8 март - Әниләр бәйрәме
материал (младшая группа)
Әниләр бәйрәменә багышланган «Кәнфитле агач» исемле бәйрәм сценариясе.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 25.61 КБ |
Предварительный просмотр:
Әниләр бәйрәменә багышланган «Кәнфитле агач» исемле бәйрәм сценариясе.
Алып баручы:(Рузилә). Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз- әниләр, әбиләр, бакчабызның барлык хезмәткәрләре! Сезне барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз! Һәрвакыт шат, сәламәт, бәхетле булыгыз. Балаларның бүгенге чыгышы бәйрәмегезгә бүләк булсын!
”Чәчәкләр белән бию” җыры яңгырый, балалар залга чәчәкләр тотып керәләр һәм түгәрәккә тезелеп басалар. Чәчәкләр белән бию башкаралар.
Җыр: “Чәчәкләр белән бию”
1.Чәчәкләр алдык кулга,
Матур итеп биергә
Карагыз безгә әниләр-
Ничек биибез бергә.
Куш-та: Ля-ля-ля-ля
2.Әй, исә шаян җилләр,
Тирбәтеп чәчәкләрне.
Күрегез безне әниләр
Бик матур нәниләрне.
Куш-та: Ля-ля-ля-ля
3. Түгәрәккә без җыелдык,
Чәчәкләрне без җыйдык
Күрегез безне әниләр-
Нинди бәйләм ясадык.
Куш-та: Ля-ля-ля-ля
Биеп бетергәч балалар чәчәкләрне әниләргә бирәләр. Урыннарына барып утыралар.
Алып баручы:(Рузилә). Бүген без дөньяда иң кадерле булган кешеләр – әниләр бәйрәмен билгеләп үтәргә җыелдык. Әни – җирдә иң газиз, якын кеше. Ул сине тудырган, көйләп бишектә тирбәткән, синең беренче елмаюыңны, тәпи атлап китүеңне күреп шатланган, туган телен яратырга өйрәткән.
Алып баручы:(Энҗе). Әни, ана – бары тик өч хәрефтән генә торган сүзләр үзләрендә күпме наз, йөрәк җылысы, саф мәхәббәт саклыйлар. Әйе, әлеге сүзне әйткән саен күңел йомшара, ишеткән саен дөнья ямьләнә. Әни бит ул җир йөзендә һәркемнең дә иң якын, иң кадерле кешесе.
Алып баручы: (Рузилә)
Көннәр якты булсын өчен, әни кирәк. (Бергә әйтәләр)
Алып баручы: (Энҗе)
Йокы татлы булсын өчен, әни кирәк.
Алып баручы: (Рузилә)
Җил –яңгырдан саклар өчен, әни кирәк.
Алып баручы: (Энҗе)
Усаллардан яклар өчен, әни кирәк.
Алып баручы: (Рузилә)
Ашлар тәмле булсын өчен, әни кирәк.
6 бала: (Энҗе)
Дөнья матур булсын өчен, әни кирәк!
Г.Ралина.
Бүген әниләр бәйрәме,
Бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.
Рәфинә:
Сегодня мы нарядные,
Красивые, опрятные
Пришли на праздник мамы
И дружно всех поздравим.
Раяз:
Әнием минем ягымлы
Көлеп тора күзләре
Авыр чакта ярдәм итә
Әниемнең сүзләре.
А.Ралина:
Әни” – диеп язып куйдым
Яңа яуган ак карга.
Таптамагыз, һич ярамый
Әни сүзен таптарга
Әмир:
Мама, так тебя люблю,
Что не знаю прямо!
Я большому кораблю
Дам названье “Мама”.
М.Әминә:
Һәр кешегә әни кирәк
Ә әнигә кем кирәк?
Әниләргә без кирәк
Якты аяз көн кирәк.
Рәнис:
Белые ромашки
Маме подарю
Мамочку родную
Очень я люблю
Рамина:
Син, әнием, минем өчен
Бу дөньяда бер генә
Елмайганда йөзләреңнән
Бар өйгә нур бөркелә.
Самина:
Мы желаем нашим мамам,
Никогда не унывать
С каждым годом быть все краше
И поменьше нас ругать.
Айша:
Много мам на свете,
Всей душой их любят дети.
