Сау бул, бакчам!
материал (подготовительная группа)

Хуснуллина Эльвира Рамисовна

Сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sau_bul_bakcham_2019_el_23_may.docx48.54 КБ

Предварительный просмотр:

1.А.б. Кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр! Ел да була торган күңелле дә, моңсу да бәйрәм көнебез килеп җитте. Бүген бездә зур бәйрәм-бакча белән хушлашу көне. Без бакчабызның иң акыллы, иң уңган балаларын мәктәпкә белем алырга озатабыз.

2.А.б. Әйе, шуклыклары белән безне сагайткан, шат авазлары белән безне сөендергән, бәйрәмнәрдә, эштә безнең зур ярдәмчеләребез булган балалар бүген балалар бакчасына соңгы тапкыр бәйрәмгә җыелдылар.Бүген безгә бик моңсу.Ә, шулай да без бик шат, алар бүген шундый матурлар, сау-саләмәт, күп белү теләге белән яналар. Аларга саләмәтлек, зур уңышлар телибез.Әйдәгез, аларны зур алкышлар белән каршы алыйк.

1.Фаяз. Бу нинди матур кичә?

Бу нинди шатлык бүген?

2.Алинә. Бумы? Иң истәлекле

Тантаналы көн бүген!

1.Фаяз. Гади бәйрәм түгел,

Ул гомергә бер килә.

2. Алинә. Бүген безне котларга дип,

Күп кунаклар көтелә.

1.А.б Көчле алкышлар белән 2019 нчы елның мәктәпкә чыгарылыш төркеме балаларын каршы алыгыз!

Залга шарлар тотып, МУЗЫКА га биеп балалар керәләр, биеп бетергәч шарларын җибәрәләр һәм урыннарына утыралар.

3.Лилия. Олы бәйрәм бүген бездә

Зурлар инде күбебез.

Бакча белән хушлашабыз

Бүген соңгы көнебез.

4.Булат. Бу сәгать тә килеп җитте,

Без аны көтеп алдык,

Шуны бәйрәм итәр өчен

Залыбызга җыелдык.

5.Зәринә. Бакча безгә бүләк итте,

Җылы караш, шат күңел.

Бакча белән саубуллашу,

Бер дә җиңел эш түгел.

6.Илназ.  Саубуллашыр чак та килеп җиткән,

Сизмәгәнбез вакыт үткәнен.

Сизмәгәнбез айлар, еллар белән,

Матур балачакның үткәнен.

7.Ләйлә. Нам сегодня расставаться

Очень жалко с детским садом.

Но мы выросли большими

Собираться в школу надо. 

8.Илдар. Ничә көннәр, ничә айлар,

Кышын да һәм җәен дә.

Бакчабызга килә идек,

Сагынып һәммәбез дә.

9.Адиля. Сколько лет веселый сад,

Принимал нас с вами.

Был он домом для ребят

Стали ммы друзьями. 

10.Әмир. Балалар бакчасында без

Дуслар булып яшәдек.

Бик күп нәрсәләрне белдек,

Бик күп җырлар өйрәндек.

11.С.Диләрә. Инде менә үсеп җиттек

Сау бул, бакчам диябез.

Китап-дәфтәрләрне алып

Без мәктәпкә китәбез.

12.Раяз. Туган йорттай кадерле шул,

Бакчам  якын күңелгә.

Ничек кенә хушлашасы?

Китәсе килми бер дә.

13.Камилә. Тик нишлисең, яшең тулгач,

Тормыш бит шулай куша.

Балачакның бер баскычы,

Мәктәп белән тоташа.

14.Платон.  День сегодня необычный

Замечательный, отличный!

Причина этому одна,

Понятна каждому она.

Очень скоро, очень скоро

Мы пойдем учиться в школу.

И пожелать уже пора

Нам “Ни пуха, ни пера!”

15.Самира. И, сөекле бакчабыз,

Беркайчан онытмабыз.

Ә шулай да, якын дуслар,

Без бүген хушлашабыз.

