“Көзге уеннар”
план-конспект занятия (старшая группа)

Темасы: “Көзге уеннар”.

Максат: Гәүдә төзлегенә игътибар итү, хәрәкәт активлыгын үстерү; балаларда җитезлек, тизлек, олгерлек, күзәтүчәнлек сыйфатлары тәрбияләү; хәрәкәт координациясен, йөрү, йөгерү, сикерү сыйфатларын үстерү. Музыка характерына туры китереп хәрәкәт итүләренә ирешү.

Тәрбия бурычы: Балаларда бер-берсенә дустанә мөнәсәбәт, хөрмәт, ихтирамлылык уяту; башлаган эшне ахырына җиткерергә теләк тәрбияләү. Балаларда мөстәкыйльлек тәрбияләү; бердәм булып эшләргә, гомуми таләпләргә буйсынырга өйрәтү.

Җиһазлау: Сары, кызыл яфраклар, 2 кәрзин, кыршаулар, кеглялар, конуслар, гимнастик эскәмия, дуга, картоннан эшләнгән “түмгәкләр”, балалар санынча  җиләк-җимеш, яшелчә муляжлары.

Бәйрәм чарасы (уеннар, ярышлар, хәрәкәтләр) күңелле көйләр белән үрелеп бара.

Катнашучыларның яшь төркеме: зурлар төркемендәге балалар.

Үткәрү урыны: Физкультура залы.

Үткәрү алымы:   

Экранда бер-бер артлы көзге картиналар күрсәтелә. “Сары яфрак” (Н. Яхина көе, Г. Гариева сүз.) җыры яңгырый.

Музыка астында балалар залга керәләр, тезелеп басалар.

Ф.к. инструкторы: Көз көннәре килеп җитте,

                                   Хушлашабыз җәй белән.

                                   Бөтен җиргә яфраклардан

                                   Алтын келәм җәелгән.                                                           

  – Балалар менә үзенең алтын яфраклары, суык җилләре, яңгырлары белән көз дә килеп җитте. Ләкин һәрбер ел фасылы үзенчә матур.  

Экранда көзге яңгыр.

- Тәрәзә артында- көзге яңгыр. Ә без сезнең белән күңелсезләнеп утырмабыз уеннар уйнарбыз, күңел ачарбыз. Сез ризамы? (Балалар җавабы)

 “Көзге яңгыр “ көе яңгырый.                                                                                                                               -
зал буйлап бер-бер артлы тезелеп бару: “Көзге яфраклардан җиргә келәм җәелгән”;                                                                                                                                                                                 

  • аяк очларында бару, куллар өстә : “ Аяк астындагы гөмбәләрне таптамас өчен, сак кына тар сукмак буйлап барабыз”;
  • үкчәләрдә бару, куллар артта: “Күлләвектә аякларыбызны чылатмыйк”;
  • аякларны тезләрдән югары күтәреп атлау: “ Гөмбәләрне таптамас өчен аякларны югары күтәреп атлыйбыз”;
  • йөгерү: “ Яфракларны җил очыра, бездә яфраклар артыннан йөгерик”;
  • гади атлауга күчү; сулыш алу гимнастикасы .

Экранда яфраклар яңгыры.

  • Балалар карагыз әле, көз безгә үзенең яфракларын бүләк иткән.Әйдәгез без яфраклар белән хәрәкәтләр ясап, биеп алыйк.

“Листик, листик, листопад” җыры яңгырый. Балалар күңелле хәрәкәтләр ясыйлар, бииләр.

  • Булдырдыгыз балалар. Ә хәзер, әйдәгез без сезнең белән бергә күңелле уеннар уйнап, ярышып алыйк.

Балалар ике командага бүленәләр. “Кызыл яфраклар” һәм “Сары яфраклар” командалары.

  • Балалар белгәнебезчә, көз ае яшелчәләргә, җиләк-җимешләргә бик бай. Менә сезгә бирем.

Экранда җиләк-җимеш, яшелчә рәсемнәре күрсәтелә.

