традицияләре, үз бәйрәмнәре бар, аларны һәркем үзенчә үткәрә. Бәби туйлары, баланың беренче мәртәбә “әннә”, “әттә” дип эндәшүе, тәпи басып китүе, балалар бакчасына, мәктәпкә йөри башлавы һәр гаиләгә бетмәс – төкәнмәс бәхет китерә.
2 нче а.б.: Туган көннәр билгеләп үтү дә матур бер традициягә әверелде. Гаиләнең ныклыгы, татулыгы бик күп нәрсәләргә бәйле. Бүгенге кичәбез дә шундый бер күркәм традицияләрнең берсенә әверелсен иде.
1нче а.б.: Гаиләм - өметле иртә,
Гаиләм – сихри кичем.
Гаиләм – җилкәнле җилем,
Гаиләм – хыял хисем.
Гаиләм – гомер юлым ул,
Сиңа сузылган кулым.

2 нче а.б.: Гаиләм – мал-мөлкәтем,
Гаиләм –моңлы җырым ул.
Мин гаиләмдә бәхетле,
Мин гаиләмдә хисле.
Мин гаиләмдә кадерле,
Гаиләм белән көчле!

1 нче а.б.: Ата – ана мәхәббәте баланы киң күңелле, ягымлы, ачык йөзле итә. Шушы мәхәббәт җылысы балада намуслылык, йомшак күңеллелек тәрбияли. Баланың төп таянычы – аның әтисе белән әнисе! Исән чакта кадерләрен белик без аларның!
2 нче а.б.: Бәйрәм көннәре гел дә кабатлана,
Ләкин кабатланмый үткәне.
Бәхет, шатлык һәм тазалык белән
Килеп торсын иде көткәне.
Гомер юлларыгыз озын булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомер юлы якты көннәр бирсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен.
Сәламәтлек- ярты бәхет, диләр,
Сезне уңыш читләп үтмәсен.
Ак бәхетләр юлдаш булсын сезгә,
Көнегезне шатлык бизәсен.

1 нче а.б.: Әткәй, әткәй, синнән башка тагын
Кем бар шундый бала бәгырьле?
Кояш сыман әнкәй берәү булса,
Син дә безгә шулай кадерле.
2 нче а.б.: Сезгә булган олы хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә.
Шатлык, куаныч, зур бәхетләр
Юлдаш булсын сезгә гомергә!
1 нче а.б.: Хөрмәтле әти-әниләр, абый-апалар һәм килгән кунаклар! Бүген бәйрәмгә килүегез өчен зур рәхмәт сезгә! Киләчәктә безгә менә шулай тагын очрашырга язсын иде. Гел шулай якты йөзле, тәмле сүзле булып калыгыз. Балаларыгызны, оныкларыгызны сөендереп, исән-сау булып, тыныч, мул тормышта яшәгез.
2 нче а.б.: Күңелле булды кичә,
Мичтә бәлешләр пешә.
Хәзер инде ял итик,
Бергәләп чәйләр эчик!

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gail_byrme.docx29.59 КБ

Предварительный просмотр:

Уеннар:

1. Сораулар.

Тапкырлыкка сораулар.

- Нинди савыттан эчеп булмый? Буш савыттан

- Кайчан шылт иткән тавыш та ишетелми? Тып-тын вакытта

- Календарьда кайсы ай юк? Күктәге

- Нәрсәне урыныннан күчереп булмый? Җирне

- Кеше кайсы елны күбрәк ашый? Кәбисә елны (Чөнки бер көне артык)

- Нәрсәне сатып алып булмый? Узган гомерне.

- Юләр кайчан акыллы була? Тик торганда

- Кеше төш күрә: бер ягында юлбарыс, икенче ягында текә кыя, өченче ягында дәрья, дүртенче ягында кара урман. Ул моннан ничек котыла? Уянып

- Бала җиде яше тулу белән нишли? Сигезгә чыга

- Үзе шар. Ә беркем тәгәрәтә алмый. Җир шары

- Куян артына әйләнеп карый-карый чаба. Нигә? Чөнки артта күзе юк.