16.Юлгизә. Бик моңсу булса да безгә

Боегырга ярамый!

Бүген бит бездә бәйрәм

Бернигә дә карамый!

17.Инзилә.Килеп җитте бакчам белән

Саубуллашыр көннәр дә.

Озакламый барыбыз да

Без китәрбез мәктәпкә.

18.Арслан. Лето красное промчится

Зазвенит звонок веселый.

С ярким праздничным букетом

Я пойду учиться в школу.

Җыр “Без инде хәзер зурлар”

1.Уйныйлар биттә нурлар,

Әлифба алды куллар,

Мәктәпкә илтә юллар,

Без инде хәзер зурлар.

2.Сүз ясарга өйрәнербез

Хәреф кушып хәрефкә.

Тапкырларбыз, бүләрбез

Төрле санны дәрестә.

3.Ак кәгазь буйлап үтәр,

Безнең тәүге юлыбыз.

Оста эшчеләр итәр

Безнең оста кулыбыз.

4.Энә алып кулга без

Келәмнәр дә чигәрбез.

Чыгып иркен кырга без

Бергә иген игәрбез.

5.Бердәм атлап йөрербез,

Талмаслар аяк-куллар.

Тиздән мәктәпкә керербез

Без инде хәзер зурлар.

А.б.Бүген бездә күңелле

Кояш та юмарт көлә.

Котларга тагын безне,

Кемнәрдер керә.

А.б. Әйе, балалар, сез инде зур үстегез.Бакча ишегеннән беренче тапкыр килеп кергән вакытларыгыз артта калды.Менә күңелле җәй айлары үтәр дә, сезне мәктәп заллары каршылар.Ә мәктәптә сезне бакчага охшамаган икенче кызыклы дөнья көтә.Зур хезмәт куеп сез белем алырсыз, укырга, язарга өйрәнерсез.Бүген сезнең иң беренче истәлекле бәйрәмегез һәм сез аны гел исегезгә төшерерсез.Сезне шушы бәйрәмегез белән котларга дусларыгыз да килгән.Хәзер сүзне  уртанчылар төркеменә бирәбез.Рәхим итегез!

Уртанчылар төркеме керә.

1б .Кечкенә генә булсак та,

Бәйрәмгә сезгә килдек.

Сезгә матур теләкләр,

Шатлыклар алып килдек.

. Безгә карагач

Сезгә кызыктыр.

Без нинди кечкенә,

Ә сез нинди зур.

3б. Сез дә безнең кебек шулай,

Кыюсыз булдыгызмы?

Өйгә кайтасы килә дип

Елап тордыгызмы?

. Сегодня бал последний

Для вас выпускники.

Вас ждут занятия в школе

И школьные звонки.

5б. Мәктәпкә баргач та дуслар,

Бик тырышып укыгыз.

Яңа дуслар табыгыз

Яманнан сак булыгыз.

6б. Уенчыкларыгызга да

Булыр инде бик моңсу.

Сез киткәнгә безгә дә бит,

Бигрәкләр дә ямансу.

7б. Мәктәпкә барыр идем,

Бернигә дә карамый.

Тәрбияче апа әйтә:

“Әле сиңа ярамый”.

8б. Пусть малы мы сегодня

Но скоро подрастем.

И тоже вслед за вами

Мы в первый класс пойдем.

9б. Бик күңелле бакчабыз,

Тик сез генә китәсез.

Үзебезнең күчтәнәчне

Җырлап  бүләк итәбез.

Җыр

А.Б. Матур теләкләрегез өчен рәхмәт сезгә балалар. Ә без тагын кунаклар килүне көтеп бәйрәмебезне дәвам итәбез.

Йөгерә, сикерә музыкага Тиктормас керә. Балаларга кагылып үтә. Җырлый. (Мин татар халык җыры “тулган ай” көенә җырлаттым)

Тиктормас. Бәләкәй дип уйламагыз,

Буема карамагыз.

Минем кебекләр сирәк,

Сирәк булса да кирәк.

