Эй эбием, эбекэем!
материал

Тимергалиева Фанзия Ахкамутдиновна

Өлкәннәр көне! Бүгенге бәйрәмне без сезнең өчен- иң кадерлеләребез - ак яулыклы әби-апаларыбыз, түбәтәйле аксакалларыбыз хөрмәтенә оештырдык.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл olkenner_kone.docx22.01 КБ

Предварительный просмотр:

Хәерле көн, хөрмәтле өлкәннәребез!                             

  Бүген - Өлкәннәр көне! Бүгенге бәйрәмне без сезнең өчен- иң кадерлеләребез - ак яулыклы әби-апаларыбыз, түбәтәйле аксакалларыбыз хөрмәтенә оештырдык.

  Чын күңелдән бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Гомер көзегез матур, кояшлы булсын, сау-сәламәт булыгыз. Бәхетле картлык кичерегез!

.Кадерле әби-бабайларыбыз,

Чал чәчле өлкәннәребез,                                        .

Бәйрәм белән котлый бүген

Сезне ул һәм кызларыгыз!

Ягъни оныкларыгыз!

        Бәйрәм бүген , Бәйрәм бүген ,

Безнең бакчада

Әбиләрне , бабайларны

Котларга килдек монда

Сез бәйрәмнең иң түрендә

Әби, бабайларыбыз.

Бары тик Сезнең хөрмәткә

Яңгырый җырларыбыз

  1.   Жыр:__Алтын коз килде безгэ

Бәйрәмсез бик күңелсез бит

Күңелсездер сезгә дә

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә                                                

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә!

              Бәйрәмнәр кирәк әтигә,

              Бәйрәмнәр кирәк әнигә,

              Хәтта бабай-әбигә дә

              Шуңа бүген бәйрәм итик

              Карамыйча бернигә дә!

Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак

Иң ягымлы кешеләр

Иң сөйкемле, Мәрхәмәтле

Алар безнең әбиләр.

Иң кадерле, иң хөрмәтле,

Булсын җирдә әбиләр

Әбиләрне кадерләсәк

Тыныч булыр ил-көннәр

Гел яхшыга өйрәтәсез

Тыңлыйбыз сезнең сүзне

Һәр эштә үрнәк сез безгә

Хәрмәт итәбез сезне

  1.   Жыр: Эбием кузлек кия

Әйдәгез, хәзер Шәүкәт Галиевның “Озак яшәүнең сере” шигырен тыңлап үтик.


 Күрше бабайга кердем, 
Көйләп бер сәлам бирдем; 
Ике куллап күрештем, 
Хәл – әхвәлен белештем.
Соравымны тыңлагач,
Болай диде бабакай: 

Озак яшәүнең сере –
Татулыкта балакай.

 Әбиең белән бергә, 
Яшибез җиде дистә.
Сүзгә килгән юк һич тә.

 Әрләшкән дә юк, шөкер, 
Тиргәшкән дә юк, шөкер. 
Ачу килгән чакларда, 
Эндәшкән дә юк, шөкер.

 Сүз куештык өйләнгәч, 
Без бик ныгытып кына.
Беребез тузынганда, 
Беребез чыгып тора. 

 Менә әле бүген дә 
Ул тузына тегендә. 
Үтте ярты гомерем 
Шушы капка төбендә. 

                                            

 Ә бит монда нинди тын,
Каймак кебек саф һава; 
Ә саф һава, беләсең, 
Организмга дәва.

 Бу сүзләрдән сез шуны
Төшенергә тиешле: 
Озак яшәүнең сере-
Шаянлыкта, кәнишне!

        Аякларга күз иярми

Алар җиргә тимиләр,

Безнең балалар әнә ничек

Очкын чәчеп бииләр

Бию:   кызлар

Эбилэрем якыннарым

Булмый кондэ курешеп

Яшик эле кайгыларны

Шатлыкларны булешеп

Бэлки минем эбине

 Сездэ белэ торгансыз

Эбиемне эби диеп

Эйтуе дэ унайсыз

  1.   Жыр:  Ручки золотые

Бабушка родная

Милая моя

Больше всех на свете

Я люблю тебя

По твоим морщинкам

Проведу рукой

В целом свете нету

Бабушки такой

Никогда не буду

Огорчать тебя

Только будь здорова

Бабушка моя

Самые красивые, кто растит цветочки

Самые красивые,свяжет кто носочки

Бабушка,бабушка,бабушка моя

Бабушка,бабушка, с праздником тебя

Я хочу поздравить дедушку свою

Милый мой дедуля, я тебя люблю

Я тебе желаю очень долгих лет

В мире ближе друга не было и нет

У меня есть бабушка

Она печет оладушки

Вяжет теплые носки

Знает сказки и стихи

Бабушку свою люблю

Ей открытку подарю  

  1.   Жыр:  Бабушка испеки оладушки

Әбиләр  каян килә ?

                        “Иң ягымлы кешем шул син,

                             Әбием, бердәнберем!

                             Өйрәт әле, мин дә белим

                             Әби булуның серен”.

                             Әби көлә:”Әби булу

                             Тора бары оныктан.

                             Мин бит әби булдым, кызым,

                             Нәкъ син туган минуттан”.

Дәү әнием.

Һәр иртәне иркәләп

                          Дәү әнием уята.

                          Көләч йөзле әбиемне,

                          Курчагым да ярата.    

                          Курчагым белән без аңа,

                          Матур җырлар җырлыйбыз.

                          Уйнап аргач, дәү әнинең

                          Әкиятләрен тыңлыйбыз.

Бу очрашу торсын җим булып,

Бер алтын бөртек булып!

Ходай бирсен озак еллар

Яшәргә бөркет булып!

Мәңге яшь булыгыз әле,

Килик кабат-яңадан.

Ходай насыйп итсен иде

Очрашырга яңадан!

  1.  Жыр:         Эй эбием эбекэем

Алып баручы. Сабыр, йомшак күңелле әби - бабайларыбыз, бүгенге бәйрәмгә килүегез өчен зур рәхмәт сезгә! Гел шундый якты йөзле, тәмле сүзле булып оныкларыгызны сөендереп, озак яшәгез!

Еллар үтә диеп борчылмагыз

Еллар үтү берни түгел ул

Сау-сәламәт булып озак яшәү-

Үзе бәхет,үзе шатлык ул.

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эбием- алтыным.

Сценарий посвещенный дню пожелых людей. Вечер проведенный детми совместно со старшим поколением....

"Эбием сандыгы"

Открытая образовательная деятельность,в соответствии с годовым планом МБДОУ"Абсалямовский детский сад "Светлячок"в рамках подготовки педагогического совета по теме:"Использование н...

“Кыра саастаах о5олорго сиэр-туом үөрэ5э” (6-7 саастаахтар, бэлэмнэнии бөлө5ө) эбии үөрэхтээһин үлэлиир бырагырааммата

Үлэ сыала: о5o толкуйдуур дьо5урун, кини этнопсихологическай уратытытын учуоттаан, төрүт үгэскэ, бэйэ норуотун үгэhин сыhыаран үөрэтии. О5о5о төрөөбүт ийэ тылын, норуотун сүрүн-кутун, сиэрин...