1. “Көзге муллыкны җыяр чак җитте”. Балалар берешәрдән яшелчәләрне алып, кеглялар аша йогереп барып, яшелчәләрне кәрзингә салырга тиешләр.

2. “Яшелчәләрне, җиләк-җимешләрне аерып сал”. Яшелчә, җиләк-җимеш муляжлары залның каршы ягында. “Кызыл яфраклар” командасы яшелчә, ә “сары яфраклар” командасы җиләк-җимешләрне генә аерып җыярга тиешләр.

3. “Тәгәрәп китте карбызым”. Һәр командадан берәр уенчы, тупны билгеләнгән урынга тәгәрәтеп бара, тупны кире тәгәрәтеп алып кайта һәм командадагы киләсе уенчыга тапшыра.

4. “Көзге яфраклар”. Каршылыклар аша узып: гимнастик эскәмиядә бару, дуга аша чыгып, балалар кәрзингә үзләренең командаларының төсе булган яфракларны җыярга тиешләр.

 5. “Күлләвектә аякларны чылатмыйк”. “Түмгәкләргә” басып бару.

Инструктор: Афәрин балалар. Сез бик җитез булдыгыз. Әйдәгез әле, без сезнең белән кышка да гөмбәләр җыеп куябыз.

 

Экранда гөмбәләр аланы.

Хәрәкәтле уен “Гөмбәләр”.

Берничә бала кулга-кул тотынышып, түгәрәк ясап басалар. Калган балалар “гөмбәләр”  булып басалар. Түгәрәктәге балалар, такмаклап , түгәрәк буенча әйләнә башлыйлар.

Көзге матур аланда, 

 Гөмбәләр үсә икән. 

Әйдәгез, алыйк әле, 

Кәрзингә салыйк әле. 

Сүзләрне әйтеп бетергәч, кулларын җибәрмичә, өскә күтәрәләр. “Гөмбәләр” күңелле көй астында, түгәрәккә кереп, чыгып уйныйлар. Көй туктауга, түгәрәктәге балалар, кулга-кул тотынышкан килеш, чүгәләп утыралар. Шулай итеп, алар “гөмбәләрне” тотарга, “кәрзингә салырга” тырышалар.

Экранда  “Алтын көз”. 

Инструктор: Афәрин , балалар! Булдырдыгыз. Без сезнең белән бүген бик күңелле уеннар уйнадык. Сез шундый җитез, тапкыр булган өчен мин сезгә бүген шарлар бүләк итәм.

  • Игътибар белән карагыз әле балалар, болар бит гади шарлар түгел. Көзге, яңгырлы  көннәрдә , сез күңелсезләнмәсен өчен, бу шарлар сезгә үзләренең елмаюларын бүләк итәрләр. (Балаларга елмаю ясалган шарлар бүләк итү)
  • Ә хәзергә мин сезнең белән саубуллашам балалар. Саубулыгыз.

“Сары яфрак” җыры астында балалар залдан чыгалар.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hatypova_l.r._-_tn-_minzl.docx20.88 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әтнә районы                                                 мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе                              “Олы Әтнә балалар бакчасы”

                   “Көзге уеннар”

  Зурлар төркемендә физкультура шөгыленнән күңел ачу чарасы.

                            Төзеде:

физик культура инструкторы

Хатыпова Л.Р.

                                                 2021 ел

                              Темасы: “Көзге уеннар”.

Максат: Гәүдә төзлегенә игътибар итү, хәрәкәт активлыгын үстерү; балаларда җитезлек, тизлек, олгерлек, күзәтүчәнлек сыйфатлары тәрбияләү; хәрәкәт координациясен, йөрү, йөгерү, сикерү сыйфатларын үстерү. Музыка характерына туры китереп хәрәкәт итүләренә ирешү.