А.Б.. Һай, бу нинди тиктормас малай?

Тиктормас. Каян белдегез минем исемне? Мин әле әйтмәдем бугай.

А.Б. Нәрсә, исемең дә Тиктормас мени синең?

Тиктормас.Әллә охшамаганмы? Бер дә тик торырга яратмыйм. Ә сез нишләп утырасыз? Әйдә, торыгыз, шаярабыз, уйныйбыз. Менә бер әйбер күрсәтим әле(кесәсеннән рогатка ала. Аткан була). Бер чыпчык-һап, икенче чыпчык-һап. Менә бу кызның бантигына атам.

А.Б.(кулыннан тота). Тиктормас, алай эшләргә ярамый.

Тиктормас. Дөнья ул, ярамыйга карамый.(Бер малайны тарта) Чык әле, чык.(Рогатканы суза). Менә сиңа бүләк  итәм. Нәрсә? Кирәкми мени? Тыгып куй кесәңә, кирәге чыгар.

А.Б. Тиктормас, безнең балалар андый тәртипсезлекләр эшләмилэр Һәм алар сине тыңламаячаклар. Алар бит тиздән мәктәпкә баралар.

Тиктормас. Менә менә мәктәпкә баргач, бу әйбернең кирәге чыга да инде. Мәктәп тә мәктәп дигән буласыз. Ә үзегез 2гә 3не куша беләсезме соң?

Балалар. Беләбез. Биш була.

Тиктормас.О-һо! Шәп,шәп! Кыю балалар! 1+2, 3+4, 6-2 . Ничә була?

Балалар җавап бирәләр.

А.Б. Ә соң син үзең укый беләсеңме?

Тиктормас. Миңа аның кирәге дә юк. Менә минем пистолетым бар.(Пистолет чыгара. Ата.)

Ашыгып Полиционер керә.

Полиция. Кем монда ата?( Тиктормас пистолетын яшерә) Синме? Яле күтәр кулыңны. (Пистолеты төшеп китә). Кем диеп беләбез инде.( Тиктормас эндәшми). Сөйләшә белмисеңме әллә? Мә, язып күрсәт.

Тиктормас. Яза белмим.

Полиция. Ә-ә, теле бар икән.Үзең шундый зур, үзең яза белмисең. (Язу күрсәтә). Укы, менә монда нәрсә дип язылган?

Тиктормас. Белмим.

Полиция.(үчекләп). Белмим. Менә белмәсәң муеныңа тагып куйыйк әле.(Табличканы муенына кидерә). Балалар, нәрсә дип язылган монда? Укыгыз әле.

Балалар. На-дан.

Полиция. Нәкъ шулай. Укый-яза белмәгән кеше надан була.

Тиктормас. Минем надан буласым килми.

А.Б. Иптәш Полиция, Безнең балалар хәзер үзләренең мәктәпкә әзерлек белемнәрен күрсәтерләр. Бу малай карап, тыңлап  торсын, бәлки кызыксынып китәр.

Полиция. Шулай дисезме? Ярый алайса.

А.Б.Балалар, сорау-табышмакларны игътибар белән тыңлагыз әле.

У е н: “ Портфель тутыру”

А.Б. Булдырдыгыз, балалар! Инде кунакларыбызга җыр да җырлап күрсәтик.

Җыр “Сау бул, бакча”(диск-№108)

1.Нигә күңелле вакытлар,

Шулай тиз үткән.

Инде безгә бакчабыздан

Китәсе икән.

2.Үстердең безне яратып,

Бмик рәхәт иде.

Бер дә китәселәр килми

Калдырып сине.

3. Өйрәттең хәреф танырга,

Биюгә, җырга.

Бер-беребезне якларга

Дуслар булырга.

Кушымта

Сау бул инде,

Әй, нурлы бакча.

Сагынып искә алырбыз

Кайда булсак та

Тиктормас. Минем дә мәктәпкә барасым килә. Бу надан сүзен тагып йөрисем килми.

