“Бердәм эшлибез, дус яшибез”
рабочая программа (подготовительная группа) на тему

CАХАПОВА ГУЛЬНАРА САЛИХОВНА

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеген оештыруда ата-аналар белән бердәм эшчәнлек программасы

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ata-analar_beln_berdm_eshchnlek_programmasy._-_kopiya.docx37.01 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан республикасы Тукай районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе “Таңбатыр” балалар бакчасы

“Бердәм эшлибез, дус яшибез”

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеген оештыруда ата-аналар белән бердәм эшчәнлек программасы

Тәрбияче:

 Сахапова Гөлнара Салих кызы

Бердәм эшлибез, дус яшибез.

1.Программаның паспорты

Тулы исеме

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеген оештыруда ата-аналар белән бердәм эшчәнлек программасы “Бердәм эшлибез, дус яшибез”

Максат

Ата-аналар һәм педагогларның мәктәпкәчә яшьтәге балаларның интеллектуаль үсешен һәм тәрбия эшен оештыруда  инегралләштерү хисабына бердәм эшчәнлек моделен булдыру.

Бурычлар

  1. Гаиләдә балалар тәрбияләү эшчәнлеген системалаштыру.
  2. Гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне өйрәнү.
  3. Ата-аналар белән эшчәнлектә традицион булмаган эш формалары һәм алымнар куллану.
  4. Ата-аналарның педагогик һәм психологик белемнәрен күтәрү өчен шартлар тудыру.

Норматив  документлар

  • РФ белем бирү турындагы законы;
  • Мәктәпкәчә тәрбия Концепциясе”;
  • “Балалар хокуклары турындагы Конвенция”;
  • РФ гаилә Кодексы;
  • МБМББУ “Таңбатар” балалар бакчасы Уставы;
  • МБМББУ “Таңбатар” балалар бакчасы үсеш программасы;
  •  Балалар бакчасы һәм ата-аналар арасындагы килешү;
  • РФ Конституциясе

Заказ бирүчеләр

Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе “Таңбатыр” балалар бакчасы; ата-аналар

Программаны төзүче

МБМББУ “Таңбатыр” балалар бакчасы тәрбиячесе Сахапова Гөлнара Салих кызы

Көтелгән нәтиҗә

1.Ата-аналар һәм балалар бакчасы эшчәнлегендә бердәмлек булу.

2.Балаларга тәрбия һәм белем бирү үсешендә ата-аналар һәм педагоглар  бертигез дәрәҗәдә катнашучылар булалар.

3.Бер-береңә карата уңай мөнәсәбәттә булу,аңлашып, килешеп эшләү.

4.Тәрбия эшен бердәм, системалы булуы, педагогик һәм психологик белемнәрнең үсеше югары булуы.

2. Кереш.

Балалар бакчаларында мәкәпкәчә яшьтәге балаларга тәрбия һәм белем бирү программалар эшчәнлеге  тормышка ашырылганда, педагоглар төрле алымнарга таянып эш итәләр. Никадәр генә эзлекле, эчтәлекле эш алып барылсада,  буыннардан –буыннарга таралган тәрбия чаралары, аларның бакчалар тормышында кулланылуы,  ата-аналар белән бер фикердә булып, заман таләпләренә җавап бирердәй бурычларны чишеп, тәрбия эшчәнлеге алып барылмаса, тәрбия эшенең сыйфаты да бик сай булыр.

Бүгенге көндә Федераль дәүләти белем бирү стандартына нигезләнеп биш белем бирү өлкәсе аерылып күрсәтелә:

1.Социаль – коммуникатив үсеш.

2.Танып- белү үсеше.

3.Сөйләм үсеше.

4.Нәфис-нәфәсәти үсеш.

5.Физик үсеш.

Кайсы гына белем бирү өлкәсе бурычларын алсак та, ата- аналар авторитеты, гаилә традицияләре сакланышы, буыннар арасындагы бәйләнеш,  беренче урынга баса. Чөнки, беренчел тәрбияне бала гаиләдә ала. Максатчан, программаларга таянып тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеге бакчада дәвам итә. Бу очракта ата - аналарның бар эштә дә хәбәрдәр булуы кирәк. Бәйрәмнәр, әңгәмәләр үткәрү белән генә чикләнеп, чын заман таләпләренә җавап бирердәй шәхес тәрбияли алмаячакбыз икәне билгеле. Бүгенге көндә мөстәкыйль рәвештә фикер йөртердәй, үз-үзенә ышанучан  балалар тәрбияләү, аларга чын шәхес итеп карау таләбе килеп баса.

