"Эбием сандыгы"
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

фаляхова венера мунировна

Открытая образовательная деятельность,в соответствии с годовым планом МБДОУ"Абсалямовский детский сад "Светлячок"в рамках подготовки педагогического совета по теме:"Использование нацмонально-регионального компонента в формировании любви к Родине у детей дошкольного возраста"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ebiem_sandygy.docx15.55 КБ

Предварительный просмотр:

Максат: Балаларны татар-декоратив – гамәли сәнгәте тармаклары, музыкаль фольклоры белән якынрак таныштыру, балаларда аңа карата кызыксыну уяту. Милли әйберләрнең үзләренә генә хас булган билгеләрен ачыклау. Балаларга эстетик тәрбия бирү, татар милли сәнгәтенә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү.

Материаллар: Сандыкта урнаштырылган милли әйберләр (күлмәк, калфак түбәтәй, ювелир әйберләре, сөлгеләр, читек, чүлмәк)

Балалар “Ал Зәйнәбем” музыкасына залга керәләр.

Алып баручы: Әйдәгез, балалар, җамал әби янына кунакка кереп чыгыйк әле, әзерләгән бүләгебезне дә тапшырырбыз ( авыл йортына игътибар итә). Карагыз, авыл өйләре нинди матур. Элек-электән авыл халкы матур итеп йортларны, капкаларны бизәгән.

Зәңгәр ак төшкән сүрәт

Тәрәзә йөзлегендә .

Күгәрченнәр кунган сыман

Йөзлекнең бизәгендә.

Әйдәгез шакып карыйк әле.

Балалар: Өйдә кешеләр бармы, керергә мөмкинме?

Әби: Әйдәгез, әйдәгез! Керегез...

Балалар: Исәнмесез – саумысыз...

                  Нигә ишек ачмыйсыз?

                   Шакый – шакый арып беттек.

                   Нигә каршы алмыйсыз?

(Алып баручы кул биреп әби белән исәнләшә. Әби дога кыла).

Алып баручы: Балалар, менә авыл өенең түрендә

Төп хуҗасы булып сандык тора.

Әбиләрнең сандыгында

Сакланмый ниләр генә

Әйдәгез, сорыйк үзеннән

Ачып күрсәт безгә

Ачып баручы: Әбекәй, әйдә әле синең сандыгыңны карыйк. Анда ниләр бар икән? (балалар утыралар)

Әби: (күлмәк күрсәтә)

Бу минем туй күлмәгем

Бабама чыкканда кигән идем.

Матур изү бизәп тора

Күлмәгенең күкрәген

Диңгез суы кебек тора

Дулкынланып итәге.

(шкатулка чыгара)

Монда минем истәлекләрем саклана беләзекләр, йөзекләр, колак алкалары, чулпылар күрсәтеп, балалар белән сөйләшү оештыра)

Бала: Балкып тора алкаларым,

Бизи кулны йозегем

Тәнкә чыңын ишеткәндә

Өзгеләнә үзәгем.

Әби: Балалар нәрсә бу? (калфак күрсәтә)

Балалар: Калфак!

Әби: Дөрес, балалар. Хатын – кызларның баш киеменең төп бизәге булып чигүле калфак тора. Мәгез,карап чыгыгыз, тотып карагыз.

Бала: Дәү әнием энҗе калфак

Бүләк итте үземә

Энҗе калфак, үзе ап-ак,

Бик килешә йөземә.

Әби: Кая әле, килешә микән үзеңә?

(Кызга кидерә, кыз мактанып тора)

Алып баручы: Кызганычка каршы, Җамал әби, бар матур әйберкызларга гына икән.

Әби: Нишләп? Бу түбәтәй ошамый мени?

Алып баручы: нинди матур бизәлгән

Уңган безнең кызларыбыз

Түбәтәй дә теккәннәр

Кич утырып, җырлар җырлап

Оста чигү чиккәннәр.

(Малайга кидерәләр)

Әби: Ай, икегез, икегез

Икегез дә бер тигез

Икегез тар килгәнсез

Бер биеп күрсәтегез.

 “Татар биюе”

(Биюдән соң, малай әбигә түбәтәйне бирә)

Бала: Бигрәк матур түбәтәе

Энҗе бөртекләр белән

Алар монда килгән гүя

Чын әкият иленнән.

Әби: Күп кызлар карап калгандыр

Бабаеңның артыннан.

(Бабай керә)

Бабай: Өй тулы кунак, мин генә җитмим икән. Әби үз эшендә һөнәрләре белән мактана. Минем дә бар мактаныр нәрсәм. Әйе. Менә бит хәзердә “чүлмәкче бабай” дип йөриләр. Әнә койма башында чүлмәкләр эленгән, күргәнсездер. Менә монысы иң матур булып чыкты, әбиегез яратып куллана.

Алып баручы: Балчыктан эшләнгән һәм ничек матур итеп бизәлгән. Тотып карагыз, балалар.

Бала: Яр астындагы балчыктан

Чүлмәкләр ясап карыйм

Аннары, мичтә кыздыргач,

Сөт салырга да ярый.

Бабай: Карале, карчык, теге кызыл башлы

Сөлге юкка чыкмадымы?

Әби: Кая китсен, монда, монда.

