Плоскостопие у детей
консультация (средняя группа) по теме

Мазитова Резида Ильгизаровна

Консультация для родителей на тему: "Плоскостопие у детей"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ploskostopie_u_detey_statya.doc27.5 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное дошкольное образовательное учреждение.

Детский сад № 6 “Незабудка”

Консультация для родителей:

“Плоскостопие у детей”

(на татарском языке)

                                                                         Подготовила:

                                                                         воспитатель 1кв. категории

                                                                         Мазитова Резида

Набережные Челны

2013 год.

Баламда “аю табаны”.

Нәрсә соң ул “аю табаны”?! Ул нидән барлыкка килә? Һәм аны дәвалап буламы? Соңгы вакытларда безгә шуның ише сорауларны еш ишетергә туры килә. Әйе, яссы табанлылык (аю табаны) булудан җәфаланучылар саны әкренләп арта бара. Ул яңа туган балада да, өлкән яшьтәге кешедә дә булырга мөмкин. Шулай да, бу чир күбрәк хатын-кызларда очрый. Авыр күтәрү, тазару, биек үкчәле, кысан аяк киеме кию – барысы да шуңа китерә. Әмма моның сәбәбе бер ул гына түгел. Балаларга, яшүсмерләргә, шул исәптән өлкәннәргә дә, физик тәрбиянең җитенкерәмәве, аз хәрәкәтләнү, сәламәтлеккә зыян китерә торган эшләрдә эшләү, начар туклану кебек тискәре күренешләрнең нәтиҗәсе тора-бара аяк табанына “төшә”.

Яссы табанлылык билгеләре үзен озак вакытлардан соң гына сиздерә. Гадәттә ул астыртын бара. Шуңа күрә баштагы мәлдә балалар аяк табаны авыртуга зарланмыйлар. Ләкин ата-ана аны сизеп алуга ук табибка – балалар ортопедына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Иң мөһиме – чирне вакытында кисәтү икәнлеген онытмыйк. Югыйсә, авырту табан астында гына калмый, аяк балтырына, ботка, тез башларына ук менә. Бил, баш сызлый башлый. Дөресен әйткәндә, өлкән кешеләрнең фәкать 20-30 проценты гына бу чирдән азат. Калганнарында төрле үзгәрешләр күзәтелә. Һәм ул төрлечә чагыла: бер кешедә авырту сизелер-сизелмәс кенә булырга мөмкин; икенчесе исә табан астының түзә алмаслык булып сызлавыннан зарлана. Мондый кешенең йөреше дә бөтенләй башкача була. Ул аксый, әвеш-тәвеш килә... Озак йөргәндә авырту тагы да көчәя. Ял иткәннән соң гына басыла төшә.

Яссы табанлылыкны дәвалап буламы, дип сорыйлар. Билгеле була инде. Моның өчен балага, тәүге адымнарын атлап киткән көннән башлап, дөрес физик тәрбия бирү зарур. Өстәвенә, даими рәвештә аяк гигиенасы үткәрергә, мөмкин кадәр азрак йөрергә, йөргәндә аяк табанының тышкы ягына катырак басарга кирәк. Аяк киеменең табанына махсус ясалган олтырак – супинатор җәелә. Яссы табанлы кешеләр өчен аяк киеме һәм олтырак шәхси заказ буенча эшләнә.

Шулай итеп, физиотерапия һәм гимнастика күнегүләрен даими рәвештә куллану чирне туктатып калырга ярдәм итә. Әгәр дә гәүдәнең авырлыгын киметү, аяк мускулларын көчле һәм түземле итү чарасын күрмәсәк, дәваланып йөрүләребез юкка чыгарга мөмкин.

 Аяк киеме, ел фасылына карап, һаваны җиңел үткәрә торган күннән эшләнергә һәм эластик табанлы булырга тиеш. Нәниләр өчен дә ул шулай. Табанны”җәелеп” китүдән саклауның бердәнбер тәэсирле ысулы – ул махсус аяк киеме. Балага аны беренче адымнарын атлап китүгә үк кидерәләр. Мускулларны ныгыту, дөрес йөрү, аяк гигиенасы һәм чирне кисәтүнең башка шундый мөһим алымнары ортопед киңәше буенча эшләнгән аяк киемен киеп йөргәндә генә үзенең уңай нәтиҗәсен бирә.

                                                                                             “Сөембикә” журналыннан

                                                                                                2002 ел, №1        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Профилактика осанки и плоскостопия у детей дошкольного возраста.

   В последние годы все реже встречаются практически здоровые дети. Наиболее часто встречаются патологии нервной системы, опорно-двигательного аппарата, патологии дыхательной си...

Профилактика плоскостопия у детей

Консультация для родителей...

Плоскостопие у детей, виды, причины и профилактика плоскостопия

Различают продольное и поперечное плоскостопие.Если в какой-то из «арок» происходит спад, вызванный ослаблением мышц, то нагрузка перемещается на другие точки, которые начинают испытывать избыточное д...

Советы родителям для профилактики плоскостопия у детей. КОМПЛЕКС УПРАЖНЕНИЙ ДЛЯ ПРОФИЛАКТИКИ ПЛОСКОСТОПИЯ

Ребенку необходимо как можно больше двигаться. Малоподвижный образ жизни приводит к общему ослаблению организма, недостаточному развитию кровеносной и дыхательной систем, нервному истощению, деформаци...

Консультация для родителей "Игровые упражнения для предупреждения развития плоскостопия у детей." Вместе с мамой, вместе с папой. Плоскостопие.

Игровые упражнения для предупреждения развития плоскостопия у детей. Вместе с мамой, вместе с папой.Плоскостопие....

Советы родителям для профилактики плоскостопия у детей. КОМПЛЕКС УПРАЖНЕНИЙ ДЛЯ ПРОФИЛАКТИКИ ПЛОСКОСТОПИЯ

Ребенку необходимо как можно больше двигаться. Малоподвижный образ жизни приводит к общему ослаблению организма, недостаточному развитию кровеносной и дыхательной систем, нервному истощению, деформаци...