Ата-аналар балалар өчен беренче педагоглар. Физик, интелектуаль, әхләки тәрбиягә нигезне беренчеләрдән булып ата-аналар салырга бурычлы. Тәрбиячеләр шул юнәлештә эшчәнлекне дәвам итүчеләр. Бу очракта ата-аналар белән бердәм эшчәнлек тыгыз элемтәдә булу һәм үзара ышанычка юнәлтелгән.

Һәр гаиләнең үз проблемалары, балалар тәрбияләүдә үз авырлыклары туа. Шунлыктан киңәш бирүләр, тәрбия алымнары, бар гаиләгә дә бер төрле була алмый.

Әлеге программа төрле яшьтәге катнаш төркемдә тәрбияләнүче балалар психологиясен исәпкә алып төзелгән. Ниндидер чаралар бар төркемнәр   өчен дә күмәк була алса, кайбер очракта төркемчәләрне аерырга, бары тик шул төркем балаллары  белән генә эш итү каралган. Үсү тәртибендә эш төрләре катлауландырыла, максатлар да тулырак итеп куела.

3. Балалар бакчасы һәм гаиләнең бердәм эшчәнлеге нигезендә түбәндәге прициплар ята:

  • Балаларны тәрбия һәм белем бирүдә ата-аналар һәм педагоглар партнёрлар булып торалар;
  • Белем  һәм тәрбия өлкәсендәге максат һәм бурычларны бер фикердә булып кабул итү;
  • Ата – аналар һәм педагоглар тарафыннан балаларга карата ышаныч белдерү, хөрмәт итү, ярдәм күрсәтү;
  • Ата-аналар һәм педагогларның бердәм эшчәнлеген даими рәвештә анализлау, нәтиҗә ясау;
  • Ата-аналар белән эшчәнлек алып баруда максатчан, эзлеклелек, системалылык.

4. Ата-аналарның эшенә бәя бирү төрләре:

- Администрация исеменнән рәхмәт хатлары тапшыру;

- Уку елы азагында “Үрнәк гаилә”, “Иң актив әти - әниләребез” номинациясендә бүләкләү;

- Гаиләләр турында вакытлы матбугатка язып чыгу;

- Тәрбия алымнарын коференцияләрдә чыгыш ясап тәкъдим итү: “Безнең гаилә традицияләре”;

- “Үрнәк алыйк” гаиләләр дуслыгы, тәрбия алымнары  турында стенд эшләү.

5.Программада каралган чаралар:

Ата-аналар белән беренче дәрәҗәдә үткәреләсе чаралар:

  1. Гаиләнең социаль паспортын булдыру. (Кушымта №1)
  2. Ата-аналарның педагогик белем дәрәҗәсен ачыклау максатыннан анкета сорауларына җавап бирү, анализ. (Кушымта №2)
  3. Гаиләдә балалар тәрбияләүдә социаль - педагогик факторларны ачыклау, анализлау.
  4. Милли культураны ачыклау максатыннан гаиләнең милли составын, төрле милләт халыкларына карата мөнәсәбәтен ачыклау, анализлау.(Кушымта № 3)
  5. Ике теллелекне өйрәнүгә карата ата-аналарның фикерләрен ачыклау. (НРК,УМК почмакларының мәгълүмати яктан ата – аналарга методик ярдәм торышын ачыклау) (Кушымта №4)
  6. Тест үткәрү “Сез нинди әти - әни?”
  7. Әти-әниләр өчен сорау-җавап. (балалар бакчасы эшчәнлегенә карата фикерләрен ачыклау)

6.Тәрбиячеләр белән беренче дәрәҗәдә үткәреләсе чаралар:

  1. Сорау-җавап: “Минем эшәнлегемдә уңай һәм тискәре яклар” (ата-аналар белән аралашуда.)
  2. Ата-аналар белән күмәк очрашып аралашуга үзанализ.