Только мама есть одна,
Всех дороже мне она,
Кто она? Отвечу я:
Это мамочка моя!
Самир.
Күмәкләшеп без дуслар
Җырлап алыйк, әйдәле.
Котлы булсын, гөрләп торсын
Әниләрнең бәйрәме.
Раяна:
Мама, мама, мамочка.
Я тебя люблю.
Я тебе веселую
Песенку спою.
Җыр: «Мин әнигә булышам»
1.Мин энигэ булышам
Табак савыт юышам-2тап.
Чистартып савыт сабаны
Ышкафларга куешам- 2тап.
2.Мин энигэ булышам
Урын жирлэр жиешам- 2тап.
Голлэргэ сулар да сибэм
Мин энигэ булышам- 2тап
3.Мин энигэ булышам
Идэннэрне юышам- 2тап.
Кондэ шулай бик тырышып
Мин энигэ булышам- 2тап.
Балалар урыннарына утыралар.
Алып баручы:(Рузилә).
Бәйрәм бүләксез булмый ул.
Барыгыз да беләсез.
Балаларның тырышканын
Хәзер менә күрерсез!
Алып баручы:(Энҗе).
Безнең бакчада килеп чыкты
Бер искиткеч могжиза!
Аны үстерде сөю белән
Безнең бала-чага.
Алып баручы:(Рузилә).
Я, ә бүген шундый хәл!
Карагыз монда, әниләр,
Һәр ботакта, сөлкенеп,
Үсеп тора...
Балалар: Кәнфитләр!
Алып баручы кәнфитле агачтан япманы алалар.
Алып баручы:(Энҗе). Хөрмәтле әниләр, сезгә балаларның бүләге ошадымы?
Әниләр: Әйе!
Алып баручы:(Рузилә). Бу гади гына кәнфитләр түгелдер, берсен алып карыйк әле. Кәнфитле агач янына бара. Шул вакытта Карлсон килеп керә.
Карлсон: (Альбина).
Шат күңелле Карлсон мин,
Кәнфитләрне яратам.
«Жжжж» итеп, очып йөрим.
Исәнмесез балалар!
Балалар: Исәнмесез!
Карлсон: (Альбина). Таныш булыгыз, мин иң таза, чибәр, чәчәк аткан чагындагы егет Карлсон булам, түбәдә яшим. Кәнфитләр исен сизеп, монда очып килдем.
Алып баручы:(Энҗе). Карлсон, бу кәнфитле агачны безнең балалар бәйрәм көненә үстерделәр.
Карлсон: (Альбина). Мин дөньядагы бөтен кәнфитләрне ашап карадым инде, ләкин шундый тылсымлы кәнфитләрне беркайда да күрмәдем. Балалар, сезнең бәйрәмегездә калырга ярыймы?
Балалар: Әйе!
Карлсон: (Альбина). Рәхмәт! Алайса, беренче кәнфитне тизрәк өзеп алыйк әле.
Алып баручы:(Рузилә). Әйдәле, булыш миңа!
Карлсон кәнфитне өзә һәм алып баручыга бирә.
Алып баручы:(Рузилә).
Бу кәнфиттә яшеренгән
Бер музыкаль бүләк.
Чыгыгыз монда кызлар,
Биегез бергәләп!
Кызлар сәхнәгә чыгалар һәм төзелеп басалар. Бал кортлары биюе.
1 кыз – В.Әминә:
Өй эшләре бигрәк тә күп,
Һич кенә юк буш чагым.
Чү! Кычкырып сөйләшмәгез,
Йоклаганда курчагым
2 кыз-Айдинә:
Йорт эшләрен бетерүгә,
Курчагым да уяныр.
“Минем кызым уңган”,- диеп
Әнием дә куаныр.
Алып баручы:(Рузилә). Әйе, бик дөрес. Әниләр дә куаныр, әтиләр дә куаныр. Балалар безнең бит күптән түгел әтиләребезнең дә бәйрәме булып узды. Әйдәгез әле аларны да котлап бер җыр җырлап үтик.
Җыр: “Солдатлар”
1.Бабай да солдат булган,
Әти дә солдат булган.
Зур абый да, солдат булып,
Ил чикләрендә торган...
2.Кече абый солдат булып
Кайтты быел яз гына,
Мин үзем дә солдат булам,
Үсим генә аз гына.
