Габдулла Тукай һәр йөрәктә
методическая разработка (подготовительная группа)

Бүген безнең бакчабызда бәйрәм, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне!

Бар күңеллелек бөтен дөньяда,

Бар бер ямь бүген.

Нәрсәдән бу, мин беләм:

Бәйрәм бүген,бәйрәм бүген...

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gabdulla_tukay_hr_yorkt.docx29.47 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы

МББУ "Зөя бистәсе гомуми үсеш бирүче "Ләйсән" балалар бакчасы"

«Габдулла Тукай һәр йөрәктә»

Гыймадиева Гөлнара Гыйльфан кызы

югары квалификацион категорияле тәрбияче

2026 ел

Максат: балаларны Г.Тукай иҗатына җәлеп итү.

Бурычлар:

Г.Тукай иҗаты турында балаларның белемнәрен гомумиләштерергә; Г.Тукай әсәрләренә карата кызыксыну, мәхәббәт тәрбияләргә;

балаларда игелеклелек, ярдәмчеллек, намуслылык, туган якның табигатенә һәм мәдәниятенә Г.Тукай әсәрләре ярдәмендә сакчыл мөнәсәбәт формалаштырырга;

Балаларда кызыксынучанлык, иҗади сәләтлелек, танып белү активлыгы, коммуникатив күнекмәләр үстерергә.

Беренчел эш:

Г.Тукай тормышы белән танышу;

Г.Тукай әсәрләрен уку;

Г.Тукайның әсәрләрен драматизацияләү;

Г.Тукай әсәрләре буенча балалар эшләре күргәзмәсен оештыру.

Җиһазлар: музыка үзәге, Су анасы өчен тарак, 2 баш яулыгы, урындык, уен өчен өстәл, балалар эшләре күргәзмәсе өчен өстәл, балта, түбәтәй, калфак, сарык битлеге, сандык.

Рольләр: алып баручы - тәрбияче, Су анасы, Акбай, әби, кәҗә, сарык, малай, әни.

Катнашучылар: тәрбиячеләр, балалар, балалар бакчасы хезмәткәрләре.

Залның бизәлеше: Г.Тукай портреты, авыл йорты, агачлар, чәчәкләр, күпер, елга.

Тәрбияче: Бүген безнең бакчабызда бәйрәм, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне!

Бар күңеллелек бөтен дөньяда,

Бар бер ямь бүген.

Нәрсәдән бу, мин беләм:

Бәйрәм бүген,бәйрәм бүген...

Татар халык биюе.

Тәрбияче: Габдулла Тукай 1886 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасының Арча районы Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә туа. Нәни Алуш ятимлектә үсә. Аның башта әтисе, аннан әнисе үлеп китә. Шулай Габдулла әле бер абыйларда, әле икенче абыйларда яши. Артык тамак булып килеп кергән малайны бер җирдә дә куанып каршы алмыйлар. Габдулланың бала чагы Кырлай дигән авылда Сәгъди абзый гаиләсендә үткән. Боек шагыйребез безгә күп кенә шигырьләр, әкиятләр язып калдырган.

Бәлки, әкияттәге, шигырьдәге булган кайбер геройлар безгә үзләре кунакка да килеп китерләр әле!

Әби керә.

Әби: Исәнмесез балалар! Хәлләрегез ничек? Мин бу матур өйдә яшим. Балалар, карагыз әле, нәрсә бу? (Каршыда торган сандыкка тертеп күрсәтә.)

Балалар: Сандык.

Әби: Бәлки, ачарбыз да анда нәрсә бар икәнен карарбыз?

Сандыкта әби-бабайлар узләре өчен кадерле булган әйберләрне саклыйлар, алар минем халкымда күптәннән дан тота инде.

(Әби түбәтәй күрсәтә). Менә бу түбәтәй.

(Әби калфакны күрсәтә). Менә татар хатын-кызының баш киеме калфак. Ә башымдагы калфагымны алтын җеп белән үзем чиктем.

Әби: Балалар, ә сез уйнарга яратасызмы? Мин "Түбәтәй" дигән бер уен беләм.

Кагыйдәләрне аңлата. ("Түбәтәй" — татар халкының иң популяр, күңелле җырлы-биюле уены. Катнашучылар түгәрәккә баса, милли көй астында түбәтәйне бер-берсенә бирәләр. Музыка туктагач, түбәтәй кемдә калса, ул уртага чыгып җырлый, бии, шигырь сөйли яки санамыш әйтә.)

Музыка яңгырый, Кәҗә белән Сарык керә.

Кәҗә: Кая эләктек без? Сарык агай, монда ниндидер бәйрәм бара?

Сарык: Әйе шул бәйрәм! Бүген татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне!

Кәҗә: Исәнмесез, кадерле кунаклар! Без сезгә кунакка буш кул белән килмәдек, ә менә шушы тылсымлы капчык белән килдек. Балалар, әйдәгез әле без Габдулла Тукай әкиятләрен искә төшерик.

(Капчыктан тарак, балта, сарык битлеге чыгаралар).

Нинди әкияттән әлеге тарак? "Су анасы"

Нинди әкияттән балта? "Шүрәле".

Кайсы әкияттән бәрән башлыгы? “Кәҗә һәм сарык”.

Кәҗә белән Сарык: Балалар, ә хәзер без сез өйрәнгән шигырьләрне тыңларга телибез.

Балалар шигырьләр сөйли.

