Эбием- алтыным.
материал (старшая группа) на тему

Сафиуллина Ильзия Нургалиевна

Сценарий посвещенный дню пожелых людей. Вечер проведенный детми совместно со старшим поколением.

Скачать:


Предварительный просмотр:

                    “ӘБИЕМ   АЛТЫНЫМ -   СИН  МИНЕМ  ИҢ   ЯКЫНЫМ”

                              (өлкәннәр көненә багышланган иртә)

Алып баручы:хөрмәтле кунаклар,кадерле әбиләребез,бабайлар,апалар,абыйлар!

                       Сезне өлкәннәр көне белән чын күңелдән котлыйбыз.Сезгә ныклы                          сәламәтлек,чиксез шатлык,балаларыгызның игелеген күреп яшәвегезне телибез.

1 бала.           Бәйрәмегез котлы булсын,

                      Табыныгыз мул булсын.

                      Күңел шатлык белән тулсын,

                      Ял кичәгез гөрләп торсын.

2 бала.           Ашыкмагыз картаерга

                      Йөрәккәегез тынмасын

                      Картлык шатлык түгел диеп,

                       Гел моңаеп тормыйк әле.

        Сагыш моңнарны таратып,

                      Елмаешыйк,көлик әле.

                       Картаябыз димик әле.

Алып баручы:”картая мени соң йөрәк” көе астында сөйли.

Балалар!Бүген бездә кунакта безнең өлкән буын кешеләре,әбиләребез  ,апаларыбыз, бабайларыбыз.Сез аларның йөзләренә карагыз әле,еллар аңа тирән эзләрен салган,

карашына моңсулык иңдергән.Тормыш берәүне дә аермый:ачысын да,төчесен дә мулдан

өләшә.Авыр сугыш,илне аякка бастыру еллары дисеңме?-барысын дакичергән алар.Кулларына күз салганыгыз бармы? Җыерчыклы,кан тамырлары бүртеп чыккан.Сезне

иркәләгәндә аннан да йомшак кул юктыр мөгаен.Булдыра алган кадәр кадерлик,хөрмәтлик,ярдәм итик,авыр тормышларын җиңеләйтергә булышыйк.Кайчак

бер җылы сүз дә җитә бит талчыккан күңелләргә.Җылы сүз “җан азыгы”,дип юкка гына әйтмиләр шул.

Хөрмәтле өлкәннәребез!Без сезне бәйрәмегез белән котлыйбыз.Сез мактауларга,хөрмәткә,

хөрмәткә лаек кешеләр.

3 бала:      Өлкәннәргә Алла ярдәм бирсен.

                  Аларгадыр бөтен авырлык.

                  Өлкәннәргә сүнмәс йолдызлардан,

        Я кояштан һәйкәл салырлык

4 бала:     Бүген өлкәннәр бәйрәме,

                Шатлык җыры илем күгендә.

                Өлкәннәрне бәйрәм белән котлап,

                Кошлар җырлый туган җиремдә.

               Без җырлый Сезнең өчен дә!

“Әбием әбекәем” җыр башкарыла.

5 бала:     Бу биюне бүләк итик

                 Кадерле өлкәннәргә.

                 Өлкәннәрне тиңлибез без,

                Иң яраткан гөлләргә.

Өлкәннәргә чәчәкләр тапшырыла.”Башкорт”биюе башкарыла.

6 бала.     Гел яхшыга өйрәтәсез,

                Тыңлыйбыз сезнең сүзне

                Һәр эштә үрнәк сез безгә,

                Хөрмәт итәбез сезне.

7 бала:    Зәңгәр күгемдә ал кояш

                Сүнмәсен,балкып торсын,

               Өлкәннәрнең көләч йөзе

               Гел көләч булып калсын.

8 бала:    Туган җирем ал чәчәкле,

                Гүзәл гөлбакча булсын.

               Җиребез,зәңгәр күгебез

               Шат җырлар белән тулсын!

Җыр башкарыла”минем кадерлеләрем”

Алып баручы:Балалар!Сезнең сүзләрегез чын күңелдән әйтелгәнгә өлкәннәребез шатлана,

                       аларга игътибарыбыз башка чакта да кимемәсен иде.

Җыр башкарыла”әнкәйнең догалары”.

Алып баручы:Кадерле өлкәннәребез!Сез безнең кебек чакта нинди идегез,нинди уеннар

уйнадыгыз,ничек яшәдәгез- шул турыда сөйләп китсәгез иде.

Өлкәннәр чыгышы.Өлкәннәр һәм балалар белән берлектә уеннар.

Алып баручы:Хөрмәтле өлкәннәребез!Күпме игелек сездә.Тиргәгән чагыбызда үпкәләгән чагыбыз да була.Әмма бер нәрсәне дә усаллык белән әйтмисез,гел яхшылык телисез.Ялгыш адымнарыбызны кисәтәсез.Оныкларыгыздан да игелекле эшләр көтәсез.Сездәгедәй изгелек,сездәгедәй сабырлык шулкадәр кирәк бүген.Бу хәвефле,тынгысыз,ыгы-зыгылы дөньяда бик кирәк сез.Исән булыгыз.Тынычлыкта гомер кичерегез!

    Бәйрәмнең икенче өлеше чәй табыны янында дәвам итә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Алтын көз" күңел ачу кичәсе.

Төзеде:Мөслим муниөипаль районы "Миләшкәй"балалар бакчасының 1 категорияле музыка җитәкчесе Заянова Ландыш Рафисовна "Алтын көз" күңел ачу бәйрәме....

"Алтын көз" күңел ачу кичәсе.

Төзеде:Мөслим муниөипаль районы "Миләшкәй"балалар бакчасының 1 категорияле музыка җитәкчесе Заянова Ландыш Рафисовна "Алтын көз" күңел ачу бәйрәме....

Конспект занятие на тему:"Алтын коз".

Занятие на татарском языке....

"Эбием сандыгы"

Открытая образовательная деятельность,в соответствии с годовым планом МБДОУ"Абсалямовский детский сад "Светлячок"в рамках подготовки педагогического совета по теме:"Использование н...

Эй эбием, эбекэем!

Өлкәннәр көне! Бүгенге бәйрәмне без сезнең өчен- иң кадерлеләребез - ак яулыклы әби-апаларыбыз, түбәтәйле аксакалларыбыз хөрмәтенә оештырдык....

“Кыра саастаах о5олорго сиэр-туом үөрэ5э” (6-7 саастаахтар, бэлэмнэнии бөлө5ө) эбии үөрэхтээһин үлэлиир бырагырааммата

Үлэ сыала: о5o толкуйдуур дьо5урун, кини этнопсихологическай уратытытын учуоттаан, төрүт үгэскэ, бэйэ норуотун үгэhин сыhыаран үөрэтии. О5о5о төрөөбүт ийэ тылын, норуотун сүрүн-кутун, сиэрин...