Карлсон: (Альбина). Нинди сюрпризлы кәнфитләр икән болар! Тизрәк икенчесен өзеп алыйк.
2 алып баручы икенче кәнфитне өзә. Ачып, укый.
Алып баручы:(Энҗе). Ә бу кәнфиттә табышмак!
Кем сезгә бияләй бәйли,
Кызык әкият сөйли,
Ял көнне коймак пешерә,
Аның исеме ...
Балалар: Әби!
Алып баручы:(Энҗе). Бик дөрес. Безнең балалар дәү әниләрен дә котлап китсеннәр әле.
Х.Әминә:
Әниемнең әнисе
Әбием була минем.
Әби генә түгел ул
Ул минем дәү әнием
Милена:
Минем әби бик әйбәт
Гел көлеп кенә тора.
Балакаем, дип әйтеп,
Сөеп, иркәләп тора.
Без әбине яратабыз,
Ул да безне ярата.
Безнең әбидән дә әйбәт
Кем бар икән дөньяда
Алтынай:
Маму очень я люблю,
Ей привет горячий шлю!
Но не только ей одной,
А и бабушке родной!
Данияр:
Өебезнең нуры бит син
Рәхмәт яусын үзеңә.
Бәхетле без, әбекәем,
Син булган өчен генә.
Алып баручы:(Рузилә).
Өйдә аны һәммәбез
Яратабыз, сөябез:
- Син бик кадерле безгә,
Озак яшә, – диябез.
Җыр: “Минем әби”
1.Әбием күзлек кия,
Чәчләренә ак кунган.
Бер көндә соңга калмый,
Иртүк тора йокыдан.
Куш-та
Әбекәй, алтыным,
Минем иң якыным.
Яратам, яратам
Мин аны!
2.Минем әби энемне
Бәй- бәй итә, пәп итә.
Ул йокыдан торганда,
Мәмие пешеп җитә.
Куш-та.
3.Ул мине дә үстергән,
Апамны да пәп иткән.
У л хәзер пәп иттерми,
Апам шул буйга җиткән.
Җырдан соң балалар урыннарга утыралар.
Азиз:
Әни пәрәмәч пешерә
Вак итеп, тәмле итеп.
Без табында чәй эчәбез
Бергәләп тәмле итеп.
Самат:
Мин дә булышам әнигә
Пәрәмәчләр ясарга.
Үзең эшләгәч, тәмле ул-
Кирәк эшләп ашарга!
Алып баручы:(Энҗе). Матур итеп сөйләдегез малайлар. Сез әниләргә генә булышасызма? Әтиләргә дә булышасызма соң?
Балалар: Булышабыз.
Алып баручы:(Энҗе) Булышсагыз, бер биеп тә күрсәтәсезме малайлар?
Малайлар башкаруында бию.
Карлсон: (Альбина) . (Өченче кәнфитне өзеп)
Ә бу кәнфит тә тылсымлы! .........................................................
Алып баручы:(Энҗе). (Кәнфитне алып)
Кәнфиттән тәмле исләр килә,
Ашыйсым килеп китте.
Әйдәгез әле балалар
Чыгыгыз монда кашыклар белән!
Балаларыбыз сезгә хәзер кашыклар белән җырлы бию башкарып үтүләр.
Балалар сәхнәгә чыгалар. “Кашыклар белән бию” җырын башкаралар.
1.Кулга кашык алдык без,
Түгәрәккә бастык без.- 2 тап.
Куш-та
Кашыклар, кашыклар,
Кулларда бии алар.-2 тап.
2.Без биибез тып та тып,
Кашыкларны уйнатып.-2 тап.
3. Бик күңелле бәйрәмдә
Кашыклар бии кулда.-2 тап.
Алып баручы:(Рузилә).
Ә бу кәнфит югары ботакта,
Аны алуы бик кыен.
Карлсон: (Альбина)
Мин аны өзеп бирәм, (кәнфитне ачып)
Монда яшеренгән уен!
Әниләр, сез утырып арыгансыздыр инде. Әйдәгез уен уйнарга!
Уен: “Балаңны бакчага җый”.
Карлсон: (Альбина). Безнең тылсымлы агачта соңгы кәнфит калды, нәрсә, нәрсә икән анда?
