"Җырлап күңел ачабыз"
методическая разработка (подготовительная группа)

Музыкально-развлекательное мероприятие

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы  Алабуга муниципаль  районы

17 нче номерлы  “Ромашка” балалар бакчасы” муниципаль  бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

“Җырлап күңел ачабыз”

(татар теле ана теле булган балалар белән әзерләнгән кичә)

Әзерләделәр: татар теле тәрбиячесе Тазеева Г. А., музыка җитәкчесе Ибрагимова А.З.

Максат һәм бурычлар:  туган (татар теле) телнең көчен, моңын, матурлыгын балаларга җиткерү;  милләтебез, туган телебез – татар теле белән горурлану хисләре, әдәплелек тәрбияләү.

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Ике алып баручы чыга.

1 алып баручы:

 Туган телемдә сөйләшеп

Яшим мин туган илдә.

“Туган ил” дигән сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә.

Иң изге хисләрне мин

Туган телдә аңлатам.

Шуңа күрә туган телне,

Хөрмәтлим мин яратам.

2 алып баручы:          

Халкым теле – хаклык теле

Аннан башка минем илем юк!

Илен сөймәс кенә телен сөймәс –

 Иле юкның гына теле юк.

Милләтемнең гасырлардан килгән

Истәлекле гадәтләре бар.

Күркәм гадәтләрне яшәтүче

Олуг телем – татар теле бар.

1 алып баручы: 

Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар!

Менә сез дә килеп җиткәнсез.

Безнең бакчабызның шау тормышын

Күреп китик әле дигәнсез.

2 алып баручы: Исәнмесез кадерле кунаклар! Хәерле көн! Без бүген сезгә  “Җырлап күңел ачабыз” дип аталган җырлы-биюле кичә тәкъдим итәбез. Бу кичәдән соң сезнең күңелләрегез күтәрелеп, йөзләрегез тагы да балкыбрак китәр. Шуны әйтеп үтәргә кирәк,  концертта бары тик, ана теле - татар теле булган балалар гына чыгыш ясый.

1 алып баручы: Бәйрәмебезне «Көз» җыры  белән 2 кечкенәләр төркеме балалары ачып җибәрә.

2 алып баручы: Статистикага күз салсак. Бакчабызга барлыгы 127 бала йөри, шуларның:

 49 –татар

52-рус

24-катнаш гаиләләр

1-удмурт

1-төрек милләтеннән. Шуңа да карамастан без дус-тату  яшибез, эшлибез, уйныйбыз һәм дә күңел ачабыз.

1 алып баручы: 

“Зәңгәр яулык” – матур бию,

Ул осталыкны сорый.

Дуслар, биегән вакытта

Кул чабып тормый булмый.

  «Шаян кызлар» төркеме башкаруында  «Яулыклар белән бию» (зурлар төркеме)

2 алып баручы: Безнең балаларыбыз моңлы җырлыйлар да, сикереп-сикереп бииләр дә . Шулай үк матур итеп  шигырьләр дә сөйлиләр. Сезнең тарафка уртанчылар төркеме гүзәлен Әминәне  чакырабыз. Ул сезгә “Көзге матурлык” шигырен сөйләячәк.

 1 алып баручы:

Сыздыр әле гармуныңны,

Күңеллләргә үтеп керерлек.

Аңа кушылып бер җыр сузыйк әле,

Йөрәкләргә дәва булырлык.

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары башкаруында җыр «Көзге миләшләр»

2 алып баручы:

Биюченең итәге

Бии бии кыскара.

Биючегә сүз әйтмәгез,

Бии бии остара.

Каршы алыгыз “Сөмбелә чибәре-2018” конкурсының “Иң шаян сөмбелә чибәре” номинациясенең җиңүчесе Усманова Азалия. “Алтын балык ” биюе. Ярдәм итәләр Ибрагимова Гүзәл һәм Мубаракшина Наилә.

1 алып баручы: Хәрмәтле кунаклар, әйдәгез сезнең белән бераз уйнап алабыз. Мин сезгә татар халык мәкальләре укыйм, әмма аның бер сүзен төшереп калдырам. Сез шул сүзне белергә тиеш буласыз.

1. Кем эшләми, шул  ашамый.

2. “Саф һава-тәнгә дәва.

3. Әти-әни чын дустым.

4. Эш кешене төзәтә-ялкаулык боза.

5. Җәй эшләсәң, кыш ашарсың.

6. Ашаганда колагың селкенеп торсын, эшләгәндә йөрәгең җилкенеп торсын.

7. Үз анасын зурлаган, кеше анасын хурламас. 

8. Ана күңеле балада, бала күңеле далада.

9. Үги үз булмый, колак күз булмый.

10. Ялкау шәкертнең китабы керләнми.

Уртанчылар төркеме кызлары Рамина, Камилә, Ралина башкаруында җыр “Җиләк җыям бүләккә”

2 алып баручы: Туган тел. Һәркем өчен дә газиз сүз ул. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән алыштырылмый торган “әни”, “әти”, “әби”, “бабай” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Туган үскән ил, җирнең якынлыгын , Ватанның газизлеген без әвәл шушы тел ярдәмендә тоябыз. Шагыйрьләребезнең матур-матур шигырьләрен ятлап, куанабыз. Сезнең тарафка Усманова Азалияне чакырабыз.  Нәфис сүз “Әниемә”

 1  алып баручы:

Якын дуслар җыелганнар

Ял итәр өчен бүген.

