Сау бул бакча!
материал

Тимергалиева Фанзия Ахкамутдиновна

Олы Нырсы балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче  балаларның чыгарылыш иртәсе узды. Балалар бәйрәмдә үзләренең бакчада өйрәнгән барлык осталыкларын күрсәттеләр: биеделәр, җырладылар, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр.  Кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар да үзләренең өлкән дусларын котлап, шигырьләр сөйләделәр . Бәйрәм ахырында тәрбиячеләр,эти - энилэр, укытучы апалары балаларга матур теләкләр теләделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sau_bul_bakcha.docx36.66 КБ

Предварительный просмотр:

“Сау бул, бакчабыз!”

Балалар бакчасында чыгарылыш кичәсен үткәрү өчен сценарий эшкәртмәсе

        Олы Нырсы балалар бакчасы

                                                                                             Тэрбияче :Тимергалиева Ф А  

        2018 ел     31 май

ТӘРБИЯЧЕ:

Исәнмесез, хәерле көн, хөрмәтле ата -аналар, балалар балалар бакчасында эшләүчеләр!

Бүген безнең бакчада зур бәйрәм –бакча белән хушлашу! Без бакчабыздагы иң акыллы, иң тәртипле кызларны, малайларны мәктәпкә белем алырга озатабыз. Менә безнен балалаларыбыз : -----  Сез дә, балалар,  мәктәп  яшенә  кадәр  үсеп  җиттегез! Шуклыклары  белән безне сагайткан, шат авазлары белән безне сөендергән, бәйрәмнәрдә, эштә  безнең  зур  ярдәмчеләребез  булган  балалар  бүген  балалар бакчасына соңгы тапкыр бәйрәмгә җыелдылар! Ә шулай да бүген  күңелләребез шат, чөнки балалар барысы да нинди матурлар, таза- саулар!

Өченче ел инде менә

Майның шушы көнендә,

Безнең матур бакчага

Мәктәптән хәбәр килә.

Безнең бакча балаларын

Укытучы апалары

Беренче сыйныфка дип

Укырга чакыралар!

Бүген менә аларны,

Бергә-бергә, әлбәттә,

Тантаналы рәвештә

Озатабыз мәктәпкә!

   Жыр - _Олы бэйрэм буген бездэ

        Мин бакчага тәү килгәндә,

Кечкенә идем, нәни.

- Син бәби түгел,-диде дә,

Эшенә китте әни.

Әни артыннан ишеге

Өлгермәде ябылып,

Монда бер сөйкемле апа

Көткән мине сагынып.

Кочак җәеп каршылады

Тәрбиячеләр мине.

Онытыла язды хәтта

Сагынуым әнине.

Уенчыклар, китаплар күп,

Ул дусларым бик әйбәт.

Бакчада начар дисәләр,

Ышанмагыз, бу –гайбәт.

Без исән -сау үссен диеп,

Апалар тырышалар.

Тәртип бозсак, я сугышсак,

Билгеле, орышалар.

Татарча да сөйләшәбез,

Русчасын да беләбез.

Арканга да үрмәлибез,

Баскычка да менәбез.

Тәмле була шулпалар да,

Тәмле була боткалар.

Тәмле булсын дип тырыша

Безнең повар апалар.

.

Әгәр мәктәпкә китмәсәк,

Тагын да йөрер идек.

Бакчадагы һәрберкөннең

Кадерен белер идек

БАРЫСЫ БЕРГӘ:

Юк шул инде, үстек бит без

Юллар мәктәпкә илтә.

Бакчада әйбәт, тик безне

Белем илләре көтә.

ТӘРБИЯЧЕ:

Бик күңелсез булса да,

Ярамый сезгә боегырга,

Бүген бит бездә бәйрәм,

Уйныйк без әйлән-бәйлән.

Парлашыпбер басыйк әле

Һәм урталарга чыгыйк,

Якты бакча залыбызда

Ичмасам,биеп алыйк

        Жыр:  Укучы

ТӘРБИЯЧЕ:

Кечкенәләрнең дә сезгә әйтер сүзләре һәм күрсәтер һөнәрләре бар. Алар сезнең дәвамчыларыгыз булып кала бит.