Полиция. Әйдә, мин сине мәктәпкә үзем алып барам.

Тиктормас. Балалар, рәхмәт сезгә. Сез миңа белем иленә юл күрсәттегез. (Китәләр).

 А.Б. (Балалар урыннарга утырдык.)Әйе шул, сезне бүген барыбыз да 1нче сыйныфка укырга озатабыз.Әнә сезне озатырга  сезнең белән бергә уйнап үскән дусларыгыз да килгән.Аларның сезгә әйтер сүзләре бар.   (МУЗЫКА)

1.б. Дусларыбыз, бүген сезнең (М.Диләрә)

Олы бәйрәм көнегез.

Шатланып, матур киенеп

Сез бакчага килдегез!

2.б. Миннән дә нәни булгансыз,(Рәзил)

Сез бакчага килгәндә.

Кара, нинди зур үскәнсез

Китәр вакыт җиткәндә.

3.б. Бакчаларда шомырт, сирень (Фәнис)

Күпме чәчәкләрнең төрләре.

Сезне көтә изге юллар,

Көтә, дуслар, мәктәп юллары.

5.б. Бакча белән хушлашасыз,(Нияз)

Җиде яшь тулды сезгә.

Мәктәпкә белем алырга

Барасыз быел көзгә.

6.б. Котлыйбыз!Котлыйбыз!(Адел)

Чын күңелдән котлыйбыз.

Сез инде хәзер зурлар

Сезне көтә парталар.

7.б. Чәчәкләр тотып кулга (Айзилә)

Чыгасыз олы юлга.

Ә бит сезгә уңышлар

Теләп калабыз, дуслар.

 8.б.Скоро в школу вы пойдете, (Камил)

Просим не лениться.

Мы желаем вам, ребята,

Хорошо учиться.

 А.б. Матур теләкләрегез өчен рәхмәт сезгә балалар.Сезне дә зур үстереп, мәктәпкә озатырга язсын.Юлларда исән-имин йөрегез! “Юл әлифбасын өйрәнәбез”

 А.Б. Без бик оста биергә,

Өйрәтәбез сезне дә!

Әйдәгезче тик тормыйк,

Бергәләп биеп алыйк!

Бию “Дорожные знаки”

МУЗЫКА –Җыр яңгырый “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

Әлифба керә.

Әлифба. Исәнмесез, саумысыз,

Минем нәни дусларым.

Кемнәр авырлыктан качмый,

Яратам мин шуларны.

Кемнәр тырышып укый

Дөрес һәм матур яза.

Кемнәр олыларны тыңлый,

Шул бәхетле була.

Әлифба.Мин чын күңелдән бәйрәмегез белән котлыйм.Мине таныдыгызмы, дуслар?Мин кем?Мин сезне бик күп хәрефләр белән таныштырырмын, тылсымлы хәрефләрдән сүзләр язарсыз.менә мин сезгә бер уен алып килдем.Киселгән хәрефләрне дөрес итеп төзеп бирегез әле миңа.

Уен “Хәрефләрдән исемеңне язу”

А.Б. Хөрмәтле, Әлифба! Безнең балалар инде мәктәпкә барырга әзер. Әти-әниләре алар өчен инде уку әсбапларын да сатып алып куйган. Әле бүгенге бәйрәмдә әсбапларның үзләрен тыңлап китик әле. Алар укучыга нәрсә өчен кирәк икән? (Әсбаплар булып киенгән балалар уртага чыгып шигырь сөйлиләр). Менә тыңлап кара әле.

Укучы өчен кирәкле,     1.Лилия

Әйберләр без-күрегез!

Китап, дәфтәр, көндәлек,

Карандаш һәм бетергеч. 

Вот перед вами Я -БУКВАРЬ. 2. Арслан.

Я книгам всем-начало!

Со мной освоите словарь

От «А» до «Я» сначала.

Ранец Ә мин  менә букча булам, 3. Илназ

Ранец дип тә аталам.

Укучы өчен кирәкле,

Бөтен әсбапны салам.

