Сау бул,бакча!
материал (подготовительная группа)

сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Сау бул,бакча!31.42 КБ

Предварительный просмотр:

“Сау бул, бакчабыз!”

Балалар бакчасында чыгарылыш кичәсен үткәрү өчен сценарий эшкәртмәсе .

“Просто круто!” җыры белән кичә башланып китә.

ТӘРБИЯЧЕ: Исәнмесез, хәерле көн, хөрмәтле ата-аналар, балалар, балалар бакчасында эшләүчеләр! Бүген безнең бакчада зур бәйрәм – бакча белән хушлашу! Без бакчабыздагы иң акыллы, иң тәртипле кызларны  мәктәпкә белем алырга озатабыз. Менә сез дә, балалар, мәктәп яшенә кадәр үсеп җиттегез! Шуклыклары белән безне сагайткан, шат авазлары белән безне сөендергән, бәйрәмнәрдә, эштә безнең зур ярдәмчеләребез булган балалар бүген балалар бакчасына соңгы тапкыр бәйрәмгә җыелдылар! Ә шулай да бүген күңелләребез шат, чөнки балалар барысы да нинди матурлар, таза-саулар! Алтынчы  ел инде менә Майның шушы көнендә, Безнең матур бакчага Мәктәптән хәбәр килә. Безнең бакча балаларын  Укытучы апалары Беренче сыйныфка дип Укырга чакыралар! Бүген менә аларны, Бергә-бергә, әлбәттә, Тантаналы рәвештә Озатабыз мәктәпкә! Кичәбезне юкка гына шушы җыр белән башлап җибәрмәдек. Балалар өчен бу вакыт аралыгы  чыннан да күңелле, мавыктыргыч – “круто” булгандыр. Ә хөзергә бакча вакытларын искә төшереп, үзебезнең һөнәрләребезне күрсәтеп алыйк әле.

Наилә Зарипова музыкасы, Нур Гайсин сүзләренә “Балалар бакчасында” җыры башкарыла.

Чиста кием кидереп,

Мине көн саен иртән

Эшкә барышлый әни,

Эшкә барышлый әни

Ямьле бакчага илтә,

Ямьле бакчага илтә.

Әни белән барабыз

Юл буенча сөйләшеп,

Каршы ала апабыз,

Каршы ала апабыз

Ягымлы исәнләшеп,

Ягымлы исәнләшеп.

Ямьле безнең бакчада,

Анда бик күп балалар,

Алар да минем кебек,

Алар да минем кебек,

Сөенешеп баралар,

Сөенешеп баралар.

Йолдыз Шәрәпова шигыре. “Хуш, бакчабыз!”

ЛАНДЫШ:

Мин бакчага тәү килгәндә,

Кечкенә идем, нәни.

-Син бәби түгел,-диде дә,

Эшенә китте әни.

Әни артыннан ишеге

Өлгермәде ябылып,

Монда бер сөйкемле апа

Көткән мине сагынып.

АЛИНА:

Кочак җәеп каршылады

Тәрбиячеләр мине.

Онытыла язды хәтта

Сагынуым әнине.

Уенчыклар, китаплар күп,

Ул дусларым бик әйбәт.

Бакчада начар дисәләр,

Ышанмагыз, бу – гайбәт.

ӘМИНӘ:

Без исән-сау үссен диеп,

Апалар тырышалар.

Тәртип бозсак, я сугышсак,

Билгеле, орышалар.

Татарча да сөйләшәбез,

Русчасын да беләбез.

Арканга да үрмәлибез,

Баскычка да менәбез.

ЛАНДЫШ:

Тәмле була шулпалар да,

Тәмле була боткалар.

Тәмле булсын дип тырыша

Безнең повар апалар.

АЛИНА

Йоклыйбыз ап-ак мендәрдә,

Тәмле-татлы төш күреп.

Шундук  апалар  килә,

Куйса берәү төчкереп.

