"Шатланып яшә әнием"
материал (подготовительная группа)

Галимова Гульсина Минавировна

(Җыр “8 Марта” балалар парлашып чыгалар)

    Алып баручы: Хәерле көн! Исәнмесез хөрмәтле әниләр! Менә безнең өчен язның иң беренче бәйреме “8 нче март” килеп җитте. Барлык әниләрне, дәү әниләрне, апаларны шушы бәйрәм белән тәбрик итәбез.

   Әниләрне бәйрәм белән котлаганда Р. Миңнуллинның “Әни” шигыре күз алдына килеп баса. Мин шигырьне укырмын балалар ә сез “Әни кирәк “сүзләрен бергәләп әйтерсез.

     Көннәр якты булсын өчен

     Әни кирәк!

     Йокы татлы булсын өчен

     Әни кирәк!

     Җил-яңгырдан саклар өчен

     Әни кирәк!

     Усаллардан яклар өчен

     Әни кирәк!

     Ашлар тәмле булсын өчен

     Әни кирәк!

     Дөнья ямьле булсын өчен

     Әни кирәк!

     Иң-иң кадерле кеше җирдә Әни димәк!

Тәрбияче: Хәзер сүзне котлау өчен  балаларга бирәбез:

Сәит: Көчле булырга-кояштан

              Өйрәнгән минем әни.

              Җитез буулырга-җилләрдән

              Өйрәнгән минем әни.

  Алисә  Әнием гел минем белән

                Көндез, төнлә, иртә, кич...

                -Әнисез яшәп була-дип,

                Уйлый алмыйм шуңа һич.

  Алинэ: “Әни” сүзе-“яшәү” сүзе

               Икесе дә миңа бер.

               Я ходаем, әниемә

               Бирсәнә озын гомер

Мэрьям: Әнием-син бер генәм

                Иң якыным, гөл генәм.

                Дөньяларда иң яраткан,

                Якын кешем син генә.

                   Әни, мине тапкансың,

             Назлагансың, баккансың.

             Матур-матур җырлар җырлап

             Иркәләп йоклаткансың.

Җыр: “Рәхмәт Әнием “ (Бөтенесе бергә).

Румиль: Өйдән чыгып китүгә үк

             Әниемне сагынам.

             Тизрәк йөгереп кайтам да

             Кочагына сыенам.

           Күзләренә карыймын да

             Мәңге яшә син диям.

             Сау-сәләмәт бул әнием

             Мин сине мәңге сөям.

  Назгөл Тавышлары булмаса да,

               Әллә каян ишетәм:

               Аяк очларына басып,

               Керә әни ишектән.

                Уянмасын ди ул мине,

               Таң йокысын бүлмәсен.

              Күзләремне йомып ятам,

                 Уянганны күрмәсен.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shatlanyp_yash.docx26.25 КБ

Предварительный просмотр:

Шатланып яшә, әнием!

(Җыр “8 Марта” балалар парлашып чыгалар)

    Алып баручы: Хәерле көн! Исәнмесез хөрмәтле әниләр! Менә безнең өчен язның иң беренче бәйреме “8 нче март” килеп җитте. Барлык әниләрне, дәү әниләрне, апаларны шушы бәйрәм белән тәбрик итәбез.

   Әниләрне бәйрәм белән котлаганда Р. Миңнуллинның “Әни” шигыре күз алдына килеп баса. Мин шигырьне укырмын балалар ә сез “Әни кирәк “сүзләрен бергәләп әйтерсез.

     Көннәр якты булсын өчен

     Әни кирәк!

     Йокы татлы булсын өчен

     Әни кирәк!

     Җил-яңгырдан саклар өчен

     Әни кирәк!

     Усаллардан яклар өчен

     Әни кирәк!

     Ашлар тәмле булсын өчен

     Әни кирәк!

     Дөнья ямьле булсын өчен

     Әни кирәк!

     Иң-иң кадерле кеше җирдә Әни димәк!

Тәрбияче: Хәзер сүзне котлау өчен  балаларга бирәбез:

Сәит: Көчле булырга-кояштан

              Өйрәнгән минем әни.