7.Балалар бакчасы тарафыннан гаиләдә тәрбия эшчәнлеген оештыруга юнәлтелгән бурычлар системасы:

Этаплар

Оештыру - җитәкчелек итү характерында

Оештыру- мәгълүмати  характерда

Эшчәнлек төре, эчтәлек.

Диагностика

- Норматив документлар белән таныштыру;

- Гаиләнең тәрбия чараларын оештыруында педагогик ярдәм күрсәтү максатыннан диагностика материалларын әзерләү.

Эшне оештыру төрләрен сайлап алу.

Ата-аналарның педагогик яктан компитентлылыгын  өйрәнү максатыннан диагностика материалларын өйрәнү, анализлау.

                Практик

Яшь әти-әниләр өчен түгәрәк өстәл артында очрашулар оештыру.

Мәгълүмати материаллар булдыру. Иң яхшы гаиләләрнең тәрбия өлкәсендәге тәҗрибәләре белән танышу.

Бердәм чаралар (педагог  - бала – ата-ана), семинарлар, педагоглар, табиблар,төрле һөнәр ияләре белән берлектә киңәшәмәләр үткәрү.

Гоммүмиләштерү

Методик материаллар, программаларның эчтәлеген тулыландыру.

Мәгълүмати материалларда эзлеклелек, системалылык булдыру.

Методик материалларга өстәмәләр, тәкъдимнәр әзерләү.

8.Ата-аналар белән эш юнәлешләре:

Юнәлешләр

Төп бурычлар

Эш төрләре

Ата-аналарның педагогик яктан белемнәрен үстерү.

Ата-аналарның педагогик компитетлылыгын үстерү.

Ата-аналар җыелышлары, лекцияләр, әңгәмәләр, консультацияләр,семинарлар.

Ата-анларны балалар бакчасы тормышына җәлеп итү.

Шартлар тудыру хисабына, балалар бакчасы эшчәнлеген планлаштыруда, үтәлешендә ата-аналарның аналарның активлыгын үстерү.

Ярышлар, конкурслар, катнаш бәйрәмнәр, ачык ишекләр көне, түгәрәкләр.

Ата-аналарның психолого –педагогик белемнәрен үстерү:

Мәгълүмати характерда

Өйрәтү характерында

Балаларның яшь үзенчәлекләре белән танышу.

Сәламәтлекне ныгутуга багышланган чаралар белән таныштыру;

Укыту-тәрбия процессының алымнары белән таныштыру.

Эш күнекмәләре булдыру;

Балалар эшчәнлеге белән җитәкчелек итү; сөйләм телен үстерү, физик һәм психик яктан сәләмәтлекләрен ныгыту, Кызыксынучанлыкларын үстерү, баланы шәхес буларак үстерү.

Ата-аналар белән эшчәнлектә алгоритм булдыру:

  1. Беренче очрашуда дустанә мөнәсәбәтләр булдыру, ышаныч тудыру.
  2. Баланы кабатланмас шәхес буларак тәрбияләү, аны фикеренә дә колак салу хакында әңгәмә кору.
  3.  Бала тәрбияләүдә бердәм максат кую. Ата-аналарның тәрбия алымнары белән танышу. Дөрес булмаган фикерләрне дә тыңлау, кире какмау, үз тәкъдимнәрен дә кертү, аларны берләштерергә тәкъдим итү.
  4. Бердәм максат һәм бурычларны билгеләү.
  5. Индивидуаль якын килү.Тәрбияче үзенең педагогик яктан өсен булуын түгел, ә ярдәм максатыннан фикерләрен җиткерә, хаталарны төзәтә.
  6. Бердәм эшчәнлеккә анализ ясала.

          Өлкәннәрнең бала белән аралашу моделе:

Өлкәннәрнең аралашу ысулы

Баланың үз-үзен тотышы

Нәтиҗәлелек

Баланың теләкләрен кабул итү;

Яшь үзенчәлекләрен исәпкә алу;

Баланы шәхес буларак кабул итү;

Тыңлаучанлык;

Ирекле фикер йөртү;

Әдәплелек;

Уңышсызлыклардан курку юкка чыга;

Таныш булмаган эш барышында югалып калмавы;

Аралашучанлыгы.

