Буклет по нравственному воспитанию
материал
Буклет по нравственному воспитанию на татарском языке.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 940 КБ |
Предварительный просмотр:
Ата-ана, бала, балалар бакчасы.
Әйтәсе килгән сүзләр...
Бала күңеле – нәфис ак кәгазь,
Әле бит ул каләм күрмәгән,
Әле беркем аның күңелендә
Тылсымлы эз салып йөрмәгән.
Дөнья аңа – яңа яуган ак кар
Тели бала барын аңларга,
Тәүге юлны бала күңеленә
Ана тиеш үзе язарга.
Балага белем һәм тәрбия бирү – иң кыен, иң четерекле эш. Ул гасырлар буе шулай булган һәм киләчәктә дә шулай булыр. Ул мәңгелек мәсьәлә. Бер генә ата-ана да бала тәрбиясен читләтеп үтә алмый. Һәркайсыбыз бу гаятъ җаваплы эшнең ачысын-төчесен татырга мәҗбүр.
Әхлак тәрбиясе
“Әхлакый тәэсир итү – тәрбиянең төп бурычы ул”
(К.Д.Ушинский)
Һәр ата-ана баланың киләчәге турында уйлый, аның бәхетле булуын тели.
- Балагызга, үзегезгә бала вакытта бирелмәгән иркәләү, назлау, игътибарлык, теләктәшлек итү, аның “балалык” проблемаларын аңлау кебек тәрбия элементларын бирергә тырышыгыз.
- Тугрылык һәм намуслылык тәрбияләү – әхлак тәрбиясенең иң мөһим якларыннан берсе. Балаларны яшьтән үк дөресен сөйләргә өйрәтергә кирәк.
- Балалар алдында чамалап сөйләшергә, үзеңне тота белергә кирәк. Балаларны тәрбиясез анекдотлардан, тупас сүзләрдән, йогышлы авырудан яки салкын тиюдән саклаган кебек үк сакларга кирәк.
- Иртә белән балагыз йокыдан уянган вакытта хәерле иртә теләгез. Көнегезне кисәтүләр белән түгел, ә күтәренке рух белән башлагыз.
- Ата-ана, балалар бакчасы һәм мәктәп бердәм эшләгәндә генә, бердәм таләп булганда гына балага дөрес тәрбия биреләчәген онытмагыз.
- Баланың язмышы өчен ата-аналар бертигез җаваплы икәнлекләрен аңлап эш итсәләр, тәрбия нәтиҗәле булыр. Хәтта, берегезнең хәрәкәтен икенчегез ялгыш дип тапса да, үзегезнең фикерегезне бала алдында, нәкъ шул минутта, ачыктан-ачык ярып салмагыз. Сабыр итегез.
- Узара ихтирам итешкән гаиләләрдә бала тәрбияләүдә беркайчан да каршылыклар килеп чыкмый.
Татар халык мәкальләрендә яшь буынны тәрбияләү буенча үзенчәлекле милли яклар белән бергә барлык кешелек өчен хас булган гомуми фикерләр чагыла. Мәкальләрнең төп сыйфаты булып кешеләргә әхлак тәрбиясе бирү тора.
- Яхшы сүз җанга рәхәт,
Яман сүз җанга җәрәхәт.
- Кечегә шәфкать итеп юл бир,
Олыга хөрмәт итеп кул бир.
- Ата-ананы тыңлаган – адәм булган,
Тыңламаган – әрәм булган.
- Ата-анасына игелек күрсәтмәгән,
Олыгайгач үзе дә игелек күрмәс.
- Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне.
- Тату туганнар таштан койма корганнар.
- Яхшы холык дошманыңны дус итә.
Мәшһүр галимебез Риза Фәхретдиннең “Бала чакта алган тәрбияне соңрак бөтен дөнья халкы үзгәртә алмас” дигән сүзләрен һәр ата-ана үз йортында барысына да күренеп торган урынга алтын хәрефләр белән язып куйсын иде.
Кыл яхшылык кешеләргә -
Кеше булыйм дисәң.
Авыр булыр өсләреңә
Гөнаһ туны кисәң.
Аера бел ак-караны,
Начар юлда йөрмә.
Яхшы белән явызлыкны
Берүк бутый күрмә.
Шатландыр син, ярдәм кылып,
Ялгыз әбиләрне,
“Үскәнем” дип, “матурым” дип
Юат нәниләрне.
Кеше булып яшим, дисәң,
Бул син кешелекле.
Бәхетле көн итим, дисәң,
Бул син иеглекле!
Гаиләдә һәм балалар бакчасында
әхлак тәрбиясе
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Буклет "Патриотическое воспитание как важная составляющая духовно-нравственного воспитания детей"
Патриотизм - это ощущение ценности, необходимости для жизни каждого человека его включения в большую индивидуальность народа или, с другой стороны - инстинкт самосохранения народной индивидуальности....
Буклет Духовно - нравственное воспитание ребенка "Вырастим хорошего человека!"
Духовно – нравственный портрет ребенка*Добры...

Буклет "Роль нравственного воспитания в семье."
laquo;Ребенок – зеркало семьи;как в капле воды отражаетсясолнце, так в детях отражается нравственная чистота матери и отца»...

Буклет по патриотическому воспитанию "Роль семьи в нравственно-патриотическом воспитании дошкольников"
Буклет по патриотическому воспитанию "Роль семьи в нравственно-патриотическом воспитании дошкольников"...

Буклет Экологическое воспитание- составная часть нравственного воспитания
Буклет Экологическое воспитание- составная часть нравственного воспитания...

Буклеты для родителей: «Экологическое воспитание-составная часть нравственного воспитания»
Буклеты для родителей: «Экологическое воспитание-составная часть нравственного воспитания»...