              Җитез буулырга-җилләрдән

              Өйрәнгән минем әни.

  Алисә  Әнием гел минем белән

                Көндез, төнлә, иртә, кич...

                -Әнисез яшәп була-дип,

                Уйлый алмыйм шуңа һич.

  Алинэ: “Әни” сүзе-“яшәү” сүзе

               Икесе дә миңа бер.

               Я ходаем, әниемә

               Бирсәнә озын гомер

Мэрьям: Әнием-син бер генәм

                Иң якыным, гөл генәм.

                Дөньяларда иң яраткан,

                Якын кешем син генә.

                   Әни, мине тапкансың,

             Назлагансың, баккансың.

             Матур-матур җырлар җырлап

             Иркәләп йоклаткансың.

Җыр: “Рәхмәт Әнием “ (Бөтенесе бергә).

Румиль: Өйдән чыгып китүгә үк

             Әниемне сагынам.

             Тизрәк йөгереп кайтам да

             Кочагына сыенам.

           Күзләренә карыймын да

             Мәңге яшә син диям.

             Сау-сәләмәт бул әнием

             Мин сине мәңге сөям.

  Назгөл Тавышлары булмаса да,

               Әллә каян ишетәм:

               Аяк очларына басып,

               Керә әни ишектән.

                Уянмасын ди ул мине,

               Таң йокысын бүлмәсен.

              Күзләремне йомып ятам,

                 Уянганны күрмәсен.

Сюрприз: Яз кызы һәм Кояш керә)

Исәнмесез безнең якын дусларыбыз! Без язның беренче хәбәрчеләре. Үзебез белән бергә җир йөзенә “8 нче март” язгы беренче бәйрәмне алып килдек. Сезгә матур кояшлы көннәр бүләк итәбез. Балалар без килүгә, әниләрне котлап җырлар, шигырьләр өйрәндегезме?

Балалр: әйе.

Әни сүзе (З.Туфайлова)  (Равиль)

“Әни” диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга.

Таптамагыз!

Һич ярамый

“Әни” сүзен таптарга.

Булышчы (Р.Миңнуллин)  (Назгол)

Әниемә эш күп өйдә –

Мин шуңа да булышам.

Менә әле дә мин аңа

Чынаяклар юышам.

Булышам шул, юышам шул,

Мин бит инде булышчы.

Уф, арыдым ! һаман бетми !

Әнием , кил, булышчы !

Әниемә булышам (Л.Әмирханова) (Алинә)

Пөхтә итеп өйне җыям,

Гөлләремә су сибәм.

Курчакларымны йоклатам,

Еласалар, юатам.

Менә ничек тырышам,

Әниемә булышам.

Әнием белән кибеттән

Ипи-сөт алып кайтам.

Борчулы булса әнием,

Тынычлан, дип, юатам.

Менә ничек тырышам,

Әни ул.... (Ильфат)

Әни ул - якты кояш.

Әни ул - исле чәчәк.

Аңа күрсәткән яхшылык

Үзеңә үк кайтачак.

Яратам  (Алисә)

Щнием – иякын кешем.

Иртән чәчемне үрә,

Ашлары да тәмле була –

Яратам шуңа күрә.

Дөнья шуңа матур (Сэит)

Дөньяда иң яхшы әни,

Беләсезме, кемнеке?

Белмәсәгез, үзем әйтәм,

Ул әни бит – минеке.

Ул булганда дөнья матур,

Өебез дә бик ямьле.

Аның белән без бәхетле,

Ашларыбыз да тәмле.

Бегәләшеп яшик! (Румиль)

Тормышыма ямь бирүче

Иң кадерле – әнием.

Мең йолдызлар арасыннан

Тапкан сине әтием.

Авылыбызда әниемә

Сокланмаган кеше юк.

Куллары алтын шул аның –

Бер белмәгән эше юк.

Бик яратам әниемне,

“Әни” деп дәшәргә –

Ходай язсын гомер буе

Бергәләшеп яшәргә.

