“Җырлап-биеп уйныйк әле”
план-конспект занятия (подготовительная группа)

Гайфуллина Лилия Фирденатовна

 Газиз аналарга мәхәббәт, игътибарлы мөнәсәбәт, шәфкатьлелек тәрбияләү һәм аларның олы зат булуына төшендерү.

Балаларның фикер йөртү сәләтләрен, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү. Әниләрне бакчага җәлеп итү.

Балаларны ата – аналар белән берлектә тәрбияләү бәйләнешен ныгыту

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 8_mart_.doc86 КБ

Предварительный просмотр:

“Җырлап-биеп уйныйк әле”

(мәктәпкә әзерлек төркеме)

Максат: Газиз аналарга мәхәббәт, игътибарлы мөнәсәбәт, шәфкатьлелек тәрбияләү һәм аларның олы зат булуына төшендерү.

Балаларның фикер йөртү сәләтләрен, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү. Әниләрне бакчага җәлеп итү.

Балаларны ата – аналар белән берлектә тәрбияләү бәйләнешен ныгыту

Зал бəйрəмчə бизəлгəн. балалар музыка астында залга керәләр.

        А.б:(Энҗе) Көннəрне җылытып, алсу нурлар сибүче кояшы, түбəлəрдəн тамучы шаян, көмеш тамчылары белəн бергə күңелле яз килде! Ә сез белəсезме соң, язның иң беренче бəйрəме нинди бəйрəм əле?

        А.б:(Лилия) Әйе, язның беренче бəйрəме – 8 МАРТ. Ул безнең кадерле əнилəребез, əбилəребез, апаларыбыз, сеңеллəребез, матур кызларыбыз бəйрəме. Без сезнең барыгызны да яз бəйрəме белəн котлыйбыз. Сезгə сəламəтлек, гаилə бəхете телибез. Күклəрегез һəрвакыт аяз, күңеллəрегез тыныч һəм шат булсын!

        Дилия: Бəйрəм бүген, бəйрəм бүген

                       Балалар бакчасында

                       Әнилəрне, əбилəрне,

                       Бакчадагы апаларны

                       Чакырдык барчасында.

        Рүзәл: Әни синнəн башка тагын

                     Кем бар шундый бала бəгырьле

                     Кояш җиргə берəү булган кебек

                     Син дə миңа шулай кадерле.

        Регина: Әни сүзе иң бөек сүз,

                       Юк аңа һичбер алмаш.

                       Иң-иң əйбəт кешелəр дə

                       Әни кебек булалмас.

        В.Аяз: Минем əни бик əйбəт

                     Гел көлеп кенə тора.

                     Улым дип əйтеп

                     Сөеп, иркəлəп тора.

Җыр: «Бүген әниләр бәйрәме»

  1. Кояш көлә, мин елмаям

8 Март бүген

Бүген әниләр бәйрәме

Шуңа күңелем шат минем.

Кушымта.

Бәйрәм бүген, бәйрәм диеп

Бар дөнья көлеп торсын

Әни бәйрәме икәнен

Әти дә белеп торсын

Әти дә көлеп торсын.

  1. Кайсын юам, кайсын җыям

Чиста булсын, ак булсын

Әниләрнең күңеледәй

 Бөтен нәрсә пакъ булсын.

Кушымта шул ук.

       Алып баручы .(Энҗе) Ә хәзер, иң кызыгы башлана! Без әниләребезне конкурс программасында катнашырга чакырабыз! Уен булгач бәя бирүче жюри да булырга тиеш, жюри белән ташыштырып китәм – алар бакча мөдире Фаттахова Ш.Т. һәм Садыйкова Н.Р. ! Уеннарга актив катнашырсыз дип ышанып калабыз.

 А.б:(Лилия) Әни! Шушы кечкенə генə сүзгə ни кадəрле наз, җылылык сыйган. Алар безнең нəни генə шатлыгыбызны да зур итеп күрə белəлəр, кечкенə генə кайгыбызны да иң беренче булып уртаклашалар, шукланып алсак та кичерə белəлəр.

        Әйдəгез əнилəрне беренче бəйрəм белəн котлап аларга иң изге, иң матур телəклəребезне, матур сүзлəребезне əйтик əле!

 А. Әдилә: 

Әнием гел балкып тора

Күктәге йолдыз кебек.

