Сәламәт тәндә - сәламәт акыл!
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

Фазылзянова Гульнар Гусмановна

 

Максат: сәламәт яшәү рәвеше турында күзаллауларын баету, начар гадәтләрнең организмга тискәре йогынтысы турында  мәглүмать бирү, балаларның әхлак, эстетик һәм иҗади сәләтләрен үстерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл slamt_tnd-_slamt_akyl.docx16.9 КБ

Предварительный просмотр:

Сәламәт тәндә - сәламәт акыл.

Зурлар төркеме өчен сәламәтлек театры.

                                                Әтнә районы “Күәм балалар бакчасы”

                                                     Тәрбияче:Фазылзянова Г.Г.

    Максат: сәламәт яшәү рәвеше турында күзаллауларын баету, начар гадәтләрнең организмга тискәре йогынтысы турында  мәглүмать бирү, балаларның әхлак, эстетик һәм иҗади сәләтләрен үстерү.

Кышкы урман аланы күренеше.Куяннар яшәгән йорт.  Әти куян чаңгы төзә-

тә,Әни куян өстәлгә савыт -сабалар тезә.

Алып баручы:

Борын-борын заманда

Монда түгел урманда

Яшәгән ди,булган ди

Әти һәм әни куян.

 Булган икән куяннарның

Өч уллары, һәм бер иркә кызлары.

Йомшак куяннар

Көндә иртән торганнар,

Бит –кулларын юганнар.

Әни куян табын корган,

Савыт-сабалар юган,

Әти куян тырышып

Төзәткән ди, тырысын

Майлап куя чаңгысын

Әти һәм әни куян

Икесе дә гел бергә

Китәләр икән көн дә

Азык-төлек эзләргә.(Кулына тырыс тоткан Әни куян һәм чаңгы тоткан Әти куян чыгып китәләр)

Йокыларын туйдыргач

Нәни куяннар уяна

Чыгалар да аланга

Басалар гимнастикага.

(Әти,әни куяннар чыгып киткәч , Озын колак исемле  бер куян баласы йокысыннан уянып чыга.)

 Озын колак:

-Әй син, Кыска койрык тор әйдә

Гимнастикага чык әйдә

Тизрәк торып бас!

 Зур үсеп булмый ул

Иренеп яткач.

Кыска койрык: (Йокысыннан уянган кебек итеп киерелә, сузыла)

-Ә Йөгерек тәпи кайда соң?

Куяннар бергә:

-Әй син, Йөгерек тәпи ,тор әйдә,

Гимнастикага чык әйдә!

Йөгерек тәпи: (Йокысыннан уянган кебек итеп киерелә, сузыла)

-Ә Иркә куян кайда соң?

Куяннар бергә:

-Әй син, Иркә куян ,тор әйдә,

Гимнастикага чык әйдә!

Иркә куян:

-Тормыйм да, чыкмыйм да

Минем йоклыйсым килә.

Озын колак:

Кункайлар-туганкайлар

Бергәләп гимнастика ясап алыйк.(музыка астында куяннар гимнастика ясыйлар)

Озын колак:

Гимнастика ясап,

Баһадирлар кебек

Таза- көчле булыйк әле без.

Бер, ике ,өч, дүрт, биш-

Унга таба атлыйк,

Аннан сулга таба барыйк без.

Кыска койрык:

Алга да иелик, артка да иелик,

Ян-якларга бөгелеп алыйк без.

Уңга да кул чабыйк, сулга да кул чабыйк,

Урыннарда сикереп алыйк без.

Йөгерек тәпи:

Сулын уңга таба,

Уңын сулга таба

Тезне терсәккә үк тидерик.

Сул кул уңга таба,

Уң кул сулга таба

Баш аркылы өскә этелик.

(Хәрәкәтләр күрсәтеп гимнастика ясыйлар.)

Озын колак:

Куянкайлар-туганкайлар

Утырыгыз табынга

Тамак ялгап алырга.

Йөгерек тәпи:

Әни пешергән

Иртәнге ботка

Безгә көч бирә

Безне ныгыта.

Кыска койрык:

-Әй син, Иркә куян ,чык әйдә,

Озак ятма, тор әйдә

Ботка ашарга чык әйдә. (Иркә куян яткан урныннан  башын күтәреп)

Иркә куян:

-Прәнлек бармы?

Куяннар бергә:

-Юк

-Ә конфет бармы?

Куяннар бергә:

-Юк

Иркә куян:

Тормыйм да,чыкмыйм да

Ашыйсым да килми.