;Туган тел"

2. "Гали белән кәҗә"

3. "Бала белән күбәләк"

4. "Бишек җыры"

Кәҗә: Рәхмәт, балалар! Шигырьләр дә беләсез икән. Шагыйрь истәлеген хөрмәтлисез.

Музыка уйный. Акбай керә.

Акбай: һау-һау-һау! Балалар бакчасына килдем!

һау-һау-һау! Нәни дусларымны күрергә!

һау-һау-һау! Бәйрәм белән котларга, уеннар уйнарга!

Тәрбияче: Балалар, ә сез таныдыгызмы, кем соң бу?

Балалар. Акбай

Тәрбияче: Әйе! Ә нинди шигырьдән килгән ул безнен яныбызга?

Акбай: Сезне күрүемә мин шундый шат! Мин сезнең янга бергә бәйрәм итергә килдем.

Тәрбияче: Акбай, без синең белән дус булырга телибез. Без хәтта синең турыда шигырь дә өйрәндек, тыңла әле.

"Кызыклы шәкерт"

Чишмә чылтыраган тавыш килә. Су анасы керә. Алтын тарак залдагы бер балада була.

Су анасы: Урлап китте малай тарагымны,

Алтын иде минем тарагым.

Бу гамәлен аның мактый алмыйм,

Алсын иде инде сабагын.

Урлашу бит яхшы һөнәр түгел,

Сез, балалар, шуны белегез.

Кәкре куллы кеше бик тә начар,

Туры юлда гына йөрегез.

( Ишек артыннан әнисе белән малай күренә. Әнисе улын тарта.)

Малай: Теләмим, бармыйм!

Әни: Яхшы эшләмәгәнсең. Кеше тарагын алгансың икән, кире бир!

Су анасы: Менә, менә минем алтын тарак!

Малай: Мәгез тарагыгызны алыгыз, ә мине гафу итегез.

Башка кеше әйберен алмаска сүз бирәм.

Малай таракны Су анасына китереп бирә.

Тәрбияче: Су анасы, син малайга үпкәләмә. Әйдә балаларны матур алтын тарагың белән уйнап ал әле.

Су анасы: Әйдәгез уйныйбыз, таракны кем беренче табып алыр икән?! Билгеле инде балалар тарагымны кире бирерләр дип уйлыйм.

«Алтын таракны тап" уены. (һәр төркемнән 2 бала чыга, уен 3 тапкыр кабатлана.)

(Ике бала чакырыла. Күзләрен бәйләп, өстәлгә артлары белән борырга, җитәкләп икесен ике якка 3 – 4 адым атлаталар, кире борылып, әкрен генә өстәл янына килеп, таракны капшап табып алырга кирәк. Кем беренче таба, шул җиңүче була.)

Тәрбияче: Рәхмәт сиңа, Су анасы, бик кызыклы уен.

Су анасы: Карагыз әле минем бармакларымда матур матур йөзекләр бар. Йөзек салыш уенында уйнап алыйк әле.

Татар халык уены «Йөзек салыш”.

(Уйнаучылар урындыкларга тезелешеп утыралар. Берсе «Сафия» итеп сайланган була. Ул аларга каршы урындыкта утыра. Тәрбияче кулына йөзек алып, баягы утырган уйнаучыларның барысының да кулларына салып чыккан кебек итеп йөреп чыга, тик берсенә генә салып калдыра. Аннары урындыктагы баладан:

— Кемдә йөзек, Сафия? — дип сорый.

Уйнаучылар бар да йөзек үз кулларында кебек итенеп, Сафияне саташтырырга тырышалар. Сафия берсенең исемен әйтә. Дөрес әйтсә, йөзек чыккан кешенең урынына барып утыра да, йөзек чыкканы хәзер йөзек салырга тиеш була. Инде башта йөзек салган кыз үзе хәзер Сафия булып, каршыларына утырып, йөзек табарга кала. Белмәсә, ул урында утыра бирә. Озакка китсә, аңар җәза биреп, җырлар җырлаталар яки башка берәр эш эшләтәләр).

Тәрбияче: Кадерле балалар һәм тәрбиячеләр! Бәйрәмебезне Г.Тукай сүзләренә язылган «Туган тел» җыры белән тәмамлыйбыз.

"Туган тел" җыры


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия по развитию речи:"Габдулла Тукай в наших сердцах".

Это занятие систематизирует знание детей о творчестве Габдуллы Тукая, совершенствует навыки выразительного чтения стихотворений, вызывает у детей радость от участия на занятии, воспитывает интерес к т...

"Воспитательное значение произведений Габдуллы Тукая"

Сообщение для воспитателей по развитию у дошкольников нравственных качеств и любви к произведениям Г.Тукая и в связи с его 125 летием....

Габдулла Тукай әсәрләренең балалар тәрбияләүдә әһәмияте.

Бу чыгышында тәрбияче Г.Тукай әсәрләренең балалар тәрбияләүдә әһәмияте турында бәян итә....

Интеллектуальная игра по творчеству Габдуллы Тукая: «Знатоки Тукая».

Интеллектуальная игра  для  проведения  с  педагогамипо  творчеству  Габдуллы Тукая:   «Знатоки  Тукая»....

"Звезда по имени Тукай" в рамках родительского клуба "Дружим с книгами Габдуллы Тукая всей семьей"

Повышение эффективности работы по приобщению детей и родителей к творчеству Габдуллы Тукая....

"Звезда по имени Тукай" в рамках родительского клуба "Дружим с книгами Габдуллы Тукая всей семьей"

Повышение эффективности работы по приобщению детей и родителей к творчеству Г. Тукая....