Мин дә тырышам булырга

Газиз әнием кебек!

Иренә белми әнием,

Көн буе эшләр карый.

Күңелемне юатырга

Син бар бит әле ярый.

Өйрәтәсең һәр нәрсәгә

Зур сабырлыклар белән.

Рәхмәт әйтеп тәбриклим.

Әниләр көне белән!

М. Әдилә: Кто любовью согревает

                   Все на свете успевает,

                   Даже поиграть чуток?

                   Кто тебя всегда утешит,

                   И умоет, и причешет,

                   В щечку  поцелует – чмок?

                   Вот она всегда такая –

                   Моя мамочка - родная!

Зөлфия: Учларымда кояш минем,

                 Күңелемдә гел яз минем,

                 Син булганда янәшәмдә,

                 Бердәнберем, газиз әнием!

Камилла: Столько песен и стихов

                        Посветили мамам!

                        Мне чужих не надо слов

                        Для любимой самой.

                        Я для мамочки своей

                        Их искать не стану.

                        Все они – в душе моей,

                        Так люблю я маму.

Ралинә: Һәркемгә дә газиз әни

                Әни сүзе – изге сүз.

                Күпме наз һәм нур сибелә

                Бу гади сүз үлемсез.

Аделина:Поздравляем вновь и вновь

                 Милых бабушек и мам

                 Я им нежную любовь

                 И букет цветов отдам.

А.б.: (Энҗе)Әниемнең әнисе-

Әбием була – минем.

Әби генә түгел ул,

Ул минем дәү әнием.

А.б.: (Лилия)Дәү әнинең кочагында

Китәбез эреп кенә.

Яшәрбез әле, үскәч тә,

Кадерен белеп кенә.

Әлбәттә, әниләр кебек безне яраткан, иркәләп үстергән, тәмле ризыклар белән сыйлаган дәү әниләребез, әбиләребез бар. Аларны да чын күңелебездән Бәйрәм белән тәбрик итәбез.Аларга да тыныч тормыш, саулык-сәламәтлек телибез. Балаларның җырын бәйрәм бүләге итеп алыгыз.

Җыр: “Өебезнең кояшы”

1.Бәлки, минем әбине

Сез дә белә торгансыз?

Әбиемне “әби” диеп

Әйтүе дә уңайсыз.

2.Әбием гел көлеп тора,

Йөзе нур сибеп тора.

Көне буе ничек армый? –

Куллары биеп тора.

3.Минем әби шундый җылы:

Иркәләнәсе килә,

Яннарында песи кебек

Сырпаланасы килә.

4.Түребездә балкып тора

Өебезнең кояшы.

Ничек менә әбием күк

Җылы, якты буласы?!

А.б.: (Энҗе).Бүген безнең балаларыбыз гына түгел, ә сез үзегез дә, тантана кунаклары җырлар башкарачаксыз. Юкка гына шигырьләрдә дә, әни мәхәббәтен җырларга тиңләмиләр.

Хәзер сезгә “Җырлап-биеп уйныйк әле” дигән уеныбызны тәкъдим итәбез.

А.б.:(Лилия) (Музыка җитәкчесе салмак кына көй куя)

Уенда катнашыр өчен әниләрне түгәрәк өстәл янына чакырабыз. 8 әни кирәк булачак. Әниләребезне алкышлап каршы алыйк.

(Өстәл өстендә уен кораллары куелган. Уенчылар үзләре белән таныштыралар. Исем фамилиясе, кайсы баланың әнисе).

Уенчылар белән таныштык, инде уенны башлап җибәрәбез.

Алып баручы. (Энҗе)

Уен болай уйнала: 1нче уен кагыйдәләре гади. җырның ноталардан чыгып җыр исемен белергә кирәк. Һәм команда белән җырлап күрсәтәбез. Беренче уенны башладык.

/Уен башлана. Музыка җитәкчесе берничә нота уйнап әниләребезгә ярдәм итә./

 Беренче җыр: “Әпипә”

  1. Бас, кызым, әпипә,

Син басмасаң, мин басам.

Синең баскан эзләреңә

Мин дә китереп басам.

  1. Бас, кызым, әпипә,

Син басмасаң, мин басам.

әпипәнең калачларын

Ашап калыйм ичмасам.

А.б.:(Лилия) икенче җырыбызга нота уйнала.

