23НЧЕ ФЕВРАЛЬ ВАТАННЫ САКЛАУЧЫЛАР КӨНЕНӘ БАГЫШЛАНГАН СПОРТ БӘЙРӘМЕ КОНСПЕКТЫ
материал

Бурычлар: 23нче февраль-Ватанны саклаучылар көне турында танып белергә үйрәтү. Якын туганнар белән кызыклы уеннарда катнашу теләге уяту. Ихтияр көче, сабырлык, кыюлык, уен кагыйдәләрен үтәү сыйфатларына ирешү. Ватанны саклаучылар көненә карата хөрмәт тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dok_5.docx14.32 КБ

Предварительный просмотр:

23НЧЕ ФЕВРАЛЬ ВАТАННЫ САКЛАУЧЫЛАР КӨНЕНӘ БАГЫШЛАНГАН СПОРТ БӘЙРӘМЕ КОНСПЕКТЫ

Бурычлар: 23нче февраль-Ватанны саклаучылар көне турында танып белергә үйрәтү. Якын туганнар белән кызыклы уеннарда катнашу теләге уяту. Ихтияр көче, сабырлык, кыюлык, уен кагыйдәләрен үтәү сыйфатларына ирешү. Ватанны саклаучылар көненә карата хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау: Һәр командага эмблемалар, кышаулар, ике кубик,туплар, шнур 4-5 метр, скакалкалар, ике аркан, капчык, теннис таягы, куык.

Алдан үкәрелгән эш: шигерләр, мәкалләр, уен сүзләрен өйрәнү. Уен өчен җиһазлар әзерләп кую.

Зал бизәлгән әтиләр кереп залга утыралар, балалар музыка тавышына керәләр(балалар хәм әтиләр физкультурный формадан)

Күнел ачу чарасынын барышы:

Алып баручы:

Кәдерле әтиләр, бабайлар, абыйлар һәм башка килгән кунаклар! Сезне барчагызны да 23-нче февраль Ватанны саклаучылар көне уңаеннан кайнар котлыйбыз. Сезгә озын гомер, ныклы сәләмәтлек, җан тынычлыгын телибез. Балаларның, оныкларыгызның игелеген күреп озак яшәгез.

1 бала:

Бүген балалар бакчасында

Шундый рәхәт, күңелле

Чөнке кунак булып безгә

Әтиләребез килде.

2 бала:

Әтиләр илнең терәге,

Гайләнең йөрәге.

Авырлыкларга бирешми

Әтиләрнең беләге.

3 бала:

Әле ярый сез бар җирдә

Безнең иң ныклы терәк.

Бәхетебез тулы булсын

Сез безгә шундый кирәк.

4 бала:

Әниләр белән бергәләп

Озын-озак яшәгез.

Шатлык килсен өйебезгә

Кайгы-хәсрәт күрмәгез.

5 бала:

Сезнең йөргән юлларыгыз

Яшел утлардан торсын

Сугыш, кан кою булмасын, әтиләр исән булсын.

Тәрбияче: хөрмәтле әтиләр, бүген сез бәйрәмебезнең иң кәдерле, иң хөрмәтле кунаклары. Җир йөзендә һәр бер бала әти дип әйтсен, әти канатты астында үссен иде. Һәр бала әтинен ңылы карашын тоеп, тәләпчән ныклы сүзен ишетеп, дус-тату гәйләнен әти икәнен сизеп яшәсен иде...

Ә һәзер ярышларны башлыйбыз.

Жюри агъзәләре белән танышу.

Алып баручы:

Беренче команда “Йолдыз”

Карагыз менә йолдыз,

Ул безне сәләмли Урааааа

Икенче команда “Җилкән”

Диңгезләрдән, дулкыннардан

Җилкән астында йөздек.

Ә хәзер менә килеп җиткәч, без сезгә сәләм бирдек.

Командирлар бер-берсен сәләмли

1 бирем. Парлап кыршау эченә кереп, кубикны әйләнеп узырга хэм кыршауны алдагы парга бирергә.

2 бирем. Бала хәм әти кулга кул тотынып бер аякта сикерәләр.

3 бирем. Әти хэм бала бер-берсенә туп биреп йөгерәләр.

4 бирем. Капчык киеп йөгерү

5 бирем. Балалар , әтиләр бер команда да аркан тартышалар.

6 бирем. “Гусеница” сыман утырып кубикны әйләнеп узалар.

Жюри йомгаклоу ясый, бүләкләр тапшырыла.

Тәрбияче: Хөрмәтле әтиләр, бабайлар, абыйлар! Безнең бәйрәм кичәсенә килгәнегез һәм безнең ярышларда катнашып активлык күрсәткәнегез өчен сезгә зур рәхмәт. Сезнең эшегездә, тормышыгызда зур уңышлар ирешеп яшәвегезне теләп калабыз. Безнен чара ахырына якынлашты,

Әле тагын очрашырбыз,

Ә хәзергә хушыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә сценариясе

Сценарий утренника посвященный ко Дню защитников отечества на татарском языке...

Зурлар төркемендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм иртәсе.

Сценарий праздника, посвященного дню защитника Отечества в старшей группе, на татарском языке....

Сценарий праздника " Ватанны саклаучылар көне"

Рәхмәт СЕЗГӘ исән калганнар, мәңге хәтердә һәлак булганнар!...

Ватанны саклаучылар көне

Сценарий праздника в подготовительной к школе группе....

Ватанны саклаучылар көненә багышланган күңел ачу кичәсе

Развлечение детей с папами, посвященное Дню защитника Отечества....