Алып баручы:(Энҗе). (Кәнфитне алып) Ә бу кәнфиттә – язның иң матур, иң гүзәл күренеше, назлы чәчәкләр, кояш ничек елмая.
Әниләр, дәү әниләр, апаларыбыз, хәзер балалар сезнең өчен бииләр!
Балалар башкаруында “Туплар белән бию”. Карлсон да балалар белән бии.
Карлсон: (Альбина) Эх, онытым, бүген Фрейкен Бок исемле апамны да 8 март бәйрәме белән котлыйсы иде. Ә минем аңа бирергә бүләгем дә юк.
Алып баручы:(Рузилә). Карлсон, кайгырма! Безнең менә нинди матур чәчәкле кәрзин бар.
Алып баручы:(Энҗе). Балалар, бу кәрзинне Карлсонга бирәбезмә?
Балалар: Әйе!
Карлсон: (Альбина) Рәхмәт сезгә, балалар! Сез шундый игелекле икән! Шулай дус, матур итеп яшәгез, әниләрегезне тыңлагыз. Ә миңа китәргә вакыт җитте, Фрекен Бок янына ашыгам. Аны шундый матур чәчәкләр бик шатландырыр дип уйлыйм! Саубулыгыз, балалар, саубулыгыз кунаклар!
Кунаклар: Саубулыгыз!
Алып баручы:(Энҗе).
Биюченең итәкләре
Бии-бии кыскара.
Биючегә сүз әйтмәгез
Бии–бии остара.
Хөрмәтле әниләребез, дәү әниләребез, әйдәгез әле бергәләп балаларыбыз белән биеп алыйк.
Әниләрнең балалар белән биюе.
Алып баручы:(Рузилә).
Сезгә булган безнең хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә.
Шатлык һәм куаныч, зур бәхетләр
Юлдаш булсын сезгә гомергә.
Гомер юлларыгыз озын булсын,
Матур тормыш аны бизәсен.
Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,
Авырлыклар мәңге килмәсен.
Алып баручы:(Энҗе) Ә хәзер балаларыгыз саф мәхәббәт, назлы сөю белән ясаган бүләкләрне кабул итеп алыгыз!
Музыка яңгырый. Балалар өстәлдән бүләкләрен алалар һәм әниләренә бүләк итәләр.
Алып баручы: (Энҗе).
Хөрмәтле дәү әниләр, әниләр! Әниләр көненә багышланган бүгенге кичәбез ахырына якынлашты. Сезнең барыгызга да кояштай озын гомер, гаилә бәхете, нык сәламәтлек телибез. Рәхмәт сезгә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Март – утро года». Приметы Марта
Март – утро года. Хотя и сердитым бывает, снегами да морозцем оборачивается, но весной пахнет. Ярко краснеют на белом снегу ветви вербы. На них чинно сидят серебристо-серые мохнатые «барашки». Призывн...

Сценарии 8 марта для дошкольников 8 марта в ДОУ.
Праздник отмечается в заранее украшенной комнате, где приготовлены сидячие места для бабушек и мам. Включается музыка, на небольшую сцену выходят 3 танцевальные пары, танцуют. Затем выходят остальные ...

Праздники с родителями. День 8 Марта "Ладушки - ладошки" Конспект развлечения «Ладушки - ладошки» к международному женскому дню 8 Марта» для младшей группы
Содействовать созданию обстановки общей радости, хорошего настроения, любви и нежного отношения к матери; поддерживать стремление детей к импровизации. Показать значимый для ребенка образ мамы....

8 Марта - праздник мам. Сценарий праздника 8 Марта для детей подготовительной группы детского сада
Данный материал может быть рекомендован для проведения праздника 8 марта в подготовительной группе детского сада....

"Солнышко будили" (сценарий утренника 8 марта во II младшей группе)_март 2016
Прошли метели и морозы, и пусть ещё далеко до первых весенних цветов, природа просыпается от зимнего сна... Но, почему "не просыпается, и не улыбается солнце"? А идём его будить?!...

Сценарий праздника 8 марта для детей младшей группы "День восьмое марта-праздник наших мам!"
Сценарий праздн ика 8 марта для детей младшей группы детского сада " День восьмое марта-праздник наших мам!"...