Дару бирә, су эчерә –

Шифалыдыр куллары.

Менә шулай истә калыр

Безнең бакча еллары.

ӘМИНӘ:

Әгәр мәктәпкә китмәсәк,

Тагын да йөрер идек.

Бакчадагы һәрбер көннең

Кадерен белер идек.

БАРЫСЫ БЕРГӘ:

Юк шул инде, үстек бит без –

Юллар мәктәпкә илтә.

Бакчада әйбәт, тик безне

Белем илләре көтә.

ТӘРБИЯЧЕ:  Бик күңелсез булса да, ярамый сезгә боегырга. Бүген бит бездә бәйрәм, Уйныйк без әйлән-бәйлән. Парлашып бер басыйк әле Һәм урталарга чыгыйк, Якты бакча залыбызда Ичмасам, биеп алыйк!

 “Ты-морячка, я-моряк” биюе башкарыла.

 ТӘРБИЯЧЕ: Балалар бакчасында сез дуслар булып яшәдеге.Бик күп нәрсәләр белдегез! Бик күп җырлар өйрәндегез, Төрле биюләр дә бии беләсез... Инде менә үсеп җиттегез, Сау бул, бакча, – диясез!

Бакча гимны “Үз җырыбыз” башкарыла.

ТӘРБИЯЧЕ: Кечкенәләрнең дә сезгә әйтер сүзләре һәм күрсәтер һөнәрләре бар. Алар сезнең дәвамчыларыгыз булып кала бит.

САМАТ:

Безгә карагач,

Сезгә бик кызыктыр.

Без нинди кечкенә,

Ә сез нинди зур.

ВЕНЕРА:

Миннән дә нәни булгансыз

Сез бакчага килгәндә.

Кара, ничек зур үскәнсез

Китәр вакыт җиткәндә

НӘФИС

 Мин бакчада калам әле

  Мәктәпкә яшем җитми.

   Бакчада бик тә рәхәт

   Шуңа исем гел китми.

ӘЛФИС

  Сезгә инде рәхәт булыр

   Мәктәптә йоклатмыйлар

    Тик читен дә булыр бераз

     Туйганчы уйнатмыйлар.

Адилә:

Мин дә мәктәпкә барыр идем,

Бернигә дә карамый,

Тәрбияче апа әйтә:

“Әле сиңа ярамый”.

БАРЫСЫ БЕРГӘ:

Мәктәпкә баргач та, дуслар,

Бик тырышып укыгыз.

Яңа дуслар табыгыз,

Яманнан сак булыгыз.

                                                           бию.

Егетләр башкаруында татар егетләре биюе.

 ТӘРБИЯЧЕ: Нәрсә булган, уенчыклар  бар да шундый күңелсез. Әллә балалар киткәнгә ямансулыйсызмы сез? Аю моңаеп утыра, Озын колак куян да. Әтәчкә дә нидер булган, Атка да, балыкка да. Ә курчаклар, әйтерсең лә, Сездән башка ямь тапмый. Утырганнар да бер почмакка Моңаеп сезне тыңлый. Моңаймагыз, курчаклар, Моңаймагыз, дускайлар! Әйдә соң бер биеп алыйк,

Хушлашканчы, балалар!

 Уенчыклар белән бию башкарыла (Гөлнара Габидуллина башкаруындагы “Балам” җырына).

 ТӘРБИЯЧЕ: Балалар! Сез бик тапкыр, акыллы, тәртипле балалардыр, әйеме? Ләкин Белем иленә киткәнче мин сезне башта сынап карыйм әле. 1)Табышмаклар:

 Бер ояда алты дус,

 Алтысында алты төс.