Китап. Ә мин-китап, мине сез  4. Әмир

Буямагыз, ертмагыз!

Күп нәрсәләр белерсез,

Мине укып чыксагыз!

Ручка. Ә мин-ручка. Укучыга   5. Илдар 

Мин кирәк язган чактва.

Кимермә минем башымны,

Авызыңа да капма.

Дәфтәр. Мин-дәфтәр, мин һәрвакыт  6.Зәринә

Кар шикелле ап-акмсын.

Төрле дәресләр өчен

Булам юллы, шакмаклы.

Бетергеч. Рәсем ясаган чагында,  7.Камилә

Бетергеч тә бик кирәк.

Кирәкмәгән сызыкларны,

 Бетерергә тизрәк.

Карандаш. Мин-карандаш, мин кирәк 8. Раяз

Рәсемнәр ясар өчен.

Югалтма мине, ташлама.

Сындырма, сакла очын.

9.Инзилә.Телибез хәреф танырга,

Алфавитны ятларга.

Хәрефкә хәрефне ялгап

Сүзләр тезеп язарга.

 10.Фаяз. Санарга да өйрәнербез

Тапкырларга, бүләргә.

Исәпли белер өчен бит

Кирәк саный белергә.

11. С.Диләрә.Бик күп китаплар укырбыз,

Күп нәрсәләр белербез.

Үскәч кироәк һөнәрләрнең

Серен үзләштерербез.

12. Булат.  Ә хәзергә без боларны

Белмибез шул, әлбәттә.

Боларның бөтенесенә

Өйрәтәләр мәктәптә.

Әлифба: Булдырдыгыз, балалар! Инде минем сезгә сорау-табышмаклырым бар иде.

1.Балалар кайсы айда мәктәпкә баралар?(сентябрь)

2. Укырга кая баралар? (мәктәпкә)

3. Дәресләр арасында нәрсә була?(тәнәфес)

4. бер атнада ничә көн?(7)

5. уң кулда ничә бармак?(5)

6. чыпчыкның ничә аягы бар?(2)

7. күктә ничә кояш?(1)

8. кыштан соң нәрсә килә?(яз)

9. кушу билгесе ничек атала?(плюс)

10. кайчы зуррак:8ме 10мы?(10)

Әлифба.Булдырдыгыз, балалар!Миңа китәргә вакыт җитте.Җәй көннәрен күңелле үткәрегез!Мин сезне мәктәптә көтеп калам.сау булыгыз! (Чыгып китә) МУЗЫКА –Җыр яңгырый “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

А.б. Балалар, карагыз әле, уенчыкларыгыз да сезнең белән саубуллашырга килгән түгелме соң?

13. Алинә.  Нәрсә булган уенчыклар

Бар да шундый күңелсез.

Әллә инде без киткәнгә

Ямансулыйсызмы, сез?

14. Самира.һәммәсе дә сүз куйгандай,

Әллә телсез калганнар?

Уенчыклар барсы да

Әллә елап алганнар?!

15. Ләйлә. Ә курчаклар, әйтерсең лә,

Бездән башка ямь тапмый.

Утырганнар да бер почмакка

Моңаеп безне тыңлый.

16. Юлгизә. Нәни машина, йомшак уенчыклар

Без китәбез, инде каласыз.

Нинди яхшы дуслар булдылар дип,

Безне дә бер искә алырсыз.

17. Адилә. Моңаймагыз, уенчыклар

Моңаймагыз, дусларым!

Әйдә соң бер биеп алыйк,

Хушлашканчы, дусларым

Уенчыклар белән бию.

А.б. Балалар, сез бу бакчага ничә ел йөрдегез.Бергәләп шөгыллләндегез.Хәреф танырга, дөрес сөйләшергә өйрәндегез.Без барыбыз да дусларга әйләндек.Ә дуслар бер берсен онытмый.Кирәк чакта ярдәмгә килә,булыша.Сез дә безне онытмагыз, кунакка килегез.