Миннән дә нәни булгансыз

Сез бакчага килгәндә.

Кара, ничек зур үскәнсез

Китәр вакыт җиткәндә.

Мин дә мәктәпкә барыр идем,

Бернигә дә карамый,

Тәрбияче апа әйтә:

“Әле сиңа ярамый”.

:

Мәктәпкә баргач та, дуслар,

Бик тырышып укыгыз.

Яңа дуслар табыгыз

Яманнан сак булыгыз.

        Жинел булсын укулар

                                         Дорес булсын язулар

Дэфтэр саен 5 булсын

Ерактан колеп торсын

Уенчыкларыгызга да

Булыр инде бик монсу

Сез киткэндэ безгэ дэ бит

Бигрэклэрдэ ямансу

Бакчада сез ин зурлар

Эй, шаланып туймыйсыз

Яраткан жырыбызны

янгыратып жырлыйбыз

        жыр: Чебилэр

белмэмеш – исэнмесез балалар,сез нишлэп басып торасыз монда, эйдэгез балыкка киттек.

Бал-лар -  без мэктэпкэ китэбез,э буген бакча белэ саубуллашабыз

Белмэмеш – мэктэп – аны нэрсэ белэн ашыйлар?

                Бал-лар - аны ашамыйлар,анда укырга, язарга ойрэтэлэр

        белмэмеш  - минемдэ сезнен белэн мэктэпкэ барасым килэ

      ТӘРБИЯЧЕ: - белмэмеш, син мэктэпкэ эзерлэнденме,хэрефлэрне,саннарны таныйсынмы?шигырьлэр, экиятлэр белэсенме?

         белмэмеш    - и-и-и нэрсэгэ сон ул?

                           ТӘРБИЯЧЕ: -  Мэктэпкэ бишкэ генэ укыр очен боларнын барсында белергэ кирэк

                  белмэмеш - нишлэргэ инде мина,ничек кенэ мэктэпкэ барасы икэн.уйладым, минем дустым песием бар бит.ул мина булышыр( песи керэ)

   Исэнме песи дустым,балалар белэн минем дэ мэктэпкэ барасым килэ, лэкин мин бер хэрефтэ сан да белмим, булыш эле мина.

          - и дустым, нишлэп син аны миннэн сорап торасын, бик белэсен килсэ,бик мэктэпкэ барасын килсэ эйдэ балаларны тынлап утырыйк

                                   ТӘРБИЯЧЕ:  - балалар ,менэ минем кулымда конверт белэн хэрефлэр,шул хэрефлэрне тезеп сез мин эйткэн сузлэрне дорес итеп тезэрсез, э монысында  хуш бакча, исэнме мэктэп дип яза алсак, безгэ мэктэп ишеге ачылыр.

 Куян – исэнмесеэ балалар, исэнмесез кунаклар! Менэ сездэ бэйрэм икэнен ишеттем дэ, чакырмасагызда  сезгэ кунакка килдем. Мин дэ сезнен кебек Урман мэктэбенэ укырга керергэ эзерлэнэ идем,лэкин менэ бу табышмакларга жавап таба алмыйм. Зинхар очен мина ярдэм итегез

ТӘРБИЯЧЕ:  нишлибез балалар булышабызмы?

ТӘРБИЯЧЕ: эйдэ  алай булгач табышмакларны укып карыйк

Куян – рэхмэт балалар , сез мина  бик булыштыгыз, болай булгач мине урман мэктэбенэ алалар , сау булыгыз

ТӘРБИЯЧЕ: булдырдыгыз балалар, э хэзер безнен балаларнын узлэренен эти – энилэренэ рэхмэт сузлэрен житкерэселэре килэ

Мине устергэ очен

Тыныч конем хэм тонем очен

Яхшы кинэшлэрен очен

Жылы сузлэрен очен

Иркэ назларын очен

Бэхетле балачагым очен

Тэмле ашларын очен

Дуслар табарга ярдэм иткэнен очен

Рэхмхт сина этием хэм  энием

        Бергэ : Рэхмэт сина этием хэм  энием

        

