"Мин һәм минем гаилә"
методическая разработка (средняя, старшая, подготовительная группа)

Гилязиева Эльза Абдулхаковна

Сценарий совместного развлечения родителей и детей. 

Этот материал поможет привлечь родителей к нетрадиционной форме проведения досуга с детьми, способствовать общению родителей между собой

и детьми в неформальной обстановке, пропаганде семейных ценностей.

Скачать:


Предварительный просмотр:

                      МБМББУ «Ташлы Кавал «Кояшкай» балалар бакчасы»

“МИН ҺӘМ МИНЕМ ГАИЛӘ”

Автор: тәрбияче Гыйлаҗиева Э.А.

Алып баручы: Исәнмесез, хөрмәтле әти-әниләр, әби-бабайлар, абый-апайлар, балалар һәм калганнар!Үткән бәйрәмнәр белән сезне котлыйбыз. Барыгызга да тазалык –саулык, бәхет,шатлык, муллык,татулык, тынычлык телибез. Бәйрәмебезгә рәхим итегез!

Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә!

Бәйрәмнәр кирәк әтигә,

Бәйрәмнәр кирәк әнигә,

Бабай белән әбигә!

Безнең халык кунакчыл бит.

Якты чырай, такта чәй, дип,

Каршы ала кунакны.

Ата-баба гадәтләрен

Без дә дәвам итәрбез.

Бәйрәмгә ешрак килегез,

Бәйрәм күреп китәрсез!

Алып баручы:     бүгенге бәйрәмебезне без “Мин һәм минем гаилә”- дип атадык.

Гаилә - ул җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне яратып, рәнҗетмичә, хөрмәтләп яшәргә кирәк.

   

Бүгенге бәйрәм безнең бәйге формасында узачак, бәйге араларында  музыкаль пауза булачак. Ярыш гаиләләр арасында түгел, ә әниләр һәм әтиләр арасында, булачак.

Башта сүзне балаларга бирәбез!

1.Кадерле әти-әниләребез !

Дөньядагы барлык яхшылыкны

Килә сезгә бүләк итәсе.

Бәйрәмнәрдә генә түгел,һәрвакытта,

Килә сезне хөрмәт итәсе. (Зәлинә)

2. Сезгә булган олы хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә.

Саулык- сәламәтлек, ак бәхетләр

Юлдаш булсын сезгә  мәңгегә. (Зөләйха)

3. Гомер юлларыгыз озын булсын,

Тигез тормыш аны бизәсен.

Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,

Авырлыклар мәңге килмәсен. (Камилә)

4. Бәхет кояшы һәркемгә

Төрлечә бирә нурын.

Миңа диеп биргәненең

Ачамын сезгә серен. (Артур)

5. Бәхетле мин бу дөньяда

Әти-әни булганга.

Туган җирем, туган илем

Күге аяз булганга. (Зәлия)

6. Бәхет кайда? Минем өчен

Ул бары янда гына.

Әти-әниле булу

Зур бәхет була миңа. (Сиб. Сәмирә)

Алып баручы:    Рәхмәт, балалар!

                                           

                                             Биючеләр, басыгыз,
                            Әйләнмәсә башыгыз.
                            Әйдә,әйдә, басыгыз,
                            Әйләнмәсә башыгыз.

Бию: “Әпипә” (ӘӘТ № 12)

Алып баручы: Ә хәзер ике командага бүленәбез. Бер якта хатын-кызлар, икенче якта егетләр.

 1 нче бәйге. «Укы, уйла,җавап тап», - дип атала. Уенның тәртибе болай була. Сезгә хәреф урыннары буталган сүзләр бирелә, сез шул сүзләрне белеп, сорау әзерләргә тиеш каршы командага.

Горизонталь буенча сораулар

  1. Мәктәптә куела торган иң югары балл (шби) - биш
  2. Каты түгел (кашйом) - йомшак
  3. Көйсез балага тагылган кушамат (акел) - елак
  4. Ак таҗлы чәчәк (аркомша) - ромашка
  5. Баллы цитрус җимеше (сунилфә) - әфлисун
  6. Тәртип саклаучы (цолипия) - полиция
  7. Укучының ин беренче дәреслеге (фабилә) - әлифба

Вертикаль буенча сораулар.

  1. Сан (реб) - бер
  2. Татарстан республикасының башкаласы (занаК)- Казан
  3. Зирәк сүзенең синонимы (кырпат) - тапкыр
  4. Иң кадерле ризык (кимкә) - икмәк
  5. Шәһәр йортларында югары катка күтәрелү җайланмасы (филт) - лифт
  6. Иң кадерле кеше (ниә) - әни
  7. Нота (ер) - ре

Алып баручы: Молодцы! Сүзне яңадан балаларга бирәбез. Әти-әниләр ял итә.

8. Хөрмәтле әти-әниләр!

Сез хезмәт сөясез,

Өлкән дус, киңәшче, тәрбия бирүче

Һәм остаз буларак кадерле безгә сез! (Эльза)

9. Яшәсен әти-әниләр

Сәламәт һәм шат булып.