- Ат нигә улак янына килә? Улак аның янына килмәгәнгә.

- Сыер судан чыккач нишли? Коры җиргә баса.

2. Алъяпкыч бәйләп, шакмак ташу уены.

3. Дуслык җебе.( Кем озынрак җеп ялгый)

4. Открытка уены.

5. Шарлар җыю.(Кем кочагына күбрәк шарлар сыйдыра?)

6. “Оста укчы”.(Кәрзингә нарат күркәләрен ыргыту)

7. “Көнгерә.”( Туп белән сикерү)

8. Күз бәйләп, үз балаңны тану.

АНКЕТА.

1. Әтиеңнең туган көне, елы, туган җире.

2. Әтиең кайда эшли? Кем булып? Эшен яратамы?

3. Армиядә хезмәт иткәнме? Кайда? Кем булып?

4. Әтиең балачакта кем булырга хыялланган?

5. Аның балачакта яраткан ашамлыгы, конфеты?

6. Мәктәптә укыганда нинди фәннәрне яратмаган?

7. Ә нинди фәннәрне яратып укыган?

10. Өйдә син кем белән күбрәк аралашасың? Ни өчен?

11. Әтиең белән киңәшләшәсеңме?

12. Ул сиңа нинди киңәшләр бирә?

13. Ул сине нәрсәгә өйрәтә?

14. Буш вакытларында әтиеңнең яраткан шөгыле -

15. Әтиеңнең нинди сыйфатлары сиңа охшый?

16. Әтиең сиңа дәрес әзерләшергә булышамы?

17. Аның белән бергә китап, газеталар укыйсызмы, кроссворд, сканвордлар чишәсезме?

18. Әтиең синең дусларыңны беләме?

19. Әтиеңә эч серләреңне сөйлисеңме?

20. Әтиең белән әниең ничә ел бергә гомер кичерәләр?

21. Әтиең турында син нәрсәләр уйлыйсың?

22. Син әтиеңне яратасыңмы? Ни өчен?

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Мин һәм минем тату гаиләм” уртанчылар төркеме өчен проект

Балага тәрбия һәм белем бирүдә гаиләнең роле бик зур. Яхшы психологик халәт урнашкан мәдәниятле һәм белемле гаилә балаларда үз-үзенә ышаныч, үзенең кирәклеген тоюны формалаштыра.   Ата-ана үрнәг...

Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.

Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...

Китаплы гаилә - бәхетле гаилә.

Китап – кеше тормышында зур әһәмияткә ия. Югары технологияләр, компьютер заманында кеше барыбер китапсыз, китап укусыз яши алмый....

МБДОУ «Мещеряковский детский сад Буинского муниципального района Республики Татарстан» Аналар көненә багышланган кичә "Безнең гаилә – тату гаилә" Әзерләде: Хисамова Ф.А. Ноябрь . 2015 ел

-         Балаларның гаиләләре турындагыбулган белемнәрен ачыклау һәм тирәнәйтү-         Гаиләләрдә балаларны милли рухт...

"Гаиләдә - безнең бәхет" (Гаилә бәйрәменә багышланган әдәби-музыкаль кичәсе)

Сценарий утренника, посвящённый празднику семьи (на примере объединённых праздников 8 марта и 23 февраля)...

“Безнең гаилә - тату гаилә” дип исемләнгән бәйрәм иртәсе

Максат:1.Балаларның хәрәкәт активлыкларын арттыру.2.Әти-әниләр һәм балалар арасында тыгыз элемтә булдыру. 3.Балалар бакчасы белән гаилә хезмәттәшлеген ныгыту.4.Әти-әниләр үрнәгендә сәламәт яшәү р...