 Ләкин алар барысы да

 Башкаралар бер үк эш. (Төсле карандашлар)

Озын, юка, төп-төз ул,

Билгели ул иң төз юл;

Юллары озынлыгын

Акчасыз керәсең,

хәзинә алып чыгасың. (Мәктәп)

Агач түгел − яфраклы,

Тун түгел − тегелгән. (Китап)

Кара кыр буйлап ак куян чаба. (Кара такта, акбур)

2)Магнитлы тактада буталып бирелгән хүрефләрдән русча сүзләр төзү.

 (“Школа”, “Урок”, “ Ученик”, “Книга”, “Мама”, “Папа”).

 ТӘРБИЯЧЕ: Булдырдыгыз, балалар! Шуның өчен мин сезгә “Белем иленең” ачкычын тапшырам. Аны кабул итеп алыгыз. “4”ле һәм “5”ле билгеләре генә алып кайтыгыз! Балалар, сезне шушы  ел эчендә тәрбияләгән, өйрәтеп торган, елаган чакта юаткан, тәмле ашлар белән сыйлаган апаларыгызга рәхмәт әйтер вакыт та җиткәндер.

 Рәхмәт сүзләре:

ЛАНДЫШ

 Җитте хушлашу сәгате,

 Сау булыгыз, барчагыз.

 Сау булыгыз, апалар,

Көйсезләнсәк тә, еласак та,

Сез гел сабыр булдыгыз.

 Безнең баштан сыйпап торды

 Сезнең йомшак кулыгыз.

АЛИНА:

Өйрәттегез безне бакчабызда,

Хәреф танып, саннар язарга.

Кечеләрне hәрчак сөяргә,

Ә зурларны хөрмәт итәргә.

 Өстәлебез hәрвакытта

Тәмле аштан тулы иде.

 Рәхмәт уңган апаларга,

Тамагыбыз гел тук иде.

 ӘМИНӘ:

 Сез бирдегез көчегезне

Һәм йөрәк җылыгызны.

 Сезнең кебек апаларны

Без тагын табарбызмы?

 Ничек кенә мактасаң да

Әз кебек сүзләребез.

 Сездән башка, апалар

 Мәктәптә без нишләрбез?

Ландыш:

Тик сез берүк, без китә дип,

Ямансулап калмагыз.

Без бит хәзер зурлар булдык

 – Без мәктәпкә барабыз.

Бакчадагы апалар,

Без сезне бик яраттык.

 Сезгә гүзәл чәчәкләрнең

Иң матурларын таптык.

Балалар апаларына чәчәкләр тапшыралар.

ТӘРБИЯЧЕ:

Әниләр – җир йөзендә иң кадерле кешеләребез. Аларга әйтер сүз һәрчак табыла. Безнең балаларның әниләренә дә әйтер сүзләре җыелган.

ЛАНДЫШ:

Мине үстергән өчен,

Тыныч көнем һәм төнем өчен,

АЛИНА:

Яхшы киңәшләрең өчен,

Җылы сүзләрең өчен,

ӘМИНӘ:

Иркә-назларың өчен,

Бәхетле балачагым өчен,

ЛАНДЫШ:

Тәмле ашларың өчен,

Дуслар табарга ярдәм иткәнең өчен,

БАРЫСЫ БЕРГӘ:

Рәхмәт сиңа, әнием!

Айдар Минһаҗев сүзләре, Әлфия Һадиева музыкасына “Сау бул, бакчабыз!” җыры башкарыла.

Нигә күңелле вакытлар

Шулай тиз үткән.

Инде безгә бакчабыздан

Китәсе икән.

КУШЫМТА:

Сау бул инде, әй, нурлы бакча.

Сагынып искә алырбыз кайда булсак та.

Үстердең безне яратып,

Бик рәхәт иде.

Бер дә китәселәр килми

Калдырып сине.

Өйрәттең хәреф танырга,

Биюгә, җырга.

Бер-беребезне якларга,

Дуслар булырга.

Сүз бакча мөдиренә бирелә. Ул балаларга бакчаны тәмамлау турында диплом һәм бүләкләр тапшыра. Аннары сүзне ата-аналар ала.