Тәрбия бурычы: Балаларда бер-берсенә дустанә мөнәсәбәт, хөрмәт, ихтирамлылык уяту; башлаган эшне ахырына җиткерергә теләк тәрбияләү. Балаларда мөстәкыйльлек тәрбияләү; бердәм булып эшләргә, гомуми таләпләргә буйсынырга өйрәтү.

Җиһазлау: Сары, кызыл яфраклар, 2 кәрзин, кыршаулар, кеглялар, конуслар, гимнастик эскәмия, дуга, картоннан эшләнгән “түмгәкләр”, балалар санынча  җиләк-җимеш, яшелчә муляжлары.

Бәйрәм чарасы (уеннар, ярышлар, хәрәкәтләр) күңелле көйләр белән үрелеп бара.

Катнашучыларның яшь төркеме: зурлар төркемендәге балалар.

Үткәрү урыны: Физкультура залы.

Үткәрү алымы:  

Экранда бер-бер артлы көзге картиналар күрсәтелә. “Сары яфрак” (Н. Яхина көе, Г. Гариева сүз.) җыры яңгырый.

Музыка астында балалар залга керәләр, тезелеп басалар.

Ф.к. инструкторы: Көз көннәре килеп җитте,

                                   Хушлашабыз җәй белән.

                                   Бөтен җиргә яфраклардан

                                   Алтын келәм җәелгән.                                                             – Балалар менә үзенең алтын яфраклары, суык җилләре, яңгырлары белән көз дә килеп җитте. Ләкин һәрбер ел фасылы үзенчә матур.  

Экранда көзге яңгыр.

- Тәрәзә артында- көзге яңгыр. Ә без сезнең белән күңелсезләнеп утырмабыз уеннар уйнарбыз, күңел ачарбыз. Сез ризамы? (Балалар җавабы)

 “Көзге яңгыр “ көе яңгырый.                                                                                                                               - зал буйлап бер-бер артлы тезелеп бару: “Көзге яфраклардан җиргә келәм җәелгән”;                                                                                                                                                                                  

  • аяк очларында бару, куллар өстә : “ Аяк астындагы гөмбәләрне таптамас өчен, сак кына тар сукмак буйлап барабыз”;
  • үкчәләрдә бару, куллар артта: “Күлләвектә аякларыбызны чылатмыйк”;
  • аякларны тезләрдән югары күтәреп атлау: “ Гөмбәләрне таптамас өчен аякларны югары күтәреп атлыйбыз”;
  • йөгерү: “ Яфракларны җил очыра, бездә яфраклар артыннан йөгерик”;
  • гади атлауга күчү; сулыш алу гимнастикасы .

Экранда яфраклар яңгыры.

  • Балалар карагыз әле, көз безгә үзенең яфракларын бүләк иткән.Әйдәгез без яфраклар белән хәрәкәтләр ясап, биеп алыйк.

“Листик, листик, листопад” җыры яңгырый. Балалар күңелле хәрәкәтләр ясыйлар, бииләр.

  • Булдырдыгыз балалар. Ә хәзер, әйдәгез без сезнең белән бергә күңелле уеннар уйнап, ярышып алыйк.

Балалар ике командага бүленәләр. “Кызыл яфраклар” һәм “Сары яфраклар” командалары.

  • Балалар белгәнебезчә, көз ае яшелчәләргә, җиләк-җимешләргә бик бай. Менә сезгә бирем.

Экранда җиләк-җимеш, яшелчә рәсемнәре күрсәтелә.

1. “Көзге муллыкны җыяр чак җитте”. Балалар берешәрдән яшелчәләрне алып, кеглялар аша йогереп барып, яшелчәләрне кәрзингә салырга тиешләр.

2. “Яшелчәләрне, җиләк-җимешләрне аерып сал”. Яшелчә, җиләк-җимеш муляжлары залның каршы ягында. “Кызыл яфраклар” командасы яшелчә, ә “сары яфраклар” командасы җиләк-җимешләрне генә аерып җыярга тиешләр.

3. “Тәгәрәп китте карбызым”. Һәр командадан берәр уенчы, тупны билгеләнгән урынга тәгәрәтеп бара, тупны кире тәгәрәтеп алып кайта һәм командадагы киләсе уенчыга тапшыра.