Озын колак:

Куянкайлар-туганкайлар

Бергәләп уйнап алыйк.

Куяннар музыкаль-ритмик хәрәкәтләр ясап бииләр.

Иркә куян:

 -Нигә шулай шаулыйсыз?

-Йөгерәсез ,чабасыз?

Минем күзләрем ачылмый,

Тәпиләрем селкенми,

Аякларым йөгерми.

Озын колак:

Аның сере бик гади.

Кыска койрык:

Яшелчәләр чыгыгыз!

 Йөгерек тәпи:

Бер рәткә тезелегез!

Бергә:

Таныш булыгыз!

(Кулларына яшелчәләр тоткан, яшелчә булып киенгән  балалар чыгалар, Иркә куянга авыз иттерәләр)

Кишер:

Үсәсең килсә тизрәк,

А витамины кирәк

Бар ул миндә-кишердә

Аша шуны,үстер дә

Мә ,кишерне авыз итеп кара әле.

Суган:

Суык тимәсен дисәк-

С витамины кирәк

Ешрак куллан суганны

Файдалы –диләр мине.

Менә кабып кара әле.

Кәбестә :

Мин булам –кәбестә

Үзем яшькелт төстә,

Мине ашаган бала

Таза –сау була

Мине дә кабып кара.

Алма:

Агачта үсәм

Кызарып пешәм,

Өлгергәч кенә

Өзелеп төшәм.

Күп миндә витамин

Тимергә бай мин.

Алма белән сыйлан әле.

Чөгендер :

Туп түгел-түгәрәк

Күсе түгел –койрыклы

Чөгендер бик файдалы.

Мә, кабып кара әле.

Иркә куян:(Музыкага җырлый ,хәрәкәтләр ясый)

-Бигрәк тәмле икәнсез.

Ой,ой әллә нишләдем

Миңа әллә ни булды,

Күзләрем ачылды,

Тәпиләрем селкенә,

Аякларым йөгерә,

Минем ашыйсым килә

Минем уйныйсым килә.

(Шомлы музыка яңгырый,кара киемнәр кигән микроблар тезелеп чыгалар, Иркә куянны уртага алып хәрәкәтләр ясыйлар)

Иркә куян:

Сез кемнәр, мин куркам.

Микроблар:

-Без булабыз ,микроблар.

Беренче микроб:

Бит-кулыңны юмасаң,

Яшелчәләрне юмый ашасаң,

Синең  яныңа килеп җитәрбез

Сәламәтлегеңне харап итәрбез.

Икенче микроб:

-Әй ,куяннар арагызда

Юкмы икән ялкаулар?

Кем бит юмый,теш чистартмый-

Шулар безнең дускайлар.

Өченче микроб:

-Урында аунап ятучы

Юкмыни арагызда?

Ярар, китик,башка җирдән

Дусларны табарбыз ла!

Иркә куян:

Китегез,кит

Сез минем дуслар түгел.

Битләремне юармын,

Кулларымны юармын,

Яшелчәләрне юып ашармын,

Гимнастика ясармын,

Ялкаулыкны ташлармын (залдан микроблар чыгып китәләр, куяннар бергәләп  җыр җырлыйлар).

Режим белән яшә син.

Иртән зарядка яса

Чисталыкны да сакла

Витаминнар күп аша.

Хәрәкәттә-бәрәкәт!

Тәнгә керә көч һәм дәрт,

Тәнгә сихәт,җанга-рәхәт,

Хәрәкәткә мең рәхмәт.

“Сәламәт тәндә сәламәт акыл “ дигәнне онытмагыз!

Сәламәт яшик.

       

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Развлечение по ПДД "Юлда да акыл кирәк"

Развлечение для детей старшей группы по ПДД (на татарском языке)....

Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.

Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...

«Апрель» Я. Аким (Заучивание стихотворения)

Конспект занятия по развитию речи в подготовительной группе....

«Апрель» Я. Аким (Заучивание стихотворения), презентация.

Комплексная НОД по развитию речи детей подготовительной к школе группы (Образовательная область «Коммуникация» с интеграцией образовательных областей «Музыка», «Здоровье», «Социализация», «Художествен...

Сәламәт тәндә-сәламәт акыл.

Материал предназначен для старшей или подготовительной группы детей.Мероприятие об охране здоровья детей,на татарском языке....

Аким Мама

Конспект занятия во 2 младшей группе...

Стихотворение "Цветные огоньки" Я.Аким

Учим с детьми стихотворение с помощью мнемокарт...