Бабай: Алайса, сабантуйда бирелгән бүләгемне күрсәт! Чыгар инде! (Әби сугылган сөлге чыгара)

Сөртенсәң – сөлге кирәк

Көрешсәң – сөлге кирәк

Батырларга сабантуйда

Бирелгән сөлге – бүләк!

Әби: Сиңа, бабай, бүләк иткәннәр, ә менә минеке – үзем чиккән.

Бала: Бу сөлгеләр, ашьяулыклар

Тамбур белән чигелгән

Әллә инде чын чәчәкләр,

Өсләренә сибелгән.

Әби: И балалар, сезнең яшь чагыгыз үзе чәчәк кебек бит.

Бабай: Эх, ыкның күпере,

Күпер күтәрелми ул

Уйнамыйча да көлмичә

Күңел күтәрелми ул.

“Кәрия-Зәкәрия” уены.

Бабай: Ай-һай, матур уйныйсыз, оста биисез.

Тик аякларыгызда читекләр генә җитми.

Әби: Ай,күрсәтми калам бит (Эби сандыктан читекне чыгара)

Бала: Бизәк төшкән итекләрне

Читекләр дип йөргәннәр

Аларны татар кызлары

Бәйрәмнәрдә кигәннәр.

Бабай: Хәзерге яшьләр бездән дә күп беләләр

Эх, Җамал – гөлкәем, авылыбызда иң чибәре син идең, шушы читекләрне киеп синнән оста биюче бар идеме икән?

әйдә, бер биеп күрсәтик әле.

Әби: Чу, чу, иске авыздан яңа сүз, картайдык бит инде, оят.

Бабай: Койма аркылы таяк атып

Кемне абындырасың

Бие дигәч, биемисең,

Кемне ялындырасың?

Алып баручы: Менә безнең белән әби, бабай да яшәреп киттеләр. Рәхмәт сезгә Җамал апа, Салих абый. Сездә күңел ачып, халкыбызның милли сәнгәте белән якынрак таныштык.

Без сезгә буш кул белән килмәдек.

Өлкәннзр көненә бүләкләр әзерләдек.

Әби: Ешрак ачыйк без бу сандыкларны.

Тагын, тагын ашыкмыйча гына карыйк ул ядкарьләрне. Сокланыйк бу матурлыкка. Үзебез дә өйрәник һәм бездән соң килгән буыннарга тапшырыйк.

Газиз балаларым, кызларым улларым, бер- берегезгә якымлы булыгыз, кешеләр белән ике кулыгызны биреп күрешегез.

Шул вакытта күрмәс күзләрегез күрә башлар телсезнең теле ачылыр. Тәнегезгә сихәт, күңелегезгә изгелек нуры тулыр.

(Әби сандыктан конфетлар ала, һәм балаларга тарата. Балалар рәхмәт әйтәләр)

Алып баручы: Рәхмәт сезгә әби, бабай

Матур теләгәнегез өчен.

Хөрмәтле кунаклар! Без сезне өлкәннәр көне белән чын күңелдән котлыйбыз.

Олы хөрмәт, чиксез рәхмәт сезгә,

Исән генә була күрегез.

Сезнең белән гамьле тормышыбыз,

Сезнең белән ямьле түребез.

Рәхмәтебез чиксез, сау- саләмәт,

Күрсәк иде сезне гомергә.

Безгә сөенеч, олы шатлык бары,

Күрү сезне мәңгегә бергә.

Ни теләсәк тә аз булыр

Кадерлеләребез, сезгә теләккә.

Аяз булсын тормыш юлларыгыз,

Дәрт сүнмәсен сезнең йорәктә.

Бәйрәм б/н сезне кадерле Әби- бабаларыбыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

әбиенең күңел сандыгы

татар халкының милли бизәнү әйберләре белән таныштыру...

"Әбиемнен сандыгы"

Тема: Әбиемнен сандыгыМаксат: Балаларны татар халкының милли киемнәре, орнаменты (ләлэ чэчэге) белэн таныштыру. Халкыбыз ижатына мэхэббэт тэрбиялэу. Кул чукларынын вак моторикасын устеру остендэ эшлэу...

"Әбиемнең серле сандыгы" (күңел ачу чарасы)

Тема: “Әбиемнең серле сандыгы”Максат: системалы якын килеп балаларны татар халык милли киемнәре белән таныштыруны дәвам итү, ныгыту; татар халык киемнәренә кызыксыну уяту, сөйләм телен үстерү, нәтиҗәл...

Сценарий праздника "Әбиемнең күңел сандыгы"

Знакомство детей с национальным татарским костюмом....

Эбием- алтыным.

Сценарий посвещенный дню пожелых людей. Вечер проведенный детми совместно со старшим поколением....

Эй эбием, эбекэем!

Өлкәннәр көне! Бүгенге бәйрәмне без сезнең өчен- иң кадерлеләребез - ак яулыклы әби-апаларыбыз, түбәтәйле аксакалларыбыз хөрмәтенә оештырдык....

“Кыра саастаах о5олорго сиэр-туом үөрэ5э” (6-7 саастаахтар, бэлэмнэнии бөлө5ө) эбии үөрэхтээһин үлэлиир бырагырааммата

Үлэ сыала: о5o толкуйдуур дьо5урун, кини этнопсихологическай уратытытын учуоттаан, төрүт үгэскэ, бэйэ норуотун үгэhин сыhыаран үөрэтии. О5о5о төрөөбүт ийэ тылын, норуотун сүрүн-кутун, сиэрин...