Педагоглар һәм ата-аналарның бердәм башкарыласы эш төрләре:

Ата-аналар һәм педагогларның бердәм эшчәнлеге

Педагог, балалар һәм ата-аналарның бердәм эшчәнлеге

Ата-аналар җыелышы

Ачык ишекләр атналыгы

Конференцияләр

Түгәрәкләр

Тематик күргәзмәләр

Бәйгеләр

Әңгәмәләр

Бәйрәм –кичәләр

Педагогик киңәшмәләр

Күргәзмәләр

Күчмә папкалар

Гаилә бәйгеләре

Ата –аналар мәктәбе

Төркемне җиһазлау

Семинарлар

Ярышлар

Ата-аналар комитеты

Газета чыгару

Өйләрдә булу

Мәйданчыкны җиһазлау

Бәхәс - киңәшмәләр

Альбомнар ясау

Түгәрәк өстәл

Атрибутлар ясау

Мәгълүмати стендлар

Гаилә гәҗите булдыру

Буклетлар

Проект эшчәнлеге

Экскурсияләр маршрутын ясау

Гаилә театры

Сайт эшчәнлеге

Гаилә календаре булдыру

  1. Белем бирү өлкәләре буенча максатчан эш:

Белем бирү өлкәсе

Белем бирү эшчәнлеге

Ата-аналар белән эшчәнлек  

1

Танып –белү үсеше

Танып –белү

Бәйгеләргә әзерлек, катнашу аша балаланың интеллектуаль үсешен үстерү, бакчада һәм гаиләдә өстәмә чаралар.

2.

Сөйләм үсеше

Матур әдәбият

Коммуникатив

Шәхси әңгәмәләр үткәрү, бергәләп әкиятләр кичәсе, китап укулар үткәрү.

3.

Социаль – коммуникатив үсеш

Куркынычсызлык

Социалләштерү

Хезмәт

Балалар тәрбияләүдә туган кыенлыкларны, ситуацияләрне чишү. Ата-аналарның куркынычсызлык чаралары турында хәбәрдәр булулары.

4.

Физик үсеш

Сәламәтлек

Физик культура

Балаларны чыныктыруда яңа чаралар белән таныштыру.

5.

Нәфис – нәфәсәти үсеш

Иҗади сәнгать

Музыка

Гаиләләрне чыгышлар ясарга җәлеп итү, бәйгеләргә катнаштыру.

  1. Көтелгән нәтиҗә:

Ата-аналарның педагогик күзлектән чыгып үз эшләренә, балаларның психолгик халәтенә, үсешенә дөрес бәя бирүләре .

Бакча тормышының, тәрбиячеләр алып барган эшнең системалы икәнен аңлап, әти-әниләрнең педагогик процесска кушылулары, даими рәвештә үз белемеңне күтәрү өстендә эшләү ихтияҗлыгы барын аңлап эш итү.

Гадәти булмаган эш формалары кулланып, әти-әниләрне балалар бакчасы тәрбия һәм белем бирү эшчәнлегенә җәлеп итү сыйфаты күтәреләчәк. Педагоглар, балалар, ата-аналар арасындагы дустанә, ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштырыла. Программага эшеннең нәтиҗәлелегенә карап, әти-әниләрнең психолого-педагогик белемнәрендә үсеш дәрәҗәсе югары булачак, ата - аналар авторитеты үсә.

Кушымта №1

Гаиләнең социаль – демографик паспорты

Балаланың фамилиясе ............................................................................

Исеме, әтисенең исеме.............................................................................

Туган көне, елы.......................................................................................

Балалар бакчасы (№, исеме)...................................................................

          Тәрбиячеләр............................................................................................

Баланың яшәү урыны адресы .................................................................................................................

Телефон...................................................................................................

Әнисенең Ф.И.О......................................................................................

Эш урыны...............................................................................................

Һөнәре.....................................................................................................

Белеме.....................................................................................................

Әтисенең Ф.И.О......................................................................................

Эш урыны...............................................................................................

Һөнәре.....................................................................................................

Белеме.....................................................................................................

Бала кем белән яши:

Әти-әнисе белән

Бары тик әтисе белән

Бары тик әнисе белән

Башка туганнар белән

Башка гаилә әгъзалары турында мәгълүмат:

Ф.И.О.

