«Бу минем Казаным, шатланып үскән җирем»
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему

Балаларның Казан шәһәре, аның истәлекле урыннары турындагы белемнәрен ныгыту, аларны туган шәһәребез турында сөйләргә өйрәтү.

Балаларның сөйләм телен активлаштыру.

Балаларда Казаныбызның әткәненә, бүгенгесенә хөрмәт һәм аның белән горурлану хисләре тәрбияләү.

Туган якка, аның табигатенә мәхәббәт, сак караш тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bu_minem_kazanym_shatlanyp_uskn_zhirem.docx20.38 КБ

Предварительный просмотр:

«Бу минем Казаным, шатланып үскән җирем»

темасына мәктәпкә хәзерлек группасында

үткәрелгән ана теле дәресенең конспекты

Дәреснең  максаты:

  1. Балаларны кызыклы тарихи вакыйгалар белән таныштыру.
  2. Балаларның Казан шәһәре, аның истәлекле урыннары турындагы белемнәрен ныгыту, аларны туган шәһәребез турында сөйләргә өйрәтү.
  3. Балаларның сөйләм телен активлаштыру.
  4. Балаларда Казаныбызның әткәненә, бүгенгесенә хөрмәт һәм аның белән горурлану хисләре тәрбияләү.
  5. Туган якка, аның табигатенә мәхәббәт, сак караш тәрбияләү.

Дәресне җиһазлау:

Казан картасы; Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете һәм чиркәү макетлары; театр һәм спорт биналарының рәсеме; Сөембикә һәм Кол Шәриф портретлары; «Мелита», «Эделҗвейс»,  «Нәфис-Косметикс» фирмаларының продукөиясе; кедр ботагы һәм чикләвекләре; «Сөембикә» журналы; Казан метросының схемасы.

Дәреснең барышы:

Балалар музейга керәләр, кунаклар белән исәнләшәләр, утыралар.

Музыка яңгырый. Кыз алтын казан белән бию башкара. Музыка астында шигырь укыла: (ике бала укый)

Су алам дип сузылган идем,

Төште-китте алтын казаным

Минем кулымнан.

Ырыубыз казаны,

Бәхетебез казаны.

Чумып карарга кирәк:

Казан кайда – бәхет шунда.

Чумганнар, эзләгәннәр,

Атна, ай эзләгәннәр

Һәм тапканнар.

Төзегәннәр куышлар,

Аннары – агач өйләр,

Аннары – таш биналар.

Һәм калыккан зур шәһәр:

Казан дигән таш кала,

Казан дигән башкала.

Тәрбияче. Менә шулай итеп, Идел һәм Казансу елгалары кушылган урында безнең туган шәһәребез – Казан шәһәре барлыкка килә. Бүген без кечкенә генә музеебызга экскупсиягә килдек. Экскурсиябез үзенчәлекле булыр, чөнки бүгенге экскурсияне сез алып барачаксыз, ягъни үзегез экскурсаводлар булачаксыз. Иң яхшы экскурсовод кем булыр икән? Экскурсия ахырында шул баланы билгеләрбез.

  1. Тарихи Казан. (Беренче бала сөйли):

Кремль – Казанның йөрәге, җаны. Кремль «кирмән» сүзеннән килеп чыккан, ул «шәһәр» дигәнне аңлата.

Кремльнең үзәгендә Сөембикә манарасы урнашкан (күрсәтә). Без ул манара турында бик күп риваятҗләр беләбез. Бүген мин сезгә Сөембикәнең чын тарихын сөйләргә телим.

Борынгы заманда Казан белән Сафагәрәй идарә иткән, Сөембикә аның хатыны булган. Хан үлгәннән соң казан белән Сөембикә идарә итә башлый. Иренең кабере өстенә кечкенә генә агач мәчет салдыра. Сөембикәне халык бик ихтирам иткән, яраткан. Иван патша приказы буенча, улы белән Сөембикәне Мәскәүгә алып китәләр. Халык агач мәчетне Сөембикә исеме белән атый. Соңрак бу урында кызыл кирпечтән биек манара салына.

