Сценарий утренника к празднику 8 марта
материал (средняя группа)

Гатина Гузель Хаметхафизовна

В средней группе на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 8_mart_urtanch_tork.docx27.37 КБ

Предварительный просмотр:

Халык – ара хатын – кызлар көненә багышланган бәйрәм иртәсе сценариясе.

“Әниләр бәйрәме” (уртанчылар төркеме өчен (4-5))

Максат. Әниләргә, хатын кызларга карата ихтирам хисе, сөю сыйфатларын үстерү, тәрбияләү; әниләрне бакчага  җәлеп итү, балаларның сәләтләрен ачу. Төркем балаларны әниләр, әби - апалар белән берлектә тәрбияләү бәйләнешен ныгыту.

Бурычлар. 8 март бәйрәме турында белемнәрен баету. Фальклёр запасларын баету. Ихтиярларын барлыкка китерү. Сәләтләрен ачу, үстерү. Туган татар теленә мәһәббәт тәрбияләү.

Зал бизәлеше. Әни һәм чәчәк бәйләме сүрәтләнгән плакат.

Реквизитлар. Убырлы костюмы. Әниләргә әзерләнгән кәрзиндәге чәчәк бәйләме. Өстәл өстендә төсле яулыклар, чәчәкләр, уен кораллары, шарлар эленгән. Уен өчен: ак простина. Уен өчен: эшләпә, күзлек, сумка, муенса.

Персонажлар. Убырлы.

Структура. 35 минут.

1.Шигырь юлы белән алып баручы тарафыннан котлау - 1 мин.

2.Җыр “Әниләр бәйрәме” Әлфия Һәдиева муз, Айдар Минһаҗев сүз – 2 мин.

3. Шигырь юлы белән балалар тарафыннан  8 март б\н котлау – 2 мин.

4. Песня: Песня для мамы (муз и слов М.Еремеевой) – 2 мин.

5. Шигырь юлы белән балалар тарафыннан  8 март б\н котлау – 2 мин.

6. “Упр цветами” балалар белән бию – 2 мин.

7. Шигырь юлы белән балалар тарафыннан  8 март б\н котлау – 2 мин.      

8.  Песня: Музыканты (муз и слова Г. Вихаревой) (муз  уен коралларында уен: бубен, кашыклар, дудочка)  - 2 мин

8. Игра “Цветными платочками”

9. Бию: “Барбарики”  түләүле түгәрәккә йөрүче балалар биюе. – 2 мин.

10. Театральләштерү Убырлы – 6 мин.

11. Уен “Әнине киенден” – 2 мин.

12.Уен“Тётя веселчяк» - 2 мин.

13.Уен “Узнай своего ребёнка по руке” – 2 мин.

14.Уен “Создай свою матрёшку” – 2 мин.

15.Шигырьләр – 1 мин.

16.Җыр: Әбием – әбекәем” (Рөстәм Бакиров сүз, Рөстәм Сәрваров муз) – 2 мин.

17.Бию: “Сапажок” – 1 мин.

18. Йомгаклау, әниләргә чәчәк бәйләмнәре бүләк итү.    

   

Барышы:                                                                      

 Көй тавышына балалар музыка залына керәләр, ярым түгәрәккә басалар.

А.б: Балалар карагыз әле безнең залыбыз ничек якты һәм матур итеп бизәлгән. Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз – әниләр, әбиләр, бакча хезмәткәрләре. Сезне барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз.

Коннен яктылыгы кояшта, кукнен бар матурлыгы йолдызларында, кешелекнен ботен гузэллеге хатын-кызларда.

А.б: Кем кешегә кеше бүләк иткән?

        Ә кешегә якты дөньяны.

        Тойгылары кояш кебек кайнар

       Эретерлек гранит кыяны

        Кем куллары өйне, җирне ямьле

        Изгелеге үлчәү тапкырсыз

        Ул элбәттә яшәү чыганагы, әнием.

1 бала. Март аенда, кар өстендә

              Кояш нурлар тарата

             Яз килә, каршы алыгыз

             Дигән хәбәр тарата

2 бала. Бүген бездә ямьле яз бәйрәме.

              Шатлык җыры илем күгендә

              Әниләрне бәйрәм белән котлап

             Кошлар җырлый туган җирендә

ҖЫР: ӘНИЛӘР БӘЙРӘМЕ (Әлфия Һәдиева муз, Айдар Минһаҗев сүз)

3 бала. Без беләбез җылы язның

             Иң беренче бәйрәме

            Әниләр, әби апалар.