ТӘРБИЯЧЕ:

Уйныйлар биттә нурлар,

Әлифба алды куллар.

Мәктәпкә илтә юллар -

Сез инде хәзер зурлар.

Сүзләр ясый беләсез

Хәреф кушып хәрефкә.

Тапкырларсыз, бүләрсез

Төрле санны дәрестә.

Әйе, сезне мәктәп көтә,

Кыңгыраулы зур мәктәп.

Ә бу юлга сезне без

Чыгардык бит җитәкләп.

Җитте хушлашу сәгате,

Кала күңелле бакчагыз.

Сезгә монда бик күңелле булгандыр,

Сезнең белән булды һәрчак апагыз.

Анда да сез сынатмассыз,

Менә күрербез әле,

Болар безнең бакчаныкы,

Диеп йөрербез әле.

ТӘРБИЯЧЕ:

Хөрмәтле балалар, менә бакчабыздагы соңгы бәйрәм иртәсе ахырына якынлашты. Без сезгә иң изге теләкләрне телибез. Мәктәпне дә

бакчаны яраткан кебек яратыгыз, тырышып укыгыз. Сау-сәләмәт, озын гомерле, белемле, акыллы балалар булып үсегез. Болар безнең бакчаныкы диеп безгә сөенеп торырга язсын. Ак юллар сезгә, балалар.

Хөрмәтле әти-әниләр! Шатлыклары белән безне сөендергән, шуклыклары белән безне көендергән балаларыбызны белем көнендә беренче укытучы апаларына тапшырабыз. Тату яшәдек, сез безне, без сезне аңладык. Гел шулай иң әйбәт әти-әниләр булыгыз, Аллаһы Тәгалә балаларыгызның игелеген күреп сөенеп яшәргә язсын. Сау булыгыз. Исән-сау яшәгез.

Бәйрәмебезне Замира Рәҗәпованың “Балалар” шигыре белән тәмамлыйсым килә.

Ходай биргән олы бүләк – бала,

Уттан алып, суларга ул сала.

Өздерсә дә, көйдерсә дә, бала

Җанга иң якыны булып кала.

Гомерләрнең бизәге – ул бала,

Йөрәкләрдә һич төзәлмәс яра.

Күз алдында үсеп, буйга җитеп,

Күңелләрдә сабый булып кала.

Бала барыр юллар – чиксез дала,

Аның ни күрәсен белүче Аллаһ.

Даладай юл бирүче балага

Тугры юлдаш барыр – ата-ана.

Шатлыклардан җырлаткан да – бала,

Борчулардан елаткан да – бала.

Ялгышларын, гөнаһларын баланың кичерә ала тик   ата-ана.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий выпускного вечера "Саубул, бакчам!"

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балаларын мәктәпкә  озату үзе бер бәйрәм. Бу бирелгән кичә үрнәге сезгә эшегездә ярдәм итәр һәм сайтымның тыйнак бер бизәге булыр дип уйлыйм...

Бакча һәм гаиләнең хезмәттәшлеге

Бакча һәм гаиләнең хезмәттәшлеге (чыгыш)...

«Бар матур бакча»

Конспект занятия по татарскому языку....

Конспект занятия по обучению детей татарскому языку в старшей группе «Бар матур бакча»

Конспект занятия по обучению детей татарскому языку в старшей группе «Бар матур бакча»Обучающие задачи:1. Сүз байлыгын арттыру, сөйләм күнекмәләре формалаштыру.Яңа сүзләр өстендә эш:кишер,кәбест...

Конспект НОД по обучению детей татарскому языку в подготовительной группе «Бар матур бакча». УМК

Использованная образовательная программа: «Региональная программа дошкольного образования» Р.К.Шаехова, Казань 2012.Возрастная группа: Подготовительная группа.Методика дошкольного образования: «Обучен...