 Мәрьям Мин дә булыштым әнигә.

                Пәрәмәчләр ясарга.

                Үзең эшләгәч, тәмле ул-

                Кирәк эшләп ашарга!

Яз кызы:Балалар мин сезнең белемнәрегезне тикшереп алыйм әле?

-         Кыштан соң нинди ел вакыты килә?

-         Яз килгәч нинди үзгәрешләр була?(балалрның җаваплары)

-         Әйе балар, бик дөрес әйттегез.

-         Яз турында матур җыр беләсезме?(әйе) Ягез әле җырлап күрсәтегез.

 Ә хәзер сезнең алда безнең матур әбиләребез каршы алыгыз: “Бабушки старушки”

       Сезнең каршыгызда Билалиева Мәрьям ”Әниемнең кочагы” дигән җыр башкарып китәчәк.

Кояш: Әйдәгез бергәләп биеп алыйк.

                                   Бию:”Түгәрәктә”

Яз кызы:Бик матур биедегез. Мин дә буш килмәдем сезгә уеннар алып килдем. Ул “Чәчәкләрне җый” дип атала. Менә шушы кисәкләрдән матур чәчәкләр җыярга кирәк.

Уен: “Чәчәкләрне җый”                                  

   Балалр сезгә уеннар ошадымы?   Безгә китәргә вакыт. Безне башка   бакчада да балалар көтә. Сау булыгыз! Кичәгез күңелле үтсен!

                                           “ Матрешкалар» биюе.

Алып баручы: Балар хәзер әниләрне уйнатып алабыз.

                               Уен

                               Әниләр белән “Парлы татар биюе

Алып баручы: Безнең күңел ачу кичәбез тәмам.Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План конспект занятия по развитию речи в старшей группе на тему “Кояш ничек язга булышты".

Тема: Кояш ничек язга булышты.Максат: Кучмэ кошлар, терехэм тере булмаган табигатьтэге язгы узгэрешлэр турындагы белемнэрен ачыклау хэм тирщнщйту. Эзер рэсемнэр(таяну) кулланып язгы узгэрешлэр т...

"Кояш гомере телим әнием сиңа"

Максат: Әниләрне ярату, аларга хөрмәт хисе тәрбияләү, якыннарының хәленә керә белүчәнлек тәрбияләү, балаларда шатлык хисләре тудыру, яхшы кәеф булу, өлкәннәргә мәхәббәт, иптәшләренә якын мөнәсәбәт тәр...

Занятие по ознакомлению с окружающим в подготовительной группе "Көлкәйгә ничек ярдәм итәбез?"

Максат: Балаларны алга куелган проблемаларны чишү юлын табарга өйрәтү. Логик фикерләү, уйлау, тәҗрибәләр эшләү сәләтләрен үстерү. Күзаллауларын киңәйтү, күпбелүчәнлек , ярдәмчеллек тәрбияләү.Сүзлек өс...

Музыкаль-әхлаки кичә. “Исемең ничек үскәнем!” (Зурлар төркемендә ата-аналар белән нетрадицион формада эш).

Музыкаль-әхлаки кичә.“Исемең ничек үскәнем!”(Зурлар төркемендә ата-аналарбелән нетрадицион формада эш)....

«Бу минем Казаным, шатланып үскән җирем»

Балаларның Казан шәһәре, аның истәлекле урыннары турындагы белемнәрен ныгыту, аларны туган шәһәребез турында сөйләргә өйрәтү.Балаларның сөйләм телен активлаштыру.Балаларда Казаныбызның әткәненә, бүген...

СЦЕНАРИЙ «ӘНИЕМ, ӘНИЕМ, ИН КАДЕРЛЕМ СИН МИНЕМ!»

Коннэр якты булсын очен,Йокы татлы булсын оченБергэ: ЭНИ КИРЭК, ЭНИ КИРЭК!Жил янгырдан саклар очен,Усаллардан яклар оченБергэ: ЭНИ КИРЭК, ЭНИ КИРЭК!Ашлар тэмле булсын очен,Донья ямьле булсын оченБергэ...