4. “Көзге яфраклар”. Каршылыклар аша узып: гимнастик эскәмиядә бару, дуга аша чыгып, балалар кәрзингә үзләренең командаларының төсе булган яфракларны җыярга тиешләр.

 5. “Күлләвектә аякларны чылатмыйк”. “Түмгәкләргә” басып бару.

Инструктор: Афәрин балалар. Сез бик җитез булдыгыз. Әйдәгез әле, без сезнең белән кышка да гөмбәләр җыеп куябыз.

Экранда гөмбәләр аланы.

Хәрәкәтле уен “Гөмбәләр”.

Берничә бала кулга-кул тотынышып, түгәрәк ясап басалар. Калган балалар “гөмбәләр”  булып басалар. Түгәрәктәге балалар, такмаклап , түгәрәк буенча әйләнә башлыйлар.

Көзге матур аланда,  

 Гөмбәләр үсә икән.  

Әйдәгез, алыйк әле,  

Кәрзингә салыйк әле.  

Сүзләрне әйтеп бетергәч, кулларын җибәрмичә, өскә күтәрәләр. “Гөмбәләр” күңелле көй астында, түгәрәккә кереп, чыгып уйныйлар. Көй туктауга, түгәрәктәге балалар, кулга-кул тотынышкан килеш, чүгәләп утыралар. Шулай итеп, алар “гөмбәләрне” тотарга, “кәрзингә салырга” тырышалар.

Экранда  “Алтын көз”.  

Инструктор: Афәрин , балалар! Булдырдыгыз. Без сезнең белән бүген бик күңелле уеннар уйнадык. Сез шундый җитез, тапкыр булган өчен мин сезгә бүген шарлар бүләк итәм.

  • Игътибар белән карагыз әле балалар, болар бит гади шарлар түгел. Көзге, яңгырлы  көннәрдә , сез күңелсезләнмәсен өчен, бу шарлар сезгә үзләренең елмаюларын бүләк итәрләр. (Балаларга елмаю ясалган шарлар бүләк итү)
  • Ә хәзергә мин сезнең белән саубуллашам балалар. Саубулыгыз.

“Сары яфрак” җыры астында балалар залдан чыгалар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Музыкалы һәм такмаклы уеннар.Музыкальные игры.

Шигьри такмаклы уеннарны балалар бик яраталар, бу төр уеннар, аларның хәрәкәтчәнлеген арттыру белән бергә, сөйләм телен дә үстерә, уен барышында һәммәсенә дә катнашырга мөмкинлек туа. ...

Сөйләм теленә өйрәтүдә коммуникатив уеннар.

Бу мәкаләдә тәрбияченең балаларны сөйләм теленә өйрәткәндә коммуникатив уеннарны ничек куллануы тасвирлана....

"Уеннар аша рәсем ясау"

  Альбом битендә ариентлашу, нокталарны туры сызык белән тоташтыру, гади карандаш белән эшләү күнекмәсен ныгыту, карандашны дәрес итеп тоту, каты итеп кысып тотмаска өйрәтү.  Уйнаган уенны рәсемгә төш...

"Театраль уеннар аша ата-аналар белән эш"(семинарда чыгыш)

Күңел ачулар – каплау (компенсация) характерын йөртә: көндәлек һәм бертөрле тормыш хәлен каплый. Ул баланың тормышында матур момент булырга, аның тәэсирен баетырга һәм иҗади активлыгын үстерергә...

Көзге уеннар

Балалар бакчаларында татар теленә өйрәтү....

Балалар белән уйнар өчен төрле-төрле уеннар

Балалар белән уйнар өчен төрле-төрле уеннар: Аю-бүре, Кап та коп, Җиз бүкән, Алдыр чишмә тамчылый, Кошлар һәм читлек, Яшелчәләр, Майламыйча купмый, Мин качам, син тот, Чыпчык, чык, Буяу сат...