А.б. Балалар, безнең бүгенге бәйрәмдә тагын кунаклар бар.Алар сезне үз балаларыдай якын күрүче апаларыбыз.Аларга рәхмәт сүзен әйтер вакыт җитте.

1. Лилия Җитте хушлашу сәгате,

Сау булыгыз, барчагыз!

Сау булыгыз апалар.

Без сезне онытмабыз.

2. Арслан Ведь мы вас, как родных любили,

Вы душу в нас свою вложили.

Мы вас очень-очень любим

И никогда не позабудем.

3. Инзилә. Көйсезләнсәк тә, еласак та,

Сез гел сабыр булдыгыз.

Безнең баштан сыйпап торды

Сезнең йомшак кулыгыз.

4. Адиля Всем работникам детсада

Надо сказать «спасибо» надо,

За их трудную работу,

За любовь к нам и заботу.

5. Илназ. Барыгызга да зур рәхмәт

Бакчада эшләүчеләр.

Безне шат һәм бәхетле

Үссен дип йөрүчеләр. 

6. Зарина Спасибо, детский сад,

За ласку и заботу.

За то, что мама утром шла

Спокойно на работку.

7. Алинә. Рәхмәт сезгә, бик зур рәхмәт,

Барлык, барлык апалар.

Бездән соң да шаулап торсын,

Гөрләп торсын бакчалар.

8. Юльгиза. Мы благодарны вам за все

И вас мы не забудем.

Поверьте искренним словам

Мы всех вас очень любим.

9. Әмир  Бу сөекле бакчабызны

Беркайчан онытмабыз.

Барлык дусларыбыз белән

Без бүген хушлашабыз.

10. Диләрә.  Өстәлебез хәрвакытта

Тәмле аштан тулы иде.

Рәхмәт уңган апаларга

Тамагыбыз тук иде.

11. Платон. До свидания, наш садик,

Воспитатели, друзья.

Все за нас сегодня рады,

И у мам блестят глаза.

Не волнуйтесь наши мамы,

Мы же вас не подведем.

Теплой осенью мы сами

В школу с радостью пойдем.

12.Раяз. Күзләрегез көлеп торсын гел

Юлыгызга яусын алсу гөл.

Җырыбыз булсын сезгә бүләк

Тәрбияче апалар, сезгә зур рәхмәт.

13. Булат.  Мы споем вам на прощанье

С вами вместе погрустим.

До свидаия, до свидания

Мы еще вас навестим.

14. Ләйлә Хөрмәт иттек һәм яраттык

Бакчада һәр апаны.

Тик кызганыч, без китәбез,

Сез бакчада каласыз.

15. Фаяз. Һәммәгез дә безнең өчен

Күпме хезмәт куйдыгыз.

Кайчагында бик якын дус,

Кайчак әни булдыгыз.

16. Илдар . Кунак кебек сыйладыгыз

Гел тәмле ашаттыгыз.

Урын-җирләр чиста булды

Иркәләп йоклаттыгыз.

17. Самира. Бакчабызда хезмәт куйган

Һәрбер –һәрбер апага.

Тирән хөрмәт һәм зур рәхмәт

Әйтәбез барыгызга!

18.Камилә. Сабыр гына өйрәттегез

Тормышның серләренә.

Җиңел түгел икән менү.

Белемнең үрләренә

А.Б. Бик шатлыклы көн булса да,

Ник авыр бу хушлашу.

Вальс биик әле, дуслар

Вальс ул-саубуллашу.

Вальс бииләр.

Безне сөеп көн дә каршы алдыгыз!(Булат)

-Рәхмәт Сезгә!

Киң күңелле, якты йөзле булдыгыз! (Лилия)

-Рәхсәт Сезгә!

Кирәк чакта кырыс була белдегез! (Зәринә)

-Рәхмәт Сезгә!

Тәрбия һәм бик күп белем бирдегез! (Алинә)

-Рәхмәт Сезгә!

Җыр “Детский сад”

1.За летом зима, пролетели года

С тех пор, как пришли мы когда то сюда.