Сөембикә исемен халык онытмый. Метро казучы машина да Сөембикә исеме белән атаганнар, әнием яратып укый торган ңурналның да исеме – «Сөембикә» (журналны күрсәтә).

  1. Дини Казан. (икенче бала сөйли):

Безнең туган шәһәребездә бик күп мәчетләр, чиркәүләр бар (күрсәтә). Менә бу Кол Шәриф мәчете. Мин сезгә Кол Шәриф турында сөйләргә телим (Кол Шәриф портретын күрсәтә).

Кол Шәриф мулла була. Татар халкы аны җитәкче дип йөртә, изге кеше дип саный. Казанны саклаганда сугышлар белән җитәкчелек итә, кулына кылыч-калкан алып, иң алгы рәтләрдә сугыша. Ул шунда батырларча һәлак була.

Казан Кремлендә Кол Шәриф мәчете һәм Благовещенск чиркәве янәшәсендә урнашкан. Бу рус һәм татарларның дуслык символы булып тора.

  1. Казанның табигате. (өченче бала сөйли):

Казанның табигает бик матур. Шәһәрне икегә бүлеп Казансу елгасы ага. Шәһәр уртасында –серле кабан күле (картадан күрсәтә). Тирә-якта калын урманнар. Анда нинди генә агачлар үсми дә, нинди генә җәнлекләр яшәми?! Җәй көне Казан яшеллеккә, чәчәкләргә күмелә.

Табигатьнең иң матур почмагы – Кедр паркы. Ул безнең балалар бакчасыннан ерак түгел, больница каршында урнашкан. Парк Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенәш багышланган.

Кедр паркына нигез салучы кеше – бакчачы-агроном Гамир абый. Ул элек Уралда яшәгән. Сугыш елларында аларның гаиләсен ачлыктан кедр орлыклары гына коткарып кала. Казанга кайткач, ул 400 дән артык кедр агачы утырта. Бу паркта Камалетдинов Гамир абый истәлегенә мемориалҗ такта да куелган (кедр ботагы һәм чикләвекләре күрсәтә).

Хәзер Гамир абый һәм барлык батырлар истәлегенә җыр яңгырый. “Казан кичләре”.

  1. Казан спортчылар. (дүртенче бала сөйли):

Минем туган шәһәремдә спорт белән шөгылҗләнергә дә вакыт табалар. Бездә бөтен илгә танылган спорт командалары бар. Аларның  берсе – «Ак барс» исемле хоккей командасы. Әтием белән мин хоккей ярышлары карарга йөрим. Безнең өйдә менә шундый китаплар бар (күрсәтеп сөйли). Аларның күбесе хоккейчыларның автографлары белән.

«Уникс» баскетбол командасы бөтен дөньяга билгеле. Бу команда ярышларда еш кына беренче-икенче урынга чыга. Миңа, бигрәк тә, петр Самойлов уена ошый.

Без, малайлар, барыбыз да футбол уйнарга яртабыз. Шуңа күрә «Рубин» командасы уйнаганда, мин телевизор яныннан китмим. Барлык спотрчыларыбызга да зур унышлар телим.

  1. Казан театрлары. (бишенче бала сөйли):

Мин спектакльләр карарга бик яратам. Шуңа күрә бүген сезгә Казан театрлары турында сөйләргә телим (стенд янында сөйли).

Без «Әкият» курчак театрына йөрергә яратабыз. Бу театр бик матур, һәр җирдә сине курчаклар каршы ала. Биредә спектакльләр русча да, татарча да бара.

Әтием белән әнием Галиәскәр камал исемендәе академия театрына йөриләр. Театр бинасы кабан күле ярында туктаган корабльгә ошаган. Бу театрга халык күп йөри.

Казанда Опера һәм балет театры да бар. Ул Муса Җәлил исемен йөртә. Бу театр артистлары хәтта чит илгә гастрольгә чыгалар.