Жыр: Кубик раз,кубик два

От чего сегодня кулы не шалят

И машинки  сами выстроились в ряд

Пестрый мяч скакать не хочет

Рыжий клоун не хохочет

Почему грустит сегодня детский сад

Детский сад мы прощаемся с тобой

Детский сад – теплый дом для детворы

Воспитательнице нашей

Мы опять спасибо скажем

Ведь, как мамы, были к нам добры

Двери школьные открываются для нас

В первый раз идем  мы в школу

 Поступаем в первый класс

Даже если будет трудно

Вычитать и умножать

Детский сад мы прощаемся с тобой

Детский сад – добрый  мир для всех ребят

Мы тебе спасибо скажем

И рукою вслед помашем

До свиданья наш любимый детский сад

        Жыр __Воспитатель наш

Сүз бакча мөдиренә бирелә. Ул балаларга бакчаны тәмамлау турында диплом һәм бүләкләр тапшыра. Аннары сүзне ата- аналар ала.

ТӘРБИЯЧЕ:

Хөрмәтле балалар, менә бакчабыздагы соңгы бәйрәмиртәсе ахырына якынлашты. Без сезгә иң изге теләкләрне телибез. Мәктәпне дә бакчаны яраткан кебек яратыгыз, тырышып укыгыз. Сау-сәләмәт, озын гомерле, белемле, акыллы балалар булып үсегез. Болар безнең бакчаныкы диепбезгә сөенеп торырга язсын. Ак юллар сезгә, балалар.

Хөрмәтле әти-әниләр! Шатлыклары белән безне сөендергән, шуклыклары белән безне

көендергән балаларыбызны белем көнендә беренче укытучылары  Каримова Голзилэ  апаларына тапшырабыз.

Тату яшәдек, сез безне, без сезне аңладык. Гел шулай иң әйбәт әти-әниләр булыгыз,Аллаһы Тәгалә балаларыгызның игелеген күреп сөенеп яшәргә язсын.

Сау булыгыз. Исән-сау яшәгез.

Бәйрәмебезне Замира Рәҗәпованың “Балалар” шигыре белән тәмамлыйсым килә.

Ходай биргән олы бүләк –бала,

Уттан алып, суларга ул сала.

Өздерсә дә, көйдерсә дә, бала

Җанга иң якыны булып кала.

Гомерләрнең бизәге –ул бала,

Йөрәкләрдә һич төзәлмәс яра.

Күз алдында үсеп, буйга җитеп,

Күңелләрдә сабый булып кала.

Бала барыр юллар –чиксез дала,

Аның ни күрәсен белүче Аллаһ.

Даладай юл бирүче балага

Тугры юлдаш барыр –ата-ана.

Шатлыклардан җырлаткан да –бала,

Борчулардан елаткан да –бала.

Ялгышларын, гөнаһларын баланың кичерә ала тик ата-ана


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий выпускного вечера "Саубул, бакчам!"

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балаларын мәктәпкә  озату үзе бер бәйрәм. Бу бирелгән кичә үрнәге сезгә эшегездә ярдәм итәр һәм сайтымның тыйнак бер бизәге булыр дип уйлыйм...

Бакча һәм гаиләнең хезмәттәшлеге

Бакча һәм гаиләнең хезмәттәшлеге (чыгыш)...

«Бар матур бакча»

Конспект занятия по татарскому языку....

Конспект занятия по обучению детей татарскому языку в старшей группе «Бар матур бакча»

Конспект занятия по обучению детей татарскому языку в старшей группе «Бар матур бакча»Обучающие задачи:1. Сүз байлыгын арттыру, сөйләм күнекмәләре формалаштыру.Яңа сүзләр өстендә эш:кишер,кәбест...

Конспект НОД по обучению детей татарскому языку в подготовительной группе «Бар матур бакча». УМК

Использованная образовательная программа: «Региональная программа дошкольного образования» Р.К.Шаехова, Казань 2012.Возрастная группа: Подготовительная группа.Методика дошкольного образования: «Обучен...