Кызларының, улларының

 Кадерлеләре булып. (Саб. Сәмирә)

10. Җырлыйбыз әтиләр хакында,

Үсәбез аларның кулында.

Әтиләр кул куйса иңбашка

Яктырак елмая кояш та. (Ильяс)

Җыр: “Мин әтине яратам” (4-5 яшь № 31)

 (Рәмзия Вәлиуллина сүзләре, Әлфия Һадиева сүзләре).

Әтиемнең “Йолдызы ” мин –

Ул миңа шулай дәшә.

Тәмле конфет, чикләвек,

Уенчык алып кайта.

Кушымта:

Бер матур җыр бүләк итәм –

Әтием җыр ярата.

 Лә-лә-лә...

Кулымнан тотып әтием

Иртән бакчага илтә.

Үзенең эше беткәч,

Алырга килеп җитә.

Кушымта:

Кичен әкият укыйбыз

Әтием белән бергә.

Бик яратам әтиемне,

Алдыннан төшмим бер дә.

Кушымта:

Алып баручы: Рәхмәт, балалар, ә хәзер сүзне әти-әниләргә бирәбез. Балалар безнең җырлады, хәзер әти-әниләр җырлый.

2 нче бәйге. “Җырлыйк әле”

1.Җыр: “Күбәләк”

Күбәләк гөлләргә кунса,

Гөлләр тибрәнә микән?

Ул да мине сагынганда,                                                                                                                                                                                                            

Күбәләгем, түгәрәгем,                        

Асыл кошым, сандугачым,

Җырлап җибәрә микән?

Күбәләккәй гөлгә кунган,

Гөлдә булгач оясы;

Минем күңелем сиңа тарта,

Күбәләгем, түгәрәгем,

Асыл кошым, сандугачым,

Син бит күңелем кояшы.

Тау астында, тал астында

Салкын чишмә түгәрәк;

Очып барып кайтыр идем,

Күбәләгем, түгәрәгем,

Асыл кошым, сандугачым,

Әгәр булсам күбәләк.

2.Җыр: “Җомга”

Тал бөресе, тал бөресе,

Тал бөресе талларда;

Сандугачым, әйтеп сайра,

Сөйгән ярым кайларда?

Сандугачым, очасыңмы,

Кипте инде күлләрең;

Синең янга барып кайта

Һәркөнне күңелләрем.

Акрын искән җил селкетә

Агыйдел камышларын;

Кем аерылмый, шулар белми

Аерылу сагышларын.

Агыйделләр дулкынлана,

Дулкынлана, комлана;

Басып сайрар талы сынса

Сандугач та моңлана.

Моңлы кичтә тальян гармун

Кемнәр уйнатыр инде.

Син булмагач күңелемне,

Кемнәр юатыр инде.

Гармуныңны тартып уйна

Үрләргә менгәндә дә.

Онытасым юк үгәндә дә –

Гүрләргә кергәндә дә.

Алып баручы: Молодцы! Әти-әниләр ял итә, сүзне иң кечкенә балаларыбызга бирәбез.

11. Әтиләрне, әниләрне

Кадерлибез, зурлыйбыз.

Чын күңелдән һәммәгезне

Бәйрәм белән котлыйбыз. (Зөлфия)

12.Битемнән үбеп,

Сабыем, диеп

Уята мине

Әнием сөеп. (Диләрә)

13.Әйдәле, бергә

Шатлыклар телик!

Иң әйбәт әни –

Минем әни бит. (Альмир)

14.Әни булганда

Өйләр ямьлерәк,

Күлмәкләр матур,

Ашлар тәмлерәк. (Инсаф)

15.Әни булганда

Яшәве рәхәт.

Рәхмәт, әнием,

Сиңа зур рәхмәт. (Ралинә)

16.Әнкәем, алтыным,

Минем иң якыным.

Яратам, яратам,

Яратам мин аны! (Әмир)

Җыр :” Әни кирәк”. (Роберт Миңнуллин сүзләре, Шәмсия Җиһангирова         музыкасы.ТТС 4-5 яшь № 39)

Көннәр якты булсын өчен,

Йокы татлы булсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Йокы татлы булсын өчен

Әни кирәк.

Ашлар тәмле булсын өчен,

Дөнья ямьле булсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Дөнья ямьле булсын өчен

Әни кирәк.

Гөлләр чәчәк атсын өчен,

Бәхет-шатлык артсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Иң кадерле кеше җирдә

Әни, димәк.

Алып баручы: Рәхмәт, балалар! Балалар әти- әниләрен бик  яраталар, сизәсез дер инде. Ә безнең әти-әниләребез бер-берсен ничек яраталар икәнен хәзер беләбез.

3 нче бәйге.   “Ромашка” (Ромашкада никадәр таҗ бар, шуның кадәр ике яклатып матур сүз язарга)

Алып баручы: Бик зур рәхмәт, мондый тату, матур гаиләләр булгач, дәүләтебезнең бер дә борчыласы юк. Молодцы! Сүзне балаларга бирәбез. Ирләребез безнең үпкәләмәсен инде, ләкин дөньда иң гүзәл затлар – хатын кызлар, кызлар. Барысы да  әни була торган затлар. Әниләрнең әниләре – әбиләр, дәү әниләр. Хәзер башкарылачак җыр кадерле әбиләребез, дәү әниләребезгә багышлана.