Без дә спектакльләр уйнарга яратабыз. Мин үзем белән кечкенә артисталар алып килдем. Хәзер алар уенын карыйк.

А.Алишның  “Чукмар белән Тукмар” әкиятеннән өзек уйнала.

  1. Казанда промышленность. (алтынчы-җиденче бала сөйли):

Казанда завод-фабрикалар бик күп. Сәңгы елларда аларда самолетлар, вертолетлар, медицина әйберләре, полиэтлен, каучук,мех әйберләре, кием-салым, азык-төлек җитештерә. Иң зур заводларның берсе – “Нәфис косметикс”. Биредә кер юу порошоклары, төрле исемдәге сабыннар, шампунь, шәмнәр эшлиләр (стенд янында сөйли).

Иң зур фабрикаларның берсе – “Мелита”. Бу фабрикада мех әйберләр эшләп чыгаралар. Бөек ватан сугышы елларында Казан мехчылар җылы туннар, бияләйләр җибәреп торалар.  Хәзерге көндә дә “Мелита” Казан халкын матур туннар, бүрекләр белән тәэмин итеп тора 9стенд янында сөйли).

Казанда төрле-төрле азык-төлек әйберләре дә эшләнә. Кибетләргә керсәң, күзләр камаша. Безнең әниләр ашамлыкларны “Эдельвейс” кибетләреннән алырга яраталар. Бу фирма азык-төлекнең ниндиен генә эшләп чыгармый! Менә бу стендка карагыз әле. Биредә “Эдельвейс” фирмасы эшләгән продукөия урнашкан. Сөт, каймак, катык, кефир дисеңме, май,  сыр, төрле йогуртлар. (стенд янында сөйли).

  1. Казанда яңа төзелешләр. (тәрбияче сөйли):

Соңгы елларда казан бик нык үзгәрде. Шәһәр көннән-көн зурая, матурлана. Яңа йортлар төзелде, төрле универсиада объектлары барлыкка килде, метро ачылды. (Тәрбияче Казан метросының схемасын күрсәтеп, андагы станцияләр белән таныштыра).

Дәресне йомгаклау:

Тәрбияче: Балалар, без бүген сезнең белән экскурсиядә булдык. Хәзер инде сез Казан турында күп нәрсә белдегез. Сезнең уйлавыгызча. Казан нинди ул? (балалар җавап бирәләр).

Әйдәгез, хәзер иң яхшы экскурсаводны билгелик (җаваплар тыңлана). Минемчә, сез барыгызда экскурсияне яхшы хәзерләгәнсез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Казань! Казань! - Ты мой любимый город...

Презентация про наш любимый город Казань, где представлены: история, достопримечательности, памятники и т.д. Воспитание у детей эмоционально-положительного отношения к тем местам, где он родился и жив...

Казаным, минем Казаным.

С помощью произведений поэтов Татарстана, через иллюстративные материалы закрепляется знания детей о Казани, ее исторических памятниках и воспитывается уважение и гордость за свой город и народ....

авторский сцеарий "Казань-звезда моя" (сказочный экскурс по городу Казани для старших дошкольников)

Сценарий  "Казань - звезда  моя"   - это  своеобразный  сказочный  экскурс  по  городу,  который   ненавязчиво   знакомит  дошкольников...

Казан-минем Республикам!

А ты стоишь на волжском берегу,В лучах купаясь солнечного света.И я горжусь тобой, моя Казань.И города на свете лучше нету....

"Туган җирем - Сабам минем"

Туган җиргә мәхәббәт уяту,Үзләре яши торган төбәкнең үзенчәлекләре белән таныштыру(чишмәләре,урманнары,елгалары,күлләре) белән....

"Шатланып яшә әнием"

(Җыр “8 Марта” балалар парлашып чыгалар)    Алып баручы: Хәерле көн! Исәнмесез хөрмәтле әниләр! Менә безнең өчен язның иң беренче бәйреме “8 нче март” килеп...

Туган илем- Татарстан, Башкалам- Казан минем

Ознакомление детей с историей Татарстана и обычиями татарского народа....