  1. Икенче җыр “Һәрвакыт булсын Кояш”

Кояш нуры, саф күк йөзе

Бу –бер малайның рәсеме.

Яасган ул ап-ак биткә

Һәм язып куйган читкә:

Һәрвакыт булсын кояш!

Һәрвакыт булсын һава!

Һәрвакыт булсын әни!

Һәрвакыт булыйм мин!

А.б: (Энҗе).Җырлар белән бәйле уеныбызны дәвам итәбез һәм алдагы җырга уйналасы ноталарны тынлыйбыз.

Өченче җыр: “Бер кыз бала жыр чыгарган”

1) Бер кыз бала жыр чыгарган,

Багышлап энисенэ.

Икэу бергэ жырлыйк, диеп,

Ойрэткэн энесенэ:

“Кояш, кояш, мэнге балкый,

Мэнге нур сибэ.

Кояш гомере телим мин,

Энием, сина.”

А.б.:(Лилия) Дүртенче җырыбызга ноталар тынлыйбыз.

Җыр:”Яз җитә”

 Кояш көлеп карый безгә,
Күзләр чагыла,
Елгалардан бозлар ага
Диңгез ягына.

Яз, яз, яз җитә,
Тәрәзәне ачтылар,
Тып, тып, тып итә
Эре-эре тамчылар.
Сюприз момент. (Клоуннар)

(Бим белән Бом килеп керәләр)

Бим: Бом, карале, монда нинди күп балалар һәм кунаклар җыелган. Әйдә исәнләш.

Бом: Юк, Бим, әйдә син беренче исәнләш.

Бим: Юк, Бом,  син беренче исәнләш.

Бом: Юк, Бим, син исәнләш.

Бим: Исәнмесез, әбиләр һәм бабайлар!

Нәрсә көләсез, әллә дөрес әйтмәдемме?

Бом: Хәзер, хәзер дөреслим.

Исәнмесез, маймыллар һәм кызлар! Әллә мин дә ялгыштыммы?

Бергә: Хәзер менә шарикларыбызны гына борып куик та. (Боралар, бер – берсенә карашып)

- Исәнмесез, шук малайлар, матур кызлар һәм хөрмәтле әниләр!

Бом: Сез безне таныдыгызмы?

Бим: Мин – Бим булам!

Бом: Ә мин – Бом булам!

Я, әле, әйтеп карагыз әле. (Балалардан әйттерәләр)

Бим: Балалар, сез нинди бәйрәмгә җыелдыгыз соң?

Балалар: Әниләр бәйрәменә.

Бом: Ә сез әниләрегезне яратасызмы соң?

Бим: Әйдә тикшереп карыйк, әниләренә назлы сүзләрне дөрес әйтәләрме икән?

Бом: Хәзер, мин сезгә сүзләр әйтәм, әнигә әйтә торган матур сүз булса “әйе”, яки “юк” дип җавап бирерсез. Шулай итеп башладык.

Бим: Матурым.

Бом: Кечкенәм.

Бим: Мин сине яратам.

Бом: Балам.

Бим:   Һ.б.

Бом: Булдырдыгыз!

Бим: Э хәзер тиз генә физзарядка ясап алыйк.

Бом: Безнең белән тезел рәткә

Ясыйк бергә физзарядка!

Бим: Кулны куйдык үкчәгә,

Тезләргә һәм жилкәгә.

Ян-якка, билгә,өскә,

Көлми торабыз көчкә.

Ха-ха-ха, хи-хи-хи.

Бом: Без бердәм, без көчле,

Күрегез безнең көчне!

Тыпырдыйбыз. Чәбәклибез,

Елмаябыз һәм көләбез.

Бим: Алабыз бер серләшеп,

Биибез бергәләшеп!

 

Бию башкарыла: “Полька”

Клоуннар биюче балалар белән бергә биеп чыгып китәләр.                 

А.б.:(Энҗе).  Бу клоуннар бәйрәмебезне боза яздылар. Ә хәзер хөрмәтле әниләр сезгә бүләк итеп Дилия һәм Данил башкаруында “Балалар тавышы” дигән җыр яңгырый.