Җыр: “Әбием-әбекәем”(Рөстәм Бакиров сүзләре, Рөстшм Сәрвәров музыкасы)

1.Балам дия, дия безне

Кадерләп үстерәсең,

Әй, матур син, әбекәем,

Күзләр тия күрмәсен!

Кушымта:

Әй.әбием,әбекәем,

Кояш кебек күңелең,

Сәләмәтлек бирсен Ходай,

Озын булсын гомерең.

2.Өебезнең нуры бит син,

Рәхмәт яусын үзеңә.

Бәхетле без, әбекәем,

Син булган өчен генә.

Кушымта:

Әй.әбием,әбекәем,

Кояш кебек күңелең,

Сәләмәтлек бирсен Ходай,

Озын булсын гомерең.

Алып баручы: Рәхмәт, балалар, уеныбызны дәвам итәбез. Хөрмәтле, әтиләр һәм әниләр!Сезнең өчен

4нче бәйге  “Кем җитезерәк?” ( Тизлеккә пазл төзибез).

Алып баручы: Молодцы! Ә хәзер музыкаль пауза.

Биючеләр, биегез,
Матур безнең көебез.
Биегез, биегез,
Матур безнең көебез.

Бию: “Кадриль” (диск ТНП № 1)

Алып баручы: Молодцы! Рәхмәт, балалар! Сүзне әти-әниләргә бирәбез. Балалар безгә биеп күрсәтте. Хәзер әтиләр белән әниләр бииләр.

5нче бәйге: “Әйдә, биибез! “

Алып баручы: Тыпыр-тыпыр тыпырдашып.
                            Бергә басыек әле.
                            Уйнап-көлеп, җырлап-биеп,
                            Күңел ачыек әле.

-Лезгинка – шәрык биюе

-Рус – рус

-Татарча – татарча

Алып баручы: Молодцы! Бик зур рәхмәт. Хәзер сүзне балаларга бирәбез. Музыкаль пауза. Бу җырны безне саклаучы һәм яклаучы егетләргә багышлыйбыз.

Җыр: “Солдатлар”. (Клара Булатова сүзләре, Мөхтәр Минһаҗев музыкасы). ТТС 4-5 яшь № 34.

Бабай да солдат булган,

Әти  дә солдат булган,

Зур абый да солдат булып

Ил чикләрендә торган.

Кече абый солдат булып

Китте быел яз гына.

Мин үзем дә солдат булам,

Үсим генә аз гына.

Алып баручы: Рәхмәт, балалар! Ә хәзер сүзне иң кечкенәләргә бирәбез. Алар сезгә “Кояш нурлары ” дигән бию әзерләде.

Бию: “Кояш нурлары” (диск ШБ № 30)

Алып баручы: Бәйрәмебез ахырына якынлаша һәм мин аны мондый шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә.

Әти-әниләр колагына «Киңәш»:

Абына, егыла бала,

 Өзелә йөрәк.

Өзелсә дә кызганма син,

Түзәргә кирәк.

Берсендә алып иркәлә,

Икенчесендә - түз.

Елмаерга өйрәт аны

Яшьләнсә дә күз.

Йомшак келәмгә егылып,

Чыныксын бала.

Күгәргән. авырткан үтә,

Чыныгу кала.

Бөгелмәслек, егылмаслык

Булып үскәч,

Сөярсең, егылган сабый,

Исеңә төшкәч. (Гөлнара Шәймөхәммәтова)

Барыгыз да сәламәт, тату булып яшәгез!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Минем гаилә" шөгыле

Рус балалары өчен  зурлар төркемендә “Минем гаилә”  темасына татар теле шөгыле. Бу шөгыльдә балаларны яңа сүзләр белән таныштыру вакытында татар теленә генә хас булган авазла...

Конспект занятия:"Минем гаиләм."

Формировать правильное представление о семье, роли матери, отца,дедушки, бабушки,брата, сестры. Закрепить представления о трудовых обязанностях членов семьи....

"Минем гаилә"

Белем бирү өчен тәрбия чарасы....

Минем гаиләм.

Минем гаиләм.Максат: 1. Гаилә турындагы белемнәрен ныгыту,гаилә әгъзалары белән таныштыру, өлкәннәр дөньясына кызыксыну  уяту. 2. Өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтү. 3. Бәйләнеш...

Минем гаиләм.

Минем гаиләм.Максат: 1. Гаилә турындагы белемнәрен ныгыту,гаилә әгъзалары белән таныштыру, өлкәннәр дөньясына кызыксыну  уяту. 2. Өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтү. 3. Бәйләнеш...

Дидактик уен «Мин һәм минем гаиләм»

Бурычлар:Балаларның гаилә һәм гаилә әгъзалары турындагы белемнәрен баетуны дәвам итү; исемнәрне сан, тартым белән төрләндерүгә (әни-әниләр, әни – әнием) күнектерү;Балаларның игътибарын, хәтерен, аңга ...