            Хатын – кызлар бәйрәме

4 бала. Син әнием минем өчен

              Бу дөньяда бер генә

              Елмайганда йөзләреңнән

              Бар җиргә нур бөркелә

5 бала. Әниләр мәңгелек шатлык

              Язгы шатлык, язгы нур

             Әниләргә багышлана

             Дөньяда иң назлы җыр.

УПР ЦВЕТАМИ

ПЕСНЯ: ПЕСНЯ ДЛЯ МАМЫ (муз и слов М.Еремеевой)                                          

А.б: Бөтен кешелек дөньясына ямь бирүче, җылы карашларыгыз белән назлаучы әниләребез. Сез тыйнакта, сөйкемле дә, сез эшчән дә, өебезнең яме, ашларыбызның тәме.

6 бала. Мама – слово дорогое

              В слове в том тепло и свет

              В славный день 8 марта

              Нашим мамам шлёп привет

7 бала. Сегодня для мам все песни

             Все пляски, улыбки с смех

             Дороже ты всех и чудесней

             Родной, золотой человек

8 бала. Пусть услышат наши мамы

              Как мы песенку поём

             Вас, родные наши мамы

            Поздравляем с женским днём.

ПЕСНЯ:  МУЗЫКАНТЫ (муз и слова Г. Вихаревой) (муз  уен коралларында уен: бубен, кашыклар, дудочка)  

ИГРА “ЦВЕТНЫМИ ПЛАТОЧКАМИ”  

А.б: Бию түгәрәгенә йөрүче балалар үзләренең биюләрен биеп күрсәтәләр, рәхим итеп кабул итегез.

БИЮ: БАРБАРИКИ                                    

А.б: Әни – җирдә иң газиз, якын кеше. Ул сине тудырган, көйләп бишектә тирбәткән, тәпи атлап китүеңне күреп шатланган.

А.б: (самолёт төшкән тавыш ишетелә) Чү! Балалар, ишеттегезме? Самолёт оча бугай. Әллә килеп төште инде.

Залга аксый, аксый, себеркегә атланып убырлы килеп керә.

Убырлы: Разрешите посадку, разрешите. Нәрсә инде бу, нинди бәхетсезлек? Самолёт ватылды, башымны бәрдем, тешем төште.Уф үләм, бөтен җирем авырта, нишләргә соң. (Залдагы балаларны күреп ала)

Чү, тукта әле, кая килеп төштем соң мин? Бу җир миңа таныш түгел. (Алып баручыга карап)

О! Бу нинди матур туташ басып тора монда. Шуңардан сорыйм әле. (Кыланып) Әй түтинкә сездән сорарга буламы?

А.б: Әлбәттә була. Ләкин беренче исәнләшергә кирәк. Нинди тәртипсез кеше син, матур сөйләшмисең. Син кем буласың соң?

Убырлы: Мин ме? Мин матурлардан матуры, чибәрләрдән чибәре булам. Әллә танымадыгызмы? Ә сез кем буласыз модам. ( Билен бөгеп кулын болгап)

А.б: Мин бу балаларның тәрбиячесе булам.

Убырлы: Тәрбиячеләре...

А.б: Сез балалар бакчасы территориясенә килеп төштегез. Безнең бу матур залда 8 март бәйрәме. Без әниләрне, әби, апаларны котлыйбыз.

Убырлы: Шулай мыни? (Башын кашып) Мин аны уйлаган идем инде, ниндидер сәер җиргә ләктем дип. Сезнең монда әллә ничек: балаларыгызда чисталар, матурлар, акыллылар.

А.б: Тукта әле убырлы, син исәнләшәсеңме безнең белән, юкмы?

Убырлы: Исәнләшергә. Ә нәрсәгә, минем исән икәнне күрмисезмени?

А.б: Синең әниең исәнләшергә өйрәтмәдеме?

Убырлы: Әни..юк. Бер дә хәтерләими, исем дә түгел. Мин әнине дә әтине дә тыңламадым. Ни эшлисем килә шуны эшләп йөрдем. Менә хәзердә берәр начарлык эшлисе килә, ул шундый кызык. Кызларның чәчен тартам, малайлар белән сугышасым килә. (Балалар янына килә, кызларның чәчен тарта, малайларның колакларын тарта)

А.б: Убырлы синең берни дә килеп чыкмаячак.

Убырлы: О, о, модам әллә сез комачауламакчы буласызмы?