Иң матур биючеләрне,

Биетми мөмкин түгел!

Сәхнәбез түрендә мәктәпкә әзерлек төркеме кызлары.  “Көзге могҗиза”биюе.

 2  алып баручы:

Көн артыннан көн үтә,

Ай артыннан ай үтә.

Әле генә алтын көзләр иде

Ап-ак карлы салкын кыш җитә.

Чынлыкта да дуслар, алтын яфракларны кыштырдатып атлаган сукмаклардан кар шыгырдатып үтәбез. Көзнең соңгы көнендә аны зурлап озатыйк эле.

Зурлар төркеме балалары башкаруында “Көзләр килә, көзләр”

1 алып баручы: (Гараева Илүсә Идрис кызы)

 Татар теле минем, туган телем,
Сөйләшүе рәхәт ул телдә.
Шул тел белән көйлим...
Шул тел белән сөйлим
Милләттәшем булган һәркемгә.

Татар теле минем, туган телем,
Бәхетем ул, сүнмәс шатлыгым.
Шул тел белән уйлыйм,
Шул тел белән җырлыйм,
Тоям аның һәрчак сафлыгын.

Татар теле минем, туган телем,
Изгелекләр тулы бу телдә.
Аны якын күреп,
Сөйләшүдән сөеп
Тыя алмый мине беркем дә.

Татар теле минем, туган телем,
Саклый аны батыр милләтем.
Әби-бабам теле,
Ата-анам теле,
Күңелем тулы аңа хөрмәтем. 

2 алып баручы: 

 Җырлыйк дуслар, җырлыйк әле,

Җырлапп ачыла күңел.

Җырлап ачылмаган күңел,

Мәңге ачылачак түгел.

1 алып баручы:   Җыр бит ул халыкның иң киң таралаган, иң хөрмәтле иҗат җимеше, кеше күңелендәге хисләрнең матур яңгырашы, яктыртылышы.

Җыр “Иң якын кешем” Башкаралар Камалова Рүзинә, Залялова Ләйлә, Исмагилова Илвина  (мәктәпкә әзерлек төркеме).

2 алып баручы:

Татар халкының баш киемнәре дә гаять үзенчәлекле. Борын-борыннан ирләр өйдә түбәтәй кияргә яратканнар. Тик керәшен татарларында гына, христиан динен кабул иткәннән соң, ислам атрибуты дип каралган түбәтәй аларның кием комплексыннан төшеп калган.

Көнлеккә  кия торган түбәтәйләрне карарак төстәге тукымадан, ә бәйрәмнәрдә кияр өчен затлырак тукымалардан (ефәк, бәрхет, парча) эшләгәннәр. Байлар, сәүдәгәрләр энҗеле яки алтын-көмеш җепләр, укалар белән чигелгән түбәтәй киюне дәрәҗәгә санаганнар.

1 алып баручы:

Бигрәк матур түбәтәе,

Энҗе бөртекләр белән.

Алар монда килгән икән,

Чын әкият иленнән.

Уртанчылар төркеме тәрбиячесе Рәзинә Хаҗи кызы Фаизова мастер-класс бирә «Бизәкле түбәтәем»

2 алып баручы:

Бию бит ул, дусларым,

Витамин кебек алар.

Күңелләрне үстерә,

Йөрәкләргә ял бирә.

Зурлар төркеме балалары башкаруында шаян бию - “Лизгинка”                

 1 алып баручы: Күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар, Җәлилләр нигез салган, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, моабитның таш диварлары эчендә дә тынмыйча, калын стеналарын тишеп чыгып, бөтен дөньяга яңгыраган, утларга - суларга салсалар да, чукындырсалар да, ассалар, киссәләр дә исән калган, иң-иң  кимсетүләргә   дә түзгән, сынмаган сыгылмаган, баш имәгән татар теле! Бүгенге кичәне сиңа багышладык.

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Уйнап, җырлап үсәбез". Непосредственная образовательная деятельность по развитию связной речи через поэзию у детей дошкольного возраста.

Во время этой деятельности дети побывают в гостях у кошки, у зайца, поиграют с ними в разные игры. Они узнают очень многое об этих животных, в том числе, и о том, что кошка - домашнее животное, а заяц...

Биеп-җырлап үсәбез

Музыкальное развлечение с детьми для родителей...

“Җырлап-биеп уйныйк әле”

Мәктәпкә әзерлек төркемендә әниләр бәйрәме...

“Җырлап-биеп уйныйк әле”

Газиз аналарга мәхәббәт, игътибарлы мөнәсәбәт, шәфкатьлелек тәрбияләү һәм аларның олы зат булуына төшендерү.Балаларның фикер йөртү сәләтләрен, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү. Әниләрне бакч...

"Кышын күңел ачабыз"

Кыш көне балалар төрле күңелле уеннар уйнарга яраталар.Шунлыктан презентация эшләдем....