И хоть детский сад нас по прежнему ждет

Пора нам прощаться, нас школа зовет.

Припев:

Очень жалко расстоватся,

Покидать любимый дом.

Дом, где весело встречаться

В нашем городе родном.

Вместе с папой, вместе с мамой

Эту песню пропоем.

Детский садик лучший садик

Нашем городе родном.

2.Вы нас научили, читать и считаь

И стали мы правду и ложь различать.

Вы нам рассказали не просто стишок

Что плохо на свете, а что хорошо.

Припев тот же.

3. Счастливое время недаром прошло

И вашу любовь , и родное тепло.

Мы в наших сердцах навсегда унесем,

Спасибо большое, спасибо за все.

Припев тот же.

А.Б. Ә хәзер балалар соңгы тапкыр бакчабызда истәлек өчен фотога төшәчәкләр. Рәхим итегез, балалар! (музыка фотога төшү)

Кыңгырау тавышы ишетелә.

1.А.б. (кыңгырау тотып)

Тыңлагыз әле тып-тын калып

Кыңгырау чыңлавы бу.

Бакчадан сезне мәктәпкә

Чакырып җырлавы бу.

Чыңлый- чыңлый хәбәр китерә

Көтә диеп мәктәп-парталар.

Белем дөнясы ишеген киң ачып

Көтә сезне укытучы апалар.

(Кыңгырау шалтырый)

1А.б. Менә балалар мәктәптә шундый кыңгырау каршы ала инде сезне.Ул сезне белем иленә чакыра.Яңа белемнәр өйрәнергә, яңа дуслар табарга әйди. Мәктәпене дә бакчаны яраткан кебек яратыгыз., тырышып укыгыз. Сау-саләмәт, озын гомерле, белемле, акыллы балалар булыгыз. Болар безнең бакчаныкы диеп безгә сөенеп торырга язсын. Ак юл сезгә, балалар.

2 А.б. Хөрмәтле әти-әниләр! Кадерле балаларыбызны бүген без беренче укытучылары Райлә Хәйдаровна һәм Чулпан Хайдаровнага  тапшырабыз.Тату яшәдек, сез безне, без сезне аңладык.Гел шулай әйбәт әти-әниләр булыгыз. Ә хәзер сүзне беренче укытучы апаларына бирик, аның да сезгә әйтер теләкләре бардыр.

Мөдиргә, әти-әниләргә сүз бирелә. Балаларга бүләкләр тапшырыла.

“Каратун “Гөлчәчәк” балалар бакчасы”

Сау бул, бакчам!

 

(Мәктәпкә әзерлек төркемендә чыгарылыш кичәсе)

                                             

                                                   

                                              Тәрбиячеләр:                                                                            Мингалимова Ә.Н.

        Хөснуллина Э.Р

                                               

                                               23 май-2019ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий выпускного вечера "Саубул, бакчам!"

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балаларын мәктәпкә  озату үзе бер бәйрәм. Бу бирелгән кичә үрнәге сезгә эшегездә ярдәм итәр һәм сайтымның тыйнак бер бизәге булыр дип уйлыйм...

Бакча һәм гаиләнең хезмәттәшлеге

Бакча һәм гаиләнең хезмәттәшлеге (чыгыш)...

«Бар матур бакча»

Конспект занятия по татарскому языку....

Конспект занятия по обучению детей татарскому языку в старшей группе «Бар матур бакча»

Конспект занятия по обучению детей татарскому языку в старшей группе «Бар матур бакча»Обучающие задачи:1. Сүз байлыгын арттыру, сөйләм күнекмәләре формалаштыру.Яңа сүзләр өстендә эш:кишер,кәбест...

Конспект НОД по обучению детей татарскому языку в подготовительной группе «Бар матур бакча». УМК

Использованная образовательная программа: «Региональная программа дошкольного образования» Р.К.Шаехова, Казань 2012.Возрастная группа: Подготовительная группа.Методика дошкольного образования: «Обучен...