Җыр: “Балалар тавышы”

1)оя ясадык узебез

иренмэдек тырыштык

ак кугэрченнэр устердек

 телэп жиргэ тынычлык

куш-та

канат кагып ил кугендэ

энэ ничек очалар

ак кунелле хэр кешегэ

соекле кош ич алар

2)ерак карап биеккэрэк

очсыннар кошларыбыз

якты юл тели хэр йорэк

 тынычлык дусларыбыз

3) хэр тан бэхет бирэ

безгэ бэхет йорты илебез

бэхет йорты илебезгэ

без тынычлык телибез

А.б.:(Лилия) конкурсыбызны дәвам итәбез. Алдагы уеныбыз “Уен коралларын тану” дип атала. Сегә уен кораллары турында берничә сүз әйтелеп кителә, ә сез нинди уен коралы икәнен танырга тиеш.

А.б.:(Энҗе).Балалар, əйтегез əле кем əнисен бик-бик ярата? Ә менə əнилəрне ничек һәм нəрсə өчен яратуларын без шигырьдəн белербез.

Х.Аяз: С праздником сегодня

                   Маму поздравляю,

                   Крепко я за шею

                   Маму обнимаю.

                   Самая красивая

                   Мамочка моя

                   Целый день послушным

                   Быть обещаю я.

А.Данил: Язмыш сынауларында да

                  Алар безгә нык терәк.

                  Кайгыда да, шатлыкта да

                  Алар безгә бик кирәк.

Алмаз: Как так много успевает,

              Кто красивей всех поет,

              С нами вмесие поиграет,

              Всех простит и всех поймет?

              Знают взрослые и дети,

              Это вовсе не секрет.

              Лучше мамы нет на свете

              И добрее тоже нет.

С. Даниил: Шуңа күрә әниләрне

                      Кирәк безгә сакларга.

                      Аларның ышанычларын

                      Һәрвакытта акларга.

Раил: Әниләрнең назы белән

            Без керәбез һәр көнгә

            Кояш кирәк җир йөзенә,

            Әни кирәк һәркемгә.

Рәнис: Дөньяда иң яхшы әни,

              Беләсезме, кемнеке?

              Белмәсәгез, үзем әйтәм,

             Ул әни бит – минеке.

Ислам: Мөмкин булса, менеп зәңгәр күккә

               Йолдыз сузар идем кулыңа.

               Әни кеше генә җан сулышын

               Өрә синең гомер юлыңа.

Эмиль:  Әнием минем матур

                Күзләре якты, көләч.

                Шундый күңелле була

               Ул өйгә кайтып кергәч. 

Артур: Әни җирдә иң кирәкле кеше.

             Әниләрнең белик кадерен.

             Җил – давыллардан саклап үстерә ул

             Кызганмыйча бөтен гомерен.

А.б:(Лилия) Малайлар башкаруында җыр “Ты не бойся Мама!”

(Кызлар малайлар җырлаганда алдагы конкурска әзерләнә тора. Мода --2018)

 Җыр: “Ты не бойся Мама”

У меня матроска, 
Шашка у меня. 
Мне купила мама 
Быстрого коня. 
        Эй, вперед ребята  
        Шашка на голо. 
       Ты не бойся, мама, 
       Никого.
За моей кроваткой 
Загудел мотор, 
Покатил по полу 
Бронетранспортёр. 
       Падают снаряды, 
       Завязался бой. 
       Ты не бойся, мама, 
       Я с тобой!
На столе ракета. 
Не пройти врагу. 
Наши самолёты 
Небо берегут. 
         Не погаснет солнце, 
         Не погибнет сад. 
         Ты не бойся, мама, 
         Я – солдат.
Вырасту, как папа, 
Пролетят года, 
И отменят войны 
Люди навсегда. 
         Пусть не знает горя 
         Добрый шар земной. 
         Ты не бойся, мама, 
         Я с тобой!

Мода –2018. Кызлар мода күрсәтә.

 А.б:(Энҗе) Безнең кунакларыбызны сынап карыйк әле. Сезгә дә уен уйнатып карыйбыз. Уеныбыз “Ягымлы сүзләр” дип атала. Бер әни һәм бер бала кирәк. Алар алмага чираттан бер-берсенә ягымлы сүзләр әйтешеп шырпы кадап бара.

 (Әниләр һәм малайлар бер-берсенә ягымлы сүзләр эйтәләр.)

        

 А.б:(Лилия) Әйдәгез хәзер кызлар башкаруында бию карап китик.

А.б:(Энҗе) Биюченең итәге

Бии, бии кыскара,

Биючегә сүз әйтмәгез,

Бии, бии остара.