Туганлыкны дәлилләү

Туган көне

Тулы яше

Эш, уку урыны

1.

2.

3.

4.

Баланың яшәү шартлары.........................................................................

Паспорт тутырылу вакыты......................................................................

Кушымта №2

Анкета

(Ата-аналарның педагогик яктан белем дәрәҗәсен ачыклау)

1.Педагогик белемнәрне кайдан аласыз:

- тормыш тәҗрибәсе;

- тәрбияче киңәшләрен тыңлыйм;

- әдәбият укыйм;

- вакытлы матбугат ярдәм итә.

2.Нинди тәрбия чаралары үтемлерәк дип уйлыйсыз:

- мәҗбүр итү;

- мактау;

-таләп итү;

- аңлату;

- өйрәтү;

- үз үрнәгеңдә.

3.Балага шелтә белдерү, тәнкитләүнең кайсысы кулайрак:

- физик җаза;

- куркыту;

- йөз, күз белән канәгатсезлек белдерү;

- сүз белән ачулану;

- күңел ачу чараларын тыю.

Кушымта №3

                                               Гаиләләрнең милли составы

Баланың исеме фамилиясе, туган көне.

Милләте (әти-әни рөхсәте белән)

Әтисенең исем, фамилиясе

Милләте

Әнисенең исем, фамилиясе

Милләте

 

 

                                                Кушымта №4

Хөрмәтле әти-әниләр! Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеген дөрес оештырганда сезнең фикерләрегез, ярдәмегез, без –педагоглар өчен бик тә  мөһим. Сорауларга чын күңелдән җавап бирүегезне сорыйбыз.

  1. Татарстан Республикасында ике теллелек булуга сез ничек карыйсыз?_________________________________________________
  2. Балагызның рус теле өйрәнүнә сез ничек карыйсыз?

               ___________________________________________________________

  1. Сез рус телендә ирекле аралашашасызмы, рус телендә сөйләшү сезгә уңайлы мы?___________________________________________
  2. Рус телендә аралашуга ихтияҗ бармы?_________________________
  3. Балагызның ирекле рәвештә рус телендә сөйләшүен телисезме? __________________________________________________________
  4. Балагызның башка милләт балалары белән аралашуына ничек карыйсыз?______________________________________________
  5. Балагызның нинди мәктәптә укуын телисез:

- татар гимназиясендә_________

- рус мәктәбендә______________

- башка телле мәктәп __________

           8.   Балагыз белән өйдә күбрәк нинди телдә аралашасыз? __________

           9. УМК (укыту методик комплекты) турында сез беренче тапкыр кемнән яки кайда ишететтегез?______________________________________

            10. Балалар бакчасында Идел буе халыклары уеннарын өйрәнүгә ничек карыйсыз?__________________________________________________

            11. Гаиләгездә нинди милли бәйрәмнәрне яратып каршылыйсыз?_________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

             12. Гаиләгез белән яратып укыган китапларыгыз? ___________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

Безенең белән аралашып, ярдәмләшеп яшәүегез өчен зур рәхмәт!

Хәерле көннәр телибез!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект развлечения"Без яшибез дуслык илендә"

Конспект развлечения для старшей группы...

Проект "Бердәмлек"

Туган ил аның күп милләтле республика булуы, башкаласы Казан шәһәре, дәүләт бәйрәмнәре турындакүзаллауларын формалаштыру....

Авазларны ныгытуда тәрбияче һәм логопедның бердәм эшчәнлеге

Методические рекомендации по организации совместной работы логопеда и воспитателя...

Уртанчылар төркеме өчен бердәм белем бирү эшчәнлеге конспекты Тема: «Белмәмеш белән сәяхәт»

Мәктәпкәчә  белем бирү   муниципаль       бюджет учреждениесегомүми  үсеш  төрендәге 3 нче “Ләйсән” балалар бакчасы    Уртанч...

“Спорт белән дус яшибез!” чарасының сценарие.

Бу шөгыльдә сүз спорт, саләмәтлек турында бара....

“Бердәм эшлибез, дус яшибез”

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеген оештыруда ата-аналар белән бердәм эшчәнлек программасы...

Публикация "Без онытмыйча яшибез".

Публикация "Без онытмыйча яшибез"....