А.б: Безнең балалар бик акыллы, алар сугышмыйлар. Убырлы, син дә акыллы бул 8 март синең дә бәйрәм бит, кара әле залга нинди матур әниләр, апалар, әбиләр утыра синең дә шундый матур, акыллы буласы килми мени ә!

Убырлы: (елап җибәрә) Чынлап та, матурлар (әниләр янына килеп, күлмәкләен карый)  Бик матур буласым килә, безнең урманда кибеттә, парекмахерскийда, матурлык үзәкләре дә юк бит, (тагын да катырак елап) хәттә көзгем дә юк бит ичмасам.

А.б: Кайгырма, безнең кызлар хәзер сине матурлыйлар.

Убырлы: Ура, ура, кая утырыйм, нишлим, әйдәгез тизерәк (урындык алып зал уртасына утыра, убырлыны киендерәләр, мәрҗән тагалар)

УЕН “ӘНИНЕ КИЕНДЕР”

Убырлы: (көзгегә карап шатлана, күлмәген болгап әйләнеп ала) О! Бу мин ме??? 18 кызлар кебек калдым, рәхмәт сезгә балалар. Мин сезгә башка бер начарлыкта эшләмәмен, мин сезгә матур уеннар уйнарга өйрәтәм.

УЕН “ТЁТЯ ВЕСЕЛЧЯК»

УЕН “УЗНАВАЙ СВОЕГО РЕБЁНКА ПО РУКЕ”

УЕН “СОЗДАЙ СВОЮ МАТРЁШКУ”

А.б: Убырлы безнең балалар әбиләргә, әниләргә шигырьләрен өйрәнделәр тыңлап үт әле.

Убырлы: Сөйләгез тыңлыйм мин дә өйгә кайткач әниемә сөйләрмен булыр.

ШИГЫРЬЛӘР.

ҖЫР: ӘБИЕМ –ӘБЕКӘЕМ (Рөстәм Бакиров сүз, Рөстәм Сәрваров муз)

БИЮ: САПАЖОК

Убырлы: (тагын елап җибәрә, борынын итәгенә сөртә, сөртә) Күңелем тулды, минем дә бар бит әнием, күптән күргәнем юк, сагындым. Рәхмәт сезгә тәрбияче апа минем күңелемне күрдегез, куалап җибәрмәдегез. Мин бик усал идем, ә сез мине әниләрне яратырга, акыллы булырга өйрәттегез, шушы якшылыкларыгыз өчен мин сезгә урман күчтәнәче бирәм, апагыз белән төркемегезгә кайткач авыз итәрсез. Миңа китергә вакыт, әниемне бәйрәм белән котлап кайтам. Сау булыгыз балалар.

А.б: Яраткан әниләр, әбиләр сезгә саулык, хәерле гомерләр телибез, менә шушы бүләкләрләребезне чын күңелдән кабул итеп алыгыз. Без сезне бик яратабыз.

Әдәбият.

1.”Туган телдә сөйләшү” аудиоязма ( 3 - 7). Җырлар. Казан. 2012.

2.”Үз җырыбыз булсын әле”. Җыентык. Л.Гыйззәтуллина. 1996. Н. Чаллы.

3.”Нәни өйрәккә – зур бүләк” Аудиоҗыентык. Казан. 2007 ел.

4.”Бииләр итек - читекләр”. Луиза Батыр – Болгари. Аудиоҗыентык.

5.”Ритмическая мозайка”. А.И. Буренина. Аудиозаписи для ритмики ( 3-7). Санкт Петербург.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий утренника к празднику 8 марта.

Сценарий  утренника  к празднику  8 марта  для  детей  младших групп.Дети под музыку входят в зал.Ведущий:...

Сценарий утренника к празднику 8 Марта- "Веселье с Матрешкой"

Конспект сценария может быть использован если отсутствует музыкальный руководитель....

Сценарий утренника к празднику 8 марта "Муха - Цокотуха"

«Муха — Цокотуха». Сценарий праздника 8 Марта...

Сценарий утренника посвященный празднику 8 марта

Роли: Ведущая. Козленок кузя. Антошка,сорока,Лиса,Заяц.весна....

Сценарий утренника, посвященный празднику 8 Марта «8 марта-день чудесный, или как рассмешить Несмеяну»

сценарий предназначен для проведения праздника 8 марта в ДОУ. Яркие персонажи, репертуар соответствующий возрасту детей и игры оставят положительные воспоминания в сердцах воспитанников и их родителей...