 

Бие әйдә, бие әйдә

Биегәнне күрсеннәр

Баскан җирдә ут чыгара,

Безнең балалалар дисеннәр.        

Ә хəзер башкарылачак  бию бу залда утырган барлык кунакларга бəйрəм бүлəге булсын.

Бию: “Морячки”.

 Алып баручы .(Лилия) Бәйгебезне дәвам итәбез.

Алдагы бәйгебез “Нинди халык биюе”  атала.

Сезгә төрле милләт халыкларының бию көе уйнала. Сез нинди бию икәнен әйтергә тиеш. Башладык.

Алып баручы .(Энҗе) Булдырдыгыз әниләр, рәхмәт сезгә. Сез  ял итегез. Хөкемдарларыбыз командаларга нәтиҗә ясый торсыннар. Ә балалар сезгә җыр башкарыр.

Кызлар башкаруында җыр: “Веселая песенка”.

Алып баручы . (Лилия).

Бәйрәм бүләксез булмый ул.

Барыгыз да беләсез.

Балаларның ничек тырышканын,

Хәзер менә күрерсез!

Нәни куллары белән алар

Тик сезгә, диеп кенә.

Әзерләделәр бүләкләрне

Бик зур көч куеп менә.

Җыр: “Шатлык ява әни”

(Тәслимә Низами шигыре һәм көе)

1.Күктән шатлык ява,

Бәхет ява, әни,

Бүген безнең бәйрәм көнендә.

Ләкин синең өчен

Иң кадерле бүләк,

Балаларың, әни, бүген дә.

Кушымта: 

Чәчләремнән сыйпап алсын әле

Әниемнең йомша җылы куллары

Бәйрәм шатлыкларын уртаклашып

Сагнып кайтты кыз һәм улларың.

Алып баручы . (Лилия). Хәзер, әниләр өчен иң кадерле бүләкләрне, бала үз куллары белән ясаган кечкенә генә бүләкләрне зур итеп кабул итеп алыгыз.

Алып баручы:(Энҗе) Ә хәзер сүзне хөкемдарларыбызга бирәбез. (Грамоталар тапшырыла)

Алып баручы . (Лилия). Хөрмәтле әниләр! Балаларыгыз әзерләгән бүгенге  бәйрәмгә килгәнегез өчен, күңелле итеп катнашканыгыз өчен рәхмәт сезгә. Бала өчен җир йөзендә әнидән дә якты, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле , әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Балаларыгызга дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълыгын аңларга өйрәткән өчен. Алар сырхаулап ятканда, күкрәгегезгә кысып, “Җан җимешем, балам”, – дип, чын күңелдән борчылганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сез булмасагыз, алар оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек булыр иделәр. Аллаһның мең рәхмәте яусын сезгә. Озын гомер, тән сихәте, саулык, күңелегездәге җан җылысының нурын сүндермичә балаларыгызны алга таба да яхшы тәрбия биреп яши алсагыз иде.

Чәчәк букетлары бүләк итсәк

Чәчәк букетлары корыр ул.

Йөрәк җылыбызны бүләк иттек,

Югалмассыз, мәңге торыр ул.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Образовательная деятельность "Уйныйк эле"

Образовательная деятельность по татарскому языку для детей младшего возраста в режимные моменты....

“Язгы урманда уйныйк бергәләп ”

Әти-әниләр  белән  берлектә  физкультура  һәм  сөйләм  телен  үстерү  шөгыле....

“Җырлап-биеп уйныйк әле”

Мәктәпкә әзерлек төркемендә әниләр бәйрәме...

Әйдәгез, балалар белән уйныйк һәм уйнаганда өйрәник

Баланың мәктәпкәчә яшьтәге чоры тирә - юньне йотлыгып өйрәнү, күп кичерешләрне үзенә туплау һәм кеше шәһесе формалашуда иң мөһим чор. Бу вакытта бала тирә - юньдәге кешеләрнең үз - үзен тотышын, сөйлә...

"Бергәләп уйныйк" проекты

Татар халкының уеннарын, йолаларын, гореф- гадәтләрен өйрәнү кече яшьтән үк башлана. без дә балалар бакчасында  моңа зур әһәмият бирелә. Балалар белән берлектә төрле уеннар